Бүген Әдипләр: Мар. Сәлим
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мар. Сәлим


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Мар. Сәлим
Язучы-сатирик, шагыйрь һәм журналист Мар. Сәлим (Марсель Шәйнур улы Сәлимов) 1949 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Боpай районы Сәет авылында туа. Ул Краснохолмский бистәсендә урыс мәктәбен тәмамлагач, Уфада яшәүче апасы янына юллана һәм Башкорт дәүләт университетына укырга керә. 1971 елда филология факультетын тәмамлый һәм армиягә алына. Ике ел Төньяк гаскәрләр төркемендә (Польша) взвод командиры булып хезмәт итә, хәзер запастагы майор. 1973 елдан бирле ул «Сәнәк» сатира һәм юмор журналында эшли: башта—әдәби хезмәткәр, аннан — бүлек мөхәррире, ә 1980 елдан — баш мөхәррир.
Бүген исә Мар. Сәлим — Мәскәү, Казан, Уфа нәшриятларында басылган егермедән артык китап һәм Россия халыклары әдәбияты тарихында тирән эз калдырган сатирик икетомлык авторы. Әсәрләре кырыктан артык телгә тәрҗемә ителеп, чит ил басмаларында дөнья күрә. Ул иң яхшы юмористик хикәяләре өчен—Халыкара «Алеко» конкурсы лауреаты (Болгария, 1996), фельетоннары өчен — Россия Журналистлар берлеге (1996), «Тормыш көзгесе» җыентыгы өчен Башкортстан республикасының Шәһит Ходайбирдин исемендәге (1998) бүләкләре иясе була.
Язучы юмористик һәм сатирик әдәбиятның барлык төрләренә дә мөрәҗәгать итә. Аның повесть һәм хикәяләре, фельетон һәм юморескалары, комедия һәм скетчлары, поэма һәм шигырьләре, мәсәл һәм эпиграммалары укучылар тарафыннан көтеп алына. Үткер телле әсәрләрендә ул бүген халыкны борчыган мөһим мәсьәләләрне күтәрә, җәмгыятебездәге житешсезлекләрне кыю тәнкыйтьли.
Мар. Сәлим — башкорт, татар, урыс телләренең бөтен нечкәлекләрен белеп, бер үк вакытта шушы өч телдә дә уңышлы иҗат итүче үзенчәлекле көлке остасы. Аның сатирик һәм юмористик хикәя-шигырьләре Башкортстанда да, Татарстан матбугатында да еш чыга, скетч һәм интермедияләре сәхнәдә уйнала. Татар эстрадасы йолдызлары да аның шаян җырларын башкара.
Мар. Сәлим Россия Журналистлар берлегенең Федератив Советы әгъзасы, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Журналистлар берлегенең халыкара конфедерациясе секретаре һәм вице-президенты итеп сайлана. Ул — халыкларның юмор җәмгыятен (Габрово) оештыручыларның берсе.
Мар. Сәлим — Россия Федерациясенең (1993) һәм «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» (1990). Матбугат, мәдәният өлкәсендәге, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре, озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Дуслык ордены белән бүләкләнә (1999).
Мар. Сәлим — 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

а) Татар телендә:
Майлап-җайлап: сәхнә әсәрләре. — Уфа: Сүз, 1995. — 240 б. — 10000 д.
Көлсәң — көл: сатирик, юмористик хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 208 б. — 5000 д.
Үзебезнең агай-эне: сатира, юмор. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 176 б. — 2000 д.
б) Башкорт телендә:
Сер капчыгы: юмор, сатира. — Өфө: Китап, 1982. — 80 б. — 10000 д.
Тәгәрмәчле чана: сатира, юмор. — Өфө: Китап, 1984. — 192 б. — 15000 д.
Күгәрчен сөте: сатирик повесть, хикәяләр. — Өфө: Китап, 1988. — 240 б. — 11000 д.
Батыр ярасыз булмый: повесть, хикәяләр. — Өфө: Китап, 1990. — 64 б. —10000 д.
Туксан тугыз мәхәббәт: повестьлар, хикәяләр. — Өфө: Сүз, 1994. — 256 б. — 15000 д.
Әсәрләр: 2 томда. — Өфө: Китап, 2003, 2005. — 1500 д.
1 т.: сатирик-юмористик әсәрләр. — 448 б.
2 т.: сатирик-юмористик әсәрләр. — 496 б.
в) Башкорт, татар, рус телләрендә:
Птичье молоко: сатирическая повесть, рассказы. — Уфа: Слово, 1994. — 352 с. — 5000 экз.
Важная персона: сатира, юмор. — Уфа: Полиграфкомбинат, 1995. — 256 с. — 5000 экз.
Тормош көзгеһе = Тормыш көзгесе = Зеркало жизни: книги журналиста. — Уфа: Башкортстан,1998. — 528 с. — 2000 экз.
Бергәләп көлик! = Бергәләп көләек! = Посмеемся вместе!: сатира, юмор. — Казань: Идел-Пресс, 2003. — 384 с. — 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рәшит ФАЗЛЫЕВ. ШАЯН ТАЛАНТ
Исхаков В. Очлы каләм очына // Кызыл таң (Өфө). — 1984. — 10 июнь.
Гирфанов А. Мәхәббәтле китап // Агыйдел. — 1995. — № 7. — 149-150 б.
Зыятдинов Р. Көлдерә, кемлегеңне белдерә // Кызыл таң (Өфө). — 1998. — 21 июль.
Ф а з л ы е в Р. Бергә көлү күңелле // Казан утлары. — 2004. — № 8. — 177-180 б.
Яңа басма очрашуга җыйды // Мәдәни җомга. — 2004. — 10 сент.
Көлке остасы // Шәһри Казан. — 2004. — 10 сент.
Дуслык күпере нык булсын // Казан утлары. — 2004. — № 11. — 191-192 б.
Стасюконис А. Наш Марсель — самый юмористын. В мире // Сов. Башкирия. — 1996. — 2 февр.
Мустафин Я. Дрюон и др. потеснились // Лит. газета. — 2006. — 12-18 июля.
Валеев Ш. В оппозиции ко всему плохому // Известия. — 2007. — 27 марта.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018