Бүген Әдипләр: Ринат Мәннан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ринат Мәннан


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Ринат Мәннан
Альберт Мәхмүтов
Рәмзия Мусина
Ринат Мәннан
Pинат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. 1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968-1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли. 1978 елдан бирле Казанда яши, төрле оешмаларда табиблык итә.
Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә. Шигырьләре «Казан утлары», «Мирас», «Сабыйга», «Идел», «Сөембикә», «Салават күпере», «Ялкын», «Школа» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Мәгърифәт», «Сабантуй», «Казанские ведомости» газеталарында басылып чыга.
Ринат Мәннан күбесенчә пародияләр, сатирик-юмористик шигырьләр яза. Шуңа күрә «Чаян» журналы белән ул һәрвакыт тыгыз бәйләнештә тора. Ринат Мәннан балалар өчен дә актив иҗат итә. Авторның төрле елларда «Табиб әлифбасы» (2001, 2003), «Дуслар» (1999), «Каян килә туңдырма?» (2003), «Анатомик театр» (2003), «Микроб» (2005), «Ялкау өстәл» (2005) дигән китаплары басылып чыга. Ул рус телендә дә яза. Аның тәрҗемәсендә Ш.Галиевнең кайбер шигырьләре «Идел» журналының русча вариантында басыла. Р.Мәннан 1993 елда «Молодежь Татарстана» газетасы оештырган фантастик хикәяләр конкурсында «Озеро» исемле хикәясе белән беренче урынны алып, күренекле фантаст Кир Булычев бүләгенә лаек була.
Бүгенге көндә Р.Мәннан бары тик иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Р.Мәннан — 2004 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Умырзая: шигырьләр. — Казан: Таң-Заря, 1998. — 28 б. — 500 д.
Табиб әлифбасы. — Казан: Раннур, 2001. — 40 б. — 50000 д.
Ялкау өстәл: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 24 б. — 5000 д.
Исхакый әлифбасы. — Казан: Матбугат йорты, 2008. — 166. — 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нурмөхәммәтов Т. Эт каешы // Шәһри Казан. — 1998. — 26 июнь.
Нурмөхәммәтов Т. Җан һәм тән сакчылары // Шәһри Казан. —1999. —16 апр.
Камалов Б. Үзеңне чеметү авырмы? // Мәдәни җомга. — 1999. — 22 окт.
Шәех Л. «Ялкау өстәл»дә ниләр бар?.. // Мәдәни җомга. — 2006. — 27 гыйнв.
Вәли-Барҗылы М. Үзе табиб, үзе шагыйрь // Ватаным Татарстан. — 2006.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013