Бүген Әдипләр: Зиннур Мансуров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зиннур Мансуров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Зиннур Мансуров Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы колхозда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967—1972 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975 елдан башлап ул «Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче булып эшли.
3. Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый; аларның кайберләре республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» битләрендә һәм соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» (1970) исемле күмәк җыентыкта басыла. Шул ук 1970 елда аның бер төркем шигырьләре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
1983 елда исә 3. Мансуровның Мәскәүдә «Современник» нәшриятында русча тәрҗемәдә «Меңъяфрак» («Тысячелистник») һәм Казанда «Йөз суы» исемле яңа шигъри китаплары басылып чыкты.
Поэзиядән тыш, 3. Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.
Зиннур Мансуров —1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Аның турында

ӨЧЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ

	Шигърият, син көчлеләргә ялчы түгел, 
	Кимсетелгән хакыйкатьне яклаучы син. 
	Кодрәт тоткан бозыкларга камчы түгел, 
	Рәнҗегәнне күкрәк белән яклаучы син.
			Гамил Афзал
Әдәбият белемендә лириканы тематик яктан биш төркемгә бүлеп карау күзәтелә. Бер төркемгә гражданлык лирикасы дип аталган шигырьләр туплана. Гражданлык лирикасы дип аталган бу шартлы бүленеш ил-көн гаме, милләт, халык, кеше ваемы турында язу, шуларны йөрәккә якын алып җырлау дигән сүз инде ул. Аңа эчке бер яну, фикер-кичерешләр кайнарлыгы, мөнәсәбәтләр аныклыгы хас. Шуңа күрә гражданлык лирикасында иҗтимагый яңгыраш көчлерәк була. Ә бу, үз чиратында, шагыйрьләрнең милли-мәдәни карашлары, яшәеш, язмыш хакында уйлануларын туплап, шигърияттә хакыйкать эзләүне көчәйтә.

Бу уңайдан татар шагыйрьләре шәхес һәм заман мөнәсәбәтләренә кагылышлы күп төрле проблемаларга игътибар итәләр. Әлеге проблемаларның 90 еллар башында нигездә милли кысаларда булуы, ә XXI гасыр башында исә ил күләмендә хәл итүне сорый торган дәрәҗәгә күтәрелүе күзәтелә. Татар халкының милли мәсьәләләре һич тә кимеми, ләкин башкачарак юнәлеш ала. Шагыйрьләрнең милли зыялы кешегә таләпләрне арттыра баруы, тел проблемаларын һичшиксез хәл кылырга чакыруы, татар әдәбиятын дөньякүләм даирәдә күрсәтергә вакыт җитүен аңлатырга тырышуы чын гражданлык позициясе дип кабул ителә. Татар шигърияте шул проблемаларны куя, сәбәпләрен эзли, өлешчә чишү юлларын күрсәтә.

Ә менә чынбарлыкның реаль күренешләре, аларны шагыйрьнең шигырьдә сәнгатьле алымнар белән образлы чагылдыруы һәм, ниһаять, әсәрне укучының боларны үзенә генә хас дәрәҗәдә кабул итүе тормыш—язучы—әсәр—укучы арасында ныклы бәйләнеш булдыра. Хәзерге шигърият бер үк вакытта сөйләүченеке дә, тыңлаучыныкы да булып кабул ителә, дигән нәтиҗә әдәбият белемендә «өченче хакыйкать» буларак карала.

Күпләр билгеләп үткәнчә, шагыйрь Зиннур Мансуров кабул итү өчен катлаулы акыл эшчәнлеге сорала торган әдәби әсәрләр язуы белән үзенчәлекле. Заман шигыренә аның үз бәясе болай яңгырый: «Шигърият сәнгатьнең иң мәһабәт төре булып саналса да, шигырь кешеләргә ләззәт бирер өчен генә язылмый. Бигрәк тә татарда. Юк, шигърияттә «тормыш елмаюы» гына чагыла алмый, чөнки яшәешебез сөенечле мизгелләрдән генә тормаган. Халыкның уй-гамен аһәңле сүз белән аңлатып биргән бердәнбер сәнгать төре буларак, назым инде күптән татарның туктаусыз сызланучы җан авазын яңгырату чарасына әверелгән».

Һәр татар шагыйре иҗатында милли тема теге яки бу яктан чагылмыйча калмый. Кайсының иҗатында милли бәйсезлеккә чакыру, кайсысында милли горурлык, кайсында милли гореф-гадәт аша тәрбияләү, кайсысында гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре, кайсында милли тарихка мөрәҗәгать итү бар. Ә менә 3.Мансуров шигъриятенең төп үзенчәлеген милли яңгырашның тәнкыйди характерда булуы, сатирик юнәлеше, интеллектуаль укучыга юнәлтелүе, шәрык терминнарының еш кулланылуы тәшкил итә.

Заман шагыйрьләре иҗатында татарның танылган бөек шәхесләренә дәүләтчел карашның җитенкерәмәве хакында багышлама жанрына караган әсәрләр еш күзәтелә. Бөек шәхесләрнең фаҗигасен күрсәткән әсәрләр дә аз түгел, З.Мансуров иҗатында да бар алар. Әмма ул әлеге мәсьәләне киңәйтеп җибәрүгә ирешә. Бөек шәхесләрнең үзләренә дә җаваплылык хисе «өсти». Шәхес трагизмын дәүләт һәм җитәкчелек өстенә генә «өеп калдырмый», бәлки фаҗиганең башлангыч этабын шәхеснең үзендә күреп, трагизмга китергән сәбәпләрнең өстәлә баруын сәнгатьчә күз алдына китереп бастыра.

Шунысы үзенчәлекле, З.Мансуровның сюжетлы шигырьләре эстетик алымнар күплеге белән аерылып тора. Аларда шигъри яңгыраш көчле, образлылык югары дәрәҗәдә куела, укучы, эстетик ләззәт тою белән бергә, шактый мәгълүмат алырга да өлгерә. Шуңа карамастан, аның шигырьләрендә публицистика бөтенләй сизелми. Мисал өчен шагыйрь иҗатындагы Сәйдәш образына мөрәҗәгать итик. «Соңгы сәхнәгә бару» әсәренә эпиграф итеп «1954 ел, май ае» дип куелган. Шигырьдә композиторның мәдәният һәм ял паркына соңгы тапкыр чыгыш ясарга баруы күренеше сурәтләнә. Сәйдәшне соңгы сәхнәсенә—Арча кырына үзләре үк аны «чагып» гомер иткән кешеләр алып бара. Гади кешеләр бөек композиторга теләктәшлеген белдерә: «Исемлесе, исәр, исереге / исәнләшеп китә көр генә»,—дип яза шагыйрь. Тик шагыйрь бу очракта гади халыктагы әлеге эчкерсез мәхәббәтнең Сәйдәш үлемен якынайтуга китерүен күрсәтергә алына. «Кочаклашкан саен, кәчтүменең / иңбашында аз-маз тап кала», дигән юллар рефрен булып, берничә тапкыр кабатланып килә. Моның өстенә автор фаҗигагә китергән сәбәпләрне градация формасында да үстерә бара: «Фаразлыймын: ап-ак фәрештәнең / канатына кемдер... кул сөртә». Монысы инде гади халык мәхәббәтен түгел, бәлки шул заман сәясәтенә ишарә итә. Әсәрдә автор Сәйдәшне фәрештәгә генә тиңләп калмый, бәлки «пычранмаган соңгы пәйгамбәргә» үк әйләндерә. Шигырьдә композитор образы ике төрле белдерелә. Беренчесе—«бәгырь» төшенчәсенә «сыеп беткән» Сәйдәш үзе, икенчесе—татарның самимилек сыйфаты, «сөя-сөя халык сөеклесен каралтуы».

Композитор С.Сәйдәшев темасын шагыйрь «Сәйдәш ялгышы» балладасында дәвам итә. Табигатьтә пәри туе, «фәрештәләр фанфарага биегән» шартлы алым аша шомлы буран күренеше сурәтләнә. «Хәйям сые» куелган йортта олуг кунак бар. Кунак борчыла, аның күңеле тыныч түгел. Буран эченнән ул К.Тинчурин тавышын ишеткән кебек була... Шомлы табигать күренеше аша шагыйрь илдәге сәясәт китереп чыгарган ыгы-зыгыны күрсәтә. Шулай итеп, З.Мансуров кыска гына шигырендә Сәйдәшне фаҗигагә илткән шәхси һәм сәяси сәбәпләрне күрсәтүгә ирешә. Көчле ирония белән язылган әлеге шигырь, әзерлекле укучыга юлланып, бик тыгыз, төгәл, үтемле фикере белән аерылып тора: «Ап-ак кардан Сәйдәш бара төсле,/ тартып бара кара роялен...» ,— дип тәмамлана ул. Шулай итеп, сурәтләү капма-каршылыкны бер фокуска туплауга юнәлтелә.

Шагыйрьнең икенче бер төркем шигырьләре милләтнең милли горурлык сыйфатларын сурәтли. З.Мансуров, XIX гасыр татар—башкорт—казах шагыйре Акмулланың яшәү—эшләү—сәяхәт итү вазифаларын үтәгән өч бүлемле арбасына ишарә итеп, «Екатерина II каретасы» исемле шигырен яза. Шигырьдә Әби патша каретасын музей экспонаты итеп карау турында сүз бара. Автор, татар кешесенең балалар сабыны белән падишаһ арбасын юганын күргән саен, сагаеп, сискәнеп кала. Шуңа күрә ачынып сорый да: «Мәскәүнең яулыклы патшасы / ул нинди кадерле тутаң соң?» Шагыйрь татар халкының милли сыйфатларын искә төшерә. Патша арбасын юу ана тәлинкә тоту, чит халык каршында йөз суын түгү буларак кабул ителә. Эшсөяр татарның басымчак, юаш сыйфатларын санап, автор, шигырьгә сәяси һәм милли тарих төсмерләрен өстәп, шигырен болай йомгаклый: «Болытлар өстеңдә каңгырып / йөрәдер Акмуллам арбасы...»

