Бүген Әдипләр: Мариc Нәзиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мариc Нәзиров

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Рәзилә Насыйбуллина
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Мариc Нәзиров
(1949-2013)
Мариc Назиф улы Нәзиров 1949 елның 4 августында Башкортстанның Чакмагыш районы Каракөчек (хәзерге Үрнәк) авылында туа. 1966 елда ул Үрнәк урта мәктәбен тәмамлый. М.Нәзиров — Благовещенск районының Карагай Күл сигезьеллык мәктәбендә немец теле, математика һәм сызым укыта. Чакмагышка кайтып, «Игенче» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елда ул Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә, институтны тәмамлагач, рус һәм чит илләр халыклары әдәбияты кафедрасында эшкә калдырыла. Аңа ректорат органы булган «За педагогические кадры» газетасының җәмәгать башлангычындагы мөхәррире вазифасын да йөклиләр.
1972-1973 елларда Марие СССРның иң көньяк ноктасы дип исәпләнгән Кушка шәһәрендә урнашкан мотоукчылар дивизиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, ул егерме елга якын гомерен татар телендә нәшер ителүче «Кызыл таң» республика газетасына багышлый: биредә авыл хуҗалыгы бүлеге хезмәткәре, Башкортстанның көньяк төбәгендәге үзхәбәрчесе, икътисад мәсьәләләре буенча мөхәррир-күзәтүче булып эшли. 1993 елда Марие татар телендә яңа чыга башлаган «Гасыр» атналыгы редакциясенә җаваплы сәркәтип булып күчә. 1995 елның мартында тәүге саны гына дөнья күрергә өлгергән «Тулпар» журналына шундый ук вазифага чакырыла, күп тә үтми аның баш мөхәррир урынбасары булып китә.
2000-2002 елларда ул татар халкы һәм Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасының Башкортстандагы һәм Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле-референты, Бөтенроссия «Мәгариф» фонды Башкортстан бүлекчәсенең «Мәгърифәт» нәшрияты әдәби мөхәррире, баш мөхәррире, «Башкортстан» республика газетасының Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары буенча үзхәбәрчесе булып эшли. 2002 елның мартыннан Чакмагыш районы «Игенче» газетасы баш мөхәррире, ә 2004 елдан Башкортстан Республикасы «Чакмагыш мәгълүмат үзәге» редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директор-мөхәррире.
Әдәби иҗат белән Марие Нәзиров мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә ул башкорт һәм татар телләрендә дөнья күргән дистәләгән китап авторы. Шигырьләре рус, чуаш, инглиз, немец, төрек телләренә дә тәрҗемә ителә. Аның сүзләренә йөздән артык җыр көе язылган. Бөтендөнья Язучылар бердәмлеге — ПЕН-клубка, Татар ПЕН-үзәккә (1997) кабул ителә. М.Нәзиров — татар телле әдипләр берләшмәсенең бюро, Башкортстан дәүләт «Китап» нәшриятында татар телендә дөнья күреп килгән «Акчарлак» альманахы редколлегия әгъзасы. Ул өч чакырылыш Бөтендөнья татар конгрессы утырышларында катнаша, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетының мәдәният комиссиясе әгъзасы. Шагыйрь Башкортстан Республикасы хөкүмәте карамагындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәлекнең (2004) Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Башкортстан Республикасы Президенты рәхмәтенә лаек була (2003). Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2004). Ул — 1970 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.
М.Нәзиров — 2000 елдан Россия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йолдызлар табын кора: шигырьләр. — Уфа: Иҗат, 1992. — 130 б.
Янә утларга керәм: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1994. — 144 б.
Еллар кары: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2002. — 320 б.
Айгөл чебеш үстерә: шигырьләр. — Чакмагыш: Чакмагыш мәгълүмат үзәге, 2005. —426.
Багышлаулар: шигырьләр. — Чакмагыш: Чакмагыш мәгълүмат үзәге, 2007. — 3406.

* * *
Чакматаш: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1982. — 32 б. (Башкорт телендә.)
Мәңгелек очыш: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1986. — 30 б. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә м и р о в Р. «Беренче карлыгач» // Аргамак. — 1994. — № 10.
Ф а з л ы е в Р. Шагыйрь күңеле // Тулпар (Өфө). — 1995. — № 1.
