Бүген Әдипләр: Миләүшә Гәрәева
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Миләүшә Гәрәева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Зөлфия Гыйниятова

Миләүшә Ранас кызы Гәрәева 1961 елның 25 июнендә Мөслим районының Салавыз Мухан авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, Мөслим урта мәктәбендә, соңыннан Казан шәһәренең 10 нчы интернат мәктәбендә укып, урта белем ала. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый һәм Мөслим районының Татар Бүләре авылы мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Кияүгә чыгып, Иске Карамалы авылында яши башлый һәм анда авыл мәдәният йорты директоры итеп эшкә билгеләнә. Шул көннән башлап, 33 ел буе шушы вазифаны башкара. Шушы чорда ул язган сценарийларның, үткәргән чараларының исәбенә кем генә чыгар икән. Хезмәте дә югары бәяләнде: ул - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Шигырьләре республика, район газета битләрендә дөнья күрде.
***
Сагышларны сары, диләр. 
Көзге яфрак, диләр, ни гаҗәп. 
Сагышларны көзге яфрак кебек 
Агызып булмый җаннан читкәрәк. 

Тула барган күңел түрләренә 
Сарыла да кала җай гына. 
Ак кышларга алып кермәс өчен 
Үрсәләнә үксез җан гына.

***
Күзләреңдә очкын күрдем ялгыш, 
Җылы көтеп җаным илерә.... 
Хисләремне татлы сагыш итеп, 
Моңсызларга бирәм өлгегә. 

Серләремне ятлар урладылар, 
Хисләремне давыл таратты. 
Сиңа йолдыз юлламакчы идем, 
Соңардым шул... Тагын таң атты. 

Җилләр, җилләр... Инде ничә еллар 
Сердәш булып кала белдегез. 
Яшьлегемә җыр язарга булдым, 
Тапшырырсыз әле берегез.

Агач яфракларын коча-коча, 
Җилләр белән очкан иде дә, 
Үләннәргә ятып елый-елый, 
Җаным кайтты кире үземә.

Алтын көзнең салкын җилләрендә 
Иркәләнә гөлләр бакчада.
Ачылмаган бөре, җылы эзләп, 
Ят үләнгә сыена, бичара.

***
Гомер җырдай узган, 
Ак күлмәк тә тузган. 
Өмет кенә һаман 
Калган икән зурдан. 

Асылмалы күпер 
Тирбәләдер җилдә. 
Йөгереп кенә үтәм 
Хыял калган җиргә. 

Ян капкадан чыгып 
Очраштырган юллар... 
Гөнаһлардан безне 
Йолып үткән еллар. 

Асылмалы күпер 
Калды хыял булып. 
Җылы җиләр исә 
Күңелләргә тулып.

***
Җаным керсез чакта, 
Күңелем ак чакта, 
Кирәк түгел идем берәүгә.
Йөрәгемне телеп, 
Үзәгемне өзеп, 
Куйган идем хискә терәү дә. 

Җанны гайбәт кыйды, 
Күңелгә шом керде, 
Якламады өзелеп берәү дә. 
Хисләремне ачып, 
Хәсрәтләрдән качып, 
Килдем сиңа, алтын терәүгә.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018