Бүген Шиһабетдин Мәрҗани
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шиһабетдин Мәрҗани

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Шиһабетдин Мәрҗани
Альта Мәхмүтова
Шиһабетдин Мәрҗани

(1818-1889)

Шиһабетдин ибн Баһаутдин ибн Субхан ибн Абд-әл-Кәрим әл-Казани ал-Мәрҗани яңа стиль белән 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Татарстанның Арча районы Ябынчы авылында туа.

МӘРҖАНИ БӨЕКЛЕГЕН АҢЛАУ ӨЧЕН

Милләтебезнең горурлыгы - тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче, дини реформатор, исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына быел 190 ел тула. Безнең өчен - дөньяга оран салырлык вакыйга, олы дата. Ә чынлыкта төрки-татар тарих фәненә нигез салган шәхескә карата мөнәсәбәтебез нинди соң? Мәрҗанигә лаеклымы ул мөнәсәбәт?
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Ш.Мәрҗани исемен йөртүче тарих институты эшли. Шиһабетдин хәзрәт турында мәгълүмат энциклопедия һәм сүзлекләргә кертелгән. Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете эшләп килә. Хәтта Казанда аның исемендәге гимназия ачылды. Кабан күле яры буйлап сузылган берьяклы урамга, "Комсомольская" атамасы алынып ташлангач, Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде... Һәм вәссәлам!
Галим-голямадан тыш даирәләр Ш.Мәрҗанинең кем булуы, кылган гамәлләре, рухи мирасы, шәхесенең бөеклеге турында күпне беләме? Дөресен әйтик, җавап уңай түгел. К.Маркс, В.Ульянов ише чит-ят хыялыйларның тормышы, хәтта Б.Клинтон импичменты белән принцесса Диананың яшерен сөюе хакында да мәгълүматыбыз күбрәктер, ихтимал. Чөнки көндәлек матбугат үзебезнең олуг затларыбыз, бигрәк тә - күптән вафат булганнары турында, сирәк искә төшерә. (Алар шул инде: "Юбилеем якынлаша, берәр язма чыгарып булмасмы", - дип редакция бусагаларын таптап йөрми). Арада бары бер Тукайның гына үлгәннән соңгы язмышы замандашлары "көнләшерлек" булып чыкты - аны без барыбыз да ел саен искә төшерәбез, кимендә бер тапкыр! Безнең бит әле Мәрҗани, Батырша, Кандалый һәм башкаларыбыз да - мәңгелек, чын даһилар. Аларны да белик, алар белән дә хаклы рәвештә горурланыйк - чыннан да халык, чынлап торып бөек милләт икәнлегебезне аңларбыз.
Моннан бер еллар элек укучыбыз, пенсиядәге табибә Суфия апа Галиева редакциягә килеп: "Әллә оныталар, әллә Шиһабетдин хәзрәтләренең шәхесе хакында дәшмәү юлына махсус басалар..." - дип үзенең хәзерге татар мат­бугатыннан һәм дин әһелләреннән ризасызлыгын белдергән иде. "Махсус басалар", дигән фикер белән, билгеле, килешеп булмый. Тик шулай да Ш.Мәрҗанинең утыздан артык том хезмәтләре арасыннан әлегә кадәр (!) хәзерге татар имласында бер генә китап та дөнья күрмәгән булуы кайбер шөбһәләргә дә урын калдыра шул. Ә галимнең хакыйкый дәрәҗәсе турында бары тик аның әсәрләре белән танышып кына фикер йөртү мөмкин.
Дөрес, тарихчы галимнәр, дин тарихын өйрәнүчеләр Ш.Мәрҗани мирасы белән таныш. Шиһабетдин хәзрәтнең хезмәтләрен, эшчәнлеген һәм тормыш юлын татарлардан беренче булып икенче бер галим, мәгърифәтче һәм дин белгече Ризаэддин Фәхреддин өйрәнгән. Әле бүген дә Ризаэдцин казыйның Ш.Мәрҗани турында язып калдырган­нары иң абруйлы, объектив булып кала, чөнки алар икесе бер чорда, бер төрлерәк иҗтимагый-сәяси шартларда үскән һәм яшәгән шәхесләр. Фәхреддин язмаларыннан кайбер өзекләр - кызыксынучан укучыга "җим", тарихыбыз һәм шәхесләребез белән тагын да ныграк кызыксыныр өчен бик тә кулай форсат, сылтау ул. Текстларны гарәп имласыннан хәзерге татарчага галим Ә. Хәйруллин тәрҗемә итте.
Рузия САФИУЛЛИНА

Шиһабетдин Әбелхәсән Һарун бине Баһаведдин бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдетгәууаб бине Габделгани бине Габделкоддус Әл-Мәрҗани

Шәхесе
Мәрҗани хәзрәтләре Казан төбәгендә (хәзерге Әтнә районы. - Ред.) Ябынчы исемле авылда һиҗри белән 1233, милади белән 1818 елда, 7нче рәбигыль-әүвәл кичендә (милади хисап белән 9нчы гыйнварда) дөньяга килде. Шуңа күрә вафаты вакытында яше ай елы — һиҗри ел хисабы белән 74 тә була.
Һиҗри белән 1238, милади белән 1823 елның зөлхиҗҗә аенда анасы Хөбәйбә Габденнасыйр кызы вафат булды. Шуннан беркадәр вакытлардан соң укырга кереште. 21 яшендә гыйлем алу нияте белән Бохара шәһәренә сәфәр итте. Ошбу елның 6 нчы шәүвәлендә Бохарага барып керде һәм укырга кереште. Сәмәрканд шәһәрендә үткәргән ике елы белән ун ел булганнан соң, һиҗри белән 1265, милади белән 1848 елның 10 нчы рәҗәбендә Бохарадан чыкты вә шул елның 19 нчы шәгъбан көнендә Орск шәһәренә җитеп бер атна торды. Аннан Оренбург шәһәренә китте вә 12 нче рамазанда Казанга җитте һәм 13 нче рамазанда атасы яши торган Ташкичүгә кайтып керде.
Зөлкагдә аеның 14ендә Казанга килде. Беренче мәхәлләгә имам һәм мөдәррис итү теләге белән мәхәллә бае Ибраһим бине Гобәйдулла Юныс, үз өенә галимнәр җыеп, үз фикеренчә Мәрҗанинең гыйлемен Казан мөдәррисләреннән имтихан кылдырды (бу вакыйганың тәфсиле «Мөстәфадел-әхбар...»да телгә алына, Ит., 44-466.).
Ошбу вакыт Казан шәһәрендә беренче җамигь мәчет хозу­рында имам вә мөдәррис булып сайланды. Һиҗри белән 1266, милади белән 1849 елның 21 нче мөхәррәмендә Казанга күчеп килде вә мәдрәсәгә кереп шәкертләргә дәрес бирә башлады. Уфа шәһәренә барып Җәмгыяте шәргыя (Диния нәзарәте. -Ред.) хозурында имтихан кылды вә «имам җамигь, хатиб, өлкән мөдәррис» дәрәҗәсе белән указ алды.
Бохарадан кайтканнан соң, бу мәмләкәттә тау якларында сәяхәт итте. Бер-ике мәртәбә барып, Болгар шәһәренең хәрабәләрен зиярәт кылды. Борайга, Ханкирмәнгә, Хан урда­сына, Троицкига барды.
Һиҗри белән 1297, милади белән 1880 елда Хиҗазда йөреп, хаҗ кылып кайтты. Ошбу сәфәрендә янында йөргән хатирә дәфтәре алып тору юлы белән бераз көннәр кулымда торды. Шуннан файдаланып, «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән бер сәяхәтнамә төзедем. Бу эш һиҗри белән 1315, милади белән 1898 елда Казанда 29 биттә басылып таралды.
Һиҗри белән 1329, милади белән 1911 елның шәгъбанында Казан шәһәрендә булдым. Дамелла Галимҗан хәзрәт каберлеккә алып барды. Аллаһе Тәгаләнең хөкемен көтеп ятучы ахирәт мөсафирләренә зиярәт иттек. Шул җөмләдә Мәрҗани төрбәсенә дә бардык. Дога вә истигъфар кылдык. Аллаһе тәгалә кабул итсен иде.
Мәрҗани хәзрәтләре үзенең әһле вә әүлады, нәсел вә нәсәбе хакында «Мәстәфадэл-әхбар...»да озын язганлыктан, безнең сөйләвебезгә хаҗәт юк. Шулай булса да, кыска гына сөйләп үтүне кирәкле таптык. Язуларымның бавы булмаган кесә сәгатенә охшавыннан курыктым.
Беренче хатыны — Казан мөдәррисләреннән ахун Габденнасыйр бине Рахманколый кызы Фатыйма. Бу кыз Чистай өязе Әлмәт авылының Нигъмәтулла ишан тәрбиясендә (үги кызы) булганлыктан, Мәрҗани үзе әлеге авылга барып Казанга алып кайткан. Бу хатыны һиҗри белән 1267, милади белән 1851 елда вафат булды. Баласы калмады. [...]
Икенче хатыны — Казан кешесе Хөсәен бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай кызы Нәгыймә. Бу хатыны һиҗри белән 1287, милади белән 1871 елда вафат булды. Өченче хаты­ны — Казан кешесе Хөсәен бине Муса кызы Фатыйма. Һижри белән 1287, милади белән 1871 елда никяхланды.
Дүртенче хатыны — Буа шәһәрендә имам вә мөдәррис Габденнасыйр бине Мөхәммәд Әмин кызы Зөһрә. Бу хатыны үзеннән тол калды. Бу хатыннарга берсе вафат булганнан соң икенчесенә никяхлану юлы белән өйләнгән иде.
Мәхмүд исемле углы үзеннән элек, һиҗри белән 1303, милади белән 1885 елда 20 яшендә вафат булды. Моны Мәрҗани үзе гыйлем иясе булуы белән мактый.
Галия исемле кызы үзенең шәкерте Сафиулла бине Габдулла никяхында иде. Бу көндә вафат. Моның Нәгыймә исемле кызы Таһир әфәнде ибне Ильяс никяхында.
Хава исемле кызы Казан имамнарыннан Габдулла бине Габделкәрим (Апанай) никяхында иде.
Борһанетдин Мөхәммәд исемле углы алда сөйләнер.^

Кыяфәте

Мәрҗани хәзрәтләре олуг бәдәнле вә гүзәл йөзле, озын буйлы вә сирәк сакаллы, киң маңгайлы, мәһабәт вә горур, гадәттән тыш зирәк вә сабыр, аз сүзле, фикер иясе кеше була. Күңелдән ятлау көче мөкәммәл булып, мөнәсәбәт килгәндә «Тәфсир Бәйзави» вә «Мәдарик» һәм дә «Тәфсир кәшшаф», «Фәтхелкадыйр», «Һидая» вә «Ихья» кебек әсәрләрдән озын җөмләләрне күңе­леннән укыйдыр иде диләр.

Остазлары: вә шәехләре

Чит мәмләкәтләрдә булган остазлары вә шәехләре: Әбү Сәгыйдь Габделхәй, Баба Рафигь әл-Хөҗәнди, Ходайбирде бине Габдулла әл-Байсуни, Салих бине Надир әл-Хөҗәнди, Габделкадыйр бине Нияз Әхмәд өл-Бәшаури, Габделмөэмин бине Үзбәк әл-Әфшәнҗи, Гобәйдулла бине Ниязколый әт-Төрекмәни, Фазыл бине Гашүр әл-Гыйҗцувани, Мөхәммәд бине Сәфәр әл-Хөҗәнди, Мөхәммәд Шәриф бине Гатаулла әл-Бохари, Мазһар бине Әхмәд бине Әбүсәгыйдь әл-Һинди әл-Фарукый, Мирза Салих Әгъләм.
Болардан Габделкадыйр бине Нияз Әхмәд, Гобәйдулла бине Ниязколый, Мазһар бине Әхмәд әл-Һинди гыйлем тәсаувыфтагы шәехләре булып, башкалары — гыйлем Заһирдагы остазлары.
«Вафиййәтел-әслаф...»та Мәрҗани Әбүл-Мөхасин Мөхәммәд бине Хәлил әт-Траблиси әл-Кауыкчи тәрҗемәи хәлендә: «Вә лөһү иҗазәт ли вә ли-вәлиди Борһанетдин Әбүлгаббас Мөхәммәд фил-гайбәти би-җәмигый мүэәллә-фатиһи вә мәрвиятиһи», -- ди. Моннан башкаларның да шундый иҗазәтләре бәлки булгандыр. Садыйк Хәсән әл-Кануҗи дә иҗазәт язып җибәргән икән дип ишеттем.

Шәкертләреннән кайбер аерылып торганнары

Безгә мәгълүм вә исемнәре билгеле булган шәкертләреннән бәгъзеләре: Әбүбәкер бине Яһүдә (Шаһмирзада Коръән укучы), Бәдретдин бине Могыйнетдин (Шөгер авылыныкы, Басрада вафат), Борһанетдин бине Габдеррафигь (Шәпке), Борһанетдин бине Насретдин (казый), Хафизетдин бине Насретдин (Бәрәңге), Хәбибен Нәҗҗар бине Габделкяфи (Үтәк), Хөсәен бине Фәезхан, Ризван бине Әсәдулла (Итәвеш), Габбас бине Әшрәф (Төркиядә), Габделхәбир бине Габделваһһаб әл-Мөслими, Минһаҗетдин бине Әбүлмөгаллим, Габдеррахман бине Гомәр (Әстерханда), Габдеррахман бине Мөхәммәдшәриф (Оренбургта), Гобәйдулла бине Рәхмәтулла (Карлы), Гатаулла бине Габделлатыйф (Мөслим авылында), Галәветдин бине Әбүлмөгаллим (Мөслим авылында), Гыясетдин бине Хәбибулла (Казанда), Камалетдин бине Сәйфетдин (мәшһүр Коръән укучы), Мөхәммәд Шакир бине Хәсән (Казанда имам), Нурелгаян бине Гайнелкамал (Каран авылында), Хуҗа Әхмәд Мозаффари (Казан шәһәрендә) вә баш­калар.

