Бүген Әдипләр: Мөнир Мазунов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөнир Мазунов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Альберт Мәхмүтов
Рәмзия Мусина
Мөнир Мазунов
(1918-1987)
Мөнир Хәсән улы Мазунов 1918 елның 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1935—1938 елларда Әстерхан педагогия техникумында белем ала, аннан бер ел Удмурт АССРның башкаласы Ижевск шәһәрендәге урта мәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда Совет Армиясенә алынып, Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1945 елның җәендә, «Тревога» исемле фронт газетасының алгы сызыктагы корреспонденты буларак, япон гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Армиядә чагында (1943) КПСС сафларына член итеп алына.
1946 елда М. Мазунов Казанга килә һәм 1949 елга кадәр Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли. Бер үк вакытта ул Казан педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала.
1949—1953 елларда М. Мазуноз яңадан хәрби хезмәттә: совет гаскәрләренең Төньяк группасы составында Польшада чыга торган газета редакциясендә өлкән әдәби сотрудник булып эшли. М. Мазунов сугышчан хезмәтләре өчен сигез тапкыр хөкүмәт бүләкләренә лаек була.
Армиядән кайтканнан соң, М. Мазунов Татарстан радиокомитетында (1953—1959) редактор һәм радиокомитет начальнигы урынбасары, аннары Начальнигы, Татарстан китап нәшриятында (1960—1963) өлкән редактор, Республика газета-журналлар нәшриятында (19Б4—1967) тәрҗемәче һәм 1967 елдан 1971 елга кадәр рус һәм татар телләрендә чыга торган «Татарчаң кооператоры» газетасының җаваплы редакторы булып эшли. 1971 елдан бирле М. Мазунов — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
М. Мазуновның беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәрге елларда Әстерхан һәм Ижевск шәһәрләрендә чыга торган татарча газеталарда басыла. Бөек Ватан сугышы чорында фронт газеталарында, ә 1944—1945 еллардан башлап Татарстан республика көндәлек матбугатында, альманах һәм җыентыкларда М. Мазуновның исеме бик еш күренә башлый. 1948 елда шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга ("Елда унике ай"). Хәзерге көндә ул — ике дистәгә якын китап авторы. Аларның күбесе балаларга багышланганган.
Мазуновның шагыйрь буларак иҗади йөзе нәниләр өчен язган ширьләрендә һәм бигрәк тә җырларында чагыла. Аның Ленинга, партиягә, туган җиргә багышлап язган «Илһамчым, юлбашчым — партия» (А. Ключарев музыкасы), «Гасырлар кешесе» (Б. Мулюков музыкасы), «Туган як» (М. Мозаффаров), «Язгы хисләр» (Р. Яхин музыкасы), «Яшьләр (Ә. Бакиров музыкасы), лирик характердагы «Әниемнең җылы кочагы» (Ә. Бакиров музыкасы) кебек җырлары, халык арасында популярлык казанып, үзешчән һәм профессиональ башкаручылар репертуарыннан төшмичә, озак еллар буе даими җырланып килә.
М. Мазунов шигъри тәрҗемә өлкәсендә дә каләм тибрәтә. Ул Дж. Родари, М. Нагнибеда, Н. Хикмәт, С. Маршак, П. Хузангай һәм башка чит милләт әдипләренең аерым әсәрләрен, Н. Некрасовның «Суык, борыны кызыл куык» («Мороз, Красный нос») һәм А. Прокофьевның «Яшьлек» поэмаларын татар теленә тәрҗемә итте.
М. Мазунов— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013