Бүген Әдипләр: Сәйфи КУДАШ. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Б" хәрефенә язмалар

Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре (Шәехзадә Бабич)
Галимҗан Гыйльманов. Әрнүле һәм бөек сер (Шәехзадә Бабичның тууына 110 ел тулу уңаеннан)
Әнвәр ШӘРИПОВ. ОЛПАТ ШӘХЕС ҺӘМ ОЛУГ ГАЛИМ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Мансур ХӘСӘНОВ. ШИГЪРИЯТ ЧОҢГЫЛЛАРЫНА ЮЛ ЯРУЧЫ ПИОНЕР (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ. ТОРМЫШТА ҮЗ ЭЗЕ БАР (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марсель ГАЛИЕВ. КӘҮСӘР СУЫ ЭЗЛӘП… (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Әнвәр ШӘРИПОВ. ФӘН АРЫСЛАНЫ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Рифә РАХМАН. ШАГЫЙРЬ ҖАНЛЫ, РӘССАМ КУЛЛЫ ГАЛИМ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марс МАКАРОВ. РУХИЯТ ЭНҖЕЛӘРЕН ҖЫЮЧЫ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марсель БАКИРОВ. ЧУРА БАТЫР
Г.Б.Хөсәенов. БАТЫРШАНЫҢ ПАТШАГА ЯЗГАН ХАТЫ
М.Гайнетдинов. БАҺАВИ ҺӘМ АНЫҢ «БҮЗ ЕГЕТ КИТАБЫ»
Рәфикъ ЮНЫС. Фәүзия Бәйрәмова татарга кем тия ул?
Туфан МИҢНУЛЛИН. Фәүзия Бәйрәмова
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. ТУГРЫЛЫК (Рәшит Бәшәр турында)
Факил Сафин. Күңелдәге кызыл миләшләр (Рәшит Бәшәр турында)
Равия Абдуллина. Үзенчәлекле язучы (Рәшит Бәшәр турында)
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН. КАЛЬБЕҢДӘ НИ СЕР БАР... (Фәрит Бәшир турында)
Айдар Хәйретдинов. Муса Бигиев - Исламчылык идеологы
Айдар Хәлим. Күперләр салучы (Хөрмәт Бикколов турында)
Дамир Гарифуллин. Кем соң ул Мәхмүт Бөдәйли?
Альта МӘХМҮТОВА. ГАБДУЛЛА БУБЫЙНЫҢ ЯЗМА МИРАСЫ
Айдар Хәлим. Бу йортларның син кайсында икән?(Шагыйрә Клара Булатованың иҗадына сызатлар)
Xатыйп Миңнегулов. ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ ХАДИМӘСЕ? (Шагыйрә Клара Булатованың 70 яше уңаеннан)
Рафаэль Мостафин. Йөрәк ярасы (Фәтхи Бурнаш турында)
Азат ӘХМӘДУЛЛИН. ИДЕОЛОГИЯ КОРБАНЫ (Фәтхи Бурнаш турында) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Сәйфи КУДАШ

Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре

(Истәлекләр)
Шәезадә Бабич

I.Мандолиналы шәкерт

		Һич тә уфтанма, күңелсез 
		Булды, дип гомерем башы. 
		Алда гомереңнең мөзәйян* 
		Аллы-гөлле ахыры бар.
			Ш.БАБИЧ
Әле һава бөтенләй яхшырып та беткәне юк иде. Ләкин кала өстен томалап күбәләк кар яуганын күрү белән, минем күңел канатларым, очарга ашкынган кош сымак булып, кинәт талпынып китте. Чөнки мин шундый көнне оик күптән зарыгып көтә идем инде. Әлегө чаклы да кар яугалады, югыйсә. Тик дөньяны шундый итеп аккарландыра һәм һаваны бүгенге кебек сафландыра гына алмады. Ә менә бүген төнлә инде ул Уфаны ап-ак мамык биләүгә биләгән дә ташлаган. Җитмәсә тагын, кешеләрне шул матурлыкны күрүдән мәхрүм итмәс өчен, әле булса бөркелеп явып тора. Мин юлга чыгарга кабаланган бер сунарчы сымак, тизрәк урамга чыгарга ашыктым. Чөнки хәтердә калганнарны яңартыр өчен миңа нәкъ менә шулай бөркелеп кар явып торган чакта, күптән барырга теләп йөргән җиремә, мотлакан барып калырга кирәк иде. Тон буе яуган яшь кар һаваны шундый итеп сафландырган, син аны сусаган чакта чишмә суын колкынып һәм ылкынып эчкән кебек итеп, рәхәтләнеп сулыйсың. Аны сулаган саен күңел көчлерәк зәвыклана, аяклар җиңелрәк атлый. Ә уй-хыял атлаган саен киңәя, тирәнәя һәм сыргак кар кебек сине сыра гына бара.
* Мөзәйян - матур, зиннәтле.
Моннан илле бер ел элек мин, менә шулай, тузган корт иле сымак булып очып-чөбәләнеп күбәләк кар явып торган бер көнне җәяүләп, Аксаков урамы буенча, дулкынланып, ашыга-ашыга, вокзалдан калага күтәрелгән идем. Бу урамда хәзер, озын гомерле кешеләр сымак булып утырган иске өйләрне исәпкә алмаганда, әлбәттә, ул заманда комарткы булып калган нәрсәләрне табуы бик кыен. Уфага тәү башлап килгән һәм бу урамнан узган кешеләр, шулай бертуктаусыз үтеп-сүтеп торган трамвайларга һәм кварталдан кварталга колач ташлап сузылган завод корпусларына карап, бу өйләр электән үк шулай булган икән, дип уйларга бик мөмкиндер. Әгәр дә инде 1912 елда шушы урам буенча вокзалдан күтәрелгән Габдулла Тукай бүген бу җирдән үтеп китсә, үзенең Уфа турысындагы истәлекләрен бөтенләй әкият төсле итеп язар иде. Ә 1934 елның августында санаторийдан кайтышлый шул урамнан соңгы тапкыр узган Гафури, бу дөньяга кире кайтса, Аксаков урамын бөтенләй танымас иде...

Шундый уйларга чумып атлый торгач, мин Чернышев-ский урамына барып чыктым да, уң якка каерылып киттем. Минем уйларымны куертып кар һаман бөркелә һәм чәбәләнә. Бу урамга барып чыккач та, элекке Успенский һәм Уфимский урамнар арасында бер квартал буенча сузылып салынган бишәр катлы завод корпуслары үзләренең мәһабәтлекләре белән синең күзләреңне бизәп алалар. Элекке Вавилов урамындагы "Сабир мулла чиркәве" урынында хәзер биш катлы мәктәп бинасы утыра. Әйе, хәзер мәктәп аръягында дистәләгән корпусны эченә алган һәм барысы бергә 17 санлы йорт булып кына йөри торган бер квартал -элек коры ялан булып яткан бер мәйдан иде, әйе, 1906 елда әнә шулай булып яткан мәйданның бер почмагында "Галия" мәдрәсәсен салдырмакчы булганнар. Ләкин Зәйнулла ишанның бик ышанычлы бер мөрите булган Сабир мулла "Галия" мәдрәсәсен үз мәхәлләсенә караган урынга салдырырга рөхсәт итмәгән. Шул сәбәпле мәдрәсәне бу урамның теге очындагы чүплек башына илтеп салырга мәҗбүр булганнар. Ә бу урынга, күп тә үтмәгән, миссионерлар җәмгыяте, Муса Янбулатов дигән берәүнең чукынып христиан диненә күчүе хөрмәтенә, Сабир мулладан рөхсәт сорап та тормыйча, китергән дә чиркәү салдырып куйган. Элек бу чиркәү янындагы мәйданнан алып тау башында утырган "Галия" мәдрәсәсенә кадәр чын мәгънәсендә урамда да, тротуарлар да юк һәм таш та түшәлмәгән иде. Язгы, бигрәк тә көзге пычракларда шәкертләр бу тирәдә, клейга баткан чебеннәр сыман, җәфаланалар иде.

Кайсыдыр елның көзге бер төнендә Шәехзадә Бабич, үзенең һәрвакыт бергә йөри торган Шәрикләре Габдулла Субаев һәм Шакир Төхвәтуллиннар белән шул фонарьсез, караңгы урамның баткагын ярып, театрдан кайтканнар. Ломовой урамын аркылы чыккан чагында гына, чатлап торган үзле кызыл мәте Бабичнең бер кәлүшен аягыннан суыртып алган да калган. Шуннан соң ул театрдан ялтыратып кына торган штиблете белән баткак ярып кайтырга мәҗбүр булган. Караңгыда кәлүшен эзләгән чакта үзе дә пычранып беткән. Шуннан кайтып штиблетын юган чакта, Бабич:

Нишләп упмый икән бу җир
Сабир мулла чиркәвен?
Ишетми микәнни Алла
Шәкертләрнең тиргәвен? -
дип җырлаган икән.

Менә шуннан соң шәкертләр һәм, алардан ишетеп, шул тирәдә яшәүче кешеләр, бу чиркәүне "Сабир мудла чиркәве" дип йөртә башлаганнар, о 1916 елда инде Бабич бу Сабир мулла турысында үзенең:

Әлхәсән мулла Сабир
Булды "тәгассыб үрнәге"*
Аркылы кискә тыгып ул
Эчне байтак тырнады, - дигән эпиграммасын язды.
* "Тэгассыб үрнәге" - фанатиклык, тискәрелек өлгесе.
Габдулла мәрхүм Субаевның бу хактагы әнә шул әңгәмәләрен хәтерли-хәтерли атлый торгач, мин, элекке "Галия" мәдрәсәсе, хәзерге Гафури исемендәге 15 нче мәктәпкә барып җиткәнемне сизми дә калдым.

Кызганычка каршы, алтмышынчы елларда бу мәктәпне дә тараттылар. Чөнки шәһәр хуҗалары бу бинада "Галия"гә багышланган музейны ачтырмаска, мәдәниятебезнең һәйкәле булган "Галия"не "дин агуы таратучы" уку йорты дип санап, мәктәп бинасында акылга җиңел оалалар өчен уку йорты ачып җибәрделәр, әйтерсең дә, авыру балалар өчен зур шәһәрдә башка бер бина табылмас иде...

Мәдрәсәнең эченә кермәс борын, мин тәүдә бу кварталны берничә тапкыр әйләнеп чыктым. Ярты гасырга якын бер вакыт эчендә мәдрәсә бинасы да танымаслык булып үзгәргән. Бердән, аңа кушымта бина салып зурайтканнар. Ә элекке зур бүлмәләрне, киресенчә, әллә ничәгә бүлгәләп беткәннәр. Бары тик икенче катка күтәрелә торган баскыч кына элеккечә торып калган. Элек шул баскычның сул ягындагы стенада укытучыларның һәм кунакларның киемнәрен элә торган урын һәм астында каравылчы Шәфыйк Сатаевның караваты белән урындыгы тора иде. Бу баскыч Нагорный урамы янындагы ишеккә каршы торганлыктан, аннан килеп кергән кеше, карават янындагы урындыкка утырган Шәфыйкка күренеп торa иде. Әгәр дә ишектән оерәр укытучы яки чит кеше килеп керсә, Шәфыйк абзый ялт итеп баскыч астыннан килеп чыга да, каршы ала һәм килүченең киемен салдырып чөйгә элеп куя торган иде. Шул Шәфыйк абзыйның килеп чыкканын котеп торган бер кеше шикелле булып, баскычның уң як канатына сөялеп бераз карап тордым һәм 1913 елның кышында Шәехзадә Бабичне беренче тапкыр шул баскыч тобендо күргән кыяфәттә күз алдына китердем.

Ул чакта бу мәдрәсәдә минем оч авылдашым укып ята иде. Мин менә шул яшьтәш авылдашларым янына килү сылтавы белән, халык арасында бик төрле сүзләр йөргән бу мәдрәсәнең тормышы белән танышыр өчен килгән идем. Иң элек авылдашларым мине, алмашлап, үзләре укый торган классларга дәрескә алып керделәр. Төшке аштан соң мәдрәсә белән таныштырдылар. Хәл җыю көненә каршы кичке чәйдән соң без ашханәдә утыра идек. Кайдадыр берәү чыңгырдатып мандолина уйнап җибәрде. Көн буена болаи да мәдрәсәдәге хәлләргә таң калып, анда укып яткан шәкертләрнең бәхетләренә сокланып һәм дулкынланып йөргән чакта, гомеремдә беренче тапкыр, җитмәсә тагын бер дини мәдрәсәдә, шундый музыка тавышың ишетү мине бөтенләй хәйран калдырды.

- Әйдә, анда Бабич үзенең һөнәрләрен күрсәтә башлады булырга кирәк, - диде авылдашым Сабит Сатаев.

Без мәдрәсәнең икенче катына күтәрелдек Шул минутта, коридорда җыелган шәкертләрдән берәу, баскыч астындагы карават янында торган урындыкны чөйнең коридор як башына китереп куйды. Кемнәрдер, сул яктагы ятакханәдән әлеге мандолина уйнаучыны алып чыктылар. Ә җыелган егетләр аларга юл биреп каршы алдылар.

Утырма якалы ак күлмәк өстенә яхшы ук таушалган гади пинҗәк, башына кара кәләпүш кигән какча гәүдәле, озын буйлы һәм үзен бик иркен тотучы бу мандолиначы егет, кыланчыкланып уйный-уйный үзенә шәкертләр ачкан юлдан үтеп, урындык янына килде дә, уйнаудан туктады. Аннан соң артистларча шаян кыланып шундагыларга баш игәч, урындыкка утырып алды. Уң аягын сул тезенә куйгач, үзенчә бер кыяфәттә тынып калды, Ә шәкертләр, нәрсәдер көткәндәй, аңа төбәлеп тындылар.

- Аяк бармаклары арасына медиатр кыстырып мандолина уйный торган һәм үзе әкәмәт шаян Шәехзадә Бабич дигән шәкерт менә шул була инде, - диде, Сабит минем колагыма пышылдап.

Йомры башлы, бераз ялпәгрәк танаулы, калын иреннәре алга тумпаеп торган зур авызлы һәм, башы белән чагыштырган чакта, шулай ук чамадан тыш зур аркылы колаклы бу шәкертнең куллары исә үзләре ябык, үзләре бәләкәй һәм бармаклары нәзек иде. Чәченең кыска булуы һәм кәләпүш астында югалып калуы аның колакларын тагын да зурайтыбрак һәм бүлтәйтебрәк күрсәтәләр. Ә авызы, калын иреннәрен хәрәкәтләндереп, менә-менә көлеп җибәрергә хәзер тора иде.

Бабич шәкертләрне озак көттермәде. Мандолинасының кайсыдыр кылларын көйләп алгач, тотып чыңгырдатып, берничә тапкыр чиртеп карады да, башын уң якка таоа бераз бора һәм күтәрә биреп, уйнарга кереште. Сул кулының бармаклары мандолина кыллары өстендә уйный башладылар. Уң кулының ике бармагы арасына кысылган медиатр кылларга бер тәнгәлдән генә чиртми, бәлки сул кулының хәрәкәтенә карап, аңа бер якынаеп, бер ерагаеп, сикерголөп чиртә. Аның шул нәзек бармаклары, мандолина уйнар өчен генә шулай нәфис булып яратылган сымак, бик килешеп торалар иде.

Башта нинди көйне уйнаганын хәзер хәтерләмим. Ләкин үзе кушылып җырлаган көйне онытачак түгелмен. Бу көйне мин беренче тапкыр аның авызыннан ишеттем һәм шунда ук отып та алдым. Бабич бик үзенчәлекле, каңгырдап торган калын тавышлы бер кеше иде. Шул калын тавышы белән мәдрәсәне яңгыратып: "Галия"нең ятагында Ике катлы карават. Киләчәкне кайгыртыйк без, Үткән эшкә салават!

Агыйдел каты ага,
Дулкыны ярга кага,
Дөнья малына алданып
Башың салма хафага.
Агыйдел буена төшкәч
Югалттым балдагымны.
Көтә-көтә кояш байгач
Аңладым алдавыңны.
Агыйдел каты ага,
Дулкыны ярга кага,
Начар кызларга алданып
Башың салма хафага, - дип кычкырып җырлап та җибәрде.

Җыр яңгыраган саен, коридордагы шәкертләрнең саны күбәйде. Кемдер берәү, Сабантуендагы кеоек ңтеп, шәкертләрне читкә этәреп, Бабич алдына түгәрәк бер мәйдан барлыкка китерде. Моны күрү белән Бабич җырдан туктады да, шәкертләрнең дәртләрен ашкындырып, бию көе уйный башлады.
Шиблет кигәннәр табаннарын тыпылдатып, үкчәле читек кигән шәкертләр чәпелдөтеп, берсе икенчесен алмаштырып, биергә керештеләр. Бу мөрәкә баскыч янындагы кыңгырау йокларга вакыт икәнлеген белдереп шылтыраганга чаклы дәвам итте. Звонок булгач та әле шәкертләр бик тиз генә кузгалырга ашыкмадылар. Тик, Шәехзадә Бабич:

Звоноклар шылтырады,
Вакыт җитте йокларга.
Туктамасаң да туктарсың,
Кушалар бит туктарга.
Агыйдел каты ага,
Дулкыны ярга кага,
Эчке тәртипләрне бозып
, Башың салма хафага, - дип җырлый-җырлый үз ятагына кереп киткәч кенә таралдылар.

