Бүген Әдипләр: Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зиннур Насыйбуллин
Миләүшә Насыйбуллина
Рәзинә Насыйбуллина
Гөлфиназ Нәбиуллина
Заһидә Нәбиуллина
Фәридә Нигъмәтҗанова
Гөлүсә Низаметдинова
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Азат Низамиев
Рашат Низамиев
Флүрә Низамова
Илһам Ногманов
Әлфинур НОГМАНОВА
Энҗе НОГМАНОВА
Вакыйф Нуриев
Лилия Нурмөхәммәтовa
Розалина Нуруллина
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Низаметдинова Миләүшә Шамил кызы "Хокук саклау һәм каләм - 2010" республика конкурсында «Профессионализм һәм актив гражданлык позицисе» номинациясендә уңыш яулады.

Казанның үзәк урамнарына ямь кайтуын һәркем көтә

Казанның тарихи үзәген, андагы биналарны һәм тирә-юнен тиешле тәртипкә китерү өчен, нибары 2 ел вакыт калды. Шул мәсьәләдә бүген Казан мэры Илсур Метшин милекләре Мәскәү урамының беренче яртысында (Татарстан урамыннан Межлаук урамы чатына кадәр турыда) тарихи объект булганнар белән киңәшмә үткәрде.
Очрашуда Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков, эчке эшләр бүлеге башлыгы Рөстәм Кадыйров, баш архитектор Татьяна Прокофьева, Идел буе һәм Вахитов районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, Башкарма комитет җитәкчесенең 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров һ.б. катнашты.
Бүген 25 объект буенча сүз булып, аларны милке иткәннәрдән нәрсәләр эшләнелгәне, бүген биналарның торышы хакында мәгълүмат бирелде, шәһәр башлыгы һәркайсы буенча аерым сорашты. Җыеп кына әйткәндә, шуларның 2се Россия Федерациясе (Казан (Идел буе) федераль университеты), 5се Татарстан Республикасы (аларның берсе Нурулла мәчете), 5се Казан шәһәре казна милке булып тора, калганнары – төрле җаваплылыктагы акционерлык җәмгыятьләре һәм аерым кешеләрнеке. Утырышка килгән җитәкчеләр һәм аларның вәкилләре үз объектлары буенча бер-бер артлы җавап тотты, ләкин ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән “Үзбәкстан сәүдә йорты” ҖЧҖ вәкилләре, вәкаләтебез юк, дигән сәер сылтау белән, объектлары буенча бер кәлимә сүз әйтә алмады. Мэр исә, сөйләшү темасы билгеле иде һәм конкрет Мәскәү урамындагы тарихи объектларны төзекләндерү турында сүз барасы алдан игълан ителде, күрешү өчен эш юктан җыелмадык без, дип канәгатьсезлек белдерде.
Аерым алганда, беренчесе Татарстан милке, ягъни ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагында булган Париж Коммунасы, 8/55 һәм Мәскәү ур., 66, 1 нче литерлы объектлар, икенчесе “Үзбәкстан сәүдә йорты” ҖЧҖнең Мәскәү ур., 62/2 адресы буенча урнашкан бинасы хакында иде. “Соңгысында тышкы ягы белән Мәскәү урамын бизәрлек “Үзбәкстан” рестораны ачу турында милекче белән алдан сөйләшенде, ләкин хәзер анда, ни үкенеч, берәмләп-ваклап сату урыны гына. Болай булмый, – диде мэр. – Моннан соң вәгъдәгә ышанмаячакбыз. Эшкә алынасыз икән, – эшләгез, булдырырлык булмаса, – башка хуҗа табарбыз: яки эшләгез, яисә баш тартыгыз”, – дип мәсьәләне мэр кабыргасы белән куйды.
Биналарның, әйтик, Мәскәү ур., 74/15 (ул ТР милке) һәм 76 (монысы “Девелоппер-2” ҖЧҖнеке) адресы буенча янәшә урнашканнарының беренчесе Нурулла мәчете булып, икенчесенең төзелеш проектында катлар саны артык икәнлеге ачыкланды, ягъни ул шушы килеш төзелә калса, мәчетне каплап торачак, мәчет шәһәр күренешендә “югалачак”. Бу җөмләдә И.Метшин кат санын киметергә кушты. Татарстан мөфтияте, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килешеп, мәчетның тышкы ягын төзекләндереп, төнлә матур итеп яктырту мәсьәләсен хәл итәргә, дип йөкләмә бирде. Анда урынның кысан булуын исәпкә алып, Казан шәһәре Думасы кабул иткән парковкалар проекты үтәлешенең төгәллеген тикшерү зарурлыгын әйтте. Мәсәлән, карамакка 3 мең кв.