Мөһаҗирлек темасы да шагыйрь өчен чит түгел. Шул исемдәге шигырендә шагыйрь читтә үлгәннәрнең җәсәден туган илләренә кайтару мәсьәләсен күтәрә. Әлеге фикер шигъри формада нәкъ менә З.Мансуров иҗатында беренче тапкыр урын ала. Шагыйрь чит җирдә калганнарның драматизмын да күрсәтә алган. «Ил чирәмен кочып елар идек, / ак күлмәкләр яшел булганчы!»- юллары, дөрестән дә, Мөһаҗирнең җан ачысын күрсәтә алырлык дәрәҗәдә көчле килеп чыккан.
Ватандагы гүр дә яхшырактыр... 
Чит туфракта ничек каласың? 
Үги итмәс микән туган илкәй 
кабер сорап кайткан баласын?!
Татар халкының бөтенлеген саклау темасы шагыйрь иҗатында шактый зур урын били. З.Мансуровның «Ай кызына төбәлгән уй» исемле шигыре халык санын алу вакыйгасы уңае белән язылган. Шагыйрь XX гасыр ахырыңда халык санын алу вакытында татар халкын җиде төркемгә бүлеп санауның татар милләте сафын шактый киметеп күрсәтүгә китерүенә ачына. Дөрес, шигырьдә хөкүмәт сәясәтен тәнкыйтьләү юк, әмма халыкның үзенә, аның «милли тарлык» сыйфатларына дәгъва зур. Татар милләтенә бердәмлек җитми, хәтта бер гаилә эчендә дә үзара дошманлашу күзәтелә, дип нәтиҗә ясый шагыйрь. Шул рәвешле, татарның төрле кыйблаларында Сак-Соклары сагынып саргая, матур кызлары Айга сөрелә.

Шигырь бик тәэсирле язылган. Иҗтимагый-милли күренештән соң шагыйрь тарихка барып чыга. Шул рәвешле, Мәскәүгә сөрелгән Сөембикә, аның чукындырылган углына, Болгар тарихыннан соң интернациональ никахларга барып җителә. Шагыйрь шундый шартлы алым куллана: сан алу кампаниясе вакытында татар халкы санын түгәрәкләп күрсәтер өчен бер кеше җитми. Шулвакыт лирик «мин» Айдагы татар кызын искә төшерә, тик тегесенең «мәэюсләнгән күзен мөлдерәткән чал кавем»гә исе китми. Шул рәвешле З.Мансуровның «Ай кызына төбәлгән уй» шигырендә бер милләт эчендәге каршылыклар урын ала.

Шагыйрьнең бер төркем шигырьләреңдә гаилә, көнкүреш мәсьәләләре күтәрелә. Бу очракта шагыйрь, «икенчел миф» дип аталган әдәби алым кулланып, чынбарлык күренешен тудыра. Су анасы турындагы миф шагыйрь иҗатында җәмгыять ихтыяҗын үти башлый. Шулай итеп, икенчел мифологиянең тематикасы киңәя, конкрет тормыш чынбарлыгына мөрәҗәгать итү барлыкка килә. Әлеге шигырь «Ятим Су анасы» дип атала.
Күпме күлләр кибеп, корып, 
болытларга сый булган. 
Сусыз калган Су анасы 
кая барып сыенган? 
Күлнең ләмле чокырында 
мыжгып тора корт кына. 
Су анасы китеп барган, 
ахры, картлар йортына.
Биредә мифик образ булган Су анасы аталар һәм балалар проблемасын кую максатында кулланылган. Җәмгыятьтә балаларның, ярдәмчесез калган ата-аналарын карамас өчен, картлар йортларына илтеп тапшыру фактларын шагыйрь, «тәрбияләмичә генә», иронияләштерүгә ирешә.

Әлбәттә, З.Мансуров иҗатының зур күпчелеген фәлсәфи шигырьләр тәшкил итә. Әмма шагыйрьнең фәлсәфәсе гади түгел, алдан хәзерлекне көтә. Мәсәлән, «Көтүчесез авылда» авылда исемле шигырьне алыйк. Тарихтан Антик поэзиянең пастораль жанры авыл көтүчеләре, игенчеләре, балыкчылары турында язылган әсәрләрне тәшкил итүе мәгълүм. Әлеге шигъриятнең иң күренекле вәкиле булып борынгы грек шагыйре Феокрит саналган. З.Мансуровның шигыренә дә килеп керә ул. Шагыйрь биредә чын көтүченең дефицитка әйләнүе турында яза: «Сорап тормый чират: бармы теләк-дәртең- / авыл көтүчесе булып ала һәркем»... Әлеге проблеманы шагыйрь фәлсәфи планда чишә. Социаль статусы нинди булуга да карамастан, ягъни «хаким-башлык хатыны да, ялга кайткан профессор да» бер көн көтүче булып ала. Көтү көткәндә вакыт бик озак уза, әмма «Дөрес яшисеңме?» дип уйланырга мөмкинлек туа. Шулай итеп, заман кешесенә елга бер тапкыр «Феокрит булып алу» файдага гына булып чыга.

Шагыйрь иҗатында нәзакәтле сатира да күзәтелә. Әлеге алым шагыйрьнең шагыйрьдән көлүе барышында күзәтелә. Татарда шагыйрьнең шагыйрьдән көлүе Тукайлардан ук килә. Дөрес, әлеге «Аллаһ бүләге» исемле шигырьдә «кычкырып торган» сатира юк. Шагыйрь, гомумиләштереп, аерым бер төркем гадәтләренең җәмгыятьтә киң таралган күренешкә әйләнүен генә тасвирлый.
Ә мин... эчтән генә әйтәм шуны: 
«Баскын дуслар»ымнан ваз кичәм; 
дөньяныкын талап алуларда 
түгел бугай минем вазифам...
Биредә шагыйрь азга гына балачагына кайтып килә дә кинәт кенә бүгенгегә күчә. Заман кешесенең һәр иясез яткан әйберне үзенеке итәргә тырышуын тәнкыйтьләп, шагыйрь фикерен уйлану катыш ирония аша белдерә:
Яшеллеккә сусар яшьтәшләрем 
печән йолкып кала һәр йөктән.
Заман шагыйрьләрен милли тарих мәсьәләсе гел борчып тора. З.Мансуров та моны читләтеп үтми. Аның «Илбакча һәм колонист» исемле шигыре кырым татарлары фаҗигасен яңарта. Биредә шагыйрь сәясәт китереп чыгарган милли әхлак проблемасын «табигать»кә «төреп бирүе» белән үзенчәлекле. Шуның өстенә ул табигать белән яулап алучы арасындагы каршылыкны шарт-нәтиҗә мөнәсәбәтендә күрсәтүгә дә ирешә. Татар җирләренә килеп утырган чит халыкның бакчасында җимеш үсми, «колонист» төп сәбәпне туфрак составыннан эзли.
Хуҗа булып алган, ә үзенең 
агачларга, сизәм җаны ят. 
—Туфрак кына ачы... 
(Нишләтәсең—
 өлешеңә тигән ганимәт).
Шагыйрь З.Мансуров иҗатында аерылып торган тагын бер зур үзенчәлек—ул да булса мифология белән бәйләнеш. Соңгы елларда тормышыбызны сихер, магия, төрле юраулар, йолдызнамәләргә мөрәҗәгать итүләр басып алды. Билгеле, моның сәбәбе илдәге тотрыксызлык икәнен күпләр аңлый. Шуңа карамастан, кеше бөтенләй үк ышанып бетмәсә дә, төрле юрауларга колак сала. Киләчәкне алдан әйтүче, киләчәк турында алдан хәбәр бирүче затларга өмет белән ышанып карау гомумән кешегә хас сыйфатлардан санала. Бүген кеше төгәл генә үзен иртәгәсе көндә нәрсә көткәнен дә әйтә алмый торган заманда яши. Аның мәшәкатьләрен (проблемаларын) дәүләт тә, эш бирүче дә, күршесе дә, туганы да аңлап бетерә алмый. Шулчак кеше яклауны мифлардан эзли башлый. Әлеге проблемалар әдәбиятка да үтеп керә бара. Һәртөрле үзгәрешләргә иң сизгер кешеләр булып шагыйрьләр санала. Шагыйрьлек—ул үзе үк илаһи талант. Һәр шагыйрь кеше тормышында яки җәмгыятьтә нинди хәлләр буласын ничек тә булса алдан хәбәр итәргә, алдан күрергә тырыша. Әлеге сыйфатларга дини карашлар буенча Алла ихтыярын кешеләргә алдан хәбәр итүче, төшендерүче изге затлар, яки пәйгамбәрләр генә ия була. Күрәсең, нәкъ менә шул сәбәпләр шагыйрьләрнең күпләп мифологик образларга мөрәҗәгать итүенә китерәдер дә. Мифологик образлар дигәндә, еш кына Пәйгамбәр яки Фәрештә образлары күз алдында тотыла, әмма хәзерге шигърият Газраил, Иблис образларына да кытлык кичерми.

Пәйгамбәрләр—Аллаһ тарафыннан сайлап алынган кешеләр. Кеше, күпме генә тырышмасын, үз теләге белән генә пәйгамбәр була алмый... Пәйгамбәрләргә хас төп биш төрле сыйфат атала: а) дөреслек һәм үз сүзенә тугрылык; б) ышанычлылык; в) интеллектуальлек; г) гөнаһсызлык; д) белемнәрен башкаларга тарата белү, педагогик сәләт. Пәйгамбәрләр дини шәхес буларак халык аңында гаять зур урын алып торганнар, аларга хөрмәт-ихтирам зур, алар, гадәти кешедән аермалы рәвештә, могҗизаларга ия булганнар. Тарихи шәхес буларак та алар милләт, дәүләт тарихларына зур өлеш керткәннәр, халыкны әйдәп баручылар, башлыклар, патшалар (Давыд патша, Сөләйман патша), вазифасын үтәгәннәр, шулай ук оппозицион көчләрне тәшкил иткәннәр.

Пәйгамбәр образы З.Мансуровньщ «Хозыр галәйһис-сәламне эзләү» поэмасында киң чагылыш таба. Әсәрдә Хозыр пәйгамбәр аеруча ачык, күпкырлы һәм тулы образ итеп бирелгән. Поэма, Борынгы шәрык әдәбияты традицияләренә ияреп, баблардан төзелгән. Прологта сүз Хозыр галәйһис-сәламнең югалуы, лирик персонажның аны эзләп, юлга чыгуы турыңда бара.

