Бүген Әдипләр: Марсель Гыймазетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Марсель Гыймазетдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина
Марсель Гыймазетдинов
(1943-1993)
Гыймазетдинов Марсель Гыйлфан улы 1943 нче елнын 11 декабрендэ Менделеев (элекеге Бондюг) районы Бәзәкә авылында туган. Этисе Гыймазетдинов Гыйлфан шушы авылда 20 ел авыл Советы рэисе булып эшли. Колхозлар оештырып йори, беренче коммунист булла. Әнисе Гэзизэбарну ойдэ балалар үстерә. Марсель Гыйлфан улы мэктэптэ укыганда комсомол оешмасын житэкли, гел 5ле билгелэренэ генэ укып 10 классны тэмамлагач, Алабуга пединститутына укырга керэ, унышлы гына тэмамлап, Ык Тамагы авылында мэктэп директоры, сонарак районда интернат директоры, сонарак Батыр кул колхозы партоешма секретаре булып эшли. Аннан сон Тукай исемендэге колхозга рэис итеп сайлыйлар. Бу колхоз элек Кызыл йолдыз исемен йортэ, этисе Гыймазетдинов Гыйлфан узе тезегэн хэм шул колхознын беренче рэисе булып эшлэгэн булла. Гыймазетдинов Марсель Гыйлфан улы 1943 нче елнын 11 декабрендэ Менделеев (элекеге Бондюг) районы Бэзэкэ авылында туган. Этисе Гыймазетдинов Гыйлфан шушы авылда 20 ел авыл Советы рэисе булып эшли. Колхозлар оештырып йори, беренче коммунист булла. Энисе Гэзизэбарну ойдэ балалар устерэ. Марсель Гыйлфан улы мэктэптэ укыганда комсомол оешмасын житэкли, гел 5ле билгелэренэ генэ укып 10 классны тэмамлагач, Алабуга пединститутына укырга керэ, унышлы гына тэмамлап, Ык Тамагы авылында мэктэп директоры, сонарак районда интернат директоры, сонарак Батыр кул колхозы партоешма секретаре булып эшли. Аннан сон Тукай исемендэге колхозга рэис итеп сайлыйлар. Бу колхоз элек Кызыл йолдыз исемен йортэ, этисе Гыймазетдинов Гыйлфан узе тезегэн хэм шул колхознын беренче рэисе булып эшлэгэн булла. Кайчандыр миллионер колхоз булган бу колхоз сонгы елларны бик артка калган колхозлар рэтендэ булла. Менэ шушы артта калган колхозны 4 ел эчендэ Марсель Гыйлфан улы районда беренчелэр рэтенэ чыгарып, кучмэ байракны яулап ала. Аннан сон райбашкарма комитетында зам пред исполкома булып эшли. Кабинета утыра алмый, анын кунеле колхоз кырларга ашкына хэм ин артта калган Бондюжский совхозын сорап ала. Хэм Бер-ничэ ел эчендэ ботен курсэткечлэр буенча жинучелэр рэтенэ чыгып совхозны аякка бастыра. Колхозчылар беренче тапкыр зарплата алалар, эби-бабайларнын ойлэренэ ашлыгын китереп бирэлэр. Курше авылларны берлэштергэн совхоз буларак, авыллардан совхоз управлениясенэ, юк кына язу очен, барып йорунен унайсыз икэнен белеп яши Гыймазетдинов, Тат Чаллы авылыннан Мунайка авылын аерып, аерым колхоз ясый хэм анна Татарстан колхозы исемен бирэлэр. Бу колхознын житэкчесе итеп Марсель Гыймазетдиновны куялар. Авылга газлар кертеп, юллар салдырып, колхозчыларга йортлар салдырып эшлэп йоргэндэ 1993 нче елнын 19 апрель коне йорэге тибудэн туктый.
http://www.бизяки.рф/rus/giimazetdinov-marsel-gilfanovich

ТУГАН ЯКНЫҢ КИТМӘС КОШЫ

Без еш кына: "Шагыйрьлек—профессия түгел!"—дибез. Бәлки бу чыннан да шулайдыр. Ләкин, алай бик гади икән, нигә соң әле көндәлек эше итеп әдәбиятка хезмәт итү юлын сайламаган, чын мәгънәсендә әдәбият хадиме, телисез икән, әдәбият корбаны булырга теләмәгән кайберәүләр дә гомерләре буена "җыру" чыгаралар? Хикмәт шунда ки: әйе, шагыйрьлек профессия түгелдер, әмма ул, ышанып әйтергә мөмкин, күңел балкышы, әйләнә-тирәне үзенчә кабул итүнең гыйбрәтле бер билгесе, халәте рухиянең тәэссорат чишмәләре исән-сау икәнлеген искәртеп торучы тынгысыз кыңгырау буларак, һәркемне әсир, сәййәх итәргә сәләтле мог-җизаи бер көчтер, тылсым ияседер. Чыннан да, шигъриятнең "тозлы бал" тәмен татып караган, күкрәгендә "илһам камчысы"ның татлы эзләрен тойган кешеләр, гадәттә, аңарга—үтә дә нәзберек холыклы Ханымга—хыянәт итмиләр, дөресрәге, хыянәт итә алмыйлар. Чөнки ул синең бөтен барлыгыңны биләп ала; чөнки Иҗат—ләззәтле газап! Ф. М. Достоевский сүзләре белән әйтсәк, үз теләгең белән газап чигүдән дә бөегрәк ләззәт юк ул! Корифейлар өчен генә түгел, ә бәлки көне буе завод-фабрикаларда яки басу-кырларда тир түгеп кайтканнан соң җан сурәтен ак кәгазьгә төшерү өчен кулына каләм алган күп, бик күп әһле иҗат өчен дә бу изге хис таныштыр дип уйлыйм.