м. җир участогы алына икән, димәк, анда төзеләсе һәммә нәрсә сыярга тиеш, алайса, бөтен мәйданны биләп зур гына бина төзеп куялар да, парковкага, тышкы матурлау-бизәүгә урын юк, дигән сылтау белән, тагын җир сорыйлар, үзәктә ул булмаска да мөмкин, дип искәртте мэр. Бу җөмләдә шәһәр прокуроры Илдус Нәфыйков, үз белдекләре һәм ирекләре белән төзелеш эшләре алып барылган 3 объектны ваттыру буенча иск бар, шуңа күрә, закон һәм норматив кысаларыннан чыкмаска, тәкъдимнәргә колак салырга киңәш итәм, дип белдерде. И.Метшин исә, нинди булса ярдәм кирәк икән - мөрәҗәгать итегез, без әзер, ләкин барысы да закондагыча булсын, диде.
Мәскәү ур., 72/10 адресы буенча урнашкан объектка 5 компания хуҗа: “Арта-Фарм”, “Актив”, “НК АРкон”, “Алтын-И” җаваплылыгы чикләнгән һәм “Компания коммерческая недвижимость” ябык акционерлы җәмгыятьләре. Аларга биналарның тышкы кыяфәтләрен тәртипкә китерү, кондиционерларны ишегалды ягына күчерү, анда-санда эленгән кабельләрне яшерү һәм рөхсәтсез куелган реклама “чүбеннән” арындыру бурычы куелды. Мэр аның бүгенге хәлен, тавык кетәклеге кебек, дип бәяләде.
Мәскәү ур., 57 адресы буенча урнашкан А литерлы объект ТР Милли китапханәсе карамагына тапшырылачак. Аңа хәзергә 5 аерым шәхес хуҗа. Аларга, бинаның тышкы ягын тәртипкә китерү срокларын билгеләү өчен, шәһәр башлыгы 1 атна вакыт бирде, ләкин, киләсе елның сентябреннән дә калмый, объект таләпкә туры китереп эшләнергә тиеш, диде.
Шушы урамдагы 58/5 адресы буенча урнашкан Фукс йорты икенче тапкыр сатуга куела, гомумән, шәһәр милке булган шактый объект язмышы якын арада аукционда хәл ителәчәк. Дөрес, һәр объектка 11,5 ай вакыт сарыф ителә, чөнки һәрберсен конкурс аша үткәрәсе бар, әйтик, бәяләүче сайларга, БТИ китерергә, ызанлауга һ.б. мәшәкатьләрнең һәркайсына 40ар көн. Ә 53/6 нчы күп фатирлы йортның халык яши торган өлеше тышкы яктан төзекләндерелергә тиеш, дип кенә хәл ителде.
Гомуммәгълүм һәм күп бәхәсләр, ризасызлык тудырган “Болгар” номерлары урынында төзелә торган бина буенча эш болайрак. Татарстан ур., 14/59 адресы буенча урнашкан әлеге объектны узган ялларда карап үткән ТР Президенты җитәкчелегендәге эшче төркем утырышында 3 катлы тарихи бина урынына төзелеп килгән 5 катлы шушы яңа йортның 2 катын сүттерү турында карар кабул ителгәне билгеле. Сәбәбе – болай булганда, ул “Болгар” номерларының беренчел йөзеннән бөтенләй ераклаша, һәм бүген “МФК Ершовский” ҖЧҖ җитәкчелеге бу хакта янә кисәтелде.
Күп кенә милекчеләр объектны, җир участогын ала да, еллар дәвамында бармакка-бармак какмый. Хакимият көче кулланырга мәҗбүр итмәгез, зинһар, - без бу эшкә җитди рәвештә алындык һәм ялынып-ялварып, беркемне дә иркәләп-сыйпап йөрергә җыенмыйбыз, дип кистереп әйтте аларга мэр Илсур Метшин.
Казанның Үзәк базары Колхоз базары түгел, чыннан да, башкаланың Үзәк базары булсын! Бинасының тышкы ягы ремонтланса да, санитар хәле ташка үлчим генә, тирә-юнендәге рөхсәтсез тезелгән реклама материаллары да алынсын – шәһәр башлыгы бүген “Компания Сувар Казань” ҖЧҖ җитәкчелеге алдына шундый таләп куйды.
Очрашу соңында мэр И.Метшин белдергәнчә, киләсе очрашу комиссия вәкилләре белән берлектә һәр объект каршында урамда булачак. “Ә иң мөһиме - 2012 елда сезнең карамактагы биналар янында җыелышып, бер-беребезнең кулын кысып, башкарылган эш өчен сезгә рәхмәт белдерерлек булсын иде”, - дип теләде ул.
Искәреп үтәбез: милекчеләр биналарның тышкы якларын, тирә-юнен көлеп торырлык итәргә, күп дигәндә, 2 елда, 2013 елгы Универсиадага кадәр, тиешле тәртипкә китереп өлгерергә тиеш – монысы алар алдына куелган шарт. Казанның үзәк урамнарына ямь кайтуын һәркем көтә, аның бүгенге хәленә оялып арган, югыйсә.

www.Tatar-inform.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013