Эзләү процессы белән параллель рәвештә автор, Хозыр пәйгамбәргә төрле битлекләр кидереп, ахырда аның чын йөзен ачыклауга алына. З.Мансуров, аңа төрле иҗтимагый статуслар бирә, күптөрле рольләргә кертә, укучыны сискәндереп җибәрә торган, татар шигъриятендә моңарчы күренмәгән өр-яңа эпитетлар аша сыйфатлый. Поэмада Хозыр бабабыз дигән образ, «изге көтүче»гә әйләнеп, кыяфәтен үзгәрткән пәйгамбәр дә булып ала; ярлы-ябагай хәленә дә кала; Кол Галине күргән карт сыйфатын да ала; бәлаләргә тарган балаларны бихисап күп тапкыр ак юлга чыгарыша; мәңгелеккә барыр мосафир һәм үлми яши торган изге җан булып күзаллана; фани дөнья адәмнәренә җибәрелгән илче буларак кабул ителә; япон шпионы дип, төрмәгә дә ябьша; яхшылыкны яклаганы өчен «сары йорт»та да башы «череп» ала; пенсиясез калган пәйгамбәр буларак, картлар йортына илтеп тыгыла; шул рәвешле Ай кызының кешеләрдән бизгән күңелдәшенә әйләнә; аңа партбилетлы «пөхтә» пәйгамбәр титулы да насыйп була; Намус сурәтендә сөргендә пәйда булырга да язган булып чыга; ахырдан Хозыр галәйһиссәламгә Кар кешесе кыяфәтендә кешеләр янына барып чыгу да елмая. Күренгәнчә, биредә ниндидер мифик зат язмышындагы үзгәрешләр түгел, ә конкрет зыялы шәхес тормышы күзаллана. Шул рәвешле, З.Мансуров шартлы алым аша мифологик юл белән ил тарихын торгызуга ирешә. Шул рәвешле, мифологик материал «өченче хакыйкать»кә әверелә бара. Автор Хозыр галәйһис-сәламне традицион рәвештә, кешелек аңыңда инде кабул ителгән, сакланып калган формада күрсәтергә тырыша. Ләкин шул ук вакытта колакка ят яңгыраган, укучы гадәтләнмәгән сыйфатламалар да уйлап чыгара.
Кермәгәне өчен колхозына, 
Тиңләштереп корткыч кулакка, 
Хозырыңны Совет хөкүмәте 
Әллә сөрде микән ГУЛАГка?!—
дигән юлларда автор Хозырны эзләү хәйләсе белән илдә барган сәясәтне дә тәнкыйтьләп ала, моннан соңгы строфаларда ул асыл затларыбызның «сары йорт»та, Череккүддә черетелүе турында да искә төшерә, яки икенче бер мисалда иңде автор тәнкыйтьне киная белән генә әйтеп калмый, турыдан-туры гаепләү карары да чыгара:
Япканнардыр, бәлки, японнарның 
шпионы, диеп, бу маҗик?! 
«Империя зпа» исеменә 
юкка гына лаек булмадык...
Тарихи фактларга хәзерге көн күзлегеннән карау белән бергә, шагыйрь илдә бүгенге көндә барган вәзгыятьне дә күз уңыннан ычкындырмый, контрастны арттырып, гаять үтемле итеп тасвирлый:
Пенсиясез калган пәйгамбәрне
 тыктылармы картлар йортына?!
Шулай итеп, борынгыдан килгән пәйгамбәрне хәзерге көндә эзләп табу өчен автор төрле фаразлар, гипотезалар кора. Бу нисбәттән пәйгамбәр образы бирелешенең вакыт һәм пространство хронотобы да мөһим. Автор Хозырны төрле вакыт һәм урын чикләренә урнаштырып карый, халык авыз иҗаты мисалы булган маҗаралы әкиятләрдән килгән традиция буенча, ул аны дөньяның төрле почмакларыннан эзли.
Иләсләрне изге әләмәнгә 
әйләндерми изге каш кына... 
... Парламенттан сорыйм пәйгамбәрне: 
«Килеп чыкмадымы каршыңа?»
Шагыйрьнең «изге каш» ымына игътибар итик. Әсәрдән укучы, әдәбият белемендә синекдоха дип аталган троп аша, гәрчә поэмада бу турыда бер сүз булмаса да, озак еллар идарә иткән Л.Брежневны танып ала. Ә менә китерелгән мисалның ахыргы ике юлы соңгы еллар сәясәтенә ишарә ясый. Пәйгамбәр һәм парламент ассоциатив чылбыры поэманың гомуми хиссиятен һәм Хозырны эзләү процессының фокуслылыгын тагын да арттыра төшә. Шул рәвешле, З.Мансуров, Хозыр галәйһиссәлам образын төрле иҗтимагый рольләргә кертеп, төрле вакыт һәм пространство чикләренә урнаштырып, аңа җыелма образ буларак характеристика бирергә омтыла, билгеле бер дәрәҗәдә аны типиклаштыра, аның төрле сыйфатларыннан мозаика төзи. Әмма шуны да онытмаска кирәк, бу сыйфатлар әсәрдә ике функцияне үтәү максатында кулланыла: беренчесе, Хозыр образын ачып бирү булса, икенчесе—илдәге иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне киная, читләтеп әйтү рәвешендә күрсәтү, аларга автор мөнәсәбәтен белдерү.

Әсәрнең композициясенә килсәк, беренче бабта сүз беренче карашка болыннар, чәчәкләр турында барган кебек тоела, ләкин чәчәкләр арасында лирик геройның Хозырны эзләве, ә чәчәкләрдә кеше сыннарын күрүе беленә.
Гөлстанда нинди генә 
хәшәрәтләр яшәми!.. 
Чәчәкашар чирүенә 
чәчәк ни дә, чәчән ни. 
Ашамасмы яэҗүҗ-мәэҗүҗ, 
хуҗаларча хуш күргәч, 
милләтләрең мәңге-мәңге 
«чәчәк атып» утыргач?!
Күргәнебезчә, З.Мансуров чәчәкләр бакчасы детален ил сурәтен төзү максатында куллана, басып алучы кавемнәрне «чәчәкашар чирү» дип атый. Әлеге образлы сурәт, укучы аңында абстракт картина тудыруга ярдәм итү белән беррәттән, күтәрелгән мәсьәләләрнең үтемле һәм онытылмаслык итеп яңгыравына китерә. Мисалга алынган юлларда исә «пәйгамбәр—дәрвиш—чәчән—чәчәк» ассоциатив чылбыры төзелә. Автор фикеренчә, ул үзе дә карачкыдай кешеләр, кяферләр күренсә, күңеленә кер кунса, иргәҗел кыяфәтен үзгәртеп, гөлгә әверелә. Шулай итеп, чылбыр компонентларының барысына да уңай сыйфатлар: аклык, сафлык, мәңгелек мәгънә, хикмәт йөртүче булу хас булуы күренә.

Поэманың өченче бабы аеруча тәэсирле язылган. Аның сюжетына З.Мансуров Хозыр картның колхоз үгезен кыйнавы турындагы шартлылыкка нигезләнгән кыйссаны сала, аны контр көтүче, «коммунистик нәсел калдырасы үгез»не үтерүче дип, гаепләү процессын фараз итә, бәлки, Хозырның кешеләрдән китүе, читләшүенең сәбәбе нәкъ менә шундадыр, дигән фикерен әйтә. Әлбәттә, бу баб фәлсәфи юнәлеше белән аерылып тора; автор иман белән имансызлык көрәше, иманның имгәтелүе турында фикер йөртә, пәйгамбәр исә шул имгәтелгән иманның сынландырылуы булып карала. Һичшиксез, бу катлаулы схемалы бабта символлар да бик көчле. Иман һәм имансызлык төшенчәләре дигәндә, иҗтимагый күренешләрне, ягъни кеше һәм аны шәхес буларак рәнҗетүче дәүләт системасы, милләт һәм аны кысрыклаучы империяне дә күз алдында тотарга мөмкин. Бу аспекттан чыгып караганда, пәйгамбәр образы гуманлылык, кешелеклелекне гәүдәләндерә, ләкин автор пәйгамбәрнең дә, аның белән бергә кешелеклелекнең дә кешеләрдән китүе, читләшүе турыңдагы пессимистик нәтиҗәгә килүе белән үзенчәлекле.

Башка бабларда да алда әйтелгән фикерләр исбатлана, ныгый гына бара: шагыйрь «имансызлык коммунасы», катилләр, Явыз Иванның Казанны казаматка әйләндерүе, колонистлар турында нәфрәтләнеп яза; пәйгамбәрләрдән ваз кичсәк, аларны да корбан итсәк, хәтта Өммелхәер (Шәфәгать анасы) дә бездән баш тартыр, йөз чөерер, дигән фараз бирә. Хозыр вакыйгаларда актив катнашучы булып сурәтләнә. Ул сүзен аталарча, бабаларча самимилек, җылылык белән әйтә, әмма сүзне бик кыска тота, шуның белән Хозыр кешеләрдән ахыр чиктә барыбер китүен һәм кире кайтмаячагын кисәткәндәй була. Пәйгамбәрнең китүенә, инде бүтән бер дә әйләнеп кайтмаслык итеп китүенә дәлил булып поэманың эпилогы килә. Аның хәтта «нәтиҗәсез эзләү соңында» дип аталуы да иңде укыганчы ук хәлләргә ачыклык кертә шикелле. Лирик персонаж үз алдына шомлы сорау куя: «Кыямәттә генә күрешергә / язган мәллә безгә, пәйгамбәр?!» Ләкин соңрак үзе үк Хозырның ни өчен китүен аңлатып бирә: «Тупсалардан сөрдек теләнчене, сөмсез сүзебезне йөз әйтеп». Автор эзләнүләреннән соң шундый аяныч нәтиҗәгә килә: ятим кызны Айга озатучылар да, алыпларны кара кабергә егучылар да, Таһир белән Зөһрәне суга ташлаучылар да, Йосыфны тирән коега атучылар да, Хозыр Ильясны куучылар да—без үзебез, кешеләр:
Алыпларны, Аллам, алыпларны
кара кабергәчә кем ега?
Йомыкыйлар изге Йосыфыңны                                                          ,
көн дә ыргыталар коега.
Зобанилык Таһир—Зөһрәләрне
Тора һаман суга ташлатып.
Күңелләрдән көн дә куалыйбыз
Хозырильяслыкны... таш атып.
Әмма Хозыр-Ильясны кууда гына түгел икән хикмәт, автор кешеләрне күңелләреннән хозырильяслыкны куу турында, ягъни үз иманыннан йөз чөерү турында искәртә. Кешедә бүгенге көндә Хозыр пәйгамбәрне терелтергә, табарга дигән омтылыш түгел, ә аңа ясин чыгарга, ягъни җирдәге соңгы пакьлек, сафлык утравын да тәмам бетерергә дигән фикер-ният яши, дигән нәтиҗә ясала.