Бу мәдрәсәнең барлык каравылчысы, дворнигы һәм пешекчеләре барысы да безнең авыл кешеләре иде. Мин мәдрәсәнең аскы катында, кухня янындагы бүлмәдә, авылдашларым белән бергә кундым.

Алар мине чөй белән сыйладылар һәм мәдрәсә тормышыннан бик күп нәрсәләр сөйләделәр. Сүз күбрәк шул мандолиначы шәкерт тирәсендә өйләнде. Барысы да диярлек Бабичне мактадылар. Аның тапкырлыгыңа, зирәклегенә һәм көлдергечлегенә сокландылар. Ләкин Сабит Сатаев кына, үзе шундый табигый талантка ия булган Бабичнең шулай артык беркатлы кылануы белән килешмичә:

- Бабич үзен тота белми. Кайсыбер чакта үзен артык ваклап та җибәрә. Кеше көлдерәм дигәч тә, алай тезгенсез булырга ярамый. Үз дәрәҗәмне үзең белергә кирәк, - диде.

Ләкин йомшак кына тавыш белән ашыкмыйча гына сөйләшә торган Шәриф абзый Сабирның сүзләренә кушылмады.

- Әй, туганкай, - диде ул кара сакалын бармаклары белән тарап, - әгәр дә Шәехзадә син теләгәнчә, бик тәкәббер бер егет булса, белмим, аны ничә шәкерт яратыр иде икән соң? Аны бит шәкертләр, беләсеңме, өнә шулай эчкерсез, гади һәм саф күңелле оулган өчен яраталар. Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, кайсыбер шәкертләр Бабич кебек кыланырга бик нык көчәнеп карыйлар, ләкин барып чыкмый. Бабич сөйләгән чакта кешеләр эчләрен тотып көләләр. Ә ул үзе, кытыкланмый торган бер кеше шикелле, тыныч кына сөйли бирә. Юк, туганкай,. Бабичкә тәкәбберлек килешми. Теге, әтисенең байлыгына масаеп, танавын күккә чөеп йөри торган Сабирның кулыннан нәрсә килә? Үзен кем ярата? Бер карас<щ - керпе, икенче карасаң - төлке ул. Сабагын ничек укый торгандыр, анысын белмим. Иллә мәгәр адәм арасына керерлек һөнәре юк аның. һөнәрсез егет - кысыр башак кына ул. Буйга бар, санга юк. Бабичка бит ничек кыланса да килешеп тора. Чөнки аның көлке сүзләре дә, кыланышлары да, чылтырап аккан чишмә суы кебек, көчәнмичә, үзләреннән-үзләре ургылып торалар.

Беренче тапкыр Шәехзадә Бабичне мин менә шулай итеп күрдем һәм аның турысында әнә шуларны ишетеп кайттым.

Шулай, элекке "Галия" мәдрәсәсендә Бабичка бәйләнешле урыннарны карап һәм булган вакыйгаларны хәтерләп йөри торгач, мин көннең кичкә таба авышканын да сизми калдым. Ләкин тагы да барасы җирләр бар иде әле.

1916 елда Бабич, яз көне, мәдрәсәне тәмамлап чыккач, үзенә даими берәр хезмәт урыны табу максаты белән, Уфада торып калды. Ләкин әдәби иҗат эше белән яшәргә янган яшь шагыйрьгә ул чакта андый эшкә туры килгән хезмәт урыны табылмый. Ул гына түгел әле, Баоич мәдрәсәдән чыккач, үзенә яраклы һәм уңайлы бүлмәгә дә урынлаша алмый. Айлар буенча ул алмашлап, я Хаҗи картларда, я Мөүгузө карчыкларда кунып йөри.

Мәктәптән чыккач мин урамнан урамга күчеп, менә шул Бабичка бәйләнешле өйләрне карап йөрдем. Иң элек Хаҗи картның Уфимский урамындагы 13 нче санлы өен сул якта калдырып киттем. Бу өй хәзер бер аягы дөньяда, икенчесе кабердә булган бер кеше хәленә килгән. Шуннан соң, Ибраһим Мөстафиннарның өен эзләп карадым. Ләкин мин аны таба алмадым. Пушкин урамының (Аксаков һәм Вавилов урамнары арасында) кабыргалары беленеп торган ябык сыер шикелле булып, серентеп беткән бер өй утыра. Бу өй - Мәүгузә Кәримованың өе иде бу чакта. Мәүгузә әбинең сүзенә караганда, аның өе кандалага бай булган. Бабич, кандала талауга түзә алмыйча, төнлә үрле-кырлы сикерә икән. Менә шулвакыт ул шушы өйдә кандаладан талана-талана үзенең "Кандала исемле балладасын язган. Мөүгузә карчык үзе үлгәнче шуның белән мактанып яшәде, мәрхүмәң.

Шуннан соң, мин Бабич белән берничә тапкыр очрашкан элекке "Нур" һәм "Волга" гостиницалары яныннан үттем. Аннан, Галимҗан Ибраһимовның Бабич белән бергә яшәгән квартирасын барып карадым (хәзерге Пушкин урамы 84 нче йорт). Аннан соң, Бабичны беренче тапкыр сәхнәдә күргән бинага карый атладым.

1914 елның көзендә мин, "Галия" мәдрәсәсенә кереп укырга өметләнеп, Уфага кайткан идем. Ләкин бу хыял тагы да эшкә ашмады. Чөнки авылга кайтып төшкән җиргә, мине солдатка каралырга барырга чакырып килгән кәгазь көтеп тора иде инде. Шул сәбәпле, мин укырга керә алмадым, каралу көненә чаклы булган вакытны никрут булып, кала белән авыл арасында йөреп үткәрдем. Бу арада мин әллә пичә тапкыр "Галиямдә булдым, һәм төрле шартларда Шәехзадә Бабичне дә күреп йөрдем. Ләкин аны беренче тапкыр сәхнәдә күрүемне әле дә булса бик яхшы хәтерлим. Менә мин хәзер Бабичне сәхнәдә күргән шул бинага килеп тә җиттем. Бу бина элек Уфа губернасы дворяннарының клубы иде. Хәзер бу бинага Уфа сәнгать мәктәбе урнашкан. 1914 елның октябрь урталарында менә шул бинада әдәбият, җыр һәм музыка кичәсе булды. Бу кичәдә башкаручы булып катнашучылар арасында яшь композиторлар Солтан Габәши белән көлдергеч шагыйрь Шәехзадә Бабич тә бар иде. Ачыграк итеп әйткән чакта, шул ике яшь талант бу кичәнең тоткасы, җаны һәм аның программасын төпкә җигелеп тартучы төп көч иде.

Моңа чаклы Бабичнең публика алдында шундый уңышлы чыгышы булгандырмы, юкмы, белмим. Әгәр дә булмаса, бу кичә аңа тәү башлап дан капкасын ачып җибәргән бер көн һәм кичә булгандыр. Шулай туры килүен генә әйт әле син аның. Алдан уйлап эшләсәң дә, болай нур өстенә нур сибелеп тормаска бик мөмкин бит әле. Ә Бабичкә шулай туры килде. Нәкъ шул әдәбият кичәсе булган көнне генә "Тормыш" газетасында Бабичнең "Мандолина" исемле бер шигыре басылып чыкты. Бу вакытка чаклы "Шура" журналында басылган кайсыбер вак-төяк парчаларын исәпкә алмаганда, шаян Шәехзадә Бабич шигърият мәйданына да, чын мәгънәсендә, әнә шулай "Мандолина"сын чыңгырдатып килеп керде.

Бу кичәдә мин аның нинди көлкеләр сөйләгәнен хәзер хәтерләмим. Ләкин тамашачыларның аны алкышлап кабат-кабат сәхнәгә чакырулары һаман исемдә. Шуның өстенә, мин бу кичәдә беренче тапкыр Мәҗит Гафури белән Сәгыйт Рәмиевне күрү бәхетенә ирештем. Азактан бу кичә турысында "Тормыш" газетасында Сәгыйт Рәмиевнең рецензиясе басылып чыкты. Сәгыйт Рәмиев үзенең рецензиясендә бөтенесеннән элек Солтан Габөшинең чыгышына игътибар кылып, беренче татар композиторы мәйданга килүе белән милләтне тәбрик иткән иде. Ә Шәехзадә Бабич турысында ул: "Шәехзадә әфәнде Бабич бөтен торышы белән комик бер адәмдер. Программада бу кешеләрнең булуы кичә өчен бер тулылык булды. Бу номерны халык бик яратты. Халыкның үз тәгъбире белән әйткән чакта, бу номерларда халык эче катып көлде", - дип язган иде. Шуның белән бергә өлкән шагыйрь рецензиясенең азагында сәхнәне балаганга әйләндерүдән бик нык сакланырга киңәш биреп, Бабичкә бик җитди рәвештә искәртү ясап та куйган иде.

Музыка һәм җыр белән шыңгырап торган сәнгать мәктәбен артта калдырып, мин өйгә кайтышлый элекке "Новый клуб" хәзерге "Дом офицеров" яныннан берничә тапкыр үттем. Чөнки Бабич бу клубның сәхнәсендә "Мәшһүр көлдергеч" булып танылды. Бервакыт Казаннан артист Габдулла Кариев гастрольгә килеп Уфа һәвәскәрләре белән бергә шул клубта үзенең "Артист" исемле бер пәрдәле комедиясен сәхнәгә куйды. Менә шул постановкада Бабич зур булмаган приказчик ролен башкарып, үзенең оста кыланышлары белән тамашачының исен китәргән иде.

Ә менә икенче бервакыт, 1916 елның җәендә, Габдулла Кариев тагы да Уфага килде һәм Фатих Сәйфи-Казанлының "Ямьсез тормыш" исемле пьесасын сәхнәгә куйды. Бабич тә уенга катнашты һәм бай малае Сәхип ролен башкарды. Ләкин бу тискәре роль Бабичкә батмады. Шуңа күрә дә ул бик иркә, үзсүзле, кыланчык һәм артык купшы сулган бай малаен чыгара алмады. Бу урынсызлыктан Бабич үзе өчен бик файдалы сабак алды һәм сөземтә ясады. Шуңа күрә дә, ул газетада чыккан урынлы тәнкыйть белән килешергә мәҗбүр булды.

- Кеше тормышта гына түгел, хәтта сәхнәгә чыккан чакта да, үз характерында калырга һәм үз амплуасына батмаган рольгә кереп маташмаска тиеш икән, - диде. Ләкин Бабичне үз күреп яраткан Уфа тамашачылары аның вак-төяк урынсызлыкларына игътибар итәрлектән узган иде инде бу чакларда. 1917 елның җәендә шул клубта булып үткән "Матурлык кичәсе"нең сөземтәсе моны бик ачык күрсәтте. Бу турыда мин алдарак сөйләрмен.

Әле менә шушы клуб алдыннан үтеп-сүтеп йөргән чакта, тамашачыларның көлә-көлә Бабичне алкышлавы әле булса шаулап торгандай булып тоела башлады. Боларның барысын да хәтерләп йөри торгач, инде мин, үзе күренмәсә дә, Бабичне янымда гына торган хәлдә хис кылдым бу минутларда. Хәзер истәлекләрне утырып язасы гына калды

II. Шигърият күгендә яңа йолдыз

		Үз маягымны үземгә кадап, 
		Үз сабагымны үземчә аңлап, 		
		Юллар ясармын, 
		Шулай яшәрмен!
			Ш.БАБИЧ.
1913 еллардан алып "Шура" журналында Шәехзадә Бабичнең шигъри китчаларын укый башладым. 1915 елның көзендә мин башлап "Галия" мәдрәсәсенә укырга килгән чакта, безнең шигърият игътибарын үзенә тартып һәм уйга калдырырлык булып, бәләкәй булса да бик ачык һәм бик үзенчә җемелдәп торган "Шәехзадә Бабич" дигән бер йолдыз килеп чыккан иде инде.

1905 елгы революция тудырган мөмкинлекләр аркасында барлыкка килгән бу мәдрәсә әдәби көчләр үстерү ягыннан аеруча бер бәрәкәтле түтәл булды. Аның беренче бишьеллыгында бу мәдрәсәдән: М.Гафури, Г.Ибраһимов, Ш.Әхмәдиев, Х.Искәндәров, Г.Алтарев, Х.Кәрим, В.Султанов, Б.Салиев, З.Әммәти, Г.Исхаков, Ф.Әхмәтов һәм Гали Рәфикый кебек язучылар, телчеләр, фольклорчылар һәм журналистлар күтәрелеп чыкты. Икенче биш елы да саран булмады. Бу еллар әдәбиятка: З.Ярмәки, И.Башмаков, Ш.Бабич, Г.Ходаяров, Ф.Вәлиев, Кдыйрфанов, М.Җомабаев, К.Иделгуҗин, Г.Исәнбердин, Х.Габитов, В.Хангильдин, Якуп Айманов, С.Атнагулов һәм башкаларны бирде. Болар арасында, иң кыска гомерле булуларына карамастан, әдәбиятта иң тирән эз калдырганнары - Ибраһим Башмаков белән Шәехзадә Бабич булды, ә Шәехзадә Бабич исә монда тагы да үзенә башка бер урын тота.

Соңгы елларда бу мәдрәсәдән: Г.Нигъмәти, Х.Туфан, С.Бәдриев, Х.Гайсин, Ә.Хатков, М.Давыдов, Т.Керащов, Б.Майлин, Җ.Теләпбиргәнов, М.Ширмөхәммәтов, Ә.Мансуров, Т.Ченәкәй, М.Гомәров, Б.Ишемгулов, Ш.Фидан, Г.Ишмаев, М.Бикбулатов кебек бик күп журналистлар, шагыйрьләр, әдәбиятчылар һәм телчеләр мәйданга чыктылар.

Мин мәдрәсәгә бераз соңлабрак килдем. Шунлыктан, мин килгән чакта дәресләр башланган һәм шәкертләр үзара үзләшеп беткәннәр иде инде. Шәехзадә Бабич хәзер бу мәдрәсәдә гади мандолиначы һәм шаян бер шәкерт кенә түгел икән. Күп тә үтәмәде, мин аның авылдашым Хәернас Кәбиров белән бергә мәдрәсәне быел тәмамлап чыга торган шәкертләрнең берсе икәнлеген белдем. Беркөнне, шәкертләр төшке ашка җыелгач, Бабич торып аякка басты да, кашыгы белән тәлинкәсенә сугып тынычлыкка чакырды. Ашханәдә тынычлык урнашкач, ул:

- Иң элек аш тәмле булсын! Ашаганда иреннәрегез чәпелдәп, мөгаллимнәрнең сорауларына җавап биргән чакта, телләрегез тәтелдәп торсын. Кирәятханәдөге игъланнарны укыгансыздыр. Ялкау шәкертләр кебек, җөй буенча йоклый торган, күзләре шешенеп беткән "Милли көй, сәхнә вә әдәбият түгәрәге" уянып, иңке-миңке генә булса да, эшкә башлады. Кем дә кем, ач бүредәй комсызланып ашый торган, бер шәкерт сыман, түгәрәкнең эшенә җиң сызганып катнашырга теләсә, рәхим итеп аштан соң шунда торып калсын. Андый дәртле кешеләрнең үзләренә генә әйтә торган яшерен серләребез бар. Дәртсез йөрәкләрне ятакханәләрдә тактадан түшәлгән йомшак түшәкләр колач җәеп көтә. Менсеннәр дә төшләрендә хур кызлары күреп йокласыннар, аларга хәерле йокы! - диде.

Әллә инде Бабичнең игъланы шәкертләрдә шул чаклы кызыксыну уятты, әллә түгәрәк эшләренә катнашырга теләүчеләр шул чаклы күп булдылармы, белмим, ашханәдән чыгып китүчеләр бик аз булды. Берәүләр оркестрда уйнарга теләде. Икенчеләр хорда җырларга, өченчеләр декламация сөйләргә, дүртенчеләр биергә язылдылар.

Менә шул көннән соң Бабич түгәрәкләрнең эшләрен тәгәрәтергә кереште. Беркөнне хорда җырларга теләүчеләрнең һәрберсен аерым-аерым җырлатып, тавышларына сынау ясады да, җыр башлаучылар билгеләп, репетиция ясарга кушты. Икенче көнне кыллы оркестрга катнашучылар белән дә шундый ук эш үткәрде. Аннан соң декламатор һәм биючеләр белән шөгыльләнде. Шулай башлаган эшләр алда булачак әдәбият кичәсенә хәзерлеккә әйләнеп китте. Менә шул вакыт, болай карап торуга тышкы кыяфәте белән дә шәкертләр арасында үтә гади .булып күренгән бу егетне, мин артык игътибарлы, сизгер, шуның белән бергә бик хәстәрлекле һәм киң күңелле бер кеше итеп таптым. Ул җырларга, биергә, музыка коралларында уйнарга һәм сөйләргә теләгән аерым шәкертләрне бик зур игътибар белән тыңлый. Әгәр дә аларның берәрсендә үзен канәгатьләндерә торган сыйфатлар күрсә һәм нинди генә булса да берәр төрле эшкә талант чаткысы барлыгын тойса, ул инде бу егеткә ябыша кала. Аны үзенең караш түгәрәгеннән читкә җибәрми, һәрвакыт күзәтеп бара. Әгәр дә берәр шәкерт уңышлы чыгыш ясый икән, моңа инде ул үзе тапкан алтын кебек итеп, бөтен йөрәгеннән шатлана иде.