Вәсилева Л. Шагыйрь дөньясына сәяхәт // Өмет (Өфө). — 1998. — 21 февр.
Ә м и р о в Р. Иңнәрендә канат барда // Заман-Башкортстан (Өфө). — 2000. — 20 май.
С а ф у а н о в С. һ.б. Марие Нәзиров шигърияте // Мәгърифәт (Өфө). — 2000. — 124 б.
Мөлеков М. Утларга керә күңел // Аргамак. — 2000. — № 3.
Кыдашева 3. Йөзмә милли республика // Татарстан яшьләре. — 2000. — 15 июль.
Низамиев Р. Ут күршеләр — уртлы күршеләр // Идел. — 2002. — № 1. — 79-81 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧ

Күптән түгел татар азучыларының "Иҗат" берләшмәсе Дзержинский исемендәге эчке эшләр һәм КГБ типографиясендә татар телендә беренче китапларын чыгара башлады. Татарстан укучысына бөтенләй диярлек билгесез Уфа татар шагыйре Мариc Нәзировның шул нәшриятта "Йолдызлар табын кора" дигән китабы дөнья күрде. Мариc Нәзиров, сүз дә юк - кызыклы шагыйрь. Ул "Гасыр" гәзитәсендә эшли. "Аргамак" журналы идарәсе каләмдәшебезне яңа, ифрат дәрәҗәдә кызыклы китабы белән котлый һәм укучыларыбызга тел-әдәбият гыйлеме докторы, профессор Рәиф Әмировның китабына язылган кереш сүзеннән өзек һәм шагыйрьнең шигырьләрен тәкъдим итә.
Шагыйрь дә бит, башкалар кебек, замана баласы. Тик ул тирә-юньгә яшьтәшләренә караганда игътибарлырак, күңел күзе сизгеррәк. Кордашлары-замандашлары күреп-шәйләп өлгермәгән, сиземләп тә уйлап бетмәгән күренешләргә игътибарны юнәлтә, аларның күз-колакларына, алар җырлар моң сазына әйләнә. Шигъри шәхес төсмерләп-тоеп, белеп сурәтләгәннәр шулай итеп вакыт елъязмасына, шигъри тарихка әйләнә. Ә менә бу җәһәттән инде Марие Нәзиров сугыштан соң әдәбиятка аяк басып, әдәби буынга әйләнергә өлгерә алмаган тарихи буын шагыйре. Аннан алдагы сугыш елларында туып-үскәннәр кебек, Мариеның яшьтәшләре дә, һәркайсы үзенчәлекле тавышлы әдип булуына карамастан, тоташ буын буларак тавышлы урын табып китә алмады. Бәлки, бу тавышны ишетер-күрер өчен бераз вакыт үтүе кирәктер. Менә Марие та бүген үз шигъри дөньясын, үз юлын, үз тавышын тапкан шагыйрь.
"Беренче кар,
Беренче кар,
Юк бит аның милләт, чик, иле.
...Юл читендә соңгы кызгылт яфрак
Кемнәрнеңдер каны шикелле...
Әйе, кемгәдер бу күренеш мәк чәчәген, канәфер шәлкемен хәтерләтер иде. Яфрак - чәчәк - революция корбаннары - бу образ системасы да язык түгел. Әмма яңа да түгел. Марис исә турыдан-туры бүгенге көн рухындагы драматик ситуация кора. Нәтиҗәдә табигый матурлык (милләт, чик, иле булмаган саф тәүге кар) хәвефле фараз-кисәтү, белән сугарыла, ә образларның үзара бәрелеше эстетик биеклеккә күтәрелеп, интеллектуаль эчтәлеккә ия була. Дөньяның катлаулылыгын кисәтү аша шигырь үзе дә гармониягә омтылу, һич югында аның офыкларын билгеләү формасына әйләнә. Кемгәдер бу гына аз кебек тоелыр. Күп түгелдер, бәлки. Әмма ким дә түгел, ә бүгенге хәлләрдән хәбәрдар кеше өчен мондый шигъри хикәя үзе үк күпне сөйләрлек. Ә бит шагыйрьнең вазифасы да кешеләрне, шушы газаплы һәм моңлы тормыш-утны оныттырмый, аны матурлык символына әйләндерү өчен көрәшергә чакырып-этәреп торудадыр.
