Бүген Әдипләр: Мөслимә Гайнетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөслимә Гайнетдинова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Мөслимә Гайнетдинова
Вахит Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
Мөслимә Галимҗан кызы Гайнетдинова 1964 елның 14 февралендә Чирмешен районы Кармыш авылында колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. 1981 елда Лашман урта мәктәбен, 1986 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, туган якларына укытучы булып кайта. Бүгенге көндә дә сайлаган һөнәренә тугры. Балаларга татар теле укыта, бик күп еллар «Яшь корреспондент», «Туган як» түгәрәкләрен җитәкли.

Китә алмам

Сөлчәләрдән сулар алдым, 
Тирән җирдән батырып. 
Чит җирләргә ни талпындым, 
Китә алмадым калдырып.

Сөлчә буена төшәм дә 
Тыңлыйм сулар агышын. 
Үткәнем дә, бүгенем дә -
Синдә минем, Кармышым.

Таңнар аткач, кырга чыгып, 
Тыңлыйм кошлар тавышын. 
Кырларыңда маңгай тирем 
Тамган җир син, Кармышым.

Иркен сулап бер елмайсам, 
Тарала бар сагышым. 
Ата-бабам торган җир син, 
Горурлыгым - Кармышым.

Раниям

Мин сине беренче 
Күргәндә, Алтыным, 
Урамда яз түгел, Көз иде.
Дөньямны үзгәртеп, 
Көзләрне читләтеп, 
Нурларга уралып яз килде.

Мәхәббәт хисләрем 
Тулганда, ташкайда 
Бәхеттән исергән бер мәлдә, 
Дәрьялар айкалды, 
Бәхетләр чайпалды, 
Бер тамчы калмады касәдә.

Син - күктә, мин - җирдә,
Арада - Күк-пәрдә,
Узмыш юк икән лә тәкъдирдән.
Каралтып көнемне,
Өзгәлән күңелне,
Күкләргә ник аштың, Раниям?

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013