1913 елда беренче тапкыр күргән чакта, мин Бабичнең үзен шулай иркен тотуына һәм кыюлыгына хәйран калган идем. Әле менә әдәбият кичәсенә хәзерләнә башлагач һәм үземнең кайсыбер тәүге шигырьләремне күрсәткәч, инде мин аның бу характеры белән күзмә-күз килеп очраштым. Репетиция ясаган чакта, ул иң каты бәгырьле судья иде. һичбер кешенең кәефенә карамыйча, турыдан-туры чатнатып әйтә бирә. Бигрәк тә декламация сөйләүчеләрнең үзәгенә үтә. Шигырь сөйләүчене бер тапкыр тыңлагач, сикереп тора да:

- Син аны менә шулай сөйлә, - дип үзе сөйләп күрсәтә.

Шәехзадәнең үзенә агай-эне булган Салих Бабичев тә көлке нәрсәләр сөйләргә ярата, ләкин сөйләгән чакта, тыела алмыйча, үзе дә көлә башлый иде. Шуңа курә дә, Шәехзадә аны кат-кат сөйләтеп, тирләтеп бетергәч, оезгә карап:

- Беләсезме, сез инде сәхнәгә чыккач артист буласыз. Кызгандыра торган нәрсәләрне сөйләгән чакта, артист тыңлаучыларны җылатырлык хәлгә китерерлек итеп оста сөйләргә, ләкин үзе үксемәскә тиеш. Әгәр син көлкеле әсәрләрне сөйләсәң - тыңлаучылар тилергән кешеләр кебек шаркылдашып көлгәннәр икән, кыяфәтең, йөзең болытлы көн кебек чытык булсын, - ди торган иде.

Мин Шәехзадә Бабич белән менә шул түгәрәк эшенә катнашу һәм әдәбият кичәсенә хәзерләнү арасында якыннан танышып һәм аралашып киттем. Аның белән мине яшьтәш авылдашым һәм Бабичнең шәриге Хәернас Кәбиров таныштырды. Үзләренең класс бүлмәсенә алып кергән чакта, ул:

- Син аны, тәүге карашка, шундый килделе-киттеле кебегрәк булып күренүгә карап хөкем чыгарырга ашыкма. Ул бит серле егет. Аның хикмәтле ягы да шунда, - дип искәртү ясады һәм Бабичнең әнә шулай туры әйтүе, каты сүзле бер кеше икәнлеген дә искәртеп куйды.

Бабичнең туры сүзле кеше икәнлеген инде мин үз шигыремне укыган чакта бигрәк тә нык татыдым. Ул минем берничә башлангыч шигыремне укып чыкты да, ачыктан-ачык:

- Менә бу пешмәгән нәрсәләрне сандыгыңны тыгызлап асрама, ташла. Ә монысын "Парлакъ" журналына бирергә ярый. Тик менә шундый шигырьләр яза алсаң гына шагыйрь булырсың. Журналның редакторы хәзер Идрис Мәкәримов, шигыреңне аңа тапшыр, - диде күзгә карап.

Берничә язманы "Кармак" журналына җибәрергә киңәш бирде. Аның тәкъдиме белән җибәрелгән "Кайчан бетәр", "Авыл җырлары" һәм "Әнә-менә" исемле язмаларым "Кармак" журналының 1916 елгы санында басылып та чыкты.

Шул әдәбият кичәсенә катнашу белән, мин мәдрәсәнең актив бер шәкертенә һәм, Бабич сүзләре белән әйтсәк, "Галия шагыйренә" әйләнеп киттем. Шул кышны мин "Парлакъ" журналында Шәехзадә Бабичкә багышлап "Шат минутлар" исемле бер шигырь бастырып чыгардым. Менә ул:

Яңгырый бүлмә эче, их, скрипка, мандолин,
Әй күңелле, әй күңелле, трамта-римта, трамтариң!
Гөр килә бүлмә, халык тулган, хозур шатлык таша.
Җырлыйлар, әй көлешәләр: ахха, хаха, ха-хаха!
Барысы да шат, барысы да көләч, дөнья оҗмах, гөл геңә
Ду куба, гөжли халык, син аз гына, көл бер генә.
Бер заман башлый сызгыра скрипка, мандолин,
Ну, егетләр, кем бии? Әйдә бие: там, тамтарим
Башлана сикерү, бию, ыргу, тыпырдау, юргалу.
Назланып бер юрга тайдай, башны чайкап боргалау.
- "Их тә их, әллә-әллә, әттә-тәтә, ну бии!
Әй уйный соң, сыздыра бит, иллә моңы да көе!"
Дөп тә дөп һәм тек тә тек, - тибә аяклар төртелә,
Күз иярми, әллә җенме, нинди шәп йөртелә?..
Әй китә шуннан тыпырдап, акырынаеп, ыспайланып,
Бөкерәеп тә, кәкерәеп, туктый тагы бер әйләнеп...
Бу минутлар ямьләнәләр синең моңнарың аша,
Бу шатлыклар шыңгырдыйлар синең кулларың аша.
Их күңелле, яшь гомернең шатлыгы түгелә, ташый,
Башлана алкыш тагын чатор-чотыр: яшә-яшә!

Бу шигырь камил әсәр булмаса да, шуннан соң Шәехзадә миңа иптәш һәм үз кешесе итебрәк карый башлады. Мәҗит Гафури һәм Сәгыйт Рәмиевне әдәбият кичәсенә чакырырга алып барды һәм алар белән таныштырды.

Башта мин Бабичнең кайсыбер холыкларын һәм чыгышларын аңлап җиткермичә, артык ис китеп һәм гаҗәпләнеп карый идем, Бөтенесеннән дә бигрәк аның Сәгыйт Сүнчәләй һәм Мәҗит Гафури кебек өлкән шагыйрьләрнең шигырьләренә карата язган пародияләре мине таңга калдыра иде. 1916-1917 нче елларда Бабич Сәгыйт Сүнчәләйнең "Тормыш" газетасында басылган барлык шигырьләренә пародия язды. Бу хәл яшьләр арасында төрле-төрле юраулы әңгәмәләр китереп чыгарды. Бу чакларда Сәгыйт Сүнчәләй Уфадагы Аксаков исемендәге библиотеканың татар бүлегендә эшли иде. Заманында Тукай белән аралашкан һәм хат язышкан бер шагыйрь, гомумән, горур табигатьле, аз сүзле һәм үз-үзенә бикләнебрәк яшәүче шәхес иде. Меңә шуңа күрә булырга кирәк, Тукай үлгәннән соң, кайсыбер көлке журналында аны: "Тукай үлгәч, миннән дә зур шагыйрь юк хәзер", - дип танавын күккә чөеп йөри ул дип, чеметеп алганнар иде.

Бервакыт Бабич: "Әйдә, үзеңә бер нәрсә күрсәтәм", дип мине мәдрәсәдән алып чыгып китте. Без хәзерге опера һәм балет театры бинасының базар янындагы почмагына урнашкан Аксаков исемендәге китапханәгә барып кердек. Бабич миңа "Кармак" журналының соңгы айларда чыккан саннарын алып күрсәтте. Журналларның Сәгыйт Сүнчәләй шигырьләренә карата язылган пародияләр урнаштырылган битләр кара каләм белән сызгаланып, танымаслык хәлгә китерелгәннәр, ә кайсыбер битләре бөтенләй ертылып алынганнар иде. Боларны күргәч, Бабичнең күңеле .төшеп, төсе үзгәреп китте. Хәтта кайсыбер пародиянең өстенә, шул ук кара каләм белән: "Ахмак!" - дип язылган иде. Бабич каләм алды да: "Син үзең ахмак!" - дип язып куйды.

Кайткан чакта, моны болай калдырырга ярамаганын һәм "Кармак" редакциясенә язып җибәрәчәген әйтте. Моңа каршы мин:

-!Нигә соң син аңа бу чаклы каныгасың, әллә арагызда берәр нәрсә бармы?" - дип сораган идем. Бабич башта, бик җитди 'рәвештә, минем күзләремә керердәй булып карап торды, аннан соң бөтен тавышы белән кычкырып көлеп җибәрде. Шуннан соң, миңа бер төртеп алды да:

- Тукайның С.Рәмиев, Ф.Агиев, С.Сүнчәләй һәм М.Гафури шигырьләренә карата язган пародияләрен шәхси дошманлыктан эшләнгән эшләр дип карыйсызмыни? Әгәр дә алай булса, син бернәрсә дә аңламыйсың! Тукай бит начар шигырьләргә каршы көрәшкән. Мин дә Сүнчәләйнең тозсыз шигырьләреннән көлеп пародияләр язам, Әгәр дә ул зур шагыйрь икән, иң элек яхшы шигырь язып күрсәтсен. Бездә тозсыз шигырьләр болай да җитәрлек. Җенем сөйми минем тозсыз шагыйрьләрне. Сүнчәләй белән бертөрле дә шәхси алыш-бирешем юк. Шәхси алыш-биреш өчен кыркышкан кеше, үзенең кем булуына карамастан, ул - вак адәм! - диде.

Шәехзадә Бабич "Галия" мәдрәсәсен 1917 елда тәмамлап чыгарга тиеш иде. Ләкин ул аны 1916 елның язында тәмамлады. Чөнки 1915-1916 уку елында мәдрәсәнең гали (югары) классында укып, аны тәмамлап чыгарга тиеш булган шәкертләрнең күбесе солдатка алынып, сугышка китү сәбәпле, бу класска нибары өч кенә шәкерт укырга килгән булган. Мәдрәсәнең җитәкчеләре өч шәкерт өчен генә аерым класс ачарга тиеш тапмаганнар. Алар тотканнар да Бабич укый торган икенче гали классны көндез дә һәм кич тә укытып, берьюлы икееллык программаны үткәрергә булганнар. Алай булмаганда, Шәехзадә Бабич, Салак Атнагулов кебек әзерлекле һәм талантлы шәкертләрнең мәдрәсәдә тагы да бер ел калулары андагы әдәби хәрәкәт өчен тагы да күбрәк файда китерәчәк иде. Шәехзадә Бабич үзенең вакытын дөрес бүлгәндер һәм файдалы эштән башка нәрсәгә әрәм итмәгәндер шул инде, күрәсең. Булмаса, ул берьюлы ике класста укырга, әдәби түгәрәк белән җитәкчелек итәргә, шигырь язарга, әдәби яңалыкларны һәм вакытлы матбугатны күздән кичереп барырга өлгерә алмаган булыр иде. Чөнки ул ничаклы гына зирәк һәм талантлы булмасын, әгәр дә шулай эшләмәсә^, яшьтән үк татар-башкорт халыклары арасындагы иҗтимагый агышны, әдәби хәрәкәтне тирән кызыксыну һәм актив рәвештә якыннан күзәтеп һәм өйрәнеп бармаса, үзенең күренекле кешеләр турысында искиткеч үткер эпиграммаларын яза алмаган булыр иде.

Кайсыбер кешеләр арасында Бабичкә бары тик "кыланчык", хәтта "клоун" дип карарга тырышучылар да булды. Ләкин бу караш төбе-тамыры белән дөрес түгел. Киресенчә, Бабич җитдилектә үзенең остазы Тукай белән янәшә торса, сатириклык һәм юмористлыкта инде ул Тукайга караганда да үткер, мәргәнрәк булды, дисәм дә шапырту булмас. Менә шул җитдилек белән сатириклыкны бергә туплаган ике канатлы талант Шәехзадә Бабичне бик кыска гына гомер эчендә шигърият дөньясының күгенә очырып алып мендерә дә инде. Зирәк һәм сизгер Галимҗан Ибраһимов Тукай белән Бабич арасындагы бу охшашлыкны бик тиз тоя алды һәм моннан ярты гасыр элек үк билгеләп тә үтте.

Менә шуңа күрә дә, "Галия" мәдрәсәсендәге җитди шәкертләр һәрвакыт, тумыштан шигъри йөрәкле булган Бабичне өйрәнергә, аңардан өлге алырга тырышалар һәм аның авызына карап торалар иде.

Әгәр дә мин Бабичнең хезмәт сөюе, өлгерлеге, тыйгысызлыгы һәм берьюлы әллә ничә камыт киеп, әллә ничә төрле авыр йөк сөйрәп барырга сәләтле бер талант булуы турысында сөйләгән чакта тагы да бер әйберне әйтми үтсәм, бу инде бөтенләй гаделсезлек, булыр иде. 1915 елның кышында ул "Галия" мәдрәсәсе мөдире Зыя Камалиның өенә йөреп һәм махсус хезмәт хакы алып, аның улы Әкрәмне укытты. Дөресрәге, Әкрәмне ике шәкерте укыта. Икенчесе - Гыйндулла Ишмаев иде.

Зыя Камали, эшләре күп булу сәбәпле, өенә еш кына бик соңлап кайта торган булган. Шулай, ялгыз гына караңгы урамнардан соңлап кайтып барган чагында, аңа ике тапкыр пөҗүм ясыйлар. Беренче тапкыр аталар, караңгы булу сәбәпле тидерә алмыйлар, икенче тапкыр артыннан килеп каты әйбер белән сугалар. Бу хәл кыш көне була. Бәхеткә каршы аның калын туны хуҗасын саклап кала. Бу һөҗүмнәрнең талау нияте бөлен ясалмавы һәркемгә ачык күренеп тора. Аның киемнәрен дә салдырмыйлар, әйберләрен дә алмыйлар, кулындагы папкасына да тимиләр. Шәкертләр бу һөҗүмнәрнең сәбәбен бик тиз аңлыйлар.

Мәдрәсәдә дөньяви фәннәргә күп урын биргәне, аларны яңача укыту өчен, шәкертләргә иркен уйлау, белемнәрен төрле түгәрәкләрдә тирәнәйтү мөмкинлекләрен биргәне өчен, Зыя Камалидан үч алу максатында эшләнгән дип уйлыйлар. Ә Зыя Камали һөҗүмнәрнең булуына карамастан, кичләрен мәдрәсәдә эшләп укытуын дәвам итә. Шуның өчен, шәкертләр остазларын өйгә берүзен генә кайтарып җибәрмәскә, дигән карарга киләләр. Бу җаваплы эшне Шәехзадә Бабич белән Гыйндулла Ишмаев үз өсләренә алалар, аларга бу эштә А.Субаев, С.Атнагулов та ярдәм итәләр. Мәдрәсә мөдиренең үз баласын укытыр өчен берничә йөз шәкерт арасыннан Бабич белән Ишмаевны сайлап алуы да очраклы бер хәл булмагандыр инде.

Табигате буенча бик шаян булган Бабичнең укыту методикасы да, үзенә хас рәвештә, бик кызыклы булган. Кайсыбер чакта, хәтта үзе дә балаланып, шәкерте белән бергә шаярып та ала торган булган. Ләкин Бабичнең укыту тәртибе, шулай шаяру төсле генә булып күренсә дә, бик җитди нигезгә корылган булгандыр дип уйлыйм. Чөнки сигез яшьлек Әкрәм, ачулана белми торган шаян укытучысыннан шаярып кына укый торгач, өч-дүрт ай эчендә укырга-язарга өйрәнгәнен сизми дә калган.

70 елларда мин Әкрәмгә язган бер хатымда, аның ана теле укытучылары турында сорашкан идем. (Кызганычка каршы, Әкрәм Пәрвазович 83 яшендә 1990 елда вафат булды. Ул бөтен гомерен яшь буынны укытуга багышлады, күп еллар Москөудән ерак түгел Ступнино поселогында урнашкан итим балалар йортының директоры булды, бу йортның мәктәбендә пенсиягә киткәнче математика укытты).