Поэма шундый тетрәндергеч сүзләр белән тәмамлана. Күрүебезчә, әсәр пәйгамбәр образын гәүдәләндерүгә генә түгел, ә пәйгамбәрлек һәм кешелек төшенчәләрен тормыштагы яшәеш закончалыкларына бәйләп бәян итүгә багышлана.

Поэмада шагыйрь кулланган алымнарның сатира тудыру эффектын аерым карау дөрес булыр. Беренчедән, төп геройның үзенчәлекле портретына игътибар итик. Поэманың башында пәйгамбәрнең портреты традицион сурәтләүләрдән аерылмый. Шагыйрь тора-бара бу образга заман сурәтләрен өсти башлый. Шулай да образның халык мәнфәгатьләрен кайгырту вазифасы кимеми, киресенчә, мәгърифәтчеләргә хас булганча, арта гына бара. Икенче төрле әйткәндә, «таш атканга аш ата» булып чыга. Дөрес, поэмада пәйгамбәрнең вазифасы лирик персонажның фантазиясе аша гына чагылдырыла, әсәрдә образ үзе күренми. Шагыйрьнең бу алымы үзен аклый, чөнки легендаларда да Хозыр Ильяс яхшылыкны ничек, ни рәвешле эшләгәнен кешегә күрсәтмәгән бит.

Икенчедән, геройның эш-гамәлләре аерым игътибарга лаек. Шагыйрьнең уйдырмасы буйлап барганда, түбәндәге хәлләр ачыла. Хозыр, кыяфәтен үзгәртеп, Президент сараена барып керергә мөмкин. Илбашына мөрәҗәгать итәргә аны татар зыялыларының мохтаҗлыгы мәҗбүрләмәдеме икән, дип фаразлый автор. Бу очракта геройның портреты белән эш-гамәлләре бераз каршылыкка да кереп ала. Көтүче кыяфәтле кешенең Президент сараена барып керә алу факты үзе үк гадәти күренеш түгел бит. Шуңа күрә әлеге факт гротеск дәрәҗәсендә күпертелгән дигән тәэсир кала.

Өченчедән, хакимият сәясәтен сурәтләү үзе дә игътибарга лаек. Поэма эчтәлеге барышында шагыйрьнең фараз итүе колхозлашу, репрессия, торгынлык елларына барып тоташа. Колхозга кермәгән өчен корткыч кулакка тиңләп, ГУЛАГка сөрү; япон шпионы дип төрмәгә ябылу; артык акыллы булганы өчен, «сары йорт»та башын черетү; ахыр чиктә әлеге «пенсиясез пәйгамбәр»не картлар йортына илтеп урнаштыру фаразлары градация рәвешендә көчәйтелеп бирелә. Автор күрсәтелгән урыннарның һәрберсеннән (аларны шагыйрь «җәһәннәмле җир» дип атый) Хозырны эзли, әмма таба алмый. Ахырдан ачынып Ай кызыннан сорарга мәҗбүр була:
Күрәсеңдер, күркем, күрәсеңдер, 
янындарак торгач Алланың. 
Кешелекнең кысан күңеленә 
син үзең дә сыя алмадың.
Ай кызына «җиткәч», шагыйрьнең сәяси сатирасы тагын гротеск дәрәҗәсенә кадәр үстерелә, Җирдәге имансызлыкның дәрәҗәсен күрсәтү өчен «Ай кызын тотып көчләү» сурәтен файдалана. Алга таба шигъри сурәтләр тагын да көчәя төшә. Авторның сатира угы партия номенклатурасына юнәлтелә:
Партбилетлы «пөхтә пәйгамбәрләр» 
бик күп бездә, бәгърем, буталма. 
Парламент та сорауга җавап бирә алмый: 
Юлбарыстай халык югалганны... 
Кемне генә борчыр бу маза?
Шигырь юлларындагы «юлбарыстай халык» метафорасына Кырым татарлары язмышы яшеренгән дип уйларга мөмкин. Шигъри фараз алга таба Хозырны БМОдан эзләтүгә барып тоташа, ә аннары пәйгамбәрнең Кар кешесе кыяфәтендә йөрү ихтималы барлыгы беленә. Шулай итеп, мифик зат Хозыр Ильяс кешеләр янына килми башлый, аның истәлеге булып «пәйгамбәр чәчәге» генә кала. Шагыйрь поэмасының әлеге бүлеген «Бисмилла урынына» дип исемләгән. Әсәрдәге сатирик ирония укыган саен көчәя бара. Шул рәвешле илдәге тормыш, әхлак, көнкүрешне сурәтләү реаль җирлеккә мифологик образ кертү аша башкарыла.

Белгәнебезчә, мифологиядә Хозыр Ильяс образы ак киемле карт рәвешендә, көтмәгәндә генә килеп чыгып, кешедән ярдәм сорый. Аның ничек күренсә, шулай юкка чыгу гадәте дә бар дип әйтелә. Ул үзе дә—кешегә авыр вакытында ярдәм итәргә сәләтле мифологик зат. Аның нәкъ менә шул сыйфатлары шагыйрьләргә язар өчен азык булып тора да. Илнең үткәндәге тарихында халыкка карата канлы террорны, гаепсез халыкның үз арасында илаһи зат Хозыр Ильяска тиң кешеләр булганлыгын сурәтләүдә шагыйрь сатирага мөрәҗәгать итә.

Гомумән, З.Мансуров шигырьләрендә бик көчле сәяси сатира сизелә. Аның сатирасы кайвакыт тупас та яңгырый, шулай булуга карамастан, ул төгәллеге, шартлы сәнгатьчә алымнары белән аерылып та тора. Мәсәлән, 1993 елда Мәскәүдә «баш күтәргән» парламентны тупка тоту вакыйгасын шагыйрь менә ничек сурәтли:
Инде хәзер урыс орден ала 
үтергәне өчен урысны... 
Тәһарәтсез кыргый тәрәккыят 
тора төсле тоташ үч—каннан. 
Нәрсә көтеп була гомер бакый 
«Балта ашы» ашап үскәннән?!
Нибарысы алты юллык шигырьдә берничә гасырлык Россия тарихы чагьиа. Монда Алтын Урда да, Казан ханлыгы да, канлы революция дә, «үзгәртеп һәм үзгәртмичә кору» да бар. Шагыйрь аз сүзләр белән зур тарихны сурәтләп бирә. Хәтта моның белән генә чикләнеп тә калмый: халык әкиятен, фразеологизмга әйләндереп, сәнгатьлелекне көчәйтә.

Әйе, З.Мансуров лирикасы кеше, яшәеш, галәм, яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи уйлар белән сугарылган. Ул татар милләтен берләштерүгә юнәлгән, бу иҗат милли җанлылыгы белән үзенә тартып тора.

Фәридә ХӘСӘНОВА,
филология фәннәре кандидаты.
"Казан утлары" № 7, 2009.

«ФӘРЕШТӘЛӘР САНАП БАРА КҮЗ ЯШЕН...»

Моннан биш еллар элек без: «Дөнья әдәбиятында Сөембикәгә багышланган ике генә поэма мәгълүм»,—дип язып чыккан идек. Шуларның беренчесе—XVIII йөз урыс классицизмы вәкиле тарафыннан язылган «Россия»да. Ул беренче мәртәбә 1779 елда зур форматлы һәм 288 битле аерым китап буларак нәшер ителә... Шуннан соң ике гасырдан артык вакыт уза һәм XX гасырның сиксәненче еллары ахырында татар шагыйре Әхмәт Рәшитнең «Сөембикә» поэмасы дөнья күрә... Соңгы елларда Сөембикә ханбикә язмышы белән бәйле поэмалар исемлегенә Зиннур Мансуровның «Ике еглау» әсәре дә өстәлде.

Поэманың тарихи нигезе һәм эчтәлеге

Әсәрнең «Башлам» дип аталган кереше түбәндәге юллар белән ачыла:

Җиде икълим чиген иңләп иңрәү йөри, иңрәү кайта, кайта ничә ел аша.
Мәшрикъ якны тоташтырып мәгърип якка, кара-каршы ике бикәч еглаша.

«Башлам»ның эмоциональ яңгырашына, югары шигъри стиль белән бәйләнгән борынгы архаик сүзләргә һәм гыйбарәләргә игътибар итсәк, сүз, күрәсең, бик күптән булып узган трагик вакыйгалар хакында барадыр, дигән нәтиҗәгә киләсең. Һәм, чыннан да, шагыйрь өчен беренчел җитди чыганак ролен борынгы урыс әдәбиятының классик әсәре дип саналган «Игорь полкы турында сүз» («Слово о полку Игореве») поэмасы үти. Анда исә сүз кенәз Игорь Святославичның (1150-1202) 1185 елда кыпчакларга каршы мәгънәсез, нәтиҗәсезлеге үзеннән-үзе күренеп торган яуга чыгуы, тулысымча тар-мар ителүе һәм әсирлеккә эләгүе турында бара. Бер айдан соң ул әсирлектән качып котыла. Әнә шул 1185 елда булып узган тарихи вакыйгалар турында сөйләүче поэма борынгы урыс әдәбиятының иң гүзәл һәм иң әһәмиятле әсәре дип санала.

Кенәз Игорь әсирлектә әлләни авыр шартларда яшәмәгән булса кирәк. Аны саклап тору да күз буяу өчен генә оештырылган булырга тиеш: югыйсә ул бер айдан соң ук качып котыла алмаган булыр иде... Икенчедән, әсирлеккә кенәз үзенең олы улы Владимир белән бергә эләгә һәм... аны шул тоткынлыкта калдырып кача. Ә кенәз улы атасының кан дошманы булган (?) Көнчак ханның кызына—кыпчак кызына—өйләнеп, 1187 елда ук туган иленә әйләнеп кайта.