Язган китаплары

Безгә мәгълүм әсәрләре болар: 1. «Хәзамәтел-хәваши ли-изахәтел-гаваш» («Тәүзыйх» хашиясе). 2. «Әл-хаккел-мөбин фи мәхасин әүдагыд-дин». 3. «Хаккел-мәгьрифәти вә хөснел-идрә-ки би-ма ялзәме фи вөҗүбил-фитри вәл-әмсаки». 4. «Әл-хикмәтүл-балигатил-җәннияти фи шәрхил-гакаидил-хәнәфият». 5. «Әт-тарикатил-мөслә вәл-гакыйдәтел-хөснә». 6. «Әл-газбел-фурат вәл-маэз-зөлалән-нәкыйгъ ли-гыйлләти рәвамел-әбраз ли-әсрах шәрхе Җәлал». 7. «Әл-фаваидел-мөһиммә». 8. «Мөстәфадел-әхбар...». 9. «Мәшаригыль-ысул вә мәшарибел-фөсуд». 10. «Назурә-тел-хак фи фарзыятил-гыйшаэ вә ин ләм ягыйбеш-шәфәкъ». 11. «Вафиййәтел-әслаф... мөддимәсе». Болары — басылганнары, «Мөстәфадел-әхбар...»дан башкала­ры гарәп лисанында.
Басылмаган әсәрләреннән «Тәзкирәтүл-мөниб», «Вафиййәтел-әслаф...» исемле китаплары бар. Бу соңгысы зур әсәр, беркадәр томнардан гыйбарәт. Үзе төзегән җомга вә гаед һәм дә никях хотбәләре «Мөстәфадел-әхбар...»да телгә алынган.
Монда телгә алынганнан башка әсәрләре вә хосусый бәхәсләр хакында мәкаләләре күп. Бәгъзеләре китаплары белән бергә басылган, бәгъзеләре үзенең кулъязмалары арасында саклана.
Мәрҗани әсәрләрендә аерым бер өстенлек булуы мәгълүм. Ул нинди дә булса бер мәсьәләне исбат итүдән гыйбарәт. Бик күпләрдә булган китап озайту, аннан-моннан күчереп җыю белән шөгыльләнү анда һич юк. Матбугатта басылган әсәрләре һәммәсе төзек һәм төзәтелгән. Без үзебез шулай дип таптык.
Мәрҗани хәзрәтләре Русия мөселманнары арасында барлыкка килгән тарихчыларның иң белгечләреннән һәм дә ошбу һөнәр белән мәшгуль булган галимнәрнең имамнарыннан санала. Моннан элек Русия мөселманнары арасында тарих гыйлеме белән шөгыльләнүче галимнәр булганлыгы безгә мәгълүм түгел. Гәрчә бабаларыбыз булган борынгы Болгар төрекләре вакытында Ягъкуб бине Ногман исемендәге бер затның Болгар хакында бер тарих китабы язганлыгы риваять кылынса да, әлеге китап дөнья йөзеннән югалып юкка чыкканлыктан, хәбәрләре соңгы гасырларга гына килеп җиткән вә шул җәһәттән китап белән язучысы барлык хөкемне алмаган.
Мәрҗани хәзрәтләрендә дини вә фәлсәфи гыйлемнәр буенча көчле бер булдыклылык булган кебек, тарих гыйлеменә нисбәт белән дә аның булдыклылыгы югары бер дәрәҗәдә иде. Моны исә бу турыда язган әсәрләре һәм төрле җирләрдәге бәхәсләре исбат итә.
(Бу урында Р.Фәхреддин Шиһабетдин хәзрәтләре язганнарга мөрәҗәгать итә. - Ред.) Казан шәһәре вә аның әтрафы «руслар тарафыннан басып алынганда, кальга эчендә сигез манаралы бер җамигь мәчет вә Таҗик ермагы дип танылган мәхәлләдә янә бер мәчет вә мәдрәсә бар иде. Галим вә габбасилардан кадер­ле кешеләр һәм Гали мәзһәбендәге сәедләр күп булып, аларның рәисләре изгеләрнең башлыгы дәрәҗәсендәге мелла Шәрифкол исемле бер зат иде. Әлеге мелла Шәрифкол Ислам ханнары вә мәмләкәт халкы каршында бигрәк тә хөрмәтле булып, хәтта рус кенәзләре Казан ханнарына илче вә хат күндергәндә мелла Шәрифколның үз исеменә хосусый хат вә бүләкләр җибәрерләр иде. Руслар шәһәргә һөҗүм итеп кергәндә, мелла Шәрифкол сугыш сафында һәлак булды.., Аксак Тимер хәраб итеп җимереп киткәннән соң, бу мәмләкәттә тәртип бозылды, аерылышу вә төрлеләнү барлыкка килде. Казан хөкүмәте аз гына куәт белән ошбу олуг мәмләкәтнең бер почма­гында нигезләнеп, бер-ике гасыр гомер сөрсә дә, тыштан рус­ларның һөҗүмнәре вә эчтән бердәмлек булмау хәстәлеге дәвам итеп торганлыктан, дәрмансыз булды, гыйлем әһелен тәрбия итеп китаплар вә тарихи әсәрләр калдырырга җитешә алмады, дип уйланыла. Уйлавымча, моның кебек эшләр бервакытны булса да, китап басу һөнәре булмаганлыктан, нөсхәләре аз булу сәбәпле вә Казан өстенә килгән бәлаләр аркасында бу аз нөсхәләр югалып, таралып беткән булыр. Казан шәһәрендә олуг бер китапханә булып, руслар тарафыннан яндырылып һәлак кылыну халык арасында сөйләнә».
Мәрҗани «Болгар халкы славян иде» дәгъвасында булган бер кешене күп дәлилләр белән кире кагып, Болгарның элекке халкы — финнар вә алардан соң — төрекләр булганлыгын дәгъва итә (Мөстәфадел-әхбар..., 1 җ.., 19-226.).
Мәрҗани хәзрәтләре башкорт кавеменең төрекләргә нисбәте булуы фикерендә торган. Бу хосуста тарихчылардан күп сүзләр күчереп, аларны кире кагып тормаган. Шул хәлне раслап китүе мәгълүм. Бу турыда үзенең шәкерте Хөсәен әфәнде (Фәезханов, иң сәләтле һәм булдыклы шәкертләреннән берсе. -Ред.) фикерен кабул итмәгән булса кирәк, чөнки Хөсәен әфәнде башкортларның фин кавеменә нисбәтле булуы турында фикер иткән вә Мәрҗани хәзрәтләренә җибәргән бер хатында: «Башкортларның фин кавеменә нисбәте булуында шөбһә юк», — дигән.
Моннан кырык-илле еллар элек файдалы әсәрләрдән вә мәгълүматлы галимнәрдән мәхрүм булган бер милләт эченнән Мәрҗани кебек олуг бер галим килеп чыккан, бөтен шүрлекләр, шкафлар китап белән тулган ошбу заманыбызда ни өчен Мәрҗаниләр килеп чыкмый?..
...Туры, дөрес җавап бармы, юкмы? Бу безгә мәгълүм түгел. Мәгълүм булган нәрсә шулдыр ки, моның кебек хәлләр ялгыз Русия исламнарына гына хас түгел, бәлки гасырлар вә кавемнәр өчен гомумидер, һәрбер кавемнең бөек адәмнәре шул кавем­нәрнең гыйлем вә фикер, хис вә мәгърифәт җәһәтеннән түбән дәрәҗәдә торулары вакытында килеп чыкканнар вә чыгарлар. Шул кадәр булган бу хәлләр — олуг инкыйлабларга мөкаддимә.
Ошбу язманы язып утырганда, почтадан «Әл-моктәтаф» мәҗәлләсен китереп бирделәр. Нинди мәсьәләләр бар икәнле­ген белер өчен кулыма алдым да актарырга керештем. Гаҗәеп туры килү буларак, безнең Мәрҗаниебез исеме очрады. Туктап, шул хактагы җөмләне укып чыктым һәм, язып килә торган бәхәсебезгә мөнәсәбәтле булганлыктан, бу җирдә күчерүне яраклы күрдем.
Бәйрүт шәһәрендәге Сүрия инҗил университетында гарәп гыйлемнәре остазы һәм «Грамматика һәм әйтемнәргә карата гарәпләрнең фикерләре» исемле олуг әсәрне язучы Җәбәр Зумәт җәнаблары «Әл-моктәтаф»та язган озын бер мәкаләсендә ошбу җөмләләрне телгә ала:
«Мин Европаның Русиягә караган Казан өлкәсеннән, татар галимнәреннән булган, галимнәрнең галиме Шиһабетдин бине Баһаведдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗани язган «Вафиййәтел-әслаф вә тәхиййәтел-әхлаф» китабын сатып алып укыдым. Мөгаен, ул әле һаман да сәламәттер һәм хәзер дә яшидер. Ул, чыннан да, үзенең кита­бын һиҗри белән 1293, милади белән 1875 елда язып, матур итеп тәмамлаган. Аның китабында Мисыр, Сүрия һәм Гыйрак галимнәре китапларындагы кебек сүзләр аз, сүз тезмәләре матурлап торылмаган һәм башка китаптагы тәгъбирләргә дикъкать бирелмәгән».
Сүзләре аз, мәгънәсе күп булган җөмләдә игътибарга лаеклы ике нокта бар. Берсе: «Вафиййәтел-әслаф...» гыйбарәсенең Гыйрак, Сүрия һәм Мисырда гарәп галимнәре тарафыннан язылган әсәрләр дәрәҗәсендә гүзәл булуын дәгъва кылуы; икенчесе: Мәрҗани хәзрәтләрен бу көндә сәламәт дип уйлавы.
Әүвәлге нокта үз гасырында гарәп гыйлемнәре галимнәренең олугларыннан саналган бер китап язучы тарафыннан бирелгән шәһадәт булганлыктан, бөтен Русия исламнары өчен горурланырлык бер эш. Соңгы ноктадагы ялгышлык гаебе Җәбәр Зумәттә түгел. Мәрҗанидә дә түгел, бәлки Мәрҗанинең халыклары, шәкертләре, иярченнәре һәм теләктәшләрендә, дөресрәге бездә. Без аның вафат булу хәбәрен дөньяга ирештермәгән, тәрҗемәи хәлен бастырып, дөньяның мәшһүр галимнәренә, билгеле, танылган китапханәләренә таратмаган, һич булмаса, гарәпчә матбугат аркылы игълан итмәгән хәлдә, чит мәмләкәтләрендә яшәүчеләр аның вафат булу хәбәрен ничек һәм нинди чара белән белсеннәр?! Мисырда «Хизбу Ватани», ягъни «Ватан партиясе»нең рәисе, «Әл-ливаэ», ягъни «Байрак» газетасының мактау кәгазе иясе Мостафа Камил Аурупада сәяхәт иткән вакытында кемнәрдә кунак булган, кемнәр белән автомобильдә утырып йөргән, нинди җәмгыятьләрдә нинди исемнәрдә нотыклар сөйләгән - ошбу хәлләрнең һәрберсен, хәтта бик күп вак хәбәрләрне дә тимер чыбык аркылы дөньяның читләренә кадәр ирештереп торучы агентлар Мәрҗанинең вафатын Мисыр һәм Сүриягә, Бәйрүт һәм Багдадка ирештерүдә саранлык кылмаган булырлар иде. Ләкин!.. Менә шушы «ләкин»нең аскы ягын язу һәм уңайсыз, һәм күңелсез. Морҗа ярыкларында өелеп ятучы тараканнардан аерылмаган хәлдә яши торган халыкларны нинди агентлар кайгыртып йөрсен...
Мәрҗани — Ислам дөньясының олуг галимнәреннән, һәрбер кавем һәм милләт үзләренең бөек адәмнәрен тезеп куйган вакытта шуларга каршы: «Менә безнең дә шундый кешебез бар!» — дип, һич тартынмый, шөбһәләнми күрсәтергә лаек булган укымышлыларыбыздан.
Без, халкыбызда булган көчле теләк сәбәпле, үз гомеребездә бик күп тәрҗемәи хәлләр һәм катламнар, тарих һәм мактаулы эшләр язылган, табигатебез ирешкән китаплар укыдык, Ислам галимнәре генә түгел, бәлки чит милләтләрнең мәшһүр адәмнәреннән беркадәрләренең тәрҗемәләре белән кыскача гына булса да таныштык. Бер-беренә каршы булган мәсләкләр һәм бер-беренә ут белән су кебек капма-каршы табигатьләр, фикерләр белән таныш булу сәбәбеннән күңелебездә бер иркенлек, һәрнәрсә хакында салкын канлылык, бер сүзгә дә ис китмәү, ачу килмәү, хәйран калмау хасил булды. Моны Аллаһе Тәгаләнең олуг бер мәрхәмәте итеп хисаб кылдык, ышану һәм мәсләкләрнең хата һәм савапларын белер өчен гадел бер үлчәү булып, шуннан файдалану юлларына кердек.
Мәрҗани хакында сүз сөйләсәк, бу эшебез ияртүчеләребезгә иярү һәм олуг адәмнәргә ярашу яки бәгъзе бер кешеләрнең ярамаган эшенә артык омтылу сәбәбеннән түгел. Мәрҗани әсәрләрен тикшереп, мәсләге белән тиешле дәрәҗәдә әшнә булсак та, Русиядә булган матбугатта Мәрҗани исемен башлап мактап телгә алучылар кемнәр булганлыгыннан хәбәребез юк, ләкин уебызга күрә бу турыда безнең каләмебез бик соңга калмаган булса кирәк. Бу эшебез үзебезнең мөстәкыйль һәм һичкем тәэсиреннән башка хәрәкәт итүебез хакында шаять дәлил була алыр.
Мәрҗани — Ислам динендә олуг бер галим һәм ихтирам кылынырга тиешле бер имам. Безнең дөньяда булган һәм Аллаһе Тәгалә хозурына алып барачак ышанычыбыз — ошбу. Шушы фикеребезне савап һәм хак дип беләбез, нинди җирдә һәм нинди генә урында булса да сөйлибез Һәм сөйләячәкбез. Бу хакта Зәеднең яратмавы һәм Бәкернең яратуы безнең өчен һич игътибарга алынган нәрсә түгел.
Оренбург. Һиҗри белән 1332, милади белән 1913 ел, 1 рәҗәб. л
1Әһле-әүлады - хатыннары, балалары.
2 Фәхреддинов Р.С. Болгар вә Казан төрекләре. - Казан, 1993. - Б.180

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН


Шиһабетдин Мәрҗани варислары

Күренекле татар тарихчысы, этнограф һәм рухани Шиһабетдин бине Баһаветдин Мәрҗанине, һич арттырусыз, галим-энциклопедист дип әйтергә мөмкин. Акыл ияләре Мәрҗанине, лаеклы рәвештә, олуг галим, акыл иясе дип атаганнар: «Үз чорының Платоны» (К.Насыйри), «татар Геродоты» (Җ.Вәлиди), «татар милли мәдәниятенә нигез салучы» (Г.Ибраһимов)...

Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани 1818 елның 3 гыйнварында Казан губернасының Ябынчы авылында, мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Бабасы чыгышы белән Күмерхуҗа авылыннан булган һәм, күченеп китеп, яңа авылга нигез салган. Тиздән гаиләсен дә үз янына, Кысна авылына алган. Баһаветдин хәзрәтнең күрше Таш-кичү авылында мәдрәсә ачуы һәм Шиһабетдин белән аның энесе Садретдинның шунда башлангыч белем алуы мәгълүм...

Ш.Мәрҗани күп балалы гаиләдә үсә. Абый-апалары — Гыймазетдин, Гафифә, Фатыйма, Садретдин1, Саҗидә, Кыяметдин, Дәрдәнә, Саидә, Галәветдин2.

Урта Азиянең бай китапханәләрендә белем өстәү һәм эшләү Мәрҗанидә тирән тойгылар калдыра. 1849 елда туган иленә кайтып һәм Оренбург «Мөселман руханилары җыенында» сынауны уңышлы үтеп, имам-хатыйб указы алуга ирешкәч, Шиһабетдин Казанның иң зур мөселман мәчетен җитәкли башлый. Укыту эше белән беррәттән, 1876—1884 елларда Казанның татар укытучылары мәктәбендә дә дин белеме дәресләре алып бара.

Югары белемле һәм мәдәниятле Мәрҗа-ни шәрыкче-галимнәр А.Казембек, В.Радлов, И.Готвальд белән аралаша башлый. Мөселман галимнәреннән беренче буларак, Казан император университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография» җәмгыятендә» гамәли әгъза була, үзенең укучысы Хөсәен Фәезхановның милли мәгариф реформасына кагылышлы фикерләрен яклап чыга.

Ш.Мәрҗанинең укучылары арасында Габделхәбир ибн Габделваһаб әл-Мөслими (Казакъстан белем йортларында укыткан), Хафизетдин ибн Насретдин әл-Барангеви (тарих һәм башка фәннәргә кагылышлы китаплар авторы), Хөсәен Фәезханов (галим, мәгърифәтче, Петербург университетында укыткан), Борһанетдин әл-Шабкави (Ш.Мәрҗанинең биографы, китапларын күчереп язучы), Җамалетдин ибн Габделатыйф әл-Тинчәли (тарихчы), Габделгалләм ибн Фәезхан (танылган татар язучысы, мәгърифәтче), Мостафа ибн Даут Чутай (шагыйрь), Шакирҗан ибн Әхмәтҗан Таһири ч (атаклы педагог, дәреслекләр авторы), Насретдин ибн Кәлимулла (китаплар авторы), Хәбибелназар ибн Мөхәммәткәфи-Эстәрли (тарих китаплары авторы, Әхмәтзәки Вәлидинең укытучысы), Габдрахман Гомәри (журналист, дәреслекләр авторы) кебек күренекле шәхесләр бар.
1 Садретдин — «Кояш» газетасы редакторы Зәкәрия Садретдиновның әтисе. Газета Казанда 191 2—1918 елларда чыга.
2 Галәветдин — атаклы татар язучысы Мәхмүт Галәүнең (1886—1938) әтисе.
Ш.Мәрҗанинең иҗади мирасы әһәмияте турында сүз алып барганда, аның күп санлы фәнни хезмәтләрен генә түгел, ә җәдитчелек тарафдарлары булган, милли мәгърифәттә, иҗтимагый-сәяси тормышта активлык күрсәткән укучылары эшчәнлеген дә күз алдында тотарга кирәк. Алар арасында Шиһабетдин хәзрәтнең дәвамчысы — Казанның 1 нче мәчет мәхәлләсендә хезмәт иткән Сафиулла Абдуллин да бар. Ул 1849 елның 25 декабрендә Сембер губернасы Буа өязенә керүче Кече Цильна авылында туа. Әтисе — указлы мулла Абдулла Шәмсетдинов. 70 нче елларда Сафиулла Казанга килеп «Мәрҗания» мәдрәсәсенә укырга керә, бераздан Шиһабетдин хәзрәт аңа кызы Галияне хатынлыкка бирә.

Мәдрәсәне тәмамлагач, Сафиулла 1880 елда туган авылында икенче мулла Вазыйфаларын башкаруга указ ала. Мәрҗанинең яшь, сәләтле дин белгече белән озакка аерыласы килми, 1 нче мәчет имамы итеп куярга ниятли. Мәчетнең икенче имам-хатыйбы урыны Мәрҗанинең бердәнбер улы Борһанетдинга (1882 елның 25 августында указ ала) тәгаенләнгән була.

Шиһабетдин Мәрҗанинең үлеменнән соң, Руханилар җыены Сафиулланы Казанга чакыртып ала. Борһанетдин Мәрҗани белән бергә Казанда бастырылучы Коръәни дини китапларның хаталарын төзәтү, гомумән, дини әдәбият эшчәнлеге алып барырга киңәш итәләр. Мөгаен, Ш.Мәрҗани ахун үлем алдыннан Руханилар җыенының бу карарын әзерләгәндә турыдан-туры катнашкандыр, чөнки үз улының сәламәтлеге начар булуын һәм «Мәрҗания» мәдрәсәсе традицияләрен дәвам итә алмаячагын яхшы белгән. Тугыз ел чит өлкәләрдә белем өстәгән С.Абдуллин Мәрҗани мәчетендә икенче мулла Вазыйфаларын башкаруга указ ала. Уртача реформаторлар вәкиле, сәүдәгәр Әхмәтҗан Сәйдашев белән тыгыз элемтәдә була, аның «Бәян-әл-хак» газетасына даими рәвештә мәкаләләр яза, Борһанетдин Мәрҗани белән уртак тел табуга ирешә — үзенә мәчетнең өлкән мулласы Вазыйфаларын йөкли.

С.Абдуллинның мөһим казанышы — «Мәрҗания» мәдрәсәсен мөселман мәгърифәтчелеге һәм хөр фикерлелек үзәге буларак яңадан торгызуы. С.Абдуллин — Ш.Мәрҗани мәктәбенең типик вәкиле. Ул дини фәннәрне укытканда да, дөньяви белем биргәндә дә иҗади якын килүне яклап чыга.

С.Абдуллин Казанда 1927 елда вафат була. Аның кызы Нәгыймә (Ш.Мәрҗани оныгы) «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәрык мәдәнияте белгече Таһир Ильясига кияүгә чыга. Сафиулла хәзрәт үлеменнән соң «Мәрҗани» мәчетендә диндарлык иткән бу галимнең кызы Наҗия Ильясова (халык язучысы Әмирхан Еникинең хатыны) Казанда яшәп, математика укытучысы була, Ш.Мәрҗани шәҗәрәсен төзи һәм Күмерхуҗа авылында Ш.Мәрҗани музее экспозициясен төзүдә зур булышлык күрсәтә.

Ш.Мәрҗанинең тагын бер шәкерте Габдулла Апанаев 1852 елның 15 мартында Вятка губернасының Малмыж өязенә кергән (хәзер Балтач районы) Сосна авылында, шушы төбәктә сәүдә итүче икенче гильдия Казан сәүдәгәре Габделкәрим Исхак улы Апанаев гаиләсендә дөньяга килә. Габделкәримнең (1840 —1892) төп яшәү урыны — Казанның Захарьевская урамындагы (хәзер — К.Насыйри) 1 нче Җәмигъ мәчете мәхәлләсе. Үзенең сабын заводы, кибетләре, йортлары була. Ә аның бабасы, 1 нче гильдия сәүдәгәре, сәнәгатьче Йосыф Исмәгыйль улы Апанаев (1770— 1840) әле 1806—1809 елларда ук татар телендә дини китаплар, уку әсбаплары нәшер итә торган типография тоткан. Үз чиратында, аның улы, ягъни Габдулланың туганнан туган бабасы Мәрҗанинең «Мостафател әл-әхбар» китабында, мәгърифәтче буларак, аерым очеркка лаек була... 1870 елда нәни Габдулла шәһәрнең иң алдынгы дини белем йорты исәпләнгән «Мәрҗания» мәдрәсәсенә йөри башлый. Шиһабетдин хәзрәт белән шәкерт арасында җылы, ихтирамлы мөнәсәбәт урнаша. Үлеме алдыннан Мәрҗанинең Габдулла Апанаев белән кече кызы Бибиһаваның (1871—1945) гаилә коруына фатыйха бирүе дә шуны ук дәлилләп тора.

Мәдрәсәне тәмамлагач, Г.Апанаев Төркиягә һәм Мисырга сәяхәт кыла. Дәрәҗәле татар сәүдәгәрләре сәләтле егетнең Печән базары мәхәлләсендә имам булуын тели. Руханилар идарәсендә имтихан тотып, Габдулла 1890 елның 15 декабрендә Печән базарындагы Юныс мәчетенең икенче мулласы Вазыйфасын башкаруга указ ала.

Габдулла мулла үз әтисеннән мирас булып калган милкенең күп өлешен мәчеткә тапшыра. Үз өен мәдрәсәгә бирә, сыйныфларны махсус җиһазлар, китаплар, дәреслекләр, төрле әсбаплар белән тәэмин итә. Укыту программасында дини һәм дөньяви белемнәрне аралаштыра. Мәдрәсәдә эшчәнлектән тыш, Г.Апанаев зур татар иҗтимагый оешмасы булган Мөселман хәйрия җәмгыятен җитәкли. Бу җәмгыять тырышлыгы белән балалар йортында гыйбадәтханә, амбулатория, һөнәр сыйныфы ачыла.

Габдулла Апанаевның йолдызлы сәгате — беренче рус революциясе еллары. Зирәк сәясәтче, сәләтле публицист, империя халыкларының милли-азатлык көрәше җитәкчеләренең берсе, Россиядәге «Мөселман иттифагы» дигән беренче мөселман сәяси партиясен оештыручы ул. Бу партиянең өч съездын да әзерләү һәм үткәрү чорында аның Үзәк Комитетына һәм Казан бюросына әгъза итеп сайлана, берьюлы ике комиссиядә эшли, «Азат» газетасының нәшире һәм редакторы була.

Г.Апанаевның активлыгы, әлбәттә, жандармерия тарафыннан да игътибарсыз калмый. Г.Баруди, С.Галиев, А.Казаков кебек үк, 1908 елда Волгоград өлкәсенә сөрелә.

1910 елда сөргеннән кайтып, Г.Апанаев кабаттан иҗтимагый тормыш үзәгендә кайный, Казан шәһәр думасының ирекле әгъзасы итеп сайлана, берьюлы дүрт комиссиядә эш алып бара.

Г.Апанаев большевикларның хакимлекне тартып алуларын, Учредительләр Җыенын таратуны һәм «Болак арты рес-публикасы»ның юк ителүен кискен тәнкыйтьли.

Татарларның запас батальоны 1919 елның 25 июлендә бунт күтәргәч, Габдулла Апанаев кулга алына. Аны контрреволюцион эшчәнлектә һәм Мулланур Вахитовны үтерүдә гаепләп, берничә кеше белән бергә, үлем җәзасына хөкем итәләр. Хөкем шундук гамәлгә ашырыла. Ш.Мәрҗани оныгы, Борһанетдин кызы Разия Әмирханова революциягә кадәр гимназиядә укый, аннан соң педагогик курслар тәмамлый, Үзбәк дәүләт университетында белем ала һәм Сәмәркандта рус теле, әдәбияты укыта. Өч бала анасы. Ире Гомәр Әмирханов (Фатих Әмирханның туганнан туган абыйсы) 1937 елда кулга алына.

Чит илләрдә дә балаларына лаеклы тәрбия бирә алган «халык дошманы» хатынының кичерешләрен күз алдына китерүе кыен түгел. Улы Морат Әмирханов, сугыштан соң демобилизацйяләнеп, Үзбәк дәүләт университетын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты укыта, Мәгариф министрлыгы инспекторы, мәктәп директоры булып эшли. Инфаркттан вафат була. Икенче улы Искәндәр Әмирханов Үзбәк дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый, Х.М.Мөштәри җитәкчелегендә фәнни эш белән шөгыльләнә, кандидатлык диссертациясен яклый. Казан дәүләт университетында «Математика» журналының җаваплы секретаре була. Казан химия-технология институтының механика теориясе кафедрасы доценты. Искәндәрнең кызы Гадилә дә КДУда — филология фәннәре кандидаты.