Ул миңа җавабында бик хөрмәтләп ике укытучысын искә төшереп язган иде: "... Аларның берсе җитди, уйчан, таләпчән кеше иде. Мине үзе белән бер дәрәҗәдә куеп салмак кына сөйләшә. Өйгә килеп керү белән кулын биреп исәнләшә дә, без шунда ук өстәл янына килеп, дәресне башлап та җибәрәбез. Бу Гыйндулла абый иде. Ә икенчесе, Шәехзадә исемлесе, өйгә килеп керү белән бөгелеп исәнләшә, минем хәл-әхвәлне сораша. Минем кыяфәтемә, кәефемә карап, кызыклы шигырьләр, табышмаклар әйтә. Минем белән бераз уйнап та ала... Шуннан соң гына без дөрескә утырабыз. Шашка һәм шахмат уйнарга да мин бу ике укытучымнан өйрәндем, Бервакыт Шәехзадә абый белән шаяра торгач, мин аңардан качарга ашыгып, абынып егылып киттем... Теземне нык кына бәрдем... Теземне ике кулым белән кочаклаган килеш идәнгә утырдым, җылап җибәрүдән куркам, гарьләнәм... Ә Шәехзадә абый минем хәлемне бик тиз аңлады бугай: "Әкрәм, нәрсә, син тезеңне бәрдеңме, була торган эш бу, ә син беләсеңме, "тез" дигән сүзне икенче төрле әйтеп була - "тубык" - дияргә дә мөмкин. Әле менә син тубыгыңа тезләнгәнсең, әгәр мин, тезеңә тезләнгәнсең, дисәм, нинди ямьсез килеп чыга, сизәсеңме?" - дип мине әкрен генә күтәреп торгызды да, өстәл янына алып килде. Без дәресне башлап җибәрдек. Ә мин теземнең авыртуын онытып, остазымның, хәлфәмнең авызына карап, бүген ниләр сөйләр икән дип көтә башладым..."

III. Күккә үрләгән еллар

		Ярсынмаса күкрәк яшьнәп, күкрәп, 
		Телләреңдә ялкын яралмый, 
		Аһ ормасаң сыкрап, тетрәп-тетрәп, 
		Кулларыңнан алтын тамалмый.
			Ш.Бабич.
1916 елның язында "Галия" мәдрәсәсен тәмамлап чыккан Бабич, яз көне Троицк каласына укытучы булып киткәнгә чаклы, Уфада эшкә чумды. Әгәр дә сез Бабичнең әдәби мирасына, өстән генә булса да күз ташласагыз, аның гомерендә 1916 ел кебек иҗат җимешләренә бай бер елны тгаба алмассыз. Бу елны ул башлап татар әдәбиятындагы сатирик һәм юмористик әсәрләрне туплап "Көлке капчыгы" ясап чыгарды. Аның "Газазия" һәм "Кандала" кебек балладалары, иң яхшы лирикалары һәм эпиграммаларының яртысыннан күбесе шушы елда Уфада язылганнар. 1916 елның җәендә мин авылда яшәдем, һәм бик сирәк була торган спектакльләрне карарга яки концертларга килгән .араларда, бик кыска вакытларда гына, Бабич белән күрештем. Шул җәйне мин аның "Сүз" газетасында игълан ителгән "Караңгылыкта" исемле бер шигыренә пародия язып "Кармак" журналының 14-15 санында бастырып чыгарган идем. Моның өчен Бабич шаярулы-чынлы төртмә сүзләр белән мине әрләп тә алды. Шуннан соң, мин аның үзенең Мәҗит Гафури һәм Сәгыйт Сүнчәләй шигырьләренә язган пародияләрен исенә төшердем. Ләкин, Троицкигә укытучы булып киткән чагында, ул бу үпкәсен оныткан иде инде. Без аның белән хат аркылы тыгыз бәйләнеш тотарга вәгъдә бирештек. Мин аңа Уфа һәм "Галия" хәбәрләрен язып торырга булдым. Менә шуннан соң, безнең арада дусларча тыгыз бәйләнеш башланып китте.

1916 елның җәй башында Ш.Бабич миңа бик мөһим нәрсә турында исемә төшереп хат язды. Бу елны безнең мәдрәсәбезнең ачылуына ун ел тула, менә шул уңай белән, бу мәдрәсәне тәмамлаучылар, хәзерге көндә белем алучылар, шәкертләргә белем бирүче мөгаллимнәр бергәләп җыелып зур бер кичә - юбилей үткәрергә тиешлек турында язды ул миңа. Күп тә үтми, Троицкидә чыга торган "Акмулла" журналында Бабичнең "Галия" мәдрәсәсенең унъеллык бәйрәме якынлашуы турында укучыларның, җәмәгатьчелекнең исенә төшереп, бу юбилейны бергәләп үткәрергә чакырган зур булмаган мәкаләсе - хәбәре басылып чыкты. Белмим, әллә инде Бабичнең бу хәбәре этәргеч көч булды, мәдрәсә идарәсе үзе дә юбилейга хәзерлекне башлап җибәрде! Юбилейның көнен билгеләп, монда укыган һәм хәзерге көндә нинди булса да күренекле урын тоткан кешеләрнең барысын да юбилейга катнашырга чакырды.

Беркөнне, без мәдрәсәнең үзебез ясаган вакытлы сәхнәсендә, Тургеневның, "Акчасызлык" исемле комедиясенә бик кызу рәвештә соңгы репетицияне ясап ята идек. Шул вакыт каравылчы Миргали Вәлиев репетицияне бүлдереп, миңа бер кәгазь кисәге тоттырды да, бик җитди кыяфәт белән:

- Менә шул визит карточкасының хуҗасы сезне күрергә тели, - диде.

Мин бу кешегә: "Күрәсең, репетиция бара, вакытым юк", -дип әйтергә авыз ачкан идем, визит карточкасындагы язуга күзем төшкәч, аптырап, сүзсез калдым. Анда: "Мулла Мөхәммәтзакир улы Шәехзадә Бабич (Шөпшә)", - дип язылган иде. Бу сүзләрне укыгач, эшне ташладым да ишеккә атылдым. Чыксам, ни күзләрем белән күрим, өстенә каракуль якалы өр-яңа драп пәлтә, башына каракуль бүрек кигән Шәехзадә Бабич авызын ерып басып тора. Җитмәсә тагын, кыяфәтен эреләндереп һәм кукыраеп:

- Таныш булыгыз, сезне күрер өчен Троицкидән махсус рәвештә килдек, әфәндем, - дип тыркылдап көлеп җибәрде.

Бабич Уфаны һәм Галия"не самими кешеләргә генә һәм үзе белем алган уку йортын хөрмәт итүче, ихласлы шәкертләргә генә хас булган бер сагыну белән сагынып килгән иде. Ул шунда өс-башын чишенеп ташлады да, безнең репетициябезгә катнашып китте. Ул гына да түгел, репетицияне бөтенләй баштан башлатып, аның белән җитәкчелек итәргә кереште. Үзе кунакханәгә тукталуга карамастан, ул әдәбият кичәсенә хәзерлек эшләренә катнашып һәм элеккечә шәкертләрне биетеп, мәдрәсәдә кунып ятты.

Үзе укып чыккан мәдрәсәнең бер патриоты булган Бабич аның бәйрәменә дә алдан ук җитди хәзерләнде. Иң элек ул: "Галия мәдрәсәсенең унъеллык бәйрәме" дигән ярым җитди бер мәкаләсен язып, "Кармак" журналының 1915 елгы 8-9 санында бастырып чыгарды. Бәйрәм көннәрендә булган әдәбият кичәсендә инде ул Талия "нең мөдире Зыя Камалигә, аның мәдрәсәсенә багышланган, шул мәдрәсәнең унъеллык бәйрәме уңае белән иҗат ителгән һәм Бабичкә генә хас бер осталык белән язылган "Бер шәмсия" балладасын укып Уфаны шаулатты һәм үзе алкышка күмелде. Кичәдә аңа бу балладасын ике тапкыр сөйләргә туры килде. Балладасында ул мәдрәсәнең барлыкка килү тарихын һәм бу авыр, катлаулы эштә Зыя Камалинең урынын бик матур һәм оста билгеләп, аның данын җырлады. Балладаны сөйләгәндә, йөзләгән кеше тынсыз утырды. Бу бәхетле минутларда күпләрнең күз карашлары Зыя Камалигә юнәлгән иде. Мин дә, бу сөйкемле, сокландыргыч шәхеснең эчке уйларына керергә тырышып, аңардан күземне алалмыйча, эчемнән Бабичкә бу искиткеч балладасы өчен рәхмәтләр укып, бик канәгатьләнеп, дулкынланып утыра идем, Зыя Камали үз заманының бик яхшы белемле оста педагогы,, философы, мәгърифәтчесе буларак инде бик күп халыкларга билгеле шәхес иде. Аның тышкы кыяфәте дә эчке хәле белән бер гармония тәшкил итә. Ул озын буйлы, какча гәүдәле иде, яшьтән үк авыр эш белән ныгыган аяк-кул мускуллары гәүдәсенә физик куәтле тән төзелешен бүләк иткәннәр. Бүгенге көнгәчә ул алма бакчасындагы барлык авыр эшләрне үзе башкара. Ә инде аның йөзе антик скульптураларда, рәсемнәрдә генә очрый торган матурлыкны хәтерләтә. Йөзе озынча формалы, ябык яңаклы, киң маңгайлы. Зур кара күзләре уйчан, үткер, кызыксынучан, кеше белән сөйләшкәндә ул аңа туп-туры карап сөйләшә, карашында җылылык, ышанучанлык сизелеп тора. Шуңа күрә, аның белән сөйләшкәндә, шәкертләр һәрвакыт сүзләрен ачык итеп, курыкмыйча, алдашмыйча әйтәләр, чөнки остазларының, нинди генә хәлне тикшерсә дә, гадел, дөрес хәрәкәт итүен, хаклы сүзләр әйтүен яхшы беләләр. Бик зур булмаган үтә дөрес формадагы туры борыны бу антик кыяфәттәге йөзне төгәлли. Борынының сизгер канатлары аның бик нечкә күңелле, шул ук вакытта көчле ихтыярлы икәнен күрсәтеп торалар.

Менә ул бик зур дикъкать белән Бабичнең "Шәмсия"сен тыңлап утыра. Сөйкемле борынының чыннан да нәфис канатлары бик әкрен генә кузгалалар. Ул шәкертен, яраткан зирәк шәкертен дулкынланып күзәтә. Аның еш тын алуын без күкрәгенең кузгалышыннан күреп торабыз. Пөхтә итеп киселгән мыегы астында иреннәре бераз кысып ябылган, җылы карашы Бабичкә юнәлгән...

Менә 104 юллык баллада укылып бетте. Зал алкышлар белән тулды. Зыя Камали янәшәсендә президиумда утыручы Галимҗан Ибраһимов урыныннан торды һәм Ш.Бабичкә юнәлде, килеп аның кулын кысты, балладасы өчен зур рәхмәт әйтте дә, "Тәмсил"не тагын да бер кат укуын үтенде. Дустым Бабичнең бу минутларда үзен бик бәхетле итеп хис итүен мин аның кыланышларыннан, хәрәкәтләреннән, ихлас, риясыз елмаюыннан күреп торам һәм шатланам. Залдагы алкышлар кинәт тукталды... Бабич "Тәмсил"не яңадан сөйли башлады.

Шәехзадә яттан сөйли, ихтыярсыздан тыңлаучыларның битләренә карадым... һәркем яңа шигырь тыңлаган кебек елмаеп, муеннарын кайсы алга, кайгы уңга, кайсыберсе сулгарак борып, дөньяларын онытып утыралар. Әгәр Бабич "Тәмсил"не ике-өч, биш тапкыр сөйләсә дә, зал тын да алмыйча тыңлаган булыр иде, чөнки ул үзенең бу бөек әсәре белән залда утыручыларның карашларын, уйларын берләштерде һәм, шуның белән бергә, бу кешеләрнең күбесе үзләрен Бабич сөйләгән тарихның иҗатчылары итеп хис иттеләр.

Мәдрәсәдә әдәбият кичәсе булган төнне Бабич мәдрәсәдә куна калды һәм караватка сузылып яткач, аңа гына хас бер турылык һәм ихласлык белән, минем "Кармак" журналында басылган "Ябалак" исемле мәсәлемне ошатмаганлыгын әйтте һәм мондый начар нәрсәләрне чыгармаска киңәш бирде. Шуннан соң Уфага килгән чакта очраган бер сылу кыз белән булган маҗараны сөйләде. Политаево станциясендә пересадка вакытында Бабич бик чибәр бер кыз күргән. Үзләре утырып китәргә тиеш поезд килгәнгә чаклы ул, бу кызның чибәрлегенә сокланып, чәчкә тирәсендә очкан күбәләк шикелле, аны дүнгәләкләп йөргән дә йөргән. Поездга утыргач караса, эшләр бөтенләй ул көтмәгәнчә килеп чыккан. Теге сылу кыз да Бабич белән бер вагонга утырган. Ул гына җитмәсә тагын, урыннары да бер купега туры килгән. Бабич мондый бәхетле юлга чыгуына шатланып, ни эшләргә белмичә, теге кызга йотылып һәм онытылып карый башлаган. Кыз аның шулай кадалып каравын сизгәч, уңайсызлана башлаган һәм Бабич белән бергә Уфага китеп баручы Габдрахман Рахманкуловка сүз кушып, әңгәмәгә керешкән. Сүз уңаенда ул аңардан Бабичнең кемлеген сораган. Габдрахман аның шагыйрь икәнлеген әйткән. Кыз бу сүзгә ышанырга да, ышанмаска да белмәгән. Шуннан соң ул тоткан да:

- Әгәр дә ул, Сез әйткәнчә, чынлап та шагыйрь булса, хәзер үк щигырь язып күрсәтсен, - дигән.

Шуннан соң Бабич кәгазь, каләм алган да, шул минутта ук, чәчәннәр сымак шигырь чыгара башлаган. Теге кыз Габдрахман мулла белән сөйләшкән арада, унике юллык "Ул" исемле бер шигырь язып алган. Шигырьне пычранып беткән кәгазьдән акка күчергән дә, теге сылу кызга сузган. Кызның сылу битләренә, офыкта балкыган таң яктылыгы өстенә җәелгән кояш кызыллыгы кебек булып, алсулык йөгергән. Тагын да сылуланыбрак киткән кебек булып күренгән кыз шигырь язылган кәгазьне әйләндереп-әйләндереп караган да:

- Моның белән генә мин сезнең шагыйрьлегегезне хөкем итә алмыйм, чөнки мин аны аңламыйм, - дигән.

Шуннан соң, Габдрахман Рахманкулов тырышып-тырышып шигырьне тәрҗемә итәргә керешкән. Тәрҗемә тулы һәм бик шома булмауга карамастан, кыз Бабичнең шагыйрьлегенә ышанган һәм шигырьне үзе белән алып киткән. Бабич кесәсен актарып бер кәгазь кисәге алды да, миңа сузды. Мин ул кәгазьдә түбәндәге юлларны укыдым:

Ул матурны мактамак булдым әле такмак белән,
Ямьле әйберләргә охшамак, вәсыйф катмак* белән.
Тәмле тел ул сыгылып алган бал дип әйтәм Тәүсыйфын,*
Назлы бил ул... борылып үскән тал дип әйтәм кайсысын...
Йөзләре ал, таңга мәйял...* битләре - бит солтаны...
Аузы - зәмзәм, ирне - кәүсәр,* күкрәге - сөт вулканы.
Баш, муен һәм аркасын каплап тора чәч иркәләп;
Кай фәрештә эшләгән ул чәчне бәйләп, көлтәләп?
Ай кебек кашлар сикерсә, сер янып сызылып китә...
Көлсә теш тезелеп китә... аһ, яшь йөрәк өзелеп китә!
Күзләре әсрар* кара нур, аяклары ап-ак, матур,
Ни кирәк гомерең буе бак та шуңа, шаккат та тор!

Бу шигырь соңыннан 1957 елда "Кармак" журналының 7-8-9 саннарында "Ташланган вәрәкәләр"* циклында басылып чыкты. Ә юбилей кичәсендә укылган "Бер тәмсил" балладасы "Шура" журналының 1957 елдагы 3 нче санында басылды.
*Вәсыйф катмак - сыйфатлылык.
*Тәүсыйф - сыйфатлау.
*Мәйял - мавыккан.
*Кәүсәр - оҗмах елгасы.
*Әсрар - серле.
*Вәрәкәләр - язып ташланган кәгазьләр.
1917 елның гыйнвар азакларында мин, Бабичнең псевдонимы булган "Шөбшә"гә адресланган хат рәвешендә, "Уфа хәлләре" исемле бәләкәй генә бер фельетон яздым да, "Кармак" журналы редакциясенә җибәрдем. Бу фельетон журналның беренче февраль көнне чыккан өченче санында басылды. Ләкин редакция кешеләре, ни өчендер, Бабичнең исемен сызып ташлаганнар да: "Журналыбызның мөхәррирләреннән берсенә килгән хосусый хаттан" дигән аңлатма биреп бастырырга кирәк тапканнар. Шул фельетон басылып чыккач Бабич 24 февральдә миңа түбәндәге хатны язды. "Кылычбай!

Сиңа әлегә бу хатны почтадан гына язып җибәрәм. Мин дә, син әйткәндәй "дөбердәтәм бит" әй! "Уфа хәлләре"нә каршы "Кармак" аркылы җавап көтәсеңме? Әгәр алай дисәң, туры килми бит. Чөнки ул хатыңда минем титул әйтелмәгән. Әгәр дә ачык рәвештә "Шөбшә"гә икәне мәгълүм булса, җавап язылыр иде. Инде теге хатыңны да шулай гына басып чыгарыр микән, ләгънәт!