Поэманың тарихи нигезләрен тәшкил иткән әлеге вак-төяк вакыйгалар турында Игорьга каршы да баш күтәрми. Дөресен әйткәндә, беркемгә дә кирәкмәгән сугышны кенәз Игорь үзе башлый. Ул елларда күп санлы урыс кенәзләренең һәм кенәзлекләренең иң зур хатасы—алар еллар-гасырлар буе тәхет өчен бер-берсе белән сугышып интегәләр. Урыс кенәзләренең төп кайгы-хәсрәте кыпчак яулары түгел, ә бәлки аларның үзара тәхет өчен сугышып торулары була. «Слово»ның төп тарихи-иҗтимагый мәгънәсе дә кыпчакларга каршы сугышка чакыруда түгел! Ә бәлки үзара ызгыш-талашны, тәхет өчен бетмәс сугышларны туктатып, күрше кыпчаклар белән тыныч-тату тормыш коруга чакыру. Әле сөйләнгән тарихи вакыйгаларның Киев Русе өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген шагыйрь З.Мансуров та бик яхшы андый һәм болай ди: «Җиңелүнең ачы яше җемелдидер сәргаскәрен җуйган атның эзендә. Угъланнары язмышыннан угаланып, ачулана бөек кенәз үзе дә».

Ике бикә диалогы

Поэманың нигезен тәшкил иткән тарихи вакыйгалар ничек кенә барып, аларның нәтиҗәләре нинди генә булса да, шагыйрь З.Мансуровның төп максаты һич тә тарих сөйләү түгел. Әдәби иҗатны сәясәт алыштыра алмаганын ул бик яхшы аңлый. Шуңа күрә тирән фаҗигагә дучар булган ике бикәгә дә: Сөембикәгә дә, Ярославнага да бердәй үк тирән ихтирам белән карый: аларның мөлаем образларын гәүдәләндерә. Бу үзе исә ике бикәнең диалогларында аеруча ачык күренә. Бигрәк тә сүз алар түккән күз яшьләре турында барганда. Сөембикә кенәзбикәгә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә:

Аһ-зарларны бергә очраштырды—
әллә дөрестән дә Җир тармы?!
Миңа тиңдәш булып еглар өчен,
Ярыслауна, яшең җитәрме?

Еглау—еглау инде ул! Бөтен дөньяңны кайгы-хәсрәт, рәнҗү, иңрәү басканда— туктаусыз еглау, яшь түгү—Адәм баласының хәсрәтен беркадәр «юып бара торган» бердәнбер чарасы булып кала; аның кайгысы туктамаган күз яшьләрендә эри башлыйдыр сыман. Моны яхшы аңлаган Ярославна Сөембикәгә түбәндәгечә җавап бирә: «Безгә инде, бикәм, шулай язган—азрак көлеп, күбрәк егларга. Әмма синең кебек горур затлар җебеп ждвап бирмәс юк-барга. Тыеп тоткан күпме хәләл яшең сабыр бәгырендә тулгаклый... Ачылуым өчен ачуланма—толны кыен чакта тол яклый».

Әмма тора-бара шагыйрь, ике бикә тарихына, аларның язмышларында булган аерымлыкларга тирәнрәк үтеп керә; теләсә-теләмәсә дә, Ярославна белән Сөембикә бәхетсезлеклеләре, фаҗигаләре бер үк дәрәҗәдә түгел; түккән күз яшьләре дә. Шуңа күрә ике бикә арасындагы диалог кискенләшә бара. Сугыш алдыннан урыс кенәзләренең үзара мактанып-шапырынуын искә төшереп, Сөембикә түбәндәгечә җавап бирә: «Борын чөеп, бакчы, сөңге кадый кыпчак даласының читенә. Очлым белән Донны эчеп кую аның өчен, имеш, чүп кенә». Сөембикәнең болай кырыс җавап бирүе конкрет тарих фактлары белән тулысынча аклана: бер гаебе булмаган Сөембикәне бердәнбер улы Үтәмеш Гәрәй белән гомерлек тоткынлыкка алып китәләр. Баласын анасыннан тартып алып, көчләп чукындыралар; Александр Сафакиреевич дип яңа—христиан исеме—кушалар; туган иленә, халкына, Ислам диненә чиксез нәфрәт рухында тәрбиялиләр...

Үзенең яраткан ханбикәсен кызганып, иңрәп, ил, халык, ханлык, дәүләт, Казан каласы елый... Сөембикә язмышының иң авыр, хәсрәтле мизгелләрен сурәтләүгә күчкәч, шагыйрь бер мәлгә Ярославнаны онытып та җибәрә кебек. Эчтәлеге һәм эмоциональ яңгыраш ягыннан бу өлеш нәкъ менә безнең көннәрдә иҗат ителгәндәй, заманча яңгырый. Елау текстлары нигезендә ханбикәнең талантлы дипломат һәм сәясәтче булуы хакында да шикләнмичә сөйләргә мөмкин.

Ханбикә елауларының безгә билгеле булган оригиналь текстлары шагыйрь Зиннур Мансуров өчен дә иң җитди чыганакларның берсе булгандыр дип уйларга тулы нигез бар. Әлеге елаулар ханбикәнең тирән хәсрәтле кичерешләрен, кайгысын, моң-зарын, эчке халәте рухиясен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ал арның урысча текстлары Сөембикә заманнарыннан әлләни ерак булмаган 1564-1565 елларда Мәскәүдә язылган китапта урын алган. Һәм, ниһаять, мәсьәләнең иң мөһим ягы: ханбикә елаулары З.Мансуров поэмасының үзәген, иң югары ноктасын, кульминациясен тәшкил итә. Тарихи чыганакларны хәтерләтеп, поэмада ханбикә елавы түбәндәгечә башлана:

Ярдәм итче, Сафам, мөмкин булса,
Аллаһыдан җибәрт иштирак!
Җырлау өчен ят та ярап тора,
еглаганда якын иш кирәк.

Алга табан ханбикә елавының мәгънәсе һәм эмоциональ яңгырашы тагын да көчәя, тирәнәя. Һәрвакыт мәет эзләп йөреп, үлем, һәлакәт, фаҗига символына әверелгән козгын образы килеп керә: «Козгыннарның көтмим кызгануын, ярдәм өмет итмим чит ымнан. Кемгә сөйлим, җанкач, үксез углың аерылмый әле сөтемнән»... Сөембикә Казанда чыннан да ялгыз калган. Аңа ярдәмгә килердәй беркем юк. Нугай Урдасыннан яки Кырым ягыннан ярдәм сорау мөмкинлеге дә калмаган. Казан ханлыгы чикләрен зур һәм көчле урыс дружиналары саклый. Кырымнан ярдәм алып киләм дип Казаннан үзенең 300 яугире белән юлга чыккан Хан гвардиясе башлыгы Кошчак углан, урыс дружиналарының берсенә юлыгып, юкка чыгарыла. Гвардиянең төп өлеше яу кырында ятып кала. Исән калган 46 гаскәрине, шулар белән бергә Кошчак угланны да, Мәскәүгә алып китеп, православиега күчүдән кискен баш тарткан өчен, җәзалап үтерәләр... Әнә шундый бөтенләй ялгызлык шартларында калган Сөембикә соңгы чарага мөрәҗәгать итеп, салкын гүрдә яткан сөекле Сафа Гәрәенә ялына башлый: «Ялыгудан гаҗиз ялгызлыгым синең ялгызлыкка кушылсын,—ятимәңне алдыр ятагыңа, җаннарыбыз игез кош булсын. Ничә алтын анда ишек бавы—үткәр мине гүрең түренә!.. Еглап ташкан зарлы Идел аша алып китәр безне зур көймә». Сөембикәне Мәскәүгә сатып җибәрү... Бу ифрат та четерекле мәсьәлә, дөресен әйткәндә, әлегә хәтле ачыкланып бетмәгән. Иван Грозный җибәргән илчелек казанлылар алдына бик авыр шартлар куя. Шуларның иң фаҗигалесе—ил башында утырган ханбикәне һәм аның сабый улын Мәскәүгә «шөһрәтле тоткынлыкка» озату. Казан түрә-морзалары Иван IV илчелеге белән озак бәхәсләшәләр, килешү шартларын бераз гына булса да йомшартуны үтенәләр. «Әгәр казанлылар мин куйган шартларга риза булмасалар, мин якын арада Казанга каршы рәхимсез сугыш ачачакмын»,— дип кисәтә Иван Грозный. Нәтиҗәдә, Казан түрә-морзалары, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә, Иван IV куйган шартлар белән килешергә мәҗбүр булалар. Һади Атласи язуынча, «Августның 11 көнендә казанлылар Ходайкол углан, Мурали бәк, Аңкилде абызны Шәехгали янына җибәреп, Үтәмешгәрәй илә Сөен-бикәне урысларга тапшырачак илекләрен белдерделәр». Казан түрә-морзалары Мәскәү патшасына ышаналар һәм Казанны, ханлыкны исән саклап калу өчен, Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәйне Мәскәүгә озаталар! Нәкъ бер елдан соң, үзенең изге вәгъдәсен онытып, Иван Грозный Казан ханлыгына каршы сугыш ача! ..

З.Мансуров поэмасында Ярославна болай ди: «Ничә меңле гаскәр саклап тора гайрәт чәчәр Казан кальгасын. Олугларың патша калгаеннан нигә шулай куркып калган соң? Мәгърур таудай басып торган калаң батып бара, әнә, аһ-зарга. Ханбикәсен биреп җибәрүче кавемеңне ничек аңларга?» Кенәзбикәнең әнә шундый кискен соравына ханбикә дә шундый ук кырыс җавап бирә: нишләп әле ул— Ярославна—үзенең кадерле ирен кайгыртып өзгәләнеп елаган вакытында Сөембикә кавеменә шундый ямьсез шик ташлый?