Даниял Әмирханов — Газиянең өченче улы, Урта Азия политехника институтын тәмамлый, Казан дәүләт технологик университетының җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасы доценты булып эшли. Даниялның өлкән улы Шамил Әмирханов Казан авиация институтын тәмамлый, техник фәннәр кандидаты, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет доценты. Кече улы Рәүф шулай ук КАИ тәмамлый, техник фәннәр кандидаты.

Борһанетдиннең өлкән кызы Мәрьям Агишеваның гаиләсе Урта Азия якларына килеп урнаша; Кузнецк шәһәрендәге Абдулла Агишев исемле фабрикант гаиләсенә кагылышлы булгач, тоталитар режимның бөтен «нигъмәтләрен» татый. Репрессияләнә. Өлкән кызлары Суфия Үзбәк дәүләт университетында геофакта белем ала, кандидатлык диссертациясен яклый. Суфиянең оныгы — кече кызының кызы Дилбәр Исханова — КХТИ тәмамлый, сәнгать белгече, фәннәр кандидаты, Суфиянең Марат Яушев атлы оныгы исә Казан медицина институтын тәмамлаган, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия.

Ш.Мәрҗанинең энесе Садретдинның оныгы Өммегөлсем Кәримова Ленин ордены белән бүләкләнгән. Ә Садретдинның оныгының улы Рөстәм Үтәмешов — отставкадагы полковник, авиация һәм ракета-космик техника профессоры. Мәскәү хакимиятенең фән һәм медицина техникасы фәнни үзәге директоры була. Аның улы Илдар — галография буенча техник фәннәр докторы, Гамәли фәннәр академиясе академигы, Медицина фәннәре академиясе академигы. Садретдинның оныгының оныгы, Өммегөлсем Кәримованың оныгы Оскар Васильев — физика-математика фәннәре кандидаты, Канаданың Калгари шәһәрендә яши. Саидәнең (Шиһабетдиннең сеңлесе) оныгының оныгы Рифат Бигаев та фән эшлеклесе — филология фәннәре кандидаты, инглиз һәм немец телләрен профессиональ дәрәҗәдә белә. Ә аның кызы Асия — физика-математика фәннәре кандидаты, Уфада яши. Рифат Бигаевның оныгы Кәримә дә физика-математика фәннәре кандидаты, бүгенге көндә Германиядә гомер кичерә...

Флюра ДӘМИНОВА,
ТР милли музее әдәби бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре

"Мәйдан" № 7, 2005.

МИЛЛИ ИДЕОЛОГИЯГӘ НИГЕЗ САЛУЧЫ

XIX гасырның икенче яртысында татар җәмәгатьчелегенең рухи үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләребезнең берсе, әлбәттә, күренекле дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, дини реформатор һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани булды. Шул чор татар дини-фәлсәфи фикере өлкәсендә ул—иң алдынгысы. XIX гасыр башында мондый дәрәҗәгә аның рухи остазы Габденнасыйр Курсави ия иде. XIX гасыр татар җәмәгатьчелеге өчен Ш. Мәрҗани—заман таләпләренә йөз тоткан талант иясе, Яңа тарихка нигез салучы.

Без европачыл протестантизм мисалында иҗтимагый үзгәрешләр аң, рухи кыйммәтләр өлкәсеннән башлана дигән концепцияне алга сөргән М. Вебер карашын хуплыйбыз һәм әлеге концепциянең тулысы белән Мәрҗани эшчәнлегенә дә каравын билгелибез. Мәрҗани, Яңа чор идеологы буларак, татар милләте аңында чынбарлыкны яңача аңлауга юл ача, Исламны да яңача шәрехләү кирәклегенә басым ясый, ә диннең хезмәткә мәхәббәт, намуслылык кебек гүзәл сыйфатларны тәрбияләүгә караган нигезләмәләре татар җәмгыятен алга җибәрүгә булышачагын ассызыклый. Гомумән алганда, XIX гасыр азагы—XX гасыр башы татар тормышында Мәрҗанинең дөньяви һәм дини башлангычны тыгыз берләштергән өндәмәләре яңарыш программасы ролен үти. Мәрҗанинең тормыш юлын һәм эшчәнлеген шартлы рәвештә ике этапка бүлеп карап булыр иде: дини-реформаторлык этабы (XIX гасырның 70 нче елларына кадәр) һәм мәгърифәтчелек этабы (XIX йщзнец 70-80нче елларда).

Шиһабетдин Баһаветдин бине Сөбхән бине Габделкәрим әл-Мәрҗани 1818 елда Татарстанның хәзерге Әтнә районындагы Ябынчы авылында туа. Аның әти-әнисе ягыннан бабалары танылган имам-мөдәррисләр нәселенә карый. Башлангыч белемне әтисе укыткан Ташкичү мәдрәсәсендә ала, үзлегеннән өйдәге китапханәдә дә белемен арттыра. Унҗиде яшендә исә шушы мәдрәсәдә укыта башлый һәм, фарсы теле дәреслегеннән канәгатьсезлек белдереп, үз дәреслеген яза.

Белемгә сусаган Мәрҗанине авыл мәдрәсәсе генә канәгатьләндерми. Ул чагында татар җәмгыятендә яшәп килгән гадәт буенча, Мәрҗани 1838 елда белемен дәвам иттерү өчен Бохарага китә. Тик Бохара элеккеге данлы Бохара булмый иңде. Һәм схоластик дин галимнәре тарафыннан ятлауга корылган укыту алымнары яшь егетнең күңелен кайтара. Ул мөдәррисләр алдына мәдрәсәдә реформалар үткәрү мәсьәләсен куя һәм, шушы максаттан чыгып, «Игълам-әбна-әд-дәһр би-әхвәли әһли Мәвараoн-нәһр» (Мавераннахр кешеләренең хәлләре турында замандашларга җиткерү.— Кулъязма сакланмаган.) исеме белән зур булмаган трактат яза, ләкин яклау тапмый. Мәдрәсәдәге белем бирү системасыннан риза булмыйча, ул, нигездә, белемен мөстәкыйль рәвештә күтәрә, кыйммәтле кулъязмалар сакланган китапханәләрдә шөгыльләнә башлый. Бай балаларын укытып, көн итү өчен акча таба.

Бохарада уку канәгатьләндермәсә дә, Мәрҗани өчен бу эзсез югалмый: ул биредә шул чорның алдынгы карашлы галимнәре белән таныша, мөселман белем бирү системасын үзгәртү зарурилыгы турындагы фикерен тагын да ныгыта.

1843 елда Мәрҗани Урта Азиянең борынгы мәдәни үзәге булган Сәмәрканд шәһәренә китә. Биредә ул «Ширдар» мәдрәсәсендә укый, танылган тарихчы, казый Әбү Сәед ас-Сәмәркандый (1848/49 елларда үлә) белән очраша. Әлеге галим Мәрҗанигә тарих фәне белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сәмәркандта билгеле бер дәрәҗәдә белем өстәгәч, Мәрҗани, ватандашы һәм рухи остазы Габденнасыйр әл-Курсави фикерләре белән якыннан танышу теләгеннән, аның «Мәҗмуга» хезмәтен кулына ала. Беренче мәртәбә ул Курсави кулъязмасын 20 яшендә укый һәм әлеге әсәр Мәрҗанинең реформаторлык һәм фәлсәфи карашлары формалашуына нык тәэсир итә (аерып әйткәндә, «иҗгаһад ишекләрен ачу» концепциясенә һәм мөтәкәллимнәр идеяләрен тәнкыйтьләвенә).

Мәрҗани үзенең беренче басма хезмәтен «Гыйрфат әл-хавакин ли-гыйрфат ал-хавакин» («Хаканнарнын танып-белүләре турында уч төбе кадәр мәгълүмат».)—Казан, 1864). Урта Азия төркиләре тарихына багышлый. Бу вакытта Мәрҗани, иске карашлы руханилардан аермалы буларак, мәдрәсәләрдә укыту системасына яңалыклар кертергә омтыла.

Унбер елдан соң Мәрҗани, яңа белем, яңа фикерләр үзләштереп, туган ягына кайта. 1850 елның 30 мартыңда аны Казанның җамигъ мәчетенә имам-мөдәррис итеп билгеләү турындагы указга кул куела. Әмма бу хәл Казан бае Ибраһим Юнысов җитәкчелегендәге бер төркем көнче муллаларга ошамый. Алар аның өстеннән Мөселман Диния нәзарәтенә шикаятьләр яза башлыйлар, аның исеменә пычрак ягарга омтылалар. Шушы әләкләр аркасында Ш. Мәрҗани берникадәр вакытка вазифаларыннан азат ителә—1854 елда тугыз айга, 1874 елда ярты елга эшеннән китеп тора.

Татар сәүдәгәре Ибраһим Юнысов белән Шиһабетдин Мәрҗани арасындагы киеренке мөнәсәбәт турында да әйтеп узарга кирәк. Мәчет һәм аның каршындагы мәдрәсәнең матди хәле күп яктан Казан шәһәре Думасында мөселманнар башлыгы Ибраһим Юнысовка бәйле булуын да истән чыгарырга ярамый. Аз гына каршы әйтүне дә кабул итәргә күнекмәгән И. Юнысовка Мәрҗанинең бәйсез, горур табигате баштан ук ошамый. Хәлбуки, Ш. Мәржани Юнысов мәчете имам-мөдәррисе итеп нәкъ менә аның хуплавы буенча билгеләнгән. Югарыда телгә алынган ике «отставка»дан соң да Мәрҗанинең холкын үзгәртә алмаган Юнысов җимерелә башлаган мәдрәсәне сипләү өчен акча бирми. Үз чиратында, Мәрҗани дә Юнысовка бил бөгәргә теләми, яңа бина төзелешенә мәчеткә йөрүчеләрдән акча җыя [хәзерге Мәрҗани мәчете]. Ул үзе төзеткән шул мәчеттә гомеренең ахырына кадәр укыта.

1867-68 елларда Идел буе һәм Урал мөселманнарының Диния нәзарәте Мәрҗанине Казанның ахуны һәм Мөхтәсибе (төбәктәге абруйлы вазифаларның берсе) итеп билгели. Мәрҗани рәсми хакимият белән дә тыгыз элемтәләр урнаштыра. Ул Казан губернасы хакимиятенең кайбер йомышларын үти: Казан типографиясендә Коръән басылуына күзәтчелек итә (соңрак ул Рәсәйдә Коръән басылуга багышланган «Китаб әл-фаваид әл-мөһиммә», «Файдалы һәм мөһим [эшләр] китабы» дигән хезмәт бастырып чыгара.—Казан, 1879), җир тетрәүдән зыян күргән Каф тавы арты халыкларына ярдәм итү өчен акча җыюны оештыра. Дәүләт учреҗденияләре өчен мөселманнарның тууы, никахы һәм вафаты турындагы мәгълүматларны яза, мөселманнар ант иткәндә мәхкәмә утырышларында катнаша, мөселманнарны җәнлек-хайваннарга карата мәрхәмәтле булуга чакырып, «Китаб ан-насаих» (Нәсихәт китабы.—Казан, 1869.) өндәмәсен яза.

Тора-бара Мәрҗанинең даны читләргә дә тарала. 1870 елда ватанында һәм мөселман Көнчыгышында аңа шөһрәт китергән, дини реформаторлык идеяләре белән сугарылган «Назурат ал-хакк...» хезмәте дөнья күрә. Ш.Мәрҗани, үзенең рухи остазлары Утыз Имәни, Г.Курсави традицияләрен яңа тарихи шартларда дәвам итеп һәм тирәнәйтеп, дини реформаторлыкның күренекле идеологына әйләнә. Мәрҗанинең үзгәрә барган чынбарлыкка диннең үзенчәлекле рәвештә яраша баруын чагылдыручы дини реформаторлык карашлары үз эченә, «иҗтиһадның ишекләрен ачу» теоретик концепциясе белән бергә, исламны «сафландыру» максатыннан Мөхәммәд пәйгамбәр яшәгән чорга мөрәҗәгать итүне (Коръәнгә, сөннәткә, мөштәһидләр сүзләренә) һәм мәдрәсәләрдә укыту реформасын да ала. Мәрҗани, мөселман ортодоксаль традиционалистларыннан аермалы буларак, Мөхәммәд пәйгамбәр вакытларына кире кайтуга өндәүне «динне яңарту» төсендә күзаллый, бу юнәлештә нәкъ менә «тәҗдид» атамасын куллана да.

