Бүген Мәхмүд Болгари
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәхмүд Болгари

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Үзбәк Байчура
Марсель Бакиров
Гөлнар Балтанова
Риза БАРИЕВ
Галимҗан Баруди
Габделбари Баттал
Хәнәфи Бәдигый
Хафизетдин Бәззази
Луиза Бәйрәмова
Фәрит Бәширов
Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Муса Бигиев
Сөнгатулла Бикбулатов
Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ
Галимәтелбәнат Биктимерова
Тәэминә Биктимирова
Әбел-Галя ибне әл-Болгари
Ибраһим Болгарии
Мәхмүд Болгари
Таҗетдин Болгари
Мансур Борындыкый
Әгъдәс Борһанов
Габдулла Бубый
(Якынча 1297-1360)
Болгари Мәхмүд бине Гали — Х1П-Х1Ү йөз татар әдибе, дин эшлеклесе. Ул Алтын Урданың Болгар төбәгендә якынча 1297 елда туган дип карала. Аның әтисе Гали, бабасы Гомәр исемле була. Шуңа күрә әдипне еш кына Мәхмүд бине Гали, кайчак Мәхмүд бине Гали бине Гомәр дип тә йөртәләр.
Әдип әүвәл Болгарда, аннан Урта Азиядә белем ала. Үз гомеренең шактый өлешен Алтын Урда башкаласы Сарайда уздыра һәм шунда иҗат итә. Әдип 1360 елның 22 мартында Сарай шәһәрендә вафат була.
Мәхмүд Болгари — татарлар арасында элек-электән күп укылып килгән һәм кулъязма нөсхәләрдә киң таралыш тапкан «Нәһҗел-фәрадис» («Оҗмахларның туры юлы») исемле зур күләмле, дини-дидактик эчтәлекле чәчмә әсәрнен авторы. Әсәр 1358 елда Алтын Урда башкаласы Сарай әл-Җәдидтә языла. Бу китап, кыйммәтле әдәби ядкәр булу өстенә, шул чорның болгар-татар әдәби телен, сүз байлыгын өйрәнүдә тарихи чыганак булып хезмәт итә. Суфичылык карашларын алга сөргән дини-әхлакый эчтәлекле әлеге әсәр кыска хикәяләр жанрында языла. Китапка күзәтү ясаган Ш.Мәрҗани: «Бу тел болгарларның үз телләре булырга тиеш», — дигән нәтиҗәгә килә. Китапның 1360 елгы кулъязма нөсхәсе Истанбулда саклана һәм аның фотокүчермәсе 1956 елда китап булып басылып чыга. Соңрак күчерелгән кулъязма нөсхәләре С.-Петербург һәм Казан фондларында да бар. Татар язма әдәбиятында проза жанрының барлыкка килүе һәм үсүенә әсәрнең зур йогынтысы була.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Нәһҗел-фәрадис. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 384 б. 1000 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013