Акрынлап ханбикә көндәлек тормышның вак-төяк мәсьәләләрен икенче яссылыкка күчерә. Аның фикерләре һәм сүзләре киң фәлсәфи-дини ышануларга нигезләнә башлый. Поэмада хак мөселман хатыны буларак гәүдәләнгән Сөембикә мәсьәләне Аллаһы Тәгалә тарафыннан күптән билгеләнгән Язмышка күчерә. Ике бикә арасындагы диалог кискенләшә, һәм моны, һичшиксез, Сөембикә оештыра. Чөнки, ни әйтсәң дә, ханбикә—поэманың әйдәп баручы персонажы: «Күңелемдә урын калдырмадым нахак яла, кинә, кер өчен. Гаепләсәм сөйгән милләтемне, хаксыз әйтсәм—телем корысын. Аллаһыга ярсып әләклимме, кемгә шикаятьләр языйм соң,—килен булып төшкән ятим илдән «Талак!» әйтеп куса язмышың?!»

Поэмада Мәрьям-ана образы

Билгеле булганча, бу дөньяда аларның кайгы-хәсрәтен уртаклашырдай, аларга ярдәм кулы сузардай һичкем калмагач, Адәм балалары Аллаһы Тәгаләгә, Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәй Хәзрәти Мәрьям-анага мөрәҗәгать итәләр. Әсәрнең төп персонажлары һәрьяктан югары дәрәҗәдә торган бикәләр булгач, Хәзрәти Мәрьямнең аларга ярдәмгә килү теләге дә табигый. Сөембикә белән Ярославнага ул түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә:

Канны юып булмый кан-яшъ белән, кан-яшь тамган җирдә гөл үсми.
Кенэзбикә, болай кызгандыру синең кебекләргә килешми.

Билгеле булганча, Ислам тәгълиматы, димәк, Коръән дә, берәр кеше бу дөньядан китеп, гүр иясе булгач, озак, бигрәк тә бертуктаусыз көннәр-айлар-еллар буена елау-сыктауны, күз яшьләре түгүне һич тә хупламый. Чөнки туктаусыз елау әрвахның рухын рәнҗетә, аның тынычлыгын боза, дип уйланыла.

Әмма поэма персонажлары нәкъ әнә шул юлга басалар. Мәрьям-ана вәгазенә карата Сөембикә: «Күздән яшең ничек чәчрәп чыкмас, сабырлыклар тулып ашканда?!»; Ярославна: «Тирәнәя хәсрәт дәрьялары, буаларын тырнап ачсаң да»,— дип җавап бирәләр. Ике бикәнең бәхәсләре, сабырсызлыгы, рәнҗешләре куерып киткәч, Мәрьям-ана Исламның төп таләпләренә, төп өйрәтүләренә тукталып, болай ди:

Туган халкы өчен бәхет даулап,
сез генәме шулай җан аткан?..
Гарше-көрси мотлак һәрнәрсәне
уз тәкъдире белән яраткан.

Мәрьям-ананың тыныч, сабыр, ышанычлы вәгазьләренә карамастан, ике бикәнең берсе дә тынычлана алмый. Хәл-әхвәлләр бик кырыс; күңел кыллары ахыр чиккә хәтле тартылган—менә-менә өзеләм дип тора... Шушы уңайдан Ярославна, кырыс сүзләр әйтеп, болай ди: «Вәгъдә сүзен кемнәр башлап боза— белә булыр аны Ул гына». Кенәзбикәнең бу сүзләренә ханбикә тагын да кырысрак җавап бирә: «Хәләл халкым хакын хаклар өчен миннән тагын күпме хак кирәк?» Икенче төрле итеп әйткәндә, Мәскәү патшасы күп гаскәр җыеп, Казанны яулап алырга, җимерергә, ватырга, юкка чыгарырга дип килгәндә, казандылар, күрәсең, мәчеткә килеп, дога кылганнар, Хак Тәгаләдән ярдәм сораганнар. Әмма бу ялвару-догаларның, гыйбадәт кылуларның бернинди уңай нәтиҗәсе булмаган. Шуңа шаккатып, Сөембикә Мәрьям-анага зарлана: «"Татар иле авып барган чакта, Хак йортына ничек килмә ди?" Илчесенең биш мең фәрештәсе, юк, барыбер ярдәм кылмады».

Ә инде Казандагы ул еллардагы вәзгыятькә килсәк, андагы өстен катлам вәкилләре, түрә-морза-угланнар, үзара сугышып-көрәшеп, бер-берсен төркем-төркеме белән илдән куып, үтереп, төрле һәм зур гөнаһларга батып беткәннәр иде инде. Сөембикәнең кырыс сүзләренә Хәзрәти Мәрьям, бик хаклы рәвештә, шундый ук кискен сүзләр белән җавап бирә: «Үтәмисез фарыз кануннарны—унның берсен генә булса да». Әмма әле күптән түгел генә ил биләүче-хөкемдар булып, үз ил-милләтенең мөстәкыйльлеген саклап калу өчен байтак һәм мөһим адымнар ясаган Сөембикәнең дә һич тә үз фикереннән кире кайтасы килми. Аның күңелен: тагын нинди корбан кирәк ханбикәдән?—дигән фикер борчый. «Вөҗданымны сыгып вөҗүдемнән, нинди бушлык изә бу җанны? Әллә инде, халкым, сине саклар фәрештәләр гаип булганмы?!»

Алга таба поэмада фикерләү тулысынча диярлек дини-фәлсәфи яссылыкка күчерелә. Нәкъ әнә шуңа күрә Хәзрәти Мәрьямнең Сөембикәгә фәлсәфи-дини нигездә җавап бирүе тулысынча табигый яңгырый: «Бер гөнаһтыр—хаким үз халкының язмышында уйнап көн күрсә, мең гөнаһтыр—башка кавемнәрнең туфрагына бәла китерсә».

Поэманың дәвамыннан күренгәнчә, Мәрьям-ананың кырыс-кискен гаепләүләреннән соң Сөембикәнең дә рухи халәте ярыйсы ук кискен үзгәрешләр кичерә. Хәзер инде аның сүзләре рәнҗү-үпкәләү, ниндидер ризасызлык белдерү булуга караганда, күбрәк ялыну-ялвару-үкенү кебегрәк яңгырый башлый: «Казанымның кузлы казнасында әллә, чынлап, азман эт бармы? Өч-дүрт ахмак кылган гөнаһ өчен Аллаһ безне һәлак итәрме?»

Биредә, Сөембикә сүзләрендә берничә фактик хата киткән. XVI гасырның уртасына табан Казанда һәм ханлыкта тик бер генә азман эт булган дип уйлау, хәтта бик йомшартып әйткәндә дә, сабыйларча беркатлылык, әлбәттә. Шулай ук Сөембикәнең «өч-дүрт ахмак кылган гөнаһ өчен» дигән сүзләре дә тарихи дөреслектән ярыйсы ук ерак тора. Казан хөкемдарларының сәясәте бөтенләй башка юлдан бара. Сафа Гәрәй 1546 елда өченче мәртәбә Казан тәхетен яулап алгач, Казан түрә-морзаларыннан, танылган дипломат һәм сәясәтчеләрдән: Чура Нарыков, Бау бәк, Кадыш бәк һ.б. байтак кешеләрне кылычтан уздыра. Хан эзәрлекләвеннән куркып, 76 кеше, нигездә түрә-морзалар, Мәскәүгә качып китеп, Иван Грозный хезмәтенә күчә. Үзара көрәш, ызгыш-талаш Сафа Гәрәй һәлак булганнан соң да дәвам итә. 1551 елның көзендә Иван Грозный тарафыннан Шаһгали соңгы тапкыр Казан тәхетенә утыртылгач, коточкыч вакыйгалар булып уза. Бик тә чикләнгән сәясәтче һәм дипломат булган Шаһгалине Казанда яратмыйлар гына түгел—күрә алмыйлар! Бер төркем түрә-морзалар арасында Иван IV вәкилләре булган Дмитрий Палицкий белән Шаһгалине үтереп, башкаланы бу әшәке затлардан коткарырга кирәк дигән хәбәр тарала. Мондый сүз-фикерләр Шаһгали колагына да килеп ирешә. Шаһгали Казанның танылган түрә-морзаларын үз өенә «кунакка чакырып», 70 кешене үтерттерә.

Сөембикә ханбикәне рәнҗеш-ризасызлыкларыннан арындыру өчен Хәзрәти Мәрьям аңа бик көчле сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Уфтанулар тулы үткәннәрне уйлар дәрәҗәдә аңлы сез. Инде ничә халык юкка чыкты—нигә бер дә сабак алмыйсыз?»

Мәхшәргәчә дәвам итәр микән?

Поэманың соңгы бүлегендә Сөембикә берүзе кала. Ярославна тик бер урында гына берничә сүз әйтеп куя. Һәм бу аңлашыла да. Үзенең тирән тарихи эчтәлеккә ия булган зур монологын—елау-сыктавының дәвамын—ханбикә түбәндәгечә башлый:

Мәхшәр көнгә тикле җитәр микән,
Ярыслауна, безнец түземнәр?..
Зинһар өчен, тыңлап торма мине—
кардәшләргә әйтер сузем бар.

Һәм чыннан да, билгеле булганча, Сөембикәне Казаннан алып киткәндә, аның бөтен дөньясы, күңеле, бәгыре, үзәге гомерлеккә сузылачак кайгы-хәсрәт белән тулган була... Кайбер чыганаклар күрсәтүенчә, Казан котылгысыз һәлакәт алдында калгач, Казанның олугларыннан Сөембикә яклылары аның янына килеп, аңа «Шаһгалигә кияүгә чыгып, ике якны да тынычландырасы иде»,—диләр... Тирәннәнрәк уйлап карасаң, биредә бит шаккатырлык бернәрсә дә юк! Сөембикә, үзе җитди сәясәтче һәм дипломат буларак, Петр Серебряный да шундый ук акыллы кеше булырга тиеш дип кабул итә һәм аның сүзләренә тулысыңча ышана. Дөресен әйткәндә, биредә мәсьәлә Сөембикәдә генә дә түгел бит әле! Казанның олуглары да, Казан халкы да Иван Грозныйга һәм аның илчесе әйткән сүзләргә тулысынча ышаналар; ал арны җитди дәүләт эшлеклеләре дип кабул итәләр. Ул елларда, тулы бер ил һәм халык язмышы хәл ителгәндә, кычкырып торган алдау юлына басарга мөмкин дип кем уйласын! Кызганычка каршы, урта гасырлар өчен гадәти булганча, Сөембикәне Мәскәүгә гомерлек тоткынлыкка алып киткәч, Русиянең беренче патшасы үзе биргән вәгъдәләрне тулысынча оныта...