«Мөкатдимә»сендә Мәрҗани мөселманнарда рухи тормыш яңарышы Гомәр бине Габделгазиз (VII гасыр) идарә иткән чордан башлана, гасырлар буе дәвам итә һәм диннең төп нигезләренә, телгә, фәлсәфәгә, фикъһына, хәдисләргә, тәфсиргә кагыла, дигән карашын уздыра. Динне яңарту тезисын раслау йөзеннән, ул түбәндәге хәдисне китерә: «Пәйгамбәр сүзләреннән күренгәнчә (Аллаһ аны ярлыкасын һәм сәламләсен), Аллах һәр гасыр башында мөселман җәмәгатенә дингә яңарыш кертүче җибәрә». Һәр дәвернең иң күренекле галимнәрен аерып алып, Мәрҗани «иҗтиһад ишекләрен ачу» концепциясенең (VII йөздән алып XIX йөзгә кадәр) буыннан-буынга күчеп, тапшырылып килүен раслый. Сөнни исламында XII гасырдан соң «иҗтиһад ишекләре» ябылмаган дигән нәтиҗәгә килә ул. «Назурат ал-хак фи фардият әл-аша ва ан лям ягиб-аш-шәфак» (Эңгер-меңгер төшкәнче кичке намазның зарурлыгына күзәтү.—Казан, 1870, гарәп телеңдә) хезмәтендә Мәрҗанинең дини реформаторлык карашлары ачык чагыла. Биредә ул, Казан төбәгендә кичке намазның үтәлешен катгый таләп итүнең дөрес түгеллеген аңлатудан бигрәк, үзенең дини өйрәтмәләрне ничек күзаллавы турында яза (фикъһ, хокукый мәктәп, хәдисләр, кәлям, иҗтиһад нигезләре). Бу китап нәшер ителгәч, дин галимнәре һәм зыялылар арасында каршылыклы кискен бәхәсләр чыккан һәм фанатик муллалар тарафыннан Мәрҗанигә һөҗүм итүләр башланган.

Мәрҗани «Назурат ал-хакк...» хезмәтендә Курсави тарафыннан алга сөрелгән идеяләрне тәгаенли, тирәнәйтә, үзенең дини мәсьәләләргә карата булган шәхси уй-фикерләрен, төрле мисаллар китереп, нигезли. Китабының теге яки бу бүлеген язганда, галим Коръәннән өзекләргә, пәйгамбәр сүзләренә таяна һәм, күп очракта, үзенең шәхси мөнәсәбәтен белдерми. Аның уенча, укучы, әлеге мәгълүмат белән танышкач, нәтиҗәне үзе ясарга тиеш. Мондый «киная» ысулы аша Мәрҗани, моңа кадәр гомум кабул ителгән ортодоксаль аңлатулардан үзгә буларак, дини өйрәтмәләрне үзенчә тәфсирли, аңлатып бирергә омтыла. Руханилар тарафыннан Ислам дине хаким сыйныфны яклаган һәм татар җәмәгатьчелегендә өстенлек иткән бер чорда шушындый алым белән китап язу мөселман традицияләреннән, дини кануннардан читләшү, алласызлык дип бәяләнә, кабул ителә.

Барлык мөҗтәһидләр арасыннан Мәрҗани хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы Әбү Хәнифәне (767 елда үлә) һәм аның эшен дәвам итүчеләрне аерып, сайлап ала. Әгәр аларның әйткәннәре белән ул үзеңдә фикри уртаклык тапса, аларга таяна; әгәр инде мондый охшашлык юк икән, ул теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашын тәкъдим итә. Мәрҗани иң кыйммәтле чыганаклар буларак Коръән, сөннәт, иҗма, кыяс һәм мөҗтәһидләрнең сүзләре, кылган гамәлләренә һәр даим мөрәҗәгать итә, мөселманнарны шуңа чакыра. Аларда фикер уртаклыгы тапмаган очракта, белем дәрәҗәңнән чыгып, үзеңә нәтиҗә чыгарырга кирәклеген күрсәтә.

Мәрҗани билгеләвенчә, кешедә теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашы һәрчак булмаска да мөмкин; әгәр бу шулай икән, ул әлеге очракта тәкълидкә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Ләкин шулай да, Мәрҗани, кайбер галимнәр раславынча, традиционалист түгел. Билгеле ки: традиционализмның тоткасын тәкълид, ягъни Коръәнгә, сөннәткә, дини абруйга тулысынча иярү тәшкил итә. Мәрҗани исә, тәкълидкә иҗтиһадны каршы куя, фәлсәфә фәнен югары бәяли һәм моңа каршы чыгучы тәкълид тарафдарлары Ибн Ханбал (855 елда үлә), аш-Шафии (820 елда үлә), Ибн Таймияләрнең (1328 елда үлә) карашларын кире кага. Мәрҗани мөселман хокукын XIX гасырның икенче яртысы татар җәмгыяте ихтыяҗларына һәм таләпләренә яраклаштыра. Уя әлеге хокукның инде бүгенге чынбарлыкка туры килми торган кайбер өлешләрен яңача аңларга, мөселманнар тормышының гражданлык-административ һәм хокукый өлкәләрен XIX йөзнең икенче яртысында барлыкка килгән социокультура халәтенә яраклышлы итәргә кирәк дип саный. Ортодоксаль галимнәр (фәкыйһләр, имамнар, хәдис белгечләре), Мәрҗанидән үзгә буларак, социаль-сәяси теорияләр булдыруны кирәксез дип табалар. Алар фикереңчә, барлык иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрнең чишелеше шәригатьтә әйтелгән һәм аларны яңача күзалларга мохтаҗлык юк.

Мәрҗани үзенең социаль-сәяси карашларын традицион мөселман формасы аша белдерә. Хокук белгече буларак, ул пәйгамбәр чорындагы идеаль Ислам дәүләте һәм аның гадел дүрт хәлифе нигезләмәләренә таяна; шулай да сөнничелек хокукының аерым өлешләрен XIX йөз Казан төбәгенең чынбарлыгына яраклаштырырга омтыла. Ул үзенчәлекле мөселман тормышы тәртипләрен, милли мәдәниятне сакларга чакыра. «Бу максатка ирешер өчен мөселманнарга үз араларыннан аларга акыл бирә һәм хаким була алырлык, халыкны берләштерү көченә ия имам сайлап кую тиеш»,—ди Мәрҗани. Фикерен дәвам итеп ул, дәүләтнең иҗтимагый тормышында мөселманнар катнашсын һәм аларның ихтыяҗлары канәгатьләндерелсен өчен дәүләт аппаратына үз араларыннан булдыклы кеше кую кирәген дә әйтә. Галим, китап бастыруда көчле цензураның булуын истә тотып, «мөселманнар» исеме астында татар халкын күз уңында тотуын ачыктан-ачык яза алмый. Мәрҗани әлеге фикерен барлык мөселманнарга таратса да, беренче чиратта татар халкын күз алдында тота. Киная юлы белән ул үзенең социаль-сәяси карашларын белдерә һәм, шул рәвешчә, татар тормышын заман чынбарлыгына яраклаштырырга омтыла.

Икенче этапта (XIX гасырның 70-80 еллары) Мәрҗанинең дөньяга карашында мәгърифәтчелек төсмерләре дини реформаторлыктан өстенлек итә башлый. Дөрес, ул дин эшләрен, мөселман теологиясенә караган тикшеренүләрен ташламый, аерым хезмәтләрендә иҗтиһад мәсьәләләренә, ислам өйрәтмәләренә карата булган күзәтүләрен дәвам итә (Хак әл-мәгьрифә вә хөсн ел-идрак.—Казан, 1880; Китабел-хикмәтел-бәлига әл-җәнния фи шәрхел-гакаид әл-хәнәфия.—Казан, 1888). Әмма аның ижатында галимнең мәгърифәтчелек идеологиясенә авыша баруы үзен шактый сиздерә башлый. 70-80 елларда ул татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылып китә.

Бу чорда Мәржани рус мәдәнияте, Казан университетының көнчыгышны өйрәнүче галимнәре белән таныша. Ул профессор И. Ф. Готвальдны, академик В. В. Радловны, профессор А. Казембекны, хатын-кызлар арасыннан беренчеләрдән булып көнчыгышны өйрәнүче галимә О. С. Лебедеваны һәм күп кенә бүтән рус галимнәрен якыннан белә, шәкерте X. Фәезханов аркылы Петербургның Көнчыгышны өйрәнүче танылган галимнәре В. Вельяминов-Зернов һәм шәех ат-Тантави белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыра. Әмма Мәрҗанинең барлык галимнәр белән дә мөнәсәбәтләре бертөрле булмый. Мәсәлән, Мәрҗани, И. Ф. Готвальд белән дустанә мөнәсәбәттә булса да, соңгысы аның китапларын бастыруда каршылык күрсәтә.

Күпләрне Мәрҗанинең көнчыгыш телләрен югары дәрәҗәдә белүе һәм көнчыгыш мәдәнияте турында яхшы хәбәрдар булуы сокландыра. Шуңа да, профессор И. Готвальд Казанга килгән чит ил галимнәрен татар укымышлысы булганы өчен Мәрҗани белән таныштыра. 1873 елда Казанга Кашгария илчесе килә һәм Татар бистәсендә Мәрҗанидә туктый. 1876 елда Мәрҗани үз йортында дөньякүләм танылган галим, «Хайваннар тормышы» дигән хезмәт авторы А.Бремны кабул итә.

1887 елда Казанда Санкт-Петербург Археология җәмгыятенең IV Бөтенроссия съезды уза. Аның эшендә илнең күп кенә шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән 300 ләп галим катнаша. Съездда 13 август көнне академик В. В. Радлов рус телендә Мәрҗанинең 1884 елда съезд материалларында рус һәм татар телләреңдә Болгар һәм Казан тарихына багышлап басылып чыккан «Гыйлаләт аз-заман фи тарих Болгар вә Казан» (Болгар һәм Казан тарихы буенча вакыт пәрдәсе—Казан, 1884) докладын укый. Мәрҗани мөселман галимнәреннән беренче буларак әлеге съездның хәзерлек эшләрендә һәм үткәрелүендә катнаша. Ак чалмалы, яшел чапан кигән бу зыялы шәхес Археологик җәмгыять әгъзаларының игътибарын еш җәлеп итә.

Мәрҗанинең мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлегенең тагын бер ягы булып аның укытучылык хезмәте тора. 1876 елның 13 сентябрендә Казанда башлангыч сыйныф татар мөгаллимнәре әзерли торган дүртьеллык Казан татар укытучылар мәктәбе ачыла. Мәрҗани, татар мөселман руханилары арасыннан беренче буларак, анда дини тәгълимат укытуга алына һәм биредә 10 ел дәвамында эшли, укытучылар советына керә. Ләкин инспектор һәм кайбер укытучылар белән үзара каршылыкка керүе нәтиҗәсендә (мәктәпкә татар мәдәнияте белән бәйле булмаган рус-татар училищеларыннан укучылар ала башлыйлар), ул мәктәптән китәргә мәҗбүр була. Галим үз мәдрәсәсендә үзе төзегән программа буенча укыта һәм аның педагогик концепциясе нигезләренең берсе булып укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү тора. Мәрҗани Россиядә җәдитчелек хәрәкәтенең алхәбәрчесе була, нәкъ менә ул аның нигезләрен сала: мәдрәсәләрдә уку-укыту реформасы, татар халкын дөньякүләм алдынгы мәдәни һәм фәнни ачышлар белән якыннан таныштыру, шуларны үзләштерергә ярдәм итү.

80 елларда Мәрҗанинең фәнни эшчәнлеге киң колач ала. Беренче планга фәлсәфи һәм тарихи фәннәр белән шөгыльләнү чыга, ә дини реформаторлык мәсьәләләре арткы планга күчә. Мәрҗанинең бу чакта язган хезмәтләрендә көнчыгыш традицияләренең Яңа чор европача белем белән синтезда бирелүе күзәтелә һәм бу зур әһәмияткә ия була. Мәрҗани фикереңчә, татар җәмгыятенең киләчәк үсешен тәэмин итү өчен мөселман кыйммәтләренә мөрәҗәгать итү генә җитми, татар милли үзаңын һәм иң мөһим милли мәсьәләләрне формалаштыру Яңа чор рухында барырга тиеш. Ул татар халкының тарихи үткәненә, мәдәниятенә һәм әдәбиятына мөрәҗәгать итеп, тарихи чагыштырулар аша татар милләтенең дөньяда алга киткән халыклар арасында тоткан урынын күрсәтергә омтыла.

XIX йөзнең икенче яртысы татар рухи мәдәнияте үсешендә яңа бер чор иде. Бу— татар халкының милли үзаңы уянган, эшкуарлары үзләрен татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше дип санаган дәвер. Әлеге вакытта татар руханиларының күпчелеге, татарны аерым мөстәкыйль милләт итеп карамыйча, бердәм мөселман милләтенә кертә. Икенче төркем исә (нигездә татар меценатлары) Казан татарларын «Чыңгызлар» белән тиңдәшлектә карый, татарны шул юл белән югары күтәрергә омтыла. XIX гасырның икенче яртысы рус матбугатында да татар халкының этногенезы мәсьәләсенә карата бердәм фикергә килү күренми. Рус елъязмаларында, аерым әйткәндә «Никон елъязмасында, Идел буе татарларын Алтын Урда татарлары варислары төсендә карау белән бергә, Казан татарларын болгарлар белән бәйләү дә чагылыш таба. Мәсәлән, танылган рус мәгърифәтчесе Н. Г. Чернышевский татарларның килеп чыгышын болгар теориясенә кайтарып калдыра.

Шул рәвешчә, вакыт үзе татар мәгърифәтче галимнәреннән әлеге мәсьәлә буенча үз карашларын белдерүне таләп итә. Татар халкының тарихи үткәнен өйрәнү хәрәкәте башында торган Мәрҗани, әлбәттә, үз халкының этногенезын өйрәнүгә татар галимнәреннән беренче булып алына. Төрле мәдәниятләр, Көнчыгыш халыклары турында киң мәгълүматлы Мәрҗани бу мәсьәләне төрле яклап тикшерә һәм «Мөстафад Әл-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар» исемле Болгар дәүләте, Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтен яза (1885). Биредә ул Идел Болгары һәм Казан ханлыгы арасындагы дәвамчылык идеясен алга сөрә һәм, язма чыганакларга, археологик һәм этнографик мәгълүматларга таянып, татарларның Идел болгарларыннан килеп чыгуын фәнни дәлилли.