Мин дә "Уфа хәлләренең мөндәриҗәсе" исеме белән кыска гына мәкалә җибәргән идем. Син җибәргән нәрсә шуның тәфсиле-аңлатмасы һәм мәгънәсе булса, бик шәп булыр иде. Әйе, Г.Иб-раһимовтан аерылгансыз икән. Миңа бит Галимҗаннан хат бар иде. Сезнең хәлләрегезне үзегездән дә шәбрәк белеп торам бит мин. Син үзеңә эшкә керергә урын дисеңме? Урын сиңа сколько угодно! Тик русча гына бел! Иллә мәгәр казак даласы ялтырап ята, рәхим ит!
Уфадан миңа канатлы, мөгезле һәм гаҗәеп мәгълухат рәвешле бер мандолина килде.

Ябык хатың көтеп, "кылыч" йөзеңнең кайралуын теләп, дустың "Шөпшә". Бу хат миңа килеп тапшырылган көннәрдә генә, Россиядә Романовлар самодержавиесе бәреп төшерелгәннән соң февраль революциясе барлыкка килде. Мин Бабичнең хатына җавап бирергә өлгерә алмый калдым. Беркөнне шулай, революция шатлыгы белән канатланып, яңа хәбәрләр ишетер өчен "Тормыш" типографиясендә корректор булып эшләүче шагыйрь Җамалетдин Юмаев янына барып кердем. Башка вакытта бик сирәк елмая торган Җамалетдиннең авызы бүген ниндидер шатлыктан, колакларына җиткәндәй булып җәелгән иде. Карасам, ул Шәехзадә Бабичтән бик озын хат алган икән. Хат, чынлап та, Җамалетдингә бик нык таныш булган Троицк шәһәренең февраль революциясен ничек каршылавы турысында Бабичнең каләме белән шулай шатландырырлык һәм моңлы шагыйрьне дә көлдерерлек кызыклы итеп язылган иде.

- Мондый хатны нигә болай яткырып калдырасың, әйдә, ишанлы һәм мөритле Троицк шәһәрендә ничек революция булганлыгын бөтен дөнья укып көлсен, газетага биреп бастыр, - дидем мин аны укып чыккач.

Бу киңәш Җамалетдингә бик ошады. Ул Бабичнең бу хатын күчерде дә газетага бирде. Хат 1917 елның 2 мартында "Тормыш" газетасында басылып чыкты. Бу хатны укыгач, Троицкида булган һәм Бабичнең үзен күргән кебек шатланып мәдрәсәгә килеп кергәч, Җиһанша Абдюшев мине: - Сиңа Бабичтән хат бар, - дип каршы алды. 1917 елның 13 мартында "Шөбшә" имзасы белән язылган бу ачык хаттан мин:

"Кудаш!

Бигайбә, иптәш. Ни хәлләр бар? Валлаһи Алла хакына, бер тиенлек тә баш эшләми! Исердем, исерек мин. Мәңге исерек! Әлмисактан ук берне төшереп килгән исерек мин. Исерек булмаганда да исерерсең, небось! Үзең әйткәндәй, яз җитә, терелер вакыт җитә, исертер, небось!..
Яз җитмәгәндә дә исерерсең. Уенмыни сиңа, Распутиннар кулыннан ычкынган мәмләкәтнең бер баласы, бер диванасы, хөррият сөйгән, азатлык теләген мескен кошның читлектәге бер баласы бул да сиңа, исермә! Исерерсең, небось! Мин исерек хәзер, бигайбә, мәгъзур!

Уфада булган вакыйгаларны бик нык борчылып, озын иттереп бәян кыл әле. Мөфтинең кирәген бирдегезме? Шәп булган, яшәсен! Урра! Хөррияткә урра!..

Бик мөһим бер үтенеч: үзең "Галия"дән киткән вакытта минем назыйр бүлмәсендәге яшел сандыкны караәтханәгә менгереп, бер почмакка яшереп куй әле, ярармы, иптәш? Без монда "Хөр милләт" дигән бер газета чыгарабыз. Беренче санында минем бер шигырем басылачак. Китер кулыңны, китер хөр калган кулыңны!

"Шөпшә" - дигән юлларны укыдым.

Хатны уку белән, мин Бабичнең Җиһанша Абдюшев бүлмәсендәге йозаклы яшел сандыгын өченче каттагы уку залының бер почмагына мендереп куйдым. Аннан соң, озын итеп җавап хаты яздым. Хат белән бергә үземнең революция булгач язылган беренче әсәрем булган "Хөррият шәрәфенә" исемле шигыремне салып җибәрдем.

Ләкин Бабич бу хатка җавап язмады. Аның урынына миңа мәдрәсәдән китәр көннәрдә генә Троицк һәм Кустанайдан берьюлы, зур булмаган ике шигырь җыентыгы килеп төште. Боларның берсе Шәехзадә Бабич тарафыннан төзелгән һәм сигез генә биттән торган "Хөррият бүләге", икенчесе Вәлиулла Хәлим төзеп чыгарган "Ирекле ил тавышы" исемле җыентык иде. Бу җыентыклар М.Гафури, Ш.Бабич, Җ.Юмаев, В.Хәлим һәм С.Кудашларның февраль революциясе булу белән ук язылган беренче шигырьләреннән төзелгәннәр иде.

Ләкин бу җыентыкларның шагыйрьләр үзләре бүләк итеп җибәргән шул автографлы данәләре минем китапханәмдә юк хәзер. Чөнки аларны, алар белән бергә минем Ш.Бабичнең һәлак булуына ун ел тулу уңае белән язылган докладымның оригиналын 1936 елда, файдаланып торыр өчен миннән язучы Имат Насыйри алып торган иде. Алар 1938 елда язучы белән бергә юкка чыктылар. Шулай булса да, бу җыентыкларны мин яңадан таптым. Бабичнең бу җыентыгын миңа Уфа кооператив техникумының директоры мәрхүм Һади иптәш Исхаков тапшырды. Бабич бу җыентыкны Троицк шәһәрендә укытучы булып эшләгән чакта, Һади Исхаковка үз кулы белән бик шаярып язылган багышлау сүзләре белән, 1917 елның 15 маенда Оүләк итеп биргән. Бабич бу егет белән якыннан аралашып яшәгән булырга кирәк. Чөнки җыентыкны бүләк итеп бирүгә ике көн үткәч, 17 майда, Бабич шул ук китапның ак калган 8 нче битенә кызгылт кара белән үзенең "Мәхәббәт тоткыны" исемле шигырен язып куйган. Аның бу шигыре "Аң" журналының 1917 елгы бишенче санында басылып та чыкты. Вәлиулла Хәлим төзегән җыентыкны 1961 елда миңа Чиләбедән пенсионер Әхмәди иптәш Мостафин җибәрде.

Ләкин Бабичнең теге яшел сандыгы да, үзе кебек, һәлакәткә очрады. Аның эчендә Бабичнең нәрсәләре сакланганлыгы һәм югалганлыгы турында хәзергә ачык итеп бернәрсә дә әйтеп булмый әле. Ләкин бу сандыкны кемнәр һәм ни өчен һәлак иткәнлекләре билгеле. 1918-1919 елда "Галия" мәдрәсәсендә элек укыган һәм шул чакта укып яткан кешеләрдән: Хәернас Гайсин, Галимҗан Нигъмәти, Фәрхи Әхмәдиев, Нурлыгаян Науширванов, Габдулла Башмаков, Нурлыгаян Алмаев, Габдулла Гафуров, Гыйндулла Ишмаев, Хәмзә Шәфиев, Фатих Исмәгыйлов, Сәйфи Бәдриев, Габдрахман Хәлимов, Габдулла Могыйнов, Габдрахман Башмаков, Газиз Әсәдуллин, Мәхмүт Галләмов, Мөхәммәт Бикбулатов, Шәрифьян Шәфиев, Диләвир Ханзафаров, Мәхәсин Мостафин, Мирза Давыдов, Әфтах Гасиранов һәм башка бик күпләр, кызыллар вакытлы рәвештә Уфаны калдырып чигенгән чакта, ирекле рәвештә Кызыл Армия сафына китәләр. Менә шуннан соң, Колчак ставкасында эшләүче, элекке "Дин вә мәгыйшәт"че мулла Сәлимгәрәевләр һәм контрразведка агенты офицер Фәезхановлар "Галия" мәдрәсәсе белән кызыксына башлаганнар. Сөземтәдә, 1919 елның маенда, һичбер көтмәгәндә, алар "Галия" мәдрәсәсенең бинасына басып кергәннәр дә, казарма ясаганнар һәм бераздан соң аны госпитальгә әйләндергәннәр.

Ерак өлкәләрдән килеп укыган шәкертләрнең күбесе үзләренең китап тутырган сандыкларын, кәрзин һәм чемоданнарын, каникулга кайткан чакта, мәдрәсәдә калдырып китә торган иделәр. Шунлыктан, мәдрәсәнең бер бүлмәсеңең ишегенә: "Сандык бүлмәсе" дигән язу эленгән була иде. Бу бүлмә һәрвакыт шәкертләр калдырып киткән нәрсәләр белән тулы булып, бикләнеп тора.
Колчак солдатлары бу бинага хуҗа булып алгач, мәдрәсәнең астын-өскә китергәннәр. Сандык бүлмәсенең йозагын каерып алганнар һәм: "Болар ирекле рәвештә Кызыл Армиягә киткән большевик шәкертләрнең сандыкларыдыр" дип, мәдрәсәнең ишек алдына чыгарып, барысын да ватканнар. Алардан политик эчтәлекле әдәбият, китаплар эзләгәннәр. Бабичнең мин уку залына менгереп куйган яшел сандыгы да менә шул язмышка очраган.
Бу погромщиклар сандыкларда китап һәм лекцияләр язылган дәфтәрләрдән башка тагы да нәрсәләр тапканнардыр, белмим. Мәдрәсә ишегалдын себерүче Сәрвәретдин Камалетдиновның әйтүенә караганда, ишек алды ватылган сандык һәм мәсхәрәләнеп ташланган китап һәм дәфтәр белән тулган. Җитмәсә тагы, бу бандитлар мәдрәсәнең ишек алдына үзләренең атларын китереп япканнар. Теге китап, дәфтәрләр әнә шул атларның аяк астында тапталып ятканнар. Ул гына җитмәсә, алар, Кызыл Армиянең кысуына түзә алмыйча, үзләре Уфаны ташлап качкан вакытта, мәдрәсә бинасына ут төртеп киткәннәр. Ләкин халык, барлык мөмкин чараны күреп, бинаны һәлакәттән коткарып алып калган. Аклар качып киткәч, Сәрвәретдин Камалетдинов, ишек алдын җыештырган чакта, шул тапталган китаплар арасыннан, тышына Шәехзадә Бабич кулы белән: "Ш.Бабич, 1915 сәнә, беренче декабрь, Уфа", - дип язылган "Тел ярышы" исемле бер китап табып алган. 1920 елда яз көне шул китапны ул миңа тапшырды һәм аның табылу тарихын сөйләп бирде. Менә шуннан соң инде, мин бу китап Бабичнең яшел сандыгында сакланган нәрсәләреннән торып калган бердәнбер истәлек икәнлеген аңладым. Бу погром вакытында Бабичнең тагы да нинди кыйммәтле нәрсәләре булганлыгы хәзер инде гомер буенча чишелми торган бер төен булып кала. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов 1922 елда "Ярдәм" альманахының беренче санында басылган "Вакытсыз һәлак булды" исемле мәкаләсендә: "Шагыйрьнең ун яшьтән алып үлгәнче өзлексез яза барган көндәлек дәфтәренең дә байтагы кайдадыр ята", - дип язды. Менә шул юлларны укыгач, мин теге яшел сандыкны хәтерләп, сискәнеп киткән идем. Чынлап та, утызлап дәфтәрдән торган көндәлекләрнең шул елларга кадәр язылганнары, бәлки, шул сандыкта ятканнардыр һәм бергә һәлак булганнардыр? Ә кайсыбер өлеше сакланып та калгандыр...

Аннан соң, элек, чыгышы белән Учалы ягыныкы булган Габдулла Шәрипов дигән бер журналист бар иде. Өлкә газеталарында эшләп йөргән бу егет, бер очрашкан чакта, шул турыда сүз кузгалгач, Бабич архивының ниндидер бер өлеше Учалы районындагы бер авылда һәм ышанычлы бер урында, җир астына күмелгән хәлдә сакланганлыгын сер итеп кенә әйтеп куйган иде. Бу егет тә ватан сугышында һәлак булды. Хәзер инде бу турыда кемнән сорарга да белеп булмый. Бәлки Учалы якларында бу серне һәм ышанычлы урынны белүчеләр тагы да бардыр әле?

Шул яшел сандыктан торып калган бу китап, хәзерге көндә аның төрле вакытта миңа биргән ике визит карточкасы, ике фоторәсеме, өч хаты, 1917 елда Троицкида үзе бастырган "Хөррият бүләге" җыентыгы, "Без ник кызылларга кушылдык" хитап-намәсенең 1919 елның 25 февралендә Темәс типографиясендә Бабичнең үзе тарафыннан бастырылып чыгарылган басмасының бер данәсе, 1922 елда Казанда Галимҗан Ибраһимов редакциясендә чыккан шигырьләр мәҗмугасе һәм 1925 елда, Мәскәүдә, центриз-дат тарафыннан Салах Атнагулов редакциясендә татар һәм башкорт телләрендә чыгарылган "Шәехзадә Бабич шигырьләре" исемле кечкенә җыентыклары белән бергә, Бабич папкасында саклана.

Башкортстан мәгариф комиссариаты 1921 елда Бабичнең Төхфәт Ченәкәй тарафыннан җыелып тәртипкә китерелгән иҗади мирасын Казанга җибәргән булган. Әнә шул зур байлыктан сайлап алып Галимҗан Ибраһимов 1922 елда, "Вакытсыз һәлак булды" дигән кереш сүз белән, Бабичнең сайланма бертомлыгын бастырып чыгарды. 1928 елда авырып аяктан егылгач, Г.Ибраһимов Бабичнең барлык язмаларын Һәм көндәлекләрен Башкортстанның ул чактагы мәгариф комиссары Кәрим иптәш Иделгужин исеменә кире кайтарды. Шуннан соң, мәгариф комиссариаты, 1936 елда булырга кирәк, Бабичнең җыентыгын төзеп, нәшрияткә тапшыру эшләрен , И.Насыйри белән Т.Янәбигә йөкләтте. Шул сәбәпле, Бабичнең Казаннан Уфага кире кайткан бу язмалары мәгариф комиссариатының шул еллардагы архивы арасында да ятырга бик мөмкин бит. Аннан соң, 1937 елның азагында, партиянең Башкортстан Өлкә Комитетында бүлек мөдире һәм язучылар Союзының оештыру комитеты рәисе булып эшләүче Митин фамилияле бер иптәш Мине ашыгыч рәвештә обкомга чакыртып алдщ. Иң элек ул миннән Галимҗан Ибраһимов белән нинди бәйләнештә булуым турында сорашты. Азактан, өстәленең бер тартмасыннан бик күп дәфтәрләр тартып чыгарды да:

- Менә шул дәфтәрләрне элек кайда булса да күргәнең бармы, бу кем дәфтәрләре? - дип икесен миңа сузды.

Бу дәфтәрләрне элек күргәнем юк иде. Шулай булса да, мин язуны күрү белән үк таныдым. Болар Бабичнең 1917-1918 елларда Оренбургта яшәгән чакта алып барган көндәлек дәфтәрләре иде. Бу иптәш белән сөйләшкән һәм бу дәфтәрләрне караган чакта, язучылардан Т.Гомәр белән М.Таҗи иптәшләр дә катнаштылар. Бу көндәлекләр шулай кулдан-кулга йөри торгач, бәлки, Обком архивында торып калганнардыр, кем белә? Шул сәбәпле, Бабичнең әдәби мирасы буенча гыйльми тикшеренү эше алып баручы галимнәребез бу байлыкларны табу юлында өзлексез рәвештә эзләнергә тиешләр.

Бүген мин, элекке "Галия" мәдрәсәсенә барган чакта хәзерге Чернышевский урамындагы унөченче санлы бик искергән өйнең янында бик озак тукталып тордым. Бу урам элек "Уфимский" дип атала иде. һәм бу өйнең тәртип номеры ул чакта да унөч иде. 1917 елның язында мәдрәсәдән чыккач мин шул өйдә яшәдем. Авылдан Уфага килгән чакларда да һәрвакыт шул өйгә туктала идем. Чынын гына әйткән чакта, бу өйне "Галия" шәкертләренең постоялый дворы һәм белешмәләр бюросы дип әйтергә дә була. Безнең заманда бу өйгә кереп чыкмаган "Галия" шәкертләре аз булгандыр. Аның хуҗасы һәм "Сарай" кунакханәсенең швейцары булып эшләүче Хаҗи бабай Рахманкулов белән Гөлниса әби сине үз балалары кебек итеп, ачык йөз белән каршы алалар. Бу өйгә син килсәң, кемнең кая киткәнлеген һәм кемнең кайда торганлыгын беләсең. Әгәр дә инде берәрсенең адресын беләсең килсә, тот та шул өйгә кил. Әгәр дә син кесәңнән җилләр исеп торган көннәрдә, каян бер сынык икмәк алып йөрәк ялгарга белми аптырап йөргән минутларда бу өйгә килеп керсәң, җитмәсә тагын син аш яки чәй мизгеленә тап булсаң, Гөлниса әби сиңе җиңеңнән сөйрәп янына китереп утырта да, кыстап-кыстап сыйларга керешә.

Шәехзадә Бабич Троицкидан кайткач, без, һичбер көтелмәгәндә, менә шул өйдә килеп очраштык. Бабич бу өйгә килеп кергәч, мин аны Троицкидан туры шул өйгә килеп төшкән икән, дип уйлаган идем. Ләкин болай булып чыкмады.

- Мин туры Галимҗан Ибраһймовка килеп төштем, - диде Бабич.

Шулай булса да, мин аның бу сүзләренә ышанмыйча, Бабичкә хас булган бер шаяру итеп кенә кабул иттем һәм елмаеп аның күзләренә карадым. - Ничә кыш буе укытып та, язышып та акча көри торгач буржуйга әйләнгән көеңә, шулай кейге мәшәкатьләп, аның квартирасына төшәсең, кунакханәләрдә бүлмә беткәндер шул сиңа? Әгәр дә шәбрәк берәр номерга тукталган булсаң, кунакка барган булыр идек үзеңә. Бәлки ишан хәзрәттән күчтәнәч тә алып килгәнсеңдер әле.

- Әйе, сезнең кебек ач шагыйрьләрне ашатырга акча кызганганлыктан түгел, Галимҗан үзе хат язып чакырганга күрә төштем. Вакытлы гына торам мин анда. Әгәр дә бик ачыксаң, менә минем буаз бия кебек булып акчага тулган бумажнигымның корсагын яла, тамагың туяр, - дип шаяртты Бабич.

- Борыныңны бик күккә чөясең, яшен сукмасын. Хөсәеновлар нәшриятында "агаңның" җыентыгы чыга. Йөз сум гонорар алдым, әйдә, үзеңне ресторанга алып барыйм, - дигән идем, Бабич кинәт җитдиләнеп китте һәм җыентык чыгару турында сорашырга керешеп китте.

Шулай шаяра-шаяра Гөлниса әбинең чәен эчтек тә, шагыйрь Җамалетдин Юмаевка киттек. Барган чакта Бабич минем иҗади эшләрем белән кызыксынды. Мин аның Галимҗан Ибраһимов квартирасына килеп төшүе белән кызыксындым. Чөнки берәүгә туры килеп төшәр өчен, аның адресын белү генә җитми бит әле. Ул, я синең туганың, я бик якын дусың булырга тиеш. Җитмәсә, тагын ул бит әле гади бер кеше генә дә түгел, бәлки Галимҗан Ибраһимов! Аңа шундый мөнәсәбәттә булыр өчен кем булырга кирәк, ә? Димәк, Галимҗан Ибраһимов Бабичкә шулай зур бәя бирә, аңа шундый күз белән карый... Бу мөнәсәбәттән үзе генә дә Бабичнең базары турында бик күпне аңлата торган бер хәл иде.

Җамалетдин Юмаевта без озак юанмадык. Өчәүләшеп киңәштек тә, Дим буена чыгарга карар иттек. Юл уңаенда кереп, скрипка һәм пианинода оста уйнаучы Ибраһим Мостафинны да алып чыктык.

Бабич Ырымбурга барып урнашуы белән беренче эш итеп, әлегә чаклы "Кармак"та катнашып килгән кешеләргә хат язып мөрәҗәгать итте. Шулар исәбеннән бу стандарт хат миңа да килде. Аның бу хатын алгач, мин 1917 елның 2 сентябрендә аңа, корбан бәйрәме уңае белән шаярып, түбәндәге котлауны язып җибәрдем:

- Дускай, сиңа телим мин алтын тәхет,
Тәхетеңә кунсын ырыс, бетмәс бәхет!
Тиңдәшсез, карун кебек черегән бай бул,
Гомер ит үлгәнгәчә дөбердәтеп!
Ходайдан телим сиңа дүрт кәләш,
Җитмәсә бишенчегә тагы да ярәш!
Әйләнәңне чолгап алсын бала-чага,
Өеңдә тукталмасын ызгыш-талаш!
Тавыштан, талашудан башың катсын,
Убылып ике күзең эчкә батсын.
Аптырап, эш кылудан гаҗиз калгач
Күзләреңнән елга булып яшьләр аксын!

Бу хатка каршы ул миңа, сентябрьнең 14 ендә Төхфәт Ченәкәйнең визит карточкасында басылып чыккан:

Бәйрәмеңне шартлатып котлыйм, туган,
Сине чакырырга бүген тозлыйм суган.
Килде бәйрәм, эч тә әйрән, тышка чык,
Әй, якын дустым, куан, эттән туган! - дигән дүрт юлы белән җавап кайтарды. Минем шул тәбрик хатына каршы язган җавабымны алгач, Бабич 1917 елның 23 сентябрендә миңа баштанаяк шаярудан гына торган ябык хат язды. Менә ул хатның кайсыбер өзекләре:

"Сәйфи! Миңа синең тәбрик килде. Минем тәбригемне алдыңмы? Мин языйммы, юкмы? - дип сорыйсың. Язма! Кулың кычытса, язу түгел әллә нишләрсең. Хәзер көлке журналы бер генә бөртек. Уфаның иң мөһим гайбәтләрен язмый калдырсаң, кирәгеңне бирермен! Өйләнү котлы булсын! Синең өйләнүеңне ишеткәч, шаккаттым, малай. Син мине: "буржуй шөпшә", - дип язасың. Ә, шулаймы, буржуй шул агаң хәзер!.. Айга 550 сум алам бит, малай... Хәзер агаң "Кармак" мәмләкәтендә генөптүгел, башкорт ханлыгында да министр!.. Бар, шаярып кара аның белән!.. Ченәкәйгә хат язган идем, ул да: "Җавап язмыйсың", - дип зарлана. Аңа вакыт бар ди монда, министрлыкны беләсең, арка кашырга да вакыт юк!.. Чөнки:

Хаким улан кеше рәхәт уламас.
Ул рәхәт улса, ил рәхәт уламас!

Синең шигырең "Башкорт" газетасына керде. Ләкин: "Бу вакытта шундый нәрсәләрне кертергә ярамый", - дип Зәки ачулана... Хәзергә хуш. Үзеңнән кияү бүләге көтәм. Карван сарайдагы башкорт хөкүмәтенең ахирәт министры: Шәехзадә Бабич".

Аның бу хатына каршы мин үземнең яңа гына басылып чыккан "Ак билетлар бәете" исемле китабымны бүләк итеп җибәрдем һәм җавап хаты яздым. Ләкин минем бу хатым бөтенләй җавапсыз калды. Ул гына да түгел, озакламый Бабичнең "Кармак"тан бөтенләй китеп, үзе әйтмешли, "министрлык" эшләренә башы белән чумганлыгы аңлашылды.

Ләкин, 1918 елның гыйнвар азакларына таба булса кирәк, һичбер көтмәгәндә, буранлы бер көндә, Бабич Стәрлетамак аша Уфага килеп чыкты. Уфага килеп "Нур" гостиницасына урнашу белән үк, "Галия"гә шалтыратып, мине һәм Ченәкәйне сораган. Җитмәсә тагы бик ашыгыч рәвештә үзенә килергә кушкан. Бу көннәрдә без бик зур программа белән "Новый клуб" театры залында әдәбият кичәсе уздырырга хәзерлек алып бара идек. Шунлыктан, Бабичнең Уфага килү хәбәрен ишетү белән, без аны әдәбият кичәсенә катнаштырып файдаланып калырга карар иттек һәм тизрәк очрашыр өчен, гостиницага киттек.

Бабич, теләсә кем булса да һәм теләсә нинди җаваплы эшләр артыннан йөрсә дә, һаман да шул шаярудан туймый торган бер Бабич иде. Ләкин исәнлек-саулык сорашкач, мин:

- Бик яхшы килеп чыктыгыз әле. 25 гыйнварда безнең әдәбият кичәсе була. Без афишага синең фамилияңне язабыз һәм программага да кертәбез. Болай булгач, безнең билетлар сатылып бетәчәк. Кичәнең зур уңыш белән үтәчәге тәэмин ителде, урра! - дигән идем, Бабич, ичмасам елмаймады да. Бәлки, болай да алга чыгып тумпаеп торган иреннәрен тагы да тулмайта төште һәм бик җитди рәвештә:

- Нигә, безне әллә үзегез кебек эшсез шәкертләр дип беләсезме? Без бит шундый эт үлеме бер көндә сезнең әдәбият кичәгезгә катнашыр өчен ашыгып килмәдек. Карагыз, әнә безнең толыпларыбыз юлда ничек итеп балыкчы туны төсле булып ләпшерәеп беткәннәр. Менә юлдашым Гайнулла Гыйрфанов шаһит, мин бит хәзер шигырьләрне дә әнә шундый буран уйнап торган сикәлтәле юлда барган чакларда гына язарга вакыт таба алам. Без менә шул юеш толыпларны киябез дә, таң белән Бирскигә карап тагы да юлга чыгып китәчәкбез. Ә менә син безнең Уфадагы вәкилебез булып "Дулкын" оешмасына әгъзалар туплыйсың. Менә сиңа мандат һәм әгъзалык акчалары җыю өчен талон дәфтәрләре. Кара, акчаңны үзәк "Дулкын" кассасына җибәреп тор. Растрата-фәлән ясасаң, үзеңне Карван сарай мәчете астына ябарбыз да куярбыз. Әгәр дә яхшы эшләп, җитәрлек әгъзалар тупласаң, "Дулкын"ның бүлекчәсенә начальник итеп сайларбыз үзеңне. Култык астына калын бер папка кыстырып алырсың да, борыныңны күккә чөеп, түрә булып тик йөрисең, диде дә, нәкъ Бабиччә иттереп, кычкырып көлеп җибәрде. Чынлап сөйләшсәк тә, шаярып әйтсәк тә, Бабич сөйләшүне шуннан озакка сузмады. Шулай да, минем кулымны кысып, өйләнүем белән тагы бер тапкыр котлады:

. Бар иде, аһ, Мәгъфурәне күргән чаклар,
Мәхмүр күздән күңелгә нур өргән чаклар;
Шул гүзәлне уйлый-уйлый истән таеп,
Ничә көннәр ашап-эчми, йөргән чаклар...

Минем хатыным Мәгъфурәне ул Зыя Камалинең улы Аркаш-ны укытып йөргән чакларда еш күргән икән.

- Яхшы кызга өйләнгәнсең, Кудаш. Зыя Камалинең туганы начар булу мөмкин дә түгел, - дип өстәп куйды.

Ул ара да булмады, Бирскигә барыр өчен олау ялларга чыгып киткән Гайнулла Гыйрфанов та кайтып керде. Шуннан соң, Бабич без килмәс борын ук минем исемгә язылып куелган ышаныч кәгазе белән әгъзалык взнослары җыяр өчен талон дәфтәрләре һәм "Дулкын" оешмасы эшләргә тиеш булган бурычлар язылган эш программасын чыгарып тоттырды һәм бөтенләй җитди тавыш һәм кыяфәт белән:

- Егетләр, сез миңа үпкәләмәгез. Уфаны бер шаулатып китү минем үзем өчен дә начар булмас иде. Безнең эшләр бик ашыгыч. Шул сәбәпле, әдәби кичәгезгә катнаша алмыйм. Синең белән бик җитди бер мәсьәлә турында да икәүләп кенә сөйләшәсе бар. Хәзергә моңа да вакыт юк, - диде миңа карап һәм Бирскидән кире Ырымбурга үтешли, Уфада тагы да тукталачагын әйтте. Икәүләп кенә серләшүне шул вакыттагы очрашуга калдырдык.

Әдәбият кичәсен уздыру белән, мин 25 гыйнварда авылга кайтып киткән идем. Шунлыктан, бу очракта мин аны күрә алмадым. Шуның белән бергә, мин Бабичнең "Дулкын" турысындагы йөкләмәләрен башкарырга да мөмкинлек таба алмадым. Чөнки шул китештән мин авылда ревматизм белән озак авырып ятырга мәҗбүр булдым. Шуның өстенә, илдәге вакыйгалар үтә киеренкеләнеп, гражданнар сугышы башланып китте һәм бәйләнеш юллары өзгәләнеп бетте. Шуның нәтиҗәсендә, безнең арада, җәй урталарына чаклы диярлек бәйләнеш бөтенләй булмый торды.

Бары тик 1918 елның июлендә без фәкать берничә сәгатькә генә булса да, тагы да Уфага килеп очрашу бәхетенә ирештек. Бу көннәрдә Уфа шәһәрен Нех-словак гаугачылары басып алган иделәр. Авылларда кайсысы дөрес, кайсысы ялган икәнлеген аеруы авыр булган, адәм ышанмас хәбәрләр таралды. Юллар бераз тынычлана төшкәч, мин андагы хәлләр белән танышыр өчен Уфага килергә мәҗбүр булдым. Шәһәргә килү белән үк, иң элек, язмышы турында үзем бик нык борчылган Мәҗит Гафурине күрергә ашыктым. Шунлыктан, аның турысында нәрсә булса да белү тәләге белән, башлап "Шәрекъ" типографиясенә сугылдым. Анда мине, һичбер көтмәгәндә, Гафури үзе гаҗәпләнеп һәм елмаеп каршы алды. Мине кызыксындырган бик күп сорауларга җавап биргәннән соң, Гафури иң соңгы хәбәр итеп:

- Уфага Бабич килгән. Ул хәзер өстенә хәрби кием киеп алган, танырлык та түгел. Ни эшләп йөргәнен сорамадым, үзе әйтмәде. Гали Исхаковның сүзенә караганда, ул башкорт солдатларын коралландырырга ярдәм алыр өчен чехлар белән рәсми рәвештә сөйләшергә башкорт хөкүмәтеннән вәкил булып килгән икән. Сине сорады. Ләкин кайда тукталганын белмим. Күрергә теләсәң, үзең эзләп табарсың. Сәлах Атнагулов турысында монда әллә нинди хәбәрләр таралган. Аның турында уйлап сөйләш. Үзеңне бәлагә тыкмасыннар, - дип искәртү ясады.

Чыгып киткән чакта, Гафури миңа Фатих Әмирханның Уфада басылып яткан "Көлке вә һөҗүй хикәяләр" исемле җыентыгын бирде. Ул сөйләгән хәбәрләр арасында мине иң нык кызыксындырганы Бабичнең Уфага килүе турысындагы яңалык булды.

Ләкин Бабичне мин озак эзләмәдем. Тәмәке төтене белән тулган бүлмәдә, дөньяларын оныткан дүрт кеше карта уйнаган җирдә, "Нур" гостиницасыннан барып таптым. Мин барып кергән чакта, Бабич һичбер нәрсәгә игътибар итмичә:

Барган идем стансага,
Стансаны ул алган.
Әллә ни булды дөньяга -
Асты-өскә буталган.

Агыйдел каты ага,
Дулкыны ярга кага.
Сөймәс кызларга алданып
Башың салма хафага, - дип җырлап утыра иде.

Мин барып кергәч тә, ул сикереп торды һәм шаяртып, солдатларча честь бирде. Ул, чынлап та, шулай Гафури әйткәнчә, өстенә яшел гимнастерка, аягына итек һәм башына фуражка киеп алган. Җитмәсә тагы, бил каешына пистолет та тагып җибәргән. Ләкин кыяфәте шулай бик нык үзгәрүгә карамастан, үзен тотуы һаман да элеккечә калган иде. Миңа, барысыннан да бигрәк, Бибичнең шулай пистолет тагып алуы гаҗәбрәк булып тоелды.

Бабич иң элек безнең авылны, андагы танышларны һәм шуңа ялгап, шаярулы-чынлы итеп, тауларны, күлләрне - барысын да сорашып китте.

Ләкин бу бүлмәдә безгә иркеннән сөйләшеп утырырга һичбер төрле мөмкинлек юк иде. Шуның өчен дә, без моннан чыгып китәргә ашыктык. Чыгып киткән чакта Бабич, карта уйнап утыручыларга әйләнде дә:

- Мин кайтмыйча чыгып китмәгез, - диде, җитәкче бер кеше сөйләгән тон белән. Мин Бабичне урамның икенче ягындагы "Волга" гостиницасына алып бардым. Бу гостиницаның 38 санлы бүлмәсе, аңа кем акча түләп куйгандыр, белмим, икенче ел инде "Галия" укытучылары карамагында тора иде. 1917 елда мин бу бүлмәдә Галимҗан Ибраһимов, Фатих Сәйфи Казанлы, Сәлах Атнагулов һәм Җиһанша Абдюшевлар янында кайсыбер кичләрдә Гафури белән Сәгыйт Рәмиевне дә очратканым бар иде.