"Учларыма утлар аламын да
Уты сүнгән кешеләрнең шакыйм
Боз каплаган күңел тәрәзен", - дигән юллары шагыйрьнең әнә шуңа гомерен багышлавын ачык күрсәтә дә инде. Мәхәббәт турында язмаса, ул шәхес тә, шагыйрь дә булмас иде. Әмма "һәрбер йөрәк аны яңарткан" бу бөек тема да М.Нәзиров әсәрләрендә шактый үзенчәлекле яңгыраш тапкан. Балачак хыялларына, төнге учаклар ялкынына үрелеп, аңа гомерен биреп үзе дөнья куйган газиз әнкәен юксыну, аның урынына өйгә кергән кешеләрнең аналарча мөгамәләсен тату тойгыларыннан үсеп чыга бу тойгы. Шагыйрь мәхәббәтнең бөек илаһи көчен, рухны күккә очырып алып китәр куәтен яхшы белә.
Дөнья, һәм яшәеш, кешенең асылы хакында сәяси мәсьәләләр яссылыгында уйлану, Г.Тукай, Дәрдмәнд, Н.Нәҗмиләрдән килгән шигъри формалар, башкорт әдәби-фольклор алымнары, татар халык иҗаты традицияләре белән сугарыла, үзенчәлекле ритмик агым тудыра. Менә, әйтик, татар поэзиясендә сирәк очрый торган, тик гасырлар буе башкорт шигъриятенең публицистик-риторик яңгырашын тәэмин иткән кобаер формасы М.Нәзировта "саф" көенчә түгел, әдәби традицияләр белән кушылып бирелә. Нәтиҗәдә, бөтенләй үзенчәлекле лирик-публицистик шигъри интонация барлыкка килә. Шуңа да басым ясап китим: "Туган җир", "Ашыгаек, ашкынаек" шигырь-кобаерлар өндәү, чакырудан торса, соңгыларында инәлгәч сорау интонацияләре өстенлек ала. Сәбәбе: тәүгеләре раслау аша уңай күренешләрне олылауга корылса, хәзер инкарь итү, какшамас булып тоелган раслауларны шик астына алу, шулар кабырчыгына яшеренгән ялганны фашлаудан тора.
"һич белмимен: хәзер мин кем?
Әллә хаким, әллә бер кол?
Учларына алган куздан
Нишләп пешми минем бу кул?"
Янә кадимдәге ут кузы геройны үз эченә чорнап алып әвәләгән ваемсызлыкның бер чагылышына өйләнә. Ә хуш күңеллелек - буш күңеллелекнең мичәү аты. Ә бушлыкта берни дә үсми шул: "уй урынына әрем үсә, ил өстенә хафа төшә". Ана телен балалар оныткан, "кеше гомере хәтта сукыр бер тиен тормавына халык күнеккән". Бу коточкыч үзгәрешләрнең үзәгендә янә лирик герой үзе. Тоташы белән фольклор алымнарына, кобаер формасына нигезләнгән "Пәйгамбәрләр кирәк җиргә" публицистик поэма-монологында әйтелгәнчә, "Мин - элекке түгел", чөнки бу үзгәрешләр - заман, мохит үзгәрешнең чагылышы ул. Ә бу куркыныч юлларны үтәр, дәвер салган авырлыкларны җиңәр өчен һәрберебезнең көч салуыбыз, чүккән җирдән аякка басуыбыз, "Акмуллалар, Бабичлардай, Такташ белән Җәлилләр дәй пәйгамбәрләр кирәк җиргә", ди шагыйрь. Катлаулы буталчыклык аша үз кыйбласын чамалау аңа:
"Китмәс өчен килдем бу мәйданга,
Тукталмадым үтеп барышлый...
" һәм
"Арабызда төрле затлар әле барлар,
Бил буылган, кем-кемлеген бәйге барлар", дип раслау, үзенә яңа рухи маяклар сайлау өчен әхлакый хокук бирә.

Рәиф ӘМИРОВ,
Башкортстан дәүләт педагогия институтының әдәбият кафедрасы мөдире, тел-әдәбият гыйлеме фәннәре докторы, профессор.
"Аргамак" журналы, 1994, № 10.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018