Мәржанинең әлеге хезмәте татар иҗтимагый фикере өлкәсендә беренче тарихи тикшеренү була. Биредә галим «татар» атамасының монголларның бер өлешенә каравын, ә XVI гасырда бу исемнең Казан татарларына (болгарларга) тагылуын күрсәтә һәм, шулай итеп, тарихи дөреслеккә юл ача. Ләкин ул «татар» атамасыннан баш тартырга чакырмый, ә киресенчә, татарларның, барыннан да элек, татарлар булуын ассызыклый. « ... рус халкының аларны кимсетү, хурлау рәвешендә татар дип әйтүләреннән кайберләре татар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән чирканып, без татар түгел, без «мөселман» дип, тавыш-җәнҗал чыгаручылар да бар. Нинди кызганыч хәл, бу исемнәр (татар белән мөселман) арасында Нил белән Евфрат елгалары арасында ераклык кадәр зур аерма бар бит! И мескен! Татар булмасаң, гарәп, таҗик, нугай түгел, кытай, рус, француз һәм немец та түгел, инде кем булырсың?—дип яза ул.

Казан ханлыгы мәдәниятенең Идел Болгары мәдәниятеннән барлыкка килгәнлеген исбатлап, Мәрҗани татарларны үз мәдәни мирасын өйрәнергә чакыра, шул юл белән ул татар халкының үзаңын уятырга, аны дөньякүләм мәдәни уңышлар һәм кыйммәтләр белән таныштырырга омтыла.

Татар милли концепциясен эшләп, Мәрҗани татар милли идеологиясенә нигез сала. Ул татарларны Идел-Урал төбәгенең төп җирле халкы дип саный; биредә, кыпчак, фин-угыр һәм чыңгыз компонентлары белән бер рәттән, мәдәни, этник һәм лингвистик үзенчәлекләргә ия булган болгар компоненты да чагылыш таба, башкалардан өстенлек итә, дип күрсәтә.

Мәрҗанине татар милли концепциясен эшләүгә татар халкы бердәмлеген какшатуга юнәлдерелгән россиячел сәясәт тә этәргеч бирә (мәсәлән, миссионер Ильминскийның чуашларның болгарлардан килеп чыгышлары теориясе). Шулай ук аңа бу эшендә милләтнең берләшүенә комачаулый торган «типтәр», «мишәр», «керәшен» кебек этнонимнарның һәм җирле атамаларның татарлар арасында киң таралуы да тәэсир итә. Халкында, зур хөрмәт казанган Мәрҗани татарны аерым милләт дип саный башларга, аны язмышын татар тарихы, татар мәдәнияте белән бәйләп карарга инандыра.

Бу чорда ул шулай ук мөселман Көнчыгышының 6057 галиме, язучысы, философы һәм сәясәтчеләрнең биографиясен кертеп, «Вафийәт әл-әсләф вә тәхият әл-әхләф» (Бабаларыбыз һәм аларның киләчәк буыннарга сәламнәре турында җентекләмә) дигән био-библиографик сүзлек өстендә дә эшли. Ибн Халдунның «Мөкатдимә» хезмәтенә ияреп, «Вафийәт ...» әсәренә «Мөкатдимә» дигән кереш яза һәм аны 1883 елда бастырып чыгара. Көнчыгыш рухи мәдәниятенең төрле мәсьәләләрен һәм якларын ачып бирүгә багышланган бу хезмәт һәм тарихи, һәм фәлсәфи үзенчәлекләргә ия.

Мәрҗани билгеләвенчә, мәгърифәтчелекнең төп сыйфаты—тарихи-мәдәни процессның шәхес аңы үсешендә чагылуында. Әлеге фикер «Мөкатдимә»дә дә, энциклопедиядә дә үткәрелә, бу җөмләдән, Көнбатышның тарихи-мәдәни традицияләре Көнчыгыш традицияләренә «буйсындырылып», үзенчәлекле бербөтенлек һәм берлек хасил итүче күренеш буларак чагылдырыла.

Мәрҗанинең мәгърифәтчелек карашларын аның 80 нче елларда Россия, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренә кылган сәяхәтләре тагын да киңәйтә. Тарихи тикшеренүләре өчен мәгълүматлар туплау максатыннан, ул Болгарның борынгы харәбәләренә бара, татар, рус, чуаш, мордва авылларын йөреп чыга. 1880 елның 31 августында Мәрҗани хаҗ кылырга китә.

Галимнең сәфәре Түбән Новгород, Мәскәү, Курск, Киев, Одесса шәһәрләре аша үтә. Одессадан ул, корабка утырып, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренә юл ала: Истамбул, Измир, Искәндәрия, Каһирә һәм мөселман мәдәниятенең башка үзәкләрендә була. Сәяхәте вакытында шул заманның күренекле галимнәре һәм дәүләт эшлеклеләре белән очраша, китапханәләрдә күп эшли. Сәфәренең һәр мизгеле турында җентекләп язып, көндәлек алып бара. Бу вакытта аның китаплары Көнчыгышның күп кенә галимнәренә билгеле була инде.

Мәрҗанинең даны Көнчыгыштан тыш, Европа, Америкада да тарала башлый. «Мәрҗани ике мәртәбә фотосурәткә төшә (бер тапкыр Америка консулы өчен, икенчесендә—Лондонда чыга торган энциклопедик сүзлек нәшире үтенече белән)».

Мәрҗанинең хөр фикерләве мөселман тәгълиматын кире кагуга кадәр барып җитми, әлбәттә. Ләкин шуңа да карамастан, консерватив руханилар галимнең эш-гамәлләре дин нигезләрен какшатуга китерә дип саныйлар. 32 мулланың мөфти М. Солтановка Мәрҗани өстеннән рапорт юллаулары—моның ачык бер дәлиле.

XX гасырның 70-80 нче елларында Мәрҗани тараткан мәгърифәтчелек идеяләре татар иҗтимагый тормышын яңарту өлкәсенең төрле якларын иңли. Бу үз эченә яшь буынга дөньяви белем бирү, үткәннән калган алдынгы (антик, гарәп-мөселман фикере) мирасны һәм бүгенге (рус һәм көнбатыш европа) мәдәниятләрен үзләштерү зарурлыгын ала. Галимне татар халкының милли үзаңын тәрбияләү мәсьәләләре дә, милләтнең көнкүреш, социаль-икътисади Һәм сәяси хәлләре дә нык борчый. Татар тормышындагы һаман да урын алып килгән уртагасырчылык күренешләрен Мәрҗанинең җене сөйми. Аңны хакыйкатькә ирешүнең төп чарасы һәм мәгърифәтчелекне милләтне прогресска илтүдә иң көчле корал дип санап, ул үз халкын «йокыдан» уятырга тырыша. Схоластиканы, уку-укыту һәм тәрбиянең, тормыш итүнең уртагасырчылык ысулларын тәнкыйть уты астына алу Мәрҗани иҗатының һәр ягына да карый.

Кеше турында тәгълимат теләсә-нинди мәгърифәтчелекнең үзәген тәшкил итә. Әгәр бу күзлектән тормышының соңгы дәверендә Мәрҗанинең дөньяга карашын ачыкларга тырышсак, татар фикер иясенең җитлеккән мәгърифәтчелек антропоцентризмы юлында гаять зур юл үткәнен күрербез. Традицион Исламның катгый геоцентризм һәм провиденциализмына ул мәгърифәтчелек концепциясен каршы куя. Аның фикеренчә, барлык халыклар да фәннәрне, сәнгатьне өйрәнүдә бер үк сәләткә ия һәм бу сыйфат аларга табигать тарафыннан бирелгән; «фәнгә һәм сәнгатькә тартылу—кеше табигатенә цивилизация барлыкка килгән вакыттан бирле хас нәрсә»,—ди ул.

Мәрҗанинең дөньяга карашындагы көчле антропоцентрик төсмер аның гуманизмын да билгели. Йөрәгенә якын алып, үзенең хезмәтләрендә халыкның аяныч хәле турында яза, салымнар җыйганда, солдатка алганда күрсәтелгән кыерсытулар, суд даирәләренең мәрхәмәтсез эш-гамәлләре аның хөкеменә тартыла.

Мәрҗанинең зур казанышы, һичшиксез, дини фәлсәфә өлкәсендә була. Бу җәһәттән, 70-80 нче елларда аның аеруча танылган хезмәтләре басылып чыга: «Китаб-ал-азб-ал-фурат ва-л-ма аз-зулал ан-накия ли-асрар шарх ал-Джалал» (әл-Җәләл комментариесе серләренә төшендерүче, төче, сафландыручы, ачкыч бирүче китап.— Истамбул, 1875), «Хакк ал-марифа ва хусн ал-идрак» (Танып-белү хакыйкате һәм аңа ирешү гүзәллеге.—1880 ел.); «Китаб ал-хикма ал-балига ал-джанния фи шарх ал-акаид ал-ханафия» (Хәнәфиләр тәгълиматын айларга ярдәм итүче төпле фәлсәфә турында китап.—1888 ел.); «Би-т-тарикат ал-мусла ва-л-акидат ал-хусна» (Лаеклы иярү юлы һәм иң яхшы инану белән.—1890 ел.). Мәрҗанинең дини-фәлсәфи карашлары татар мәдрәсәләрендә өстенлек иткән спекулятив теология—кәламне тәнкыйть итүдә чагыла. Ләкин ул, кәламне тәнкыйтьләсә дә, күп кенә мәсьәләләрдә шул ук карашларда кала.

Мәрҗани, фәнни белемне югары бәяләп, аны дини белемгә каршы килә дип санамый, ә бәлки икесен бергә янәшә куеп карый. Шул заманның дин галимнәре һәм мөдәррисләр дини мәсьәләләрне чишкәндә фәнни белемне инкарь итсәләр, ул дин белән фәннең тыныч янәшә яши алуын исбатларга омтыла. Мәржани фәнни белемне халык арасында тарату зарурлыгын алга сөрә. Аның фикереңчә, фәнне зурлау, дөньяви фәннәрне өйрәнү җәмгыятьнең социаль-икътисади, матди ягы үсешенә ярдәм итсә, динне өйрәнү җәмгыятьнең рухи яктан камилләшүенә китерә. Фән, ди ул, абсолют камиллеккә һәм хакыйкатьнең асылына төшенеп, өстенлеккә ирешү.

Мәрҗани дини белемне фәлсәфи белемгә каршы куймый, бары тик аларның куллану өлкәләрен генә аерып күрсәтә. Аныңча: «Ислам дусларыннан бер надан, фәнне кире какса, дин чарасыз җиңә дип уйлап, фәнни белемнәрне тулысынча инкарь итә. Ул хәтта Ай һәм Кояш тотылуы сәбәпләрен дә танымый һәм бу сәбәпләрне белү шәригатькә каршы килә дип раслый. Чынлыкта исә, алар аподейктика өлкәсенә карыйлар һәм, бер асылларына төшенгәч, аларны инкарь итәргә ярамый. Геометрик исәпләүләр бу сәбәпләрнең барлыгын дәлиллиләр һәм шикләнерлек урын калдырмыйлар. Диндә моңа каршы килерлек бернәрсә дә юк».

Мәрҗани, диннең асылы рациональ дәлилләр белән исбатланмый, дип яза. «Рациональ фикер йөртүләргә килсәк, диннең һәм аңа ышануның дөреслеге аларның асылларына төшенүгә һәм карауга нигезләнми. Киресенчә, алар турында фикер йөртү, аларны тикшерү—исбатлау өлкәсенә карый һәм шулай булганда гына алар яши». Нәтиҗәдә, Мәрҗани өчен фәлсәфә (фәнни белем) чынбарлыктагы дөньяны акыл аша айлата алырлык төшенчәләр белән эш итә, ә дин—бары тик аның барлыгына ышану белән генә. Моңа охшаш фикерне галим «Назурат ал-хак» әсәрендә дә үткәрә: « Дин фәлсәфәгә, ә фәлсәфә дингә каршы килми, чөнки алар икесе дә бер-берсенә игезәкләр, бер үк хакыйкать чыганагыннан агып чыгалар һәм чынбарлык тормышта кулга-кул тотышып баралар». Мәрҗани диннең заман таләпләренә җавап бирмәгән урыннарын гына тәнкыйтькә ала. Чөнки ул диннең күп мәсьәләләрен рациональ дәлилләр белән аңлатып булмый дип саный һәм аларны аңга таянып түгел, ә ышанудан чыгып аңлата да.

Ш. Мәрҗани, үзеннән соң бай фәнни мирас калдыру белән генә чикләнмичә, шәкертләрен һәм үз эшен дәвам иттерүчеләрне дә тәрбияләде. Алар арасында Петербург университеты укытучысы Хөсәен Фәезханов та бар. Ул—Ш. Мәрҗанидән гыйлем алуы белән үк абруй казанган шәхес. Төрле елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында көнчыгыш фәлсәфәсен укыткан Камалетдин бине Сәйфетдин һәм Әбүбәкер бине Яһүд кебек шәкертләре исә гыйлемнәре белән чит илләрне дә таң калдырды. Бертуган Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Кәримовларның нәшерлек эшчәнлеге дә Ш.Мәрҗанинең даими йогынтысы ярдәме белән башланган иде.

Ш. Мәрҗани Рәсәйдә татарлар арасында милли идеологиягә нигез салучы һәм җәдитчелек хәрәкәтенең алхәбәрчесе иде. Анын дини-фәлсәфи карашлары, педагог, дини реформатор, мәгърифәтче, тарихчы, фәлсәфәче сыйфатындагы эшчәнлеге, татар тарихына гына түгел, бөтен Рәсәй һәм дөньякүләм мөселман иҗтимагый фикеренә дә зур өлеш кертте.

Айдар Юзиев.
"Казан утлары" № 1, 2008.