Талантлы дәүләт эшлеклесе буларак, Сөембикәнең Петр Серебряный сүзләренә ышануы да, Һ.Атласи әйткәнчә, тыштан гына булгандыр, һәрхәлдә, Зиннур Мансуров поэмасының дәвамы нәкъ әнә шундый фикерләр уята. Сөембикә, үзенең рәнҗүле шәхси кичерешләреннән беркадәр ераклашып, ил, халык, тарих, язмыш турында уйлана башлый: «Галәмемнең оят гамәлләрен белеп бетермәсен көндәшем. Егламыйча әйтим уйлаганны, син дә туктап торчы, күз яшем!..» Әнә шундый үзенчәлекле керештән соң ханбикә төрки-татар ил-дәүләтләренең тарихи язмышларын күзәтүгә күчә: «Гомер сөрә җирдә ничә кавем, бардыр алар йөзләп, меңләп тә. Зекер әйтмәс идем: зирәк акыл күбрәк, диеп, безнең милләттә. Вакланыша торды алыплары киртә булып калкыр тау саен. Татарымның, ахры, тәкъдиренә тәдбир салынмаган тәгаен».

Ханбикәнең бу сүзләре дә тарихи дөреслеккә туры килә: Казан ханлыгы яшәгән дәвердә (1438-1552) Бөек Болгар чоры Алып-Алпамыш-Алпамшалары инде күптән юкка чыккан була. Кәм бу хакта без Алыпларга—зур гәүдәле кешеләргә— багышланган риваять-легендалар, дастаннар нигезендә генә түгел, ә бәлки конкрет тарих вакыйгаларына таянып та сөйли алабыз. Күренекле тарихчы-археолог А.Х.Халиков Идел-Чулман Болгарстаны яшәгән дәверне (1Х-ХГҮ йөзләр) алыплар чоры дип атаган иде. Кәм бу чыннан да шулай. Тулаем алганда, болгарлар монгол яуларына каршы 50 ел буена көчле көрәш-сугышлар алып баралар. Бу сугышларда халыкның абруен казанган алып-батырлар да актив катнаша, әлбәттә!

Тик шуны да истә тотырга кирәк: Иван Грозный Казанга каршы яу чапканда, Казанда һәм ханлыкта алып-батырлар гомумән булмаган икән, дип раслау да тарихи дөреслеккә бөтенләй үк туры килеп бетмәс иде. Булган алар, алыплар да, батырлар да! Югыйсә Иван Грозный 150 меңлек гаскәре белән Казанда калган 30 меңлек гаскәрне җиңә алмыйча, җиде атна буена интекмәгән булыр иде.

Алга табан шагыйрь Сөембикә фикерләрен төрки-татар тарихының тагын да тирәнрәк, тагын да борынгырак катламнарына «алып кереп китә»:

Бөек Туран рухын туры тотып, селкетмичә сыңар кашын да, көчен туплый
алмый төрки кавем зурдан купкан дошман каршында.

Биредә шагыйрьнең «Бөек Туран рухы» дигән сүзләренең XVI гасыр вакыйгаларына нинди мөнәсәбәте бар соң?—дигән тагын да четереклерәк һәм катлаулырак сорау калкып чыга. Автор үзе бу сорауга бернинди дә җавап бирми. Шагыйрь З.Мансуров кына түгел, байтак галимнәр дә әлеге сорауга ышанычлы җавап таба алганы юк. Димәк, безнең үзебезгә уйланып карарга туры киләчәк.

Төрки халыклар фикереңчә, тураннар—борынгы төркиләр. Борынгы Шәрык мифологиясе мәгълүматлары буенча, кайчандыр тураннар һәм иранлылар арийлар дип аталган бер үк халык булган. Аларның икегә бүленеп, Иран һәм Туран дип атала башлавы Зәрдөштлеккә нигез салучы пәйгамбәр Заратуштра (борынгы грек телендә—Зороастр; төрки телләрдә—Зәрдөшт) исеме белән бәйләнгән. Аның эшчәнлеге б.э.к. ХП-Х гасырларга карый. Борынгы төркиләр тарихының иң тирән белгече Л.Н.Гумилев фикеренчә, Шәрыктә яңа дин буларак барлыкка килгән Зәрдөштлекне кабул итү-итмәүдә бик зур каршылыклар килеп чыга. Нәтиҗәдә яңа динне кабул иткән арийлар—иранлылар, борынгырак аллаларга табынучылар— тураннар дип атала башлый. Урта Азия һәм хәзерге Әфганстан җирләрендә урнашкан Туранда Ормузд-Ахура Маздага табынудан баш тартып, Диюләргә табынуларын дәвам итәләр. Бәлкем, нәкъ әнә шуңа күрәдер, төрле үзгәрешләр кичергән Дию образы әле хәзергә хәтле төрки халыклар мифологиясенең төп персонажларыннан берсе булып кала бирә... Төрле мифологик мәгълүматларга караганда, б.э.к. ХП-Х гасырларда Туран белән Иран арасында көчле һәм һич бетмәс сугышлар булып тора. Бу илләрнең чиге дип Сыр-Дәрья елгасы санала. Әнә шул сугышларда төркиләр гаскәре белән җитәкчелек иткән Афрасиаб—җиңелмәс юлбашчы—яугир буларак таныла. Төрек, әзәрбайҗан, үзбәк, төркмән халыклары мифларында Афрасиаб— Ираннан чыккан персонаж—төрки халыкларның шәҗәрәсен башлап җибәрүче, төркиләрнең патшасы, баһадиры, төрле кабиләләрнең юлбашчысы; Иранны яулап алып, 12 ел буена шунда хөкемдарлык итә... Афрасиаб исеме татар әдәбияты классиклары С.Сараи һәм Котб әсәрләрендә дә очрый.

Туран рухы мәсьәләсенә болай киң тукталуыбыз төрки-татар халыкларының Туран иле дәверен төркиләрнең иң борынгы һәм иң дәһшәтле чоры булган дип күзаллаулары белән аңлатыла. Шагыйрь З.Мансуров та шундый ук карашлардан чыгып фикер йөртә булса кирәк.

Алга таба поэмада сүз нигездә дини һәм мифологик ышанулар турында барса да, автор борынгы төркиләр тарихын да һич тә читләтеп үтми. Әйтик, түбәндәге юлларда:

Кояш чыккан чакта базмас идем,
җөрьәт итеп әйтәм—кич инде:
кардәшләрең белән көрәшугә
бирдең, турк, иң куп көчеңне.
Шан-шәрәфле нәсел шәҗәрәбез башлангандыр изге ант илә.
Үчләнуне синең угланнарың уйлап тапкан, Олуг Атилла!..

Бу бөек тарихи шәхеснең исеме төрки-татар телләрендә Атилла, Европа телләрендә һәм төрле энциклопедияләрдә Аттила дип языла. Атилла (7-453)— һуннарның хөкемдары, ханы, Евразиядә яшәүче күп санлы герман һәм төрки-татар халыклары эпосының һәм язма әдәбиятының катлаулы, каршылыклы, нык кына мификлаштырылган серле-сихерле каһарманы. Моның конкрет сәбәбе Атилла чорындагы һәм аның турыдан-туры катнашы белән оештырылган, дөньякүләм әһәмияткә ия булган тарихи процесслар белән аңлатыла: сүз II-V гасырлардагы халыкларның бөек күчеше турында бара.

Европа халыклары Атилланы, беренчедән, үзләрен Рим империясе коллыгыннан азат итүче дип санасалар, икенчедән һәм, моның капма-каршысы буларак, анарның—европалыларның сансыз күп гөнаһлары өчен үз аллалары тарафыннан җибәрелгән җәза, бәла-каза дип кабул иткәннәр. Әнә шуларның барысы бергә Атиллага искиткеч зур дәүләт төзү мөмкинлеген бирә. Ул төзегән дәүләт-илне еш кына Халыклар союзы дип атыйлар.

Атилла бу дөньядан киткәч аның тарафыннан төзелгән һәм Евразиянең төп өлешен биләп торган дәүләт акрынлап таркала. Әмма Атилла төзегән дөньякүләм ил юкка чыкса да, атаклы полководецның мификлаштырылган образы Евразия халыклары аңына тирән үтеп керә һәм төрки-татарларның риваять-легендаларында, Скандинавия халыклары сагаларында, инглиз-саксоннарның «Старшая Эдда», көньяк германлыларның «Нибелунглар турында җыру» кебек дастаннарында, язма әдәбият әсәрләрендә мең ярым ел буена сакланып, безнең көннәргә хәтле килеп җитә.

Зиннур Мансуров Атилла дәүләтенең таркалуын төрки кардәшләрнең үзара үчләнүе белән аңлата. Мәсьәләгә билгеле бер яссылыктан якын килеп караганда, ул күпмедер дәрәҗәдә хаклыдыр да. Ә инде тирәннәнрәк уйлап карасаң, хаким даирә вәкилләренең байлык, җир, кенәзлек, ханлык, ахыр чиктә—тәхет өчен үзара даими көрәшеп-сугышып торуы—төрки илләр өчен генә хас күренеш түгел. Боларның барысы да Урта гасырларда да, аннан элегрәк тә һәм соңрак та байтак илләрдә булып торган, һәм әле хәзер дә дәвам итә...

Ә инде Атилла һәм ул төзегән дөньякүләм дәүләтнең язмышына әйләнеп кайтсак, ул барыннан да элек тарихның үз закончалыкларына буйсына: беренчедән, Атилла эшчәнлеге белән бәйләнгән вакыйгалар халыкларның бөек күчеше дип аталган зур тарихи процессның билгеле бер дәверенә нокта куя; икенчедән, Атилла һәм Көнбатыш һун дәүләте үзләренең төп бурычларын тулысынча башкарып чыгалар. Нәтиҗәдә Евразия тарихында Рим империясе колбиләүчелегеннән азат ителгән илләрнең тарихы принципиаль үзгәрешләр кичерә. Европада феодализм, берничә гасырдан соң Яңарыш Ренессанс дәверләренең башлануы—боларның барысын да «якынайтуда» һуннарның һәм Атилла сәясәтенең дә роле аз булмагандыр!