Бабич бүлмәгә кергәч, иң элек аны карап, танышып чыкты. Аннан соң, гимнастерка һәм итекләрен салып ыргытты да:

- Син минем озын бер хатымда куелган бик күп сорауларны җавапсыз калдырдың бит, малай. Кыш көне килгән чакта да, бу турыда сөйләшергә вакыт булмады. Хәзер инде сип менә минем каршыма килеп утыр да, бернәрсәне дә яшермичә, бәйнә-бәйнә сөйләп бир. Ничек өйләндең? Ничек торасыз? - диде чын күңелдән.

- Нәрсәсен сөйлисең аның? Үзең өйлән дә, шуннан соң барысын да белерсең. Нигә, шул турыда сөйләшер өчен генә Уфага килдеңмени? - дидем мин бик уңайсызланып һәм гаҗәпләнеп.

- Кара, синең өчен хәзер аның әһәмияте булмагач та, минем кебек холыклы һәм язмышлы кеше өчен хәят һәм мәмат* мәсьәләсе ул, - диде ул бөтенләй җитди бер кешегә әйләнеп.

Бабич ул бер карасаң - бик гади, икенче карасаң - гаҗәп үзенчә катлаулы бер кеше иде. Теләсә нинди җитди мәсьәлә турысында сөйләгән чакта да, аның чыраенда елмаюлы кыяфәт балкып, телендә шаян сүзләр атылып тора. Киресенчә, кешеләрне шаркылдатып көлдерә торган нәрсәләр сөйләнән һәм көлке әсәрләрен укыган чакта инде, син аның чыраенда шаянлыкның эзен дә таба алмыйсың. Ул мәңге елмаймый торган бер кеше кыяфәтенә кереп ала да, көлкеле сүзләр белән кешеләрне шыркылдата гына бирә. Бу минутларда аның, хәтта, күз карашы, алган паузасы һәм бөтен интонациясе кешеләрне көлдерергә кытыклап тора торган кебек күренә иде.

Бүген менә аның миңа шушы ике сорауны биргән минуттагы кыяфәте, күз карашы һәм тавышы, бары тик иң самими табигатьле һәм беркатлы, саф кешеләрдә генә була торганча гади иде. Ул көнне мин үз янымда элекке калын тавышлы, сөйләгән чакта елмаймый торган таш чырайлы һәм артист табигатьле Бабич түгел, бәлки әкәмәт сөйләүченең авызына карап, көтеп утырган сабый Шәехзадәне күрдем.

Без ул көнне, чынлап та, сабый балалар кебек, беркатлылык белән һәм ахирәтләр сыман ихлас күңелдән ачык итеп сөйләштек һәм килештек. Башта без ширма артындагы ике кешелек караватка сузылып ятып сөйләштек. Мин аның сорауларына җавап рәвешендә, ничек булса шулай итеп, өйләнү маҗараларын сөйләдем. Бабич бик ихлас күңел белән бүлдерә-бүлдерә тыңлады да, азактан көрсенеп куйды:

- Син, малай, әкәмәт тәвәккәл һәм хискә бирелеп эш итә торган бер адәм икәнсең. Мин үзем дә шундый бер кеше. Ләкин шулай булса да, мин синең кебек болай тиз хәл итә алмаган булыр идем. Чөнки мин, гомумән, өйләнүдән куркам әле. Беләсеңме, мин әллә ничә кызның кылын тартып карадым инде. Барысы да минем җитди бер кеше булуыма шикләнеп караган сымак булып тоелалар.
* Хәят һәм мәмат - тереклек белән үлем.
Мәхәббәт, гыйшык һәм гаилә мәсьәләләре турысында бик җитди рәвештә сүз кузгатмасам, ул юләрләр, минем сүзләремә җитди мәгънә бирмичә, көлке тыңлаган кебек булып кыланалар. Шулай булгач, нинди акыллы кыз миңа ышанып килсен инде? Шулай булгач, кемгә булса да өйләнеп гаилә тормышы төзү турысында ничек итеп ышаныч тусын инде миндә? Неужели мин шулай шыр тиле бер кеше инде? Үзең күреп торасың, минем уйларымда да, тормышымда да уртак язмыш башланганы юк бит әле... Аның кайчан булуы да билгеле түгел.

Исә җилләр, өерелә болытлар,
Әллә давыл, әллә явымга?
Белми беркем, күпме чайкалырлар

Безнең башлар юлда, давылда? - диде дә, кинәт упкынга төшеп киткән бер кеше шикелле, тирән уйга чумды. Бу минутта бүлмә эче җан иясе булмаган бер урын кебек, беразга тып-тын булып калды. Шуннан, дертләп уянган кешедәй, кинәт хәрәкәт ясады:

- Кара әле, малай, сиңа шулай туры килгәне бармы? - дип сорады.

- Ничек? - дидем мин бу сораудан бернәрсә дә аңламыйча.

- Кайсыбер чакта, син китап кибетенә барып керәсең. Шул вакыт, киштәдә торган бик мотур тышлы һәм исемле бер китап синең күзләреңне үзенә гашыйк кыла. Син күп уйлап тормыйча һәм кесәңдәге хәзинәң белән дә исәпләшмичә, бу китап белән тизрәк кавышырга ашыгасың. Хәтта, өйгә кайтып җитәргә дә сабырлыгың җитми, син аны юлда ук актарын, караштыргалап кайтасың. Ә инде өйгә кайткач, бөтен дөньяны онытып, аңа башың белән чумасың.

Ләкин күн то үтми, берничә бүлеген укырга өлгермисең, әкренләп синең дәртең кайта башлый. Тора-бара, син аны бөтенләй укый алмаслык хәлгә киләсең, шуннан китапны ябасың да, үз күзләреңә үзең ышанмагандай, ойләндереп-әйләндереп тагы да матур тышын һәм исемен карыйсың, уфтанып өстәлгә ташлыйсың. Синең белән шундый хол булганы бармы?

- Бар, бар, бер түгел, берничә тапкыр булганы бар. Ул гына да түгел, минем су керсрә һәм йөрергә бик ярата торган бер иптәшем шулай, үзенең дәртен басар очен, көннәр җылынып җитәр-җитмәс, Дим аркылы йөзеп чыкмакчы булып, чишенде дә суга ташланды. Ләкин елганың яртысына да барып җитә алмады, суның салкынлыгына түзә алмыйча кире чыкты. Кайсыбер китаплар белән, минем дә шулай булганы бар.

- Анысы шулай инде аның, бу начар китапны бер як читкә ыргытасың да, шул ук өмет һәм дәрт белән икенчесен кулга аласың. Ә бит гашыйк булып һәм омстлоноп өйләнгән кызың шулай начар бер китап булып чыкса, ни эшләрсең, ә? Тормышта бит мондыйлар тулып яталар. Ярый ла, сиңа начар китап эләкмәгән. Хәзер шуны рәхәтләнеп укыйсың да, укыйсың!.. Сиңа Сәйфи, яхшы күңелле, саф кыз очраган. Мәгъфурәдә* Зыя Камалинең тәрбиясе сизелеп тора. Син бәхетле, Сәйфи.

Минем кебек назланып, чәчкәдән чәчкәгә оча торган шаян күбәләкләр алар, күзләре тонып, кайсыбер чакта, шайтан таягы чәчкәсенә дә барып куналар... Менә сиңа матур чәчкә!.. Әйе, кайсыбер чакта син кайсыбер китапны бик мавыгып укып та чыгасың. Ләкин аның мөндәрәҗәсенә начар идея салынган була. Әгәр дә уң белән сулны бик нык аерырлык кабилиятең булмаса, ул китаптан файда урынына зыян күргәнеңне сизми дә каласың. Менә сиңа яхшы китап! Давай, ташлыйк бу әңгәмәне. Әйдә, укы, яңа нәрсә яздыңмы? Шуннан мин укырмын.
* Мәгъфурә - Зыя Камалинең Сәрвәретдин исемле энесенең кызы, яшьтән Камали гаиләсендә тәрбияләнә, белем ала. Минем тормыш иптәшем, укытучы.
Элек мин аңа үземнең "Сәрмәкәй" дигән яңа балладамны укыдым. Аннан соң, Бабич Тазазил"нең зурайтылып, кайтадан эшләнгән вариантын сөйләде. Сөйләде, димен, чөнки Бабич искиткеч хәтерле бер кеше.

Шуңа күрә дә, ул бер вакытта да үз әсәрләрен кәгазьгә карап укымый. Хәтта иң зур әсәрләрен дә хәтердән генә сөйли иде. "Газазил" турында сүз кузгалгач, минем хәтеремдә бик нык сакланып калган берничә моментын язмыйча калдырасым килми. Бабичнең 1922 елда Казанда чыккан сайланма бер томлыгында басылган "Газазил"нең азагына Галимҗан Ибраһимов: "Газазил"нең беренче бүлеге шуның белән тәмам. Икенче бүлек хәзергә кулда юк әле. Аның эчтәлеге, соңгы сүзләреннән аңлашылганча, Иблиснең юбилеен тасвирлаудан, шагыйрьнең анда күргәннәрен докладтан гыйбарәт булачак", - дигән искәрмә биргән.

Анысы, әлбәттә, шулай. Ләкин ул юбилей тантанасы кайчан, кайда һәм ничек булачак? Мәсьәләнең менә бу ягы беркемгә дә билгеле түгел. Бабич "Газазил"не укып чыккач, аның дәвамы ничек булачагы турысында шагыйрьнең үзе белән сөйләшеп утырдык, һәркемнең хәтерендәдер, балладаның азагы Бабичнең дию пәриенә атланып, Каф тавы артына, Иблиснең юбилеена китүе белән тәмам була. Бабич менә шуннан кайткач, доклад ясап, хисап бирергә вәгъдә итә.

Бабич бу балладаның икенче өлешен яза алдымы, юкмы, анысын белмим. Ләкин аның эчтәлеге, Бабич үзе әйткәнеңчә, реаль тормышның революциядән соңгы вакыйгаларын тасвирлауга багышланачак иде.

Шул вакыт гостиницадан чыгарга әзерләнә башлагач, Бабич Фатих Әмирханның хикәяләр җыентыгына игътибар итте. Аны бик тизлек белән минем кулымнан тартып алды да, актара башлады. Аннан, күзләрен китаптан тәрәзәгә күчереп, уйга калды. Шуннан, китапны кире миңа сузды һәм тәти тапкан балаларча шатланып:

- Капты, малай, Фатих Әмирхан "Кармак"ка, дип, тиз генә көндәлек дәфтәрен алды да, нәрсәдер язып куйды һәм түбәндәгеләрне укыды:

Бу Фатих "мыскыл" бабында һәм Әмир һәм хан хәзер. Иркә мәхдүмнең багында Күп чәчкә корыган хәзер.

- Фатих Әмирхан турында бер тапкыр эпиграмма яздың бит инде. Икенче тапкыр язып, аңардан үч алмакчы булдыңмы? - димен мин, Бабич шул юлларны укыгач. Минем бу көтелмәгән сүзләремнән соң ул берникадәр аптыраган сымаграк булды.

Аннан соң, уйланып елмайды да:

- Әмирхан ул чакта мине чынлап та мыскыл итте. Ләкин үч алу турысында минем башыма кереп тә чыкканы юк. Тегесе - элекке Әмирхан турысында иде, монысы - хәзерге Әмирхан хакында, - диде, бик җитди рәвештә.

1916 елда Бабич "Көлке капчыгы" җыентыгына Әмирханның да хикәяләрен керткән иде. Җыентык басылып чыккач, Фатих Әмирхан үзенең хикәяләрен рөхсәтсез алган өчен, Бабичне тиргәп һәм судка бирү белән куркытып, газетада язып чыкты. Бу очракта, мин шуңа ишарә ясаган идем. Ләкин Бабич минем шаярып әйткән бу төртмә сүзләремне бик җитди рәвештә кире какты.

Бабич турындагы истәлекләрне йомгаклауга таба барам. Ләкин Бабичнең бер соравына алдашып җавап бирүем турында ничек итеп сүз башларга белмичә утырам. Чөнки ул җавап үзе бик кыска булса да, аңа бәйләнешле вакыйгалар катлаулы һәм аңа катнашкан кешеләрнең язмышлары бик кызыклы.

Шулай булса да, бик озак уйлагач, мин бу хакта язарга булдым. Әгәр дә бу кешеләр хәзерге көндә үзләре терек булсалар, бу хакта гаҗәп бай һәм кызыклы истәлекләр язган булырлар иде. Ләкин алар юк инде. Менә шуңа күрә дә, минем шул турыда язачак истәлек һәм төсмерләүләрем хәзергә бу мәсьәләне яктырту юнәлешендә бик бәләкәй генә булса да, бер ачыклау булыр дип уйладым.

Без Бабич белән әнә шулай әңгәмәләшеп беткәч, урамга чыктык. Менә шул вакыт Бабич әллә кайчан миңа әйтергә тиеш булган кызыклы яңа бер хәбәрне хәтерләгән һәм белдергән сымак итеп:

- Кара әле, мин бит сиңа әкәмәт кызык бер хәбәрне әйтергә онытканмын. Безнең теге большевиклар комиссары булып киткән Салах Атнагулов мөселман комиссариятының акчасын урлап качкан икән, дип бөтен Уфа гөр килә бит, малай, чынмы икән? - диде.

Әгәр дә Гафури бу турыда миңа искәртеп куймаса, мин, аны-моны уйламыйча Салах Атнагуловның безнең авылда булуын һәм Бәләбәй ягына таба киткәнлеген сөйләп тә ташлаган булыр идем. Шунлыктан, мин үзем өчен сер булган бу эш турында алдашудан хәерлесен уйлап таба алмадым бу минутта. Шуңа күрә дә:

- Мин бит, синең кебек, Салах белән биш-алты ел бергә укымадым. Шул сәбәпле, аның караклыгы турында да кистереп кенә әйтә алмыйм. Хәзер бит кешегә бәлане төкерек белән дә ябыштыралар. Мырзалар яки берәр мөртәт социалист уйлап чыгарган берәр нәрсәдер әле, шунда, - дидем. Минем бу җавабым Бабичкә бик ошады һәм аны канәгатьләндерде булырга кирәк. Ул, гадәттә, уйлаган чакта керә торган кыяфәтенә кереп, зур күзләрен тозырайтты да:

- Булырга бик мөмкин, малай. Җитмәсә тагын, башкорт егете турында. Мырзалар һәм мөртәт социалистлар хәзер башкортлар турында теләсә нәрсә сөйләргә мөмкиндер, - диде, нәзек һәм озын бармаклы кулын селтәп.

Ләкин, ничек кенә булмасын; Бабич үзенең бу соравы белән мине, шушы минутта, әйтеп аңлатырга, мөмкин булмаган рәвештә уңайсыз бер хәлдә калдырды. Әлбәттә, алар икесе дә бер мәдрәсәдә озак еллар бергә укыган егетләр. Бабич Уфага кайткач та, алар "Ирек" тирәсендә бергә кайнаштылар. Ләкин хәзер аларның юллары аерылып киткән. Бабич Ырымбурга барып башкорт автоно-мистләренә кушылды да, большевикларга бик тискәре карый башлады. Ә Салах Атнагулов Уфа губернасы мөселман эшләре Комиссариятының мәгариф комиссары булып эшләде. Ләкин, шулай булса да, ул, кызыллар вакытлы рәвештә Уфаны ташлап киткән чакта, алар белән бергә чигенмәде. Бәлки эз югалтып, берүзе бер якка китте дә барды. Шундый буталчыкларга, каршылыкларга һәм серләргә бик бай булган заман иде бу чаклар...

Хәзер менә, шул юлларны язып утырган чакта, үз-үземә: "Әгәр дә мин шулвакыт Бабичкә дөрес җавап биргән булсам, ул моңа ничек караган булыр иде икән? - дип сорау бирәм.

Ләкин монда хикмәт Бабичнең бу хәлгә ничек каравы-карамавы турында түгел, бәлки бөтенләй икенче бер мөһим нәрсәдә. Чөнки Бабич белән булган шул очрашуга бераз вакыт узгач, мин Салах Атнагуловның кайда һәм нинди эшләр белән киткәнлеген, барысын да белдем. Тиешле оешмалар, кызыллар Уфадан чигенгән чакта, аны махсус бурычлар йөкләп, консператив максатлар белән, чехларның тылына калдырып киткәннәр. Минем "Хәтердә калган минутлар" китабымда язылганча, шул көннәрдә Уфага килеп чыгуым, Салах Атнагулов өчен күктән төшкән теләкнең җирдән табылуы булып чыккан. Бу турыда башкортлар исемлеге буенча Учредитель-ное Собраниегә депутат булып сайланган Җиһанша Абдюшев миңа азактан, сер итеп кенә менә нәрсәләр сөйләде.