Яңа культураны яклап чыккан иң күренекле мәгърифәтчеләрнең берсе


Яңа культураны яклап чыккан иң күренекле мәгърифәтчеләрнең берсе Ш. Мәрҗани булды.
Галимнең дөньяга карашлары формалашуда Көнчыгышның бөек фикер ияләре һәм Г. Курсави мирасын ныклап өйрәнү мөһим роль уйный. Торган саен ул мөтәкяллимнәр яклаган тар кысалы догмалардан арына бара, хакыйкать дип саналып килгән үткән заман тәгълиматларында «изге» авторитетларның хата фикерләрен күрә башлый.
1849 елда Ш. Мәрҗани, Бохарада укуын тәмамлап, туган иленә кайта, Казандагы беренче мәчетнең имамы һәм шул мәчет каршындагы мәдрәсәнең мөдәррисе итеп билгеләнә. Яшь хәзрәт зур тырышлык белән укытуга керешә, фәнни эшкә чума, укыту тәртипләрен үзгәртү, камилләштерү буенча мөһим чаралар күрә башлый. Татарлар тарихында беренче булып, мәдрәсәсендә эчке тәртип кагыйдәләрен кертә, попечительләрне сайлап куюга ирешеп, укыту эшен надан, шөһрәт яраткан байлар башбаштаклыгыннан азат итә. Аның дәресләре материалны тирән анализлау, фәнни мәгълүматка бай булу, ягъни ул чорда мөселман мәктәпләренә хас булмаган яңа сыйфатлары белән аерылып тора. Мөселман конфессиональ мәктәпләрендә традицион саналган фәннәрдән тыш, шәкертләрен ул Көнчыгышның мәшһүр фикер ияләре һәм шагыйрьләре калдырган бай мирас белән таныштыра, татар халкының әдәби ядкярләрен һәм авыз иҗаты әсәрләрен дә онытмый.
Казанда яшәү Ш. Мәрҗанигә алдынгы рус культурасы һәм иҗтимагый фикере белән танышырга киң мөмкинлекләр ача. Рус галимнәре белән аралашу, рус һәм Көнбатыш фәне, культурасы белән танышу Ш. Мәрҗанинең мәгърифәтчелек карашлары формалашуга, һичшиксез, уңай йогынты ясый.
Эшчәнлегенең эчтәлеге, иҗатының характеры белән Ш. Мәрҗани гаҗәп катлаулы һәм каршылыклы шәхес буларак күз алдына килеп баса. Башка татар мәгърифәтчеләре кебек (бу — бүтән халыклар мәгърифәтчеләренең дә күпчелегенә хас), ул да дин белән бәйләнешен өзми. Әмма галимнең чын иҗтимагый йөзен, мирасының әһәмиятен бу официаль функциясе дә, ул чорда татарларда хакимлек иткән мөселман дине белән араны өзә алмавы да билгеләми, ә аның фәнни, иҗади һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге ача. Академик В. В. Бартольд Ш. Мәрҗанине «татарлар арасында прогрессив агымны башлап җибәрүче» ди. Чыннан да, ул социаль-экономик, көнкүреш, идеологик мөнәсәбәтләр өлкәсендәге урта гасыр калдыкларына каршы чыкты, катып калганлыкка һөҗүм башлады, татар халкын артталыкка һәм хәерчелеккә дучар иткән тәртипләрне кыю фаш итте. Фанатизмны дошман күреп, кешеләрне яктылыкка, белем юлына өндәде. «Мәрҗани әсәрләрендә, — дип язды Г. Ибраһимов, — сез ислам дөньясын каплап, акылларны богаулап яткан барлык туңлыкларга, барлык тәгассыб вә караңгылыкларга каршы гайрәтле протест кылучы көчле фикер иясе, фикердә вә игътикадта хөр булмак — һәркемнең табигый хокукы, дип игълан кылу дәрәҗәсендә бер каһарманны күрәчәксез. Тышкы дөньясы, сурәте белән гади бер мулла булган бу кешенең рухи дөньясында без башка һичберенә охшамый торган бөтенләй яңа, ул заманның фикри тормышы белән чагыштырган чакта, революцион дип атарлык куәтле тулкыннар күрәбез».
Рационалист буларак, Ш. Мәрҗани схоластикага каршы чыга, дини китаплардагы «какшамас» кануннар нигезен шик астына ала һәм мөстәкыйль фикер йөртүне яклый. Диннең үзен тулаем инкяр итмәстән, ул хезмәтләрендә дини тәгълиматның таянычы булган «изге» принципларны какшата. Моның өчен ул еш кына изге саналган китаплардан файдалана, шулар ярдәмендә фанатизм белән мистицизмга һөҗүм итә, дини китаплардан алынган өзекләрне аларның позициясен җимерүдә оста куллана. Бигрәк тә схоластиканың төп принципларыннан саналган тәкълидкә каршы чыга. Тәкълидкә таянып, руханилар замандашларының иҗади эзләнү ихтыяҗын һәм хакын юк итәргә теләделәр, үткән заман авторитетлары фикерләрен берсүзсез ышанып кабул итәргә өндәделәр. Тәкълид идеясенең киң таралуын Ш. Мәрҗани халык өчен зур афәт, фанатизмның нигез ташы, наданлык һям артталыкның таянычы дип фаш итте. Алтын гасыр, гомуми гаделлек чоры, ләззәт һәм бәхет дәверләре («сәгадәт гасыры») инде артта калган, торган саен гыйлемлек нурлары сүрелә, сүнә бара һәм кайчан булса да ул бөтенләй сүнәчәк дип фикер йөртүче тәкълидчеләрнең киң таралган уйдырмаларына җавап итеп, ул, «кирәк кай заманда булсын... һәрбер мөэмингә... иҗтиһад юлында булырга лязимдыр», дип язды.
Мөселман дин өйрәтүләре мөҗтәһидләрне кешеләргә абсолют белем калдырган хатасыз авторитетлар дип таныта, тик аларны гына үткән заманның иҗади уйларга сәләтле фикер ияләре итеп күрсәтә. Ш. Мәрҗани исә бу затларга гади бәндәләр дип карады һәм, «мөҗтәһиднең дә хатасы булуы мөмкин», дип чыкты. Шуңа күрә, алар әйтеп калдырган «изге» сүзләргә гел ышанырга ярамый, дип аңлатты. Шулай итеп, ул, әдәби иҗат эшен мәңгелек традицияләр һәм дини өйрәтмәләрнең тар кысаларыннан чыгаруга булышлык итеп, яңа әдәби-эстетик эзләнүләргә мөмкинлек ачты.
Ш. Мәрҗани милли һәм дини чикләнгәнлеккә каршы булды. Аның фикеренчә, милли гадәт һәм традицияләр кысасында йомыклыкны бетерү, фән һәм культура өлкәсендә башка халыклар ирешкән казанышлар белән танышу прогресс юлына басуның мөһим шартларыннан берсе булып тора: «Үз милләтебезнең яшәргә тырышуы, үз эшен үзе эшли алуы, хәят мәйданында изелеп калмавы өчен, — дип язды ул, — Европаның гыйлем вә мәгарифенә, һөнәр вә сәнагатенә зур ихтыяҗыбыз бар. Европа мәктәпләрендә укымак безнең өчен файдалы, һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә кирәк. Гыйлем белән мәгарифнең хас ватаннары, хас лисаннары юк».
Консерватив руханилар, рус культурасы белән танышуга, рус телен өйрәнүгә каршы килеп, аларны иң зур гөнаһ һәм диннән читләшү дип санаган вакытта, Ш. Мәрҗани, киресенчә, бу телне белү татарлар өчен зарури икәнен исбатлап килде. «Безнең халкыбызның бөтен кирәк эшләрен булдыру Россия дәүләтенә бәйләнгән, барлык кануннар, хөкемнәр, беркетмәләр шул телдә йөргәнгә күрә, ул телне өйрәнү һәм белү зарури булып кала», — дип язды. Рус теле культура хәзинәләрен үзләштерү чарасы булып тора һәм «алтын чыга торган тауны никадәр казыр исәңез, шул кадәр мәгъдән хасыйл итәсез. Иштә рус лисаны да бона мөшабиһдер», дип белдерде. Рус культурасын үзләштерү һәм рус телен өйрәнүгә өндәвен Ш. Мәрҗани конкрет эшчәнлеге белән дә раслады: Казанда оештырылган рус-татар укытучылар мәктәбен ачуга ул актив катнашучыларның берсе булды. Ш. Мәрҗани бу мәктәп ачылуга багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясый, тирә-яктагы руханиларның каргышына карамый, мәктәптә үзе укыта башлый.
Ш. Мәрҗанинең фәнни эшчәнлеге дә халыкны феодаль-патриархаль мөнәсәбәтләр һәм урта гасырчылык тырнагыннан коткару, халык карашын дөнья цивилизациясе казанышларына таба юнәлтү идеясе белән сугарылган. Мәгърифәтченең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге Бохарада ук башланып, гомеренең соңгы көненә кадәр дәвам итә. Аның тарафыннан утыздан артык фәнни хезмәт языла. Алар арасында фәнии-фәлсәфи, эстетик фикер тарихы һәм аның күренекле вәкилләренең тормышы, иҗат юлы турында язылган җиде томлык «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф», ике томлык «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» кебек күренекле хезмәтләр дә бар. Г. Ибраһимов хаклы бәяләп узганча, «аның бөтен әсәрләре фикердә хөррият белән, киләчәккә яхшы карау белән, адәм гакылына ихтирам белән сугарылган».
Ш. Мәрҗани, мөселман галимнәреннән беренче булып, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алына, бу җәмгыять эшенә актив катнаша. 1877 елда Казанда Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең IV Бәтенроссия съезды чакырыла. Бу съездга Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән өч йөзгә якын галим килә. Оештыру комиссиясе составында булган Ш. Мәрҗани бу съездга әзерлек эшендә, аның барышында актив катнаша, пленар утырышларның берсендә Болгар һәм Казан тарихлары турында доклад ясый. Татар телендә сөйләнгән бу докладны В. Радлов рус теленә тәрҗемә итә. Ике телдә язылган әлеге доклад 1884 елда съездның башка материаллары белән бергә басылып чыга.
Киң диапазонлы галим Ш. Мәрҗани фәннең төрле тармаклары белән кызыксына һәм эзләнүләр алып бара. Ш. Мәрҗани дигәч, тирән белемле философ, әдәбиятчы, телче, үз халкы һәм күрше халыклар тормышын да яхшы белгән тарихчы күз алдына килеп баса. Моннан тыш ул археология, этнография, нумизматика, астрономия, география, медицина, фармакология, музыка һәм башка сәнгатьләр тарихы белән кызыксына, татарларда беренче мәртәбә фәннең бу өлкәләренә кагылышлы гаять тирән, дәлилле һәм файдалы идеяләр әйтеп калдыра. «Мөкаддимәте...» («Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» исемле күп томлы хезмәткә кереш) кебек фундаменталь әсәрендә ул фәнни-фәлсәфи белемнең табигатен тирән анализлый, аның җәмгыятьтә тоткан урынын һәм әһәмиятен билгели, фәннәрне классификацияли.
«Назурәтел-хак...» («Хакыйкатьне күзаллау...»), «Әл-хик-мәтел-балига...» («Өлгергән философия...»), «Хаккыл-мәгъри-фәт...» («Танып белү хакыйкате...»), урта гасырның дин галиме Дәвакинең «Мелла Җәлал» китабына шәрехнамә рәвешендә язган «Әл-газабел-фирәт...» («Сафландыручан су...») кебек хезмәтләрендә Ш. Мәрҗани дөньяга карашның төп проблемалары буенча мөселман дине әһелләре өйрәтүләрен тәнкыйтьли, чынбарлыкны фәнни-материалистик аңлатуга юл сала. Дөрес, аның дөньяга карашы эзлеклелектән ерак тора, ул фәлсәфи фикерләвендә мөселман Көнчыгышына хас традицион формалардан арына алмый әле. Шул ук вакытта ул, фикерләрен традицион мөселман дине тышчасына төреп бирүенә карамастан, алланың асылы һәм аның төп билгеләре, дөнья һәм аның яралышы, заманның чиклелеге һәм чиксезлеге, чынбарлык һәм юклык кебек ул заман өчен гаять әһәмиятле, кардиналь мәсьәләләр буенча дин өйрәтүләрен төрле яктан һәм дәлилле итеп тәнкыйтьли. Бәхәс үзәгендә торган «ходус замани» («заманда барлыкка килү») формуласына каршы чыга. Шәригать, бу аңлатмага таянып, дөньядагы бар нәрсәне, шул исәптән заманның үзен дә, алла яраткан дип белдерә. Ш. Мәрҗани мондый карашларның нигезсез, мәгънәсез икәнен исбатлый.
Ш. Мәрҗани карашынча, туктаусыз хәрәкәттәге әйберләрдән башка заман төшенчәсе юк; реаль вакыттан тыш заман һәм вакытлы нәрсәләрдән башка заман — химера, абсурд. Шуңа күрә һичнинди реаль нәрсә булмаган заман турында сүз йөртү — мәгънәсезлек. Чынбарлыкның «гадәмнән» барлыкка килүен исбатлаучы бер генә мисал да юк бит, ди галим .