Хәер, әле генә китерелгән фикерләрнең кайберсен поэма тексты да дәлилли. Сөембикә тарафыннан әйтелгән «төркиләрнең үзара үчләнүе» хакындагы сүзләргә Ярославна болай дип җавап бирә: «Кардәшләрен ашар каракошка каргыш төшми бугай, ханбикәм. Ярославның соңгы васыятен искә алсам, күпме кан йотам. Әйткән кенәз: туган белән туган сугышмаска тиеш моннан соң!..» Тик биредә шуны гына искәртеп үтәсе бар: «Ярославның соңгы васыяте» турында безгә «Слово»ның үзендә дә, поэмага багышланган дистәләрчә фәнни хезмәтләрдә дә бер сүз дә табу насыйп булмады, һәм бу гомумән мөмкин дә булмагандыр. Чөнки Ярослав Осмомысл (?-1187)—Ярославнаның әтисе, XII гасырда, гомере буена урыс кенәзләренең үзара орыш-сугышларын оештыручы буларак, шул бәрелешләрнең иң зур күпчелегендә турыдан-туры катнашкан тарихи шәхес. Димәк, әлеге сүзләрне кенәз Ярослав исеменнән әйттереп булмый. Мәсьәлә, күрәсең, башкачарак хәл ителә. «Слово»ның үзендә дә, аңа багышланган хезмәтләрдә дә «Святославның алтын сүзе»—«Золотое слово Святослава» дигән, байтак галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән гыйбарә бар. Нәкъ әнә шул үзенең «алтын сүзе»ндә Святослав, бик ямьсез төш күргәннән соң һәм Игорьның әсирлеккә эләгүен ишеткәч, кенәзләрне үзара көрәшмәскә, ә бәлки куркыныч дошманнарга каршы сугыш өчен берләшергә чакыра.

Тик, Сөембикә, автор ихтыяры белән булса кирәк, үзенең тарихи-фәлсәфи фикерләрен дәвам итә: «Сезнең өчен, ахры, ашы кыйммәт, баштан ашканда да ил эше. Туемсызлык йоткач туганлыкны, ауган, әнә, Җучи олысы».

Әйе, шагыйрь дә, ханбикә Сөембикә дә билгеле бер дәрәҗәдә хаклы, әлбәттә. Тик конкрет тарихның аерым шәхесләр ихтыярына гына буйсынмый торган үз закончалыклары булуын да онытмаска кирәк. Гомумән, Җучи олысы—Алтын Урда «ауды», «юкка чыкты» дип әйтеп тә булмыйдыр. Безнең көннәрдә Алтын Урданың варисы—Мәскәү дәүләте—Московское государство дип санала. Гомумән алганда исә бүген үзләрен Алтын Урданың бердәнбер варисы дип игълан итәргә тырышучы ил-дәүләтләрнең саны байтак (бу хакта киңрәк мәгълүматларны карагыз: Рафаэль Хаким. Метаморфозы духа.—Казань, 2005).

Шуңа карамастан, Сөембикә ханбикәнең түбәндәге сүзләре тарихи дөреслеккә тулысынча туры килә: «Гарьсезләрең дала горурлыгын сатты юк-бар бүләк хакына; мескенләнеп сорау мисалында Мәскәүләргә китте хат кына. Ияр юлла, имеш, быргы җибәр—теләндегез даулап һәммәсен: кәгазь, буяу, кургаш, көбә, акча, зәгъфран, бүрек, кадак һәм лачын...» Бу сүзләрнең тулысынча тарихи дөреслеккә туры килүен аңлау өчен, нугай бәк-морзаларының урыс кенәзләренә язган сансыз күп хатларын һәм аларга әлеге кенәз-боярларның җавапларын карап чыгу да җитә. XIX гасырның сиксәненче елларында әлеге хатларның тулы текстлары том-том булып басылып чыга. Шул хатларның текстлары белән танышкач, чыннан да шаккатасың: нугай түрә-морзаларын, күрәсең, вак-төяк бүләкләрдән башка бернәрсә дә кызыксындырмаган... Әнә шундый хәлләр белән бәйле рәвештә акрынлап З.Мансуров поэмасына Ахырзаман галәмәтләре белән турыдан-туры бәйләнгән дини-мифологик образ-персонажлар өермәсе бәреп керә:

Алтын чире йоккан кылтык ханыц ашамаган... бакыр казаннан.
Шундый җимнәр белән Дәҗҗал узе сезнец ышанычны казанган.

Биредә безне һәм, уйларга кирәк, укучыларны да кызыксындырганы—Дәҗҗал исеме. Дәҗҗал—гарәпчә алдакчы, ялганчы; арамей телендәге даггала сүзеннән, шул ук ялган, «ялган мәсих»—ялган коткаручы-мессия; борынгы гарәп һәм Ислам мифологиясе персонажы. Христиан динендәге Антихристка туры килә. Коръәндә телгә алынмый. Дәҗҗал турында хәдисләрдә һәм дөнья бетү—Ахырзаман белән бәйләнгән дастан-кыйссаларда сөйләнелә. Мөселманнарның карашлары буенча, Дәҗҗалның эш-гамәлләре Иблис белән дә бәйләнгән; Адәм балаларын юлдан яздыручыларның соңгысы: халыкка ул үзен чыннан да коткаручы, Гайсә пәйгамбәр яки Мәһди дип игълан итәчәк. Легендалар буенча, Дәҗҗал үзенең төп вазифасын үтәүгә керешкәнче, һинд океанындагы утрауда тимер кадак белән кыя-ташка кадакланган килеш гомер итә. Мәгълүм кыйсса сюжетына кайвакыт Дәҗҗалга гына хас сыйфатлар белән бәйле мәгълүматлар да килеп кушыла: аның гәүдәсе—кызыл, маңгаенда—ялгыз күз, шунда ук каф хәрефе яки кяфер сүзе дә язылган икән. Ислам тәгълиматы буенча, дөнья бетәр алдыннан Дәҗҗал бөтен җир йөзендә, Мәккә белән Мәдинәдән тыш, үзенең куркыныч хакимиятен урнаштырып, үз юлындагы барлык мәчетләрне җимереп, мөселманнарны туган җирләреннән куып җибәрәчәк. Дәҗҗалның хакимияте 40 көн, икенче бер хәбәрләр буенча—40 ел дәвам итәчәк. Шуннан соң Мәһди чыгып, Сүриядә яки Фәләстыйн илендә Дәҗҗалны үтерәчәк. Әлеге вакыйгалардан соң, Исрафил пәйгамбәр, сурына өреп, үлгәннәрнең барысын да кабереннән кубарачак, кыямәт көне җитүен хәбәр итәчәк.

Күрсәтелгән шигъри-эстетик алымнарны дәвам итеп, алга табан шагыйрь, Сөембикә исеменнән, болай ди:

Яманатлы Мәсих ямаулыгын ташып торган җасус ямчылар. Шуныц өчен бит ул һәрбер заттан, Газраилнеузып, җан сорар!..

Мәсих урысча сүзлекләрдә ал-Масих-мессия, яһүд халкы карашларында Дөнья бетәр алдыннан киләчәк идеаль патша, аллалар белән кешеләр мөнәсәбәтләрендәге арадашчы; христиан дини-мифологик системасында—Иисус Христосның үзгәртелгән, «яңартылган» исеме. Коръәндә һәм Ислам тәгълиматында әл-Мәсих— шулай ук Иса пәйгамбәрнең, Иисусның билгеләмәсе, гадәттә аның исеме алдыннан куела һәм Коръәндә кат-кат кабатлана (3:45-46). Ислам белгечләре күрсәтүенчә, әл-Мәсих термины Иса пәйгамбәргә багышланган хикәятләрдә, Мөхәммәд галәйһиссәламнең хыялый күзаллауларында, Исаның Җиргә икенче тапкыр килүе, аның Мәхшәр галәмәтләрендә катнашуы турындагы мәгълүматларда да очрый. Әд-Дәҗҗал да кайвакыт әл-Мәсих әл-Каззаб (ялган коткаручы) һәм әл-Мәсих әл-Дәҗҗал дип тә атала.

Югарыда поэмадан китерелгән өзектән күренгәнчә, әл-Мәсих исеме З.Мансуров поэмасында әле генә күрсәтелгән әл-Мәсих әл-Каззаб (ялган мессия) һәм әл-Мәсих әд-Дәҗҗал мәгънәләрендә кулланыла, һәм, объективлык ягыннан әсәрдә бик тә урынлы яңгырый. Чөнки, конкрет тарихтан билгеле булганча, урыс самодерҗавиесе, Иван Грозныйдан башлап, хәтта аннан күп элегрәк тә, үзләренең чит-ят, беркайчан урыс аягы басмаган, гөрләп чәчәк ату дәрәҗәсендә торган илләрне яулап алу эшләрен әл-Мәсих—Иисус Христос исеменнән башлыйлар һәм дәвам итәләр. Бу өлкәдә Православие иерархлары, митрополит-архиепископлар, бернинди гөнаһтан курыкмыйча, хәлиткеч роль уйнап, кенәз-патшаларны даими котыртып торалар. Хәтта Сөембикәне тоткынлыкка алып китәргә дип килгән кенәз Серебряный да ханбикәгә түбәндәге сүзләр белән дә мөрәҗәгать итә: «Ханбикә илаһи күкләрдә яшәүче, барлык патша-падишаларның хәлләрен билгеләүче безнең бөек аллабыз Иисус Христос (әл-Мәсих әд-Дәҗҗал—Ф.У.) тарафыннан кулга алынды».

Йомгак

Поэманың соңгы битләрендә Ислам тәгълиматы яки шуңа якын торган персонаж исемнәре, дини-ислами лексика тагын да мөһимрәк урын ала башлый: Газраил, Кисекбаш, Тәсбих, монафыйкъ, һиҗрәт кылу һ.б. Без бу сүзләргә махсус тукталып тормыйбыз. Тик Ахырзаман белән турыдан-туры бәйләнгән тагын бер генә дүртьюллыкка игътибар итеп үтәбез. Төрки-татар түрә-морзаