Бүген Әдипләр: Мәрди Рәфыйков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәрди Рәфыйков


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Энҗе РАЗОВА
Атилла Расих
Cолтан Рахманколый
Шамил Рәкыйпов
Мәҗит Рәфыйков
Мәрди Рәфыйков
Мәрди Рәфыйков
(1927-2009)
Мәрди Рәфыйков (Мәрдегалләм Галләм улы Рәфыйков) 1927 елның 28 февралендә Татарстанның Апас районы Түбән Балтай авылында туа. Үз авылларында башлангыч белем алып, Урта Балтай җидееллык мәктәбен тәмамлаган елда сугыш башлана. Өлкән ирләр, алар белән бергә таза атлар фронтка киткәч, яшүсмерләргә, шул җөмләдән ундүрт яшьлек Мәрдигә дә сугыш вакытының мең төрле эш-мәшәкатьләрен башкарырга туры килә. Ә 1944 елда аны Ерак Көнчыгышка — тиздән японнарга каршы сугыш башланырга тиешле Кытай чигенә алып китәләр. Зур сугышка әзерлек алып барылса да, М.Рәфыйков хезмәт иткән гаскәри берәмлекләргә япон самурайлары белән кара-каршы очрашырга туры килми — 1945 елның җәендә фронтның башка гаскәри көчләре японнарны бик тиз бирелергә мәҗбүр итә.
М.Рәфыйковның гаскәри хезмәте 1951 елга кадәр сузыла. Шул елларда ул каләм тибрәтә башлый, беренче өйрәнчек хикәяләрен яза. Хәрби хезмәттән кайткач, Кайбыч район газетасы каршында Шәүкәт Галиев оештырган әдәби түгәрәккә йөри. 1952 елда аны шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Ул Кайбычта кичке урта мәктәпне тәмамлый, аннары Казанда партия мәктәбендә белемен камилләштерә.
Мәрди Рәфыйковның шуннан соңгы хезмәт юлы һәм әдәби-журналистлык эшчәнлеге «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы безтЪн тыгыз бәйле. Ул озак еллар Татарстанның Кама аръягы һәм Тау ягы районнарында газетаның үзхәбәрчесе булып эшли, бу газета битләрендә дөнья күргән йөзләрчә язмаларыннан тыш бер үк вакытта «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Чаян», «Ялкын» журналларында, «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» кебек республика көндәлек басмаларында актив языша — күпсанлы очеркларын, публицистик мәкаләләрен, хикәяләрен бастыра. Матур әдәбиятта Мәрди Рәфыйков, нигездә, балалар өчен табигать турында язган кыска хикәяләре, лирик парчалары белән мәгълүм («Чүрәкәй», «Җырчы юкәләр» җыентыклары). Аның очерк жанрындагы әсәрләре тупланган «Иделкәйнең ак ташы» (1985), «Ак дулкыннар» (1988), Шатура ГРЭСы төзелешендә эшләүче татарлар турындагы ике документаль повестен эченә алган «Сазлыктагы утлар» (1990), каләмдәше З.Фатыйхов белән берлектә иҗат иткән «Таң җиле» (1983), З.Азизов катнашында язылган «Могҗизалар мәктәбе» (1985) китаплары да, асылда, әйләнә-тирә мохит, табигать, экология мәсьәләләре белән турыдан-туры бәйле. Табигатьне саклау темасын яктырткан әсәрләре өчен М.Рәфыйков Россия экологлары җәмгыятенең көмеш медале белән бүләкләнә, Урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман үстерү отличнигы» дигән билгесенә лаек була.
Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе. Язучы 2009 елның февраль аенда вафат була. М.Рәфыйков — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Чүрәкәй: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. — 166. — 10000 д.
Җырчы юкәләр: табигать турында хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 62 б. — 13000 д.
Таң җиле: очерклар / соавт. З.Фатыйхов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 196 б. — 3000 д. Могҗизалар мәктәбе: очерклар / соавт. З.Азизов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 646.—2500 д.
Иделкәйнең ак ташы: очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 64 б. — 2300 д.
Ак дулкыннар: очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 94 б. — 3000 д.
Сазлыктагы утлар: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 128 б. — 5000 д.
Урманчы малае: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 158 б. — 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рәфыйков М. Кеше исән чакта чабата югалмас // Мәдәни җомга. — 1997. — 24 гыйнв.
Рәфыйков М. Авылымның җылы хатирәләре // Татарстан. — 1997. — № 2. — 13-22 б.
Гайнуллин X. Гаделлек сакчысы // Мәдәни җомга. — 1997. — 14 февр.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013