«Заманның хасил булуын» инкяр итүе белән Ш. Мәрҗани шәригатьнең, алла заманга караганда да алданрак булган, барлык әйберләрне һәм күренешләрне ул үзеннән соң билгеле бер дәвердә барлыкка китергән, дигән өйрәтүләренә каршы төшә. Дөрес, ул алла идеясен дә кире какмый, шуңа күрә аның фәлсәфәсе, формасы буенча, объектив-идеалистик булып кала. Чөнки ул алла объектив дөнья һәм аның күренешләреннән элек тә булган дип саный. Әмма, аныңча, күренешләр дөньясы да алла кебек үк мәңге һәм чиксез; әйберләрнең («мөмкинат») өзлексез, мәңге алышынып торуыннан гыйбарәт. Монда максат «үткәндә һәм киләчәктә чиге булмаган вә туктаусыз яңаручан булган җөзьиятнең нәүбәтләшүе нәтиҗәсендә саклана (яши) торган өзлексез бер табигать барлыгын исбат итмәктер. Вә бу өзлексез табигать, үзенең дәвамы һәм өзлексезлеге җәһәтен» нән, мәңгелек иҗат итүчедән чыга; җөзьият, үзенең үзгәрүчән булуы җәһәтеннән, күренешләрнең барлыкка килүенә башлангыч була, дибез». Бу сүзләре белән Ш. Мәрҗани Әбугалисина һәм Ибн-Рөшд позициясенә баса, табигатьнең дә, алланың да мәңге булуы турында алар әйткән идеяне куәтли. Әлеге концепция буенча, күренешләр дөньясы, алла кебек үк, мәңге булган һәм булачак. Дини карашлар өстенлек иткән шартларда бу идеяне яклауның әһәмияте гаять зур була. Мондый фикер ул вакытта «хөкем сөргән карашларга революцион каршы чыгуны аңлата иде». Шуңа таянып, Ш. Мәрҗани Галәмнең мәңге һәм чиксез булу идеясен куәтләгән галим философларны яклады, динчеләрнең аларны гаепләүләрен кире какты.
Ш. Мәрҗани алланың асылын да догматик дин белгечләречә аңлатмый. Аныңча, алла күренешләрне үзе теләгәнчә барлыкка китерүче дә, табигатьтән аерылган зат та түгел, ә һәр җирдә һәм һәрвакыт барлык нәрсәләрнең һәм күренешләрнең нигезендә яткан гомум яшәеш принцибы; алла — үткәнне, хәзергене һәм киләчәкне үтеп чыгучы мәңгелек; аның асылы материаль һәм рухи күренешләрдә һәр җирдә, һәр нәрсәдә ачыла. Алла табигатен шулай аңлату Ш. Мәрҗанине пантеистик характердагы нәтиҗәләргә китерә.
Пантеизмга Aлла асылын дөнья күренешләрендә эретү хас. Фәлсәфи проблемалар өлкәсендә Ш. Мәрҗани казанышларын дини-идеалистик карашлардан арыну һәм татар иҗтима гый фикер үсешенә рационализм үтеп керүдә хәлиткеч адым Дип бәяләргә мөмкин. Мөселман дин өйрәтүләрен рационалистик тәнкыйтьләү чынбарлыкны фәнни-материалистик аңлатуга илтте. Чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында фикер йөрткәндә Ш. Мәрҗани аларның табигатьләре нигезендә эш итте, дөньяның объективлыгын, кешегә буйсынматан хәлдә яшәвен, табигать үз законнары буенча үзгәрүен күз алдында тотты.
Шәригатьнең фәнгә һәм философиягә мөнәсәбәте турында сөйләгәндә, Ш. Мәрҗани шәригать кануннарыннан фәнни белемнең өстенрәк торуын исбатлый, мондый фикере белән заманы өчен бик кыю позициягә баса. Шәригатьтә,— ди ул, — болар-га (фәнни дәлилләргә. — Ред.) һичбер каршылык юк. Әгәр шәригатьтә аңа каршылык була икән, дөреслеге ачык мәгълүм нәрсәне инкяр итүгә караганда, шәригать күрсәтмәсен үзгәртеп аңлау яхшырак.
Ш. Мәрҗани «тәкфир»нең, ягъни чынбарлыкны фәнни аңлатуга һәрбер омтылышны, ирекле фикер йөртү очракларын мөртәтлек дип гаепләү практикасының дошманы иде. Бу күренешне ул халыкны упкынга сөйрәүче сәбәпләрнең берсе дип санады, кискен рәвештә аннан читләште. Карашларының догматик динчеләрнекеннән төп аермасын ассызыклап, ул болай язды:
«Без хәкимнәр вә әһле мәгърифәтне, гакыл вә хикмәтне донь ман күрмибез, һәм айларның дәлил илә исбат иткән нәрсәлә-рене шәрә фанатизм вә дошманлык белән инкяр итмибез. Әһле мәгърифәтне, гакыл вә хикмәтне дошман күрмәк, дәлил белән сабит булган нәрсәләрне шәрә фанатизм белән инкяр итмәк әһле кәлям вә мөтәфәләсиф гадәтедер. Әһле кәлям вә мөтәфә-л-әсиф сүзләре гаять зәгыйфь һәм хаклыктан ерак...»
Ш.Мәрҗани - тарих фәненең күренекле вәкиле. Тарих фәненең методологик проблемаларын һәм аерым халыкларнын тарихи үткәнен өйрәнүдә ул әһәмиятле хезмәтләр калдырды Аның хезмәтләрендә тарихның фәнни белем системасындагы урыны, иҗтимагый функциясе, тарихи эзләнүнең объекты, бурычы, методлары, халык массаларының һәм аерым шәхесләрнең тарихи процесста тоткан урыны кебек мәсьәләләр чагылыш тапты. Шулай ук фән һәм сәнгать тарихы, күренекле философлар, галимнәр, шагыйрьләр, музыкантлар һәм культураңның башка өлкәсе вәкилләренең тормышын, эшчәнлеген өйрәнүдә дә ул зур эшләр башкарды. Ш. Мәрҗани хаклы рәвештә татар халкының фәнни тарихына нигез салучы булып санала.
Ш.Мәрҗани хезмәтләрендә татар халкының матди һәм рухи культурасына, күрше халыклар белән аралашуына кагылышлы мөһим мәсьәләләр җентекләп тикшерелә. Ул татар халкының бай тарихи үткәне һәм культура мирасы барлыгына чын күңелдән ышана. «Нәһҗел-фәрадис», «Кыйссаи Йосыф», «Нәсыйхәтес-салихин», «Бәдәвам», «Нәүруз» һәм «Шәһри Болгар газилары» кебек гүзәл әдәби һәм әхлакый әсәрләрне ул бу мирасның мөһим үрнәкләре дип саный. «Болгар шәһәрендә улан ләүхләр язуларына бик мөшабиһ. Бу китаплар бу мәмләкәтләрдә басма вә язмалары галәлкәсрәт табыладыр. Гайре мәмләкәтләрдә бер дә күрелгән вә ишетелгәне юк. Вә бу китаплар лисаны госманлы вә чыгтай, вә төркмән, вә Казагстан лисаннарына мөбаиндыр».
Бу әдәби ядкярләрнең татар халкы культура милке булу идеясен Ш. Мәрҗани шулай яклап чыга. Идел һәм Урал буе татарлары тарихын, культура мирасын өйрәнгәндә халык авыз иҗаты әсәрләренә дә мөрәҗәгать итә, аларның барлыкка килүен борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, тормыш шартлары белән аңлата.
Ш. Мәрҗанинең тарихи хезмәтләре рус галимнәре тарафыннан да югары бәяләнә. Мәсәлән, Н. Ф. Катанов «Мөстәфадел әхбар...»ның фәнни кыйммәтен болай билгели: «Этнографик һәм тарихи эчтәлегенең байлыгы ягыннан Казан галиме Шиһабетдиннең хезмәте, рус теленә генә түгел, башка Европа телләренә тәрҗемә ителергә лаек. Болгар һәм Казан патшалыклары турындагы хәбәрләрен автор бик фәнни төзегән... Болгар һәм Казан патшалыклары турында тәфсилләп сөйли, аларның тарихына гына түгел, теленә, гореф-гадәтләренә дә кагыла, һәр ике патшалыкта яшәгән халыкларның бер өлеше чыгыш ягыннан һичшиксез төрки булуына, болгарларның Казан ханлыгына керүенә анда яшәүчеләр белән уртак тел, дин, төшенчәләр сәбәп булуы хакында автор бик күп тарихи дәлилләр китерә».
Ш. Мәрҗанинең күп кырлы фәнни һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге, урта гасырчылык схоластикасына, фанатизмына кыю каршы чыгуы искечә яшәргә күнеккән кешеләрнең ачуын кабарта. Аңа ләгънәт укыйлар, диннән язган, мөртәт, миссионерлар куштаны, диләр. Галимнең рус-татар укытучылар мәктәбендә эшләве, университетка барып рус галимнәре белән аралашуы хыянәт дип кабул ителә, шул хакта мәсхәрәле шигырьләр языла.
Надан байлар, реакцион динчеләр куйган киртәләргә карамастан, Ш. Мәрҗани юлыннан тайпылмый, шәкертләренә фәнни мәгълүматлар белән баетылган дәресләр бирүен дәвам итә, схоластик йомыклыкның һәртөрле күренешләрен хезмәтләрендә фаш итә, чыгышлары һәм шәхси әңгәмәләре вакытында мәгърифәтчелек карашларын пропагандалый.
Фикерләре эзлексезрәк, аерым мәсьәләләрдә тайпылышлар булуга карамастан, Ш. Мәрҗани иҗаты татар халкының рухи тарихында тирән эз калдырды. Әсәрләренең берсен мәгърифәтче «Әл-барк әл-вамиз фи әр-рәдди галә әл-бәгыйди әл-мөс-ми би ән-нәкыйд», ягъни «Дошманнарны бетерүче яшен» диш атады. Чыннан да, аның чыгышлары татар халкының караңгы тормышын яктыртучы яшендәй булды.
Ш. Мәрҗани — татар иҗтимагый фикерендә тәнкыйди агымны киңәйтеп җибәрүчеләрнең берсе. Схоластик томаналыкны? фаш иткән чыгышлары белән ул хакыйкатьне мөстәкыйль эзләү юлына чыгарга булышты. Шуңа күрә татар халкының бөек уллары Ш. Мәрҗани исемен тирән рәхмәт хисе белән искә ала. Г. Ибраһимов аны бөек остаз, «безнең таңыбызның чулпаныдыр» 1 дип атый. Татар культурасының күренекле вәкилләре: Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан аның эшчәнлеген югары бәяләделәр. «Шиһап хәзрәт» шигырендә Г. Тукай аны белем һәм прогресс хәбәрчесе ди.
Дини фанатиклар һәм реакцион байлар Ш. Мәрҗанинең яманатын таратырга тырышсалар да, аның эшчәнлеге гади халык арасында яклау таба. Бу яктан 1853 елда мөселманнарның Диния нәзарәтенә җибәргән хатлары гаять характерлы. Ш. Мәрҗанинең укыту һәм мәдрәсәне җитәкләү хокукыннан мәхрүм ителүе мәхәллә өчен зур югалту булуы, мәхәллә кешеләренең мөдәррис һәм имам итеп башка кешене алырга теләмәүләре бу хатларда басым ясап әйтелә.
Ш. Мәрҗани эшчәнлеге тугандаш халыкларның прогрессив фикер ияләренә дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, Ахан-Сәрин, А. Кунанбаев һәм М. Сералин кебек казакъ шагыйрьләренә ул, һичшиксез, уңай тәэсир итә. Соңгысы Ш. Мәрҗанине «халыкка хезмәт иткән кеше» дип бәяли.
А. Кунанбаевның җыентыгына язган кереш сүзендә М. Ауэ-зов, бу казакъ мәгърифәтчесе «беренче татар мәгърифәтчесе — новатор Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен белә иде», дип яза. Урта Азия халыкларының иҗтимагый фикер үсешенә Ш. Мәрҗанинең уңай йогынтысы турында күренекле таҗик язучысыз Садретдин Айни, проф. А. М. Богоутдиңов һәм башкалар да язып чыктылар.
Ш. Мәрҗани хезмәтләре белән Россиядә генә түгел, Көнбатышта да, Көнчыгышта да кызыксынганнар. «London Pulishina kompani», 1874 елның 30 мартында Jogen Adams имзасы белән язылган махсус хат аша аңа мөрәҗәгать итеп, Британия энциклопедиясе өчен автобиографиясен һәм фотосын җибәрүне үтенә. Бу үтенеч канәгатьләндерелә. Ш. Мәрҗани эшчәнлеге Тунис, Каһирә, Мәдинә, һиндстан, Төркия һ. б. ил һәм шәһәрләрнең галимнәрен җәлеп итә. Ш. Мәрҗани биографларының берсе Р. Фәхретдинов Мисыр журналы «Әл-Моктатыйф»тан түбәндәге өзекне китерә: «Берничә еллар үткәннән соң, безгә галим Шиһабетдин бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» исемле китабы килеп җитте. Ул — Европа Россиясенә буйсындырылган Казан өлкәсе галимнәреннән. 1293 ел һиҗри белән күрсәтелгән китабы безгә килеп җиткәнгә күрә, мин бу ихтирамга лаек кеше әле исәндер дип уйлыйм. Аның китабы, сүзләр сайлавының һәм сөйләменең синтаксик төзелеше ягыннан, гадилеге, фикеренең тирәнлеге буенча, Мисыр, Дәмәшекъ яки Гыйрак галимнәренең моңа охшаш әсәрләренең берсеннән дә калышмый». Бу факт Ш. Мәрҗанине бөтен дөньяга билгеле галим буларак характерлый.
Кеше акылын рухи коллык чылбырларыннан азат итәргә кирәклекне тирән аңлап, Ш. Мәрҗани бөтен гомерен прогресс өчен көрәшкә, кешеләрне рухи агартуга, аларның дөньяга карашларын киңәйтүгә багышлады. Шуңа күрә ул татар иҗтимагый фикере, әдәбияты һәм культурасы тарихында күренекле урын алып тора.
Я.Абдуллин.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013