Бүгенге татар әдәбиятын менә шушындый Иҗат эшен икенчел шөгыле итеп яшәүче каләм ияләреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Миңа калса, алар татар әдәбияты күперен иңнәрендә күтәреп баручы үзәк баганаларга терәк булып хезмәт итәләр.
Марсель Гыймазетдинов—шундый иҗаткярләрнең берсе иде. "Шигырь язу минем һөнәр түгел" дисә дә, аның кулыннан каләме төшкәне юк. Ул—җир кешесе! Халык әйтмешли, ул кендеге белән җиргә берегеп үскән. Шигырьләре дә изге туган туфрактан шытып чыкканнар. Аның шигырьләре аяз иртәләр шикелле үтә күренмәле, саф, самими; авыл өйләре тәрәзәседәй якты өлгеле, ачык хисле шигырьләр дияр идем мин аларны.
Яз Кояшы җирдә.
Гөрләвекләр
Язгы ташкын булып йөгерә.
Якты көннең якты бизәкләрен
Алып була хәтта өлгегә...
Татарстан радиосыннан ясаган бер чыгышында ул үзенең иҗаты турында фикер йөртеп болайрак дигән иде:
—Мин Менделеевск районында колхоз рәисе булып элим. Билгеле инде, ярты гомерем басу-кырларда үтә. Яз уянып кына килгән бер мәлдәме, яисә җәйге иртә-кичләрдәме, йә булмаса көзгә кергәчме—кырлар түренә карап уйланып торасың да, ирексездән күңелгә шатлык хисләре тула һәм үзең дә сизмәстән: "Матур бу дөнья!"—дип куясьщ. Мондый чакларда тормышның, вак-төяк мәшәкатьләре бердән онытылып китә, иркен сулыш белән яшисе килә башлый. Һәм мин шул уй-хисләремне. кодрәтемнән килгәнчә, кәгазьгә төшереп барырга тырышам.
Ак кәгазьгә төшкән ак хисләр!.. Әйе. шундый бер мизгел өчен генә дә яшәргә ярый бу дөньяда. Марсель Гыймазетдинов моны яхшы аңлап яшәде. Әгәр ул:
Китәсем юк сездән аерылып,
Ишетәсезме, басу-кырларым!
Гомеремне сезгә багышладым,
Сезгә булсын туар җырларым,—
дип әйтә алган икән, монда бернинди дә арттыру юк, бу чыннан да шулай иде. Шигырьләре—монын ачык дәлиле. "Гомерен басу-кырларга багышлаган шагыйрьнең" җырларына ате башаклар шавы, тургайлар моңы килеп кушыла ("чыксам әгәр иркен басуларга, тургай җыры чыңлый колакта"); анда "буразналар кояш назлавыннан кара икмәк кебек күренә"; кырларда аның "йөрәккәе бәйгедәге аттай җилкенә" башлый. Ул тормышның, тәмен белеп яшәде, ул—оптимист иде.
...Ак томаннарга төренеп. 
Тездән чык ярып кайтам. - 
Сагышларым—якты сагыш—
Гомеремне озайта.
Кыскасы, Марсель Гыймазетдинов авыл тормышының бай палитралы сурәтен тасвирларга омтылды, авыл кешесе—игенчегә мәдхия җырлады.
Җырлады дигәннән, аның бик күп шигырьләренә төрле композиторлар тарафыннан матур-матур көйләр язылуның сере дә әнә шунда, шигырь нигезенә җыр хасиятләре салынуда түгел микән әле? Ни генә булмасын, без бүген Марсель Гыймазетдиновны бик күп популяр җырлар авторы буларак беләбез. Аның "Аккош канат кагына", "Килмисең син көлеп", "Язлардан алалмыйм күземне", "Туган якның китмәс кошлары без" кебек җырлары эстрада сәхнәсеннән төшми диярлек. Шагыйрь:
Язгы күкрәү кебек,
Яздай карый көлеп—
Эреп аксын салкын кышлары.
Без—җилкенеп очкан,
Зәңгәр күкне кочкан,
Туган җирнең китмәс кошлары,
Яз ясаучы китмәс кошлары,—
дип язган иде. Амин, нәкъ менә шулай, "туган якның китмәс җырчы кошы" булып, җирдә яз ясап яшәргә язды аңарга.
Наис ГАМБӘР
Казан утлары № 12, 2003.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013