...Салах Атнагулов шулай чехларның тылында торып калгач, теләсә нинди юллар белән булса да, иң беренче нәүбәттә башкорт буржуаз автономиячеләре арасына барып керергә һәм аларның ышанычларын казанырга тиеш булган. Ә моның өчен, аңа иң элек Зәки Вәлидине күрергә һәм аның ризалык фатихасын алырга кирәк булган. Менә шуның өчен дә, Салах Атнагулов безнең авылдан киткәч, нинди юллар беләкдер Самарага барып чыккан. Чөнки большевиклар тарафыннан куылган Учредительное Собраниенең депутатлары шул көннәрдә Самарага җыйналышып, аның эшен яңадан аякка бастырып, Советка каршы көрәш башларга маташалар иде. Учредительное Собраниенең депутаты һәм башкорт буржуаз хәрәкәтенең бер җитәкчесе буларак Зәки Вәлиди дә әнә шул собра-ниене кайтадан терелтү өчен Самарага килгән булган икән.

Салах Атнагуловның планнары алдан уйлаганча барып чыккан. Җиһанша Абдюшев Салах Атнагулов белән Зәки Вәлиди арасында алып барган сөйләшүләрдә бик оста итеп башкодалык ролен башкарган. Менә шуның нәтиҗәсендә, Зәки Вәлиди Салах Атнагуловка ышанган һәм таныклык биреп, үзенең тарафлары арасына эшкә җибәргән.

Бу вакыйганың шулай булганлыгын инде соңгы еллардагы документлар тулысынча расладылар. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов 1922 елда Бабич шигырьләренең сайланма бертомлыгына язган баш мәкаләсендә: "...Ул вакытта Башкортстанда идән асты хезмәтендә Салах Атнагулов, Муллаҗан Халиков һәм башка күп иптәшләрнең сүзләренә караганда, башкорт автономиячеләренең Колчак белән йөргән дәверендә Бабич ачыктан-ачык сул канатта булган. "Без башкортны саттык" дип каһәрләнеп, әрнеп совет ягына чыгарга димләгән", - дип язды.

Шуның өстенә Кәрим иптәш Иделгужин дә үзенең 1926 елда басылып чыккан "Башкорт хәрәкәтләре" исемле китабында Салах Атнагуловның башкортларны большевиклар белән килештерү юлында ике арада вәкил булып йөргәнлеген язып, Абдюшевның миңа сөйләгәннәрен раслады.

Менә шуңа күрә дә, мин хәзер үз-үземә: "Әгәр дә Бабич Салах Атнагуловның башкортларны большевиклар белән килештерер өчен Галимҗан Ибраһимовлар тарафыннан җибәрелгән бер кеше икәнлеген алдан белсә, бу, элекке комиссарга карата нинди юл тотар иде икәң?" - дигән бик табигый булган сораулар бирәмен. Хәзер, әлбәттә, бу кешеләрнең үзләре белән сөйләшеп, мәсьәләне ачыкларга бернинди дә мөмкинлек юк. Ләкин шулай булуга карамастан, хәзер без Бабичне "Без ник кызылларга кушылдык" - дигән мәшһүр хитапнамәне шулай бик кыска вакыт эчендә язарлык бер хәлгә китерүдә әнә шул Салах Атнагулов кебек кешеләрнең хезмәтләре зур булгандыр, дип әйтәсе килә.

1985 елда миңа бер яшь туганым, Башкортстанның атказанган укытучысы, Бәләбәй педучилищесында күп еллар эшләүче Т.И.Әминевтән зур конверт килеп төште. Ул хатка үзенең урындагы "Алга" исемле газетада чыккан зур мәкаләсен җибәргән иде. Бу бик кызыклы мәкалә "Галим, журналист, мәгариф комиссары" дип аталган. Мин аны бик зур кызыксыну һәм канәгатьләнү белән укып чыктым. Бу мәкаләнең басылып чыгуына чиксез шатландым. Бу хезмәтен ул өлкә газеталарында, обком рөхсәт итмәү аркасында, бастыра алмады. Ә инде Бәләбәйдә басылып чыккач, авторга да, газет редакциясенә дә авыр сүзләр ишетергә туры килде. Автор мәкаләсен зур галим, талантлы журналист, мәгариф эшмәкәре, якташыбыз Салах Атнагуловка багышланган. Аның кызыклы, авыр, катлаулы, зур, ләкин кыска тормыш юлын бик җылы һәм фактларга таянып дөрес тасвирлый, ә аның тормышы, эше турында язганда, әлбәттә, 1918-1919 еллардагы вакыйгаларны үтеп китә алмый.

Бүген, бу буталчык заманда, дөньябызның асты өскә килгән бер чорда, тарихыбызны чүплеккә ыргытырга тырышучылар, яки бозып, хәзерге көннәргә ярашлы итеп күрсәтергә омтылучы кешеләр саны күбәйсә дә, тарих белән сак кылану хәерле булыр иде, минемчә. Тарихыбызны сызып кына ташлау мөмкин булмаячак.

Т.И.Әминев иптәш Ш.Бабич кайнап яшәгән чорны бик дөрес биргән, дип таптым мин.

Ләкин шушы очрашуның соңгы һәм үкенечле бер күрешү булып калырга мөмкинлеге турысында башыбыз тирәсенә дә китереп чыгармадык без бу минутларда. Хәтта, шул сөйләгәннәрдән тыш, тирә-ягыбызда булып яткан хәлләр һәм мәсьәләләр турында да сөйләшмәдек без. Димәк, карашлар, булып яткан хәлләр һәм эшләр буенча да, бәхәсләшә торган мәсьәләләр булмагандыр инде күрәсең, ул чакта безнең арада.

Шулай гына да түгел әле, ул миңа ни өчен шулай дуслык күзе белән карагандыр, анысын мин хәзерге көндә дә белә алмыйм. Ләкин ул чакта мин үземне аңа янәшә торып, бәхәсләшергә хаклы бер шагыйрь итеп исәпли алмый идем. Чөнки бу вакытта инде Шәехзадә Бабич Агыйдел ярында басып торган мәһабәт шигъри бер тирәк булса, мин әле Дим буендагы яшь бер тал сымак кына идем. Шуңа күрә дә, без бер-беребезнең хәленә һәм язмышына шулай табигый бернәрсә итеп караганбыздыр инде, күрәсең. Әмма шунысы миңа билгеле ки, без икебез дә эчкерсез, саф күңелле, яңалыкка, аң-белемгә омтылучы, чын шагыйрь булырга хыялланып яшәүче адәмнәр идек.

Шулай сөйләшкәннән соң, мин Бабичне, кире "Нур" гостиницасына илтеп куйдым. Бу чакта Бабич авырып та йөргән икән әле. Аны Гайнулла Гыйрфанов врачка күрсәтергә булды. Без урамга бергәләп чыктык. Аерылышкан чакта, Бабич кулларны кыскан хәлдә:

- Вакыт иркенрәк булса, мин синең белән тагы да бер тапкыр авылыгызга барып килергә иренмәс идем. Теге әкият 11 эм җыр капчыкларының барысына да аермыйча сәлам әйт. Теге дәрвиш Җамалетдин белән дә ара өзелде. Әллә кайда йөри мескен тургай. Миңа хәзер ашыгыч рәвештә моннан Чиләбегә китәргә кирәк. Ләкин без анда да озак тормаячакбыз. Әгәр дә көтелмәгән хәлләр чыгып, эшләр үзгәрмәсә, тиздән Ырымбурга күчеп китәргә тиешбез. Шунлыктан, адрес бирмим. Ырымбурга баргач хат язармын. Кара, онытма, Уфа хәлләрен язып тор, - диде.

Ләкин шуннан соң мин Бабичтән хат алганымны хәтерләмим. Бары тик "Башкорт" газетасында:

"Дулкын" дигән түгәрәк дулкынлана башлады, матбугатка мөбарәк ике китап ташлады. Берсе - "Яшь Башкортстан", берсе -"Башкорт моңнары". Бабич белән Габитнең чыккан "Шатлык җырлары" дигән игъланнарын күргәч, аның шигырь җыентыгы чыкканлыгын белдем. Күптә үтмәде, Бабич "Галия"гә укырга килүче шагыйрь Төхфәт Ченәкәй артыннан сәлам әйтеп һәм шушы китапны бүләк итеп җибәрде. Бу җыентыкны 1935 елда Булат Ишемгулов файдаланып торыр өчен генә алып торган иде. Ләкин кайтарып бирмәде, югалтты.

Безнең бу очрашуыбызда хәзер чамасыз күп вакыт узып китте. Бу арада, төрле һәм катмарлы сәбәпләр аркасында, Бабичнең язмышы да күп төрле һәм, хәтта, каршылыклы хөкемнәргә очрады. Данлыклы исеме ничә еллар буенча катлаулы карарлар белән бастырылып куелды! Ләкин аның зур талантын, гүзәл иҗатын беркем дә инкарь итә алмады.

Халкыма яхшылык эшлим дип, хаталык белән гөнаһка төшкән саф күңелле кешеләр бервакытта да адвокатлар ярдәменә мохтаҗ түгелләр. Шуңа күрә, андый язмышны башыннан кичергән, бик сирәк очрый торган талантлы һәм саф йөрәкле Шәехзадә Бабич хәзерге көндә ике тугандаш халкыбызның уртак шагыйре буларак әдәбиятыбызның түрендә үзенең хаклы урынын алды. Бик кыска гына балкып калган гомере эчендә иҗат иткән әсәрләре энҗе бөртекләре кебек мәңгегә югалмаслык булып үзенең кыйммәтен төшермичә киләчәк буын кешеләренә барып җитәчәгенә мин чын күңелемнән ышанам һәм шатланам. Безнең Хәсән Туфан белән бергәләп башкарырга хыялланып йөргән эшебез бар иде. Менә шул изге теләгебезне тормышка ашыру өчен, вакыт килеп җитте шикелле.

Шул максат белән, 1974 елның май аеның урталарында, Хәсән Уфага килеп төште.

Ике атна чамасы без аның белән яшьлегебез дөньясында яшәдек. "Галия" мәдрәсәсендә укыган чакта яратып йөргән китап магазиннары урнашкан биналарны эзләдек. Берничә тапкыр "Галия"гә дә барып килдек. Аның таштан ясалган баскычларына басып өске катка күтәрелдек. Үзебез укып йөргән класс бүлмәләрен карап, анда утырып, тәрәзәләреннән урамга күз салып, калган эзләребезне күзләгәндәй, бергә укып йөргән көннәрнең гүзәллеген, шәриктәшләребезне, остазларыбызны күз алдыбызга китерергә тырыштык. Бу бик татлы минутлар иде. Зыя Камали тарафыннан төзелгән бина әле һаман һәйкәл кебек тау башында басып тора, һаман кешеләргә хезмәт итә. Ул шундый нык, яхшы итеп салынган ки, әле тагын бик-бик күп еллар шулай мәһабәт килеш, безнең яшьлегебезнең кадерле истәлеге булып, безнең тарифыбыз, культурабызның бер өлешен эченә алып, тирә-якның игътибарын үзенә тартып яшәвен дәвам итәр... Бәлки, киләсе буыннар шунда калган безнең бик тыйнак эзләребезне дә күрер...

Бабич белән 1918 елда икәүләп барган Г.Ибраһимовның фатиры урнашкан йортны да барып карадык. Ул йорт һаман исән әле. Тик аның парадный ишеге генә нык итеп кагылып, ачылмаслык итеп ныгытылган. Ә теге чакта без аны Г.Ибраһимовның ачкычы белән ачып кергән идек... Бу Пушкин урамындагы 84 санлы йортны мин тарихи музей итеп яшәтер идем, чөнки анда бөек язучыбыз Г.Ибраһимов яшәгән, шунда иҗат иткән.

Шәехзадә шигырьләренең тәэсире безне Уфа урамнарында күп йөртте. Бөтен шәһәрне шаулатып, Бабичнең чыгыш ясаган "Офицерлар клубы", "Мырзалар собраниесе" урнашкан биналар янында бик озак басып тордык. Бу сәяхәтләребезне без иртәнге чәйдән соң ясый идек. Бер-ике сәгать йөреп кайткач, үзебезнең төп эшебезгә баштанаяк чума идек. Ә ул - Ш.Бабичнең 1922 елда Галимҗан Ибраһимов редакциясендә Казанда басылып чыккан "Шигырьләр мәҗлирасе"н уку, анда киткән хаталарны төзәтү иде. Бу кыйммәтле китап Ш.Бабичнең төрле елларда, төрле басмаларда чыккан әсәрләрен эченә ала. Бу шигырьләрне туплау эшендә бик күп язучылар, шәкертләр, укучылар, гомумән, интеллигенция катнашты. Күп кенә әсәрләр кул белән күчерелеп җибәрелгәнгә күрә, хаталар да күп киткән. Бу китап Хәсәндә дә, миндә дә сакланган. Ул үзендәгесен Уфага алып килгән. Хәсән үзенең, ә мин үземнең китапны ачып, укый башладык. Уку вакытында бер кызык хәл ачыкланды. Күп еллар үтүгә карамастан, без икебез дә Шәехзадәнең байтак шигырьләрен һаман яттан беләбез икән, ләбаса. Шуларны күңелдән сөйли алуыбыз безне сабыйлар кебек шатландырды.

Китапны соңгы битләренә кадәр укып, Хәсән үзенең бик яратып яза торган яшел карасы, ә мин кара каләм белән үзебез тапкан хаталарны төзәтеп чыктык, барлыгы 145 хата төзәттек без. Китапның соңгы битләренең берсенә мин шундый сүзләр язып куйдым: "Х.Туфан белән шушы биткә чаклы укып, 145 хатаны төзәттек. Моннан соң Бабичнең шигырьләре шул төзәтмәләр буенча гына бастырылып чыксыннар иде" - 31 нче май, 1974 ел.

1985 елның 20 декабрь көнендә миңа Казаннан бер хат килеп төште. Анда шундый юллар бар: "...Сез икегез бу китапны карап, тикшереп, төзәтеп чыккансыз. Бик рәхмәт, зур рәхмәт сезгә! Без киләчәктә шагыйрьнең җыентыгын төзегәндә, сезнең киңәшләрне истә тотабыз..."

Безнең бик яратып, тырышып башкарган эшебез яхшы күңелле кешеләргә юлын тоткан бит! Димәк, без аны юкка гына эшләмәгәнбез... Бу сүзләрне язучы, галим Галимҗан Гыйльманов язган иде. Ә аның тарихы шулай. Хәсән дустым вафат булгач, аның архивын тәртипкә салу эше башлана. Бу эшне Хәсәннең яраткан, ихтирам иткән өметле укучылары - яшь язучылар башкара. Шунда Бабичнең безнең Хәсән белән икәүләп укып, төзәтмәләребез кертелгән китабы килеп чыга. Галим бу китапны кулына тотып, укып чыга да, ихлас куанып, шул шатлыгын уртаклашып миңа хат яза.

Галимҗан Гыйльманов 1990 елда Казанда Шәехзадә Бабичнең зур, тулы, бик матур төзелгән җыентыгын бастырып чыгара. Бу Бабичнең хәзерге көнгәчә дөньяга чыккан барлык китапларыннан үзенең бөтенлеге, бай эчтәлеге белән аерылып тора. Шуңа күрә, бөек шагыйрьнең образын, аның зур иҗатын тулы итеп аңлау өчен зур мөмкинлекләр ача. Галәмәт зур хезмәт бу!

Сукыр күзләремне лупа белән эшкә җигеп, китапны укып чыктым. Бик күп еллардан соң, дустым Шәехзадә Бабич белән күрешкән, сөйләшкән кебек сиздем үземне. Күңелемдә сакланган истәлекләр яңарып киткән кебек булдылар. Ләкин мин никадәрле генә эзләсәм дә, галимне ихлас шатландырган, уртак дустыбыз Шәехзадә Бабичнең истәлегенә багышланып эшләнгән ике карт язучының бик кечкенә генә хезмәтенә карата берничә җылы сүз таба алмадым, аңа урын табылмаган. Бу зур әһәмияткә лаек булырлык эш булмагандыр, ахрысы. Без бит ул кечкенә генә хезмәтебезне бик зур теләк белән, дустыбыз Бабичне искә төшерә-төшерә, яшьлек елларыбызны яңадан кичерә-кичерә, аның киләчәктә чыгачак китапларын күз алдыбызда тотып, аларда хаталар китмәсен өчен зур җаваплылык белән башкарган һәм бу эшебезне яшьлек дустыбызга соңгы истәлекле бүләгебез дип санаган идек.

Гомере бик кыска булуга кармастан, Шәехзадә Бабич халкына зур рухи азык бирә алырлык матур иҗади мирасын язып калдырырга өлгерде. Шул зур мирасны аның яшьлек дуслары саклап калган, ә бүген килеп яңа яшь буын галимнәре могҗизага тиң булырлык ясадылар, сакланып калган кадерле мирасны бер китапка туплап дөньяга чыгардылар, шуның белән бик кыйммәтле һәм кирәкле эшне башкардылар.

Ш.Бабич татар һәм башкорт халыкларының классигы, талантлы, тырыш улы буларак, әдәбиятыбызның һәрвакыт түрендә булачак. Аның катлаулы, авыр, кызыклы язмышы, зур матур иҗаты киләчәк буыннарга рухи азык биреп, күңелләрен үзенә тартып торачак. 1965-1991 ел. Уфа.
"Аргамак" журналы №№ 10, 11, 1994; № 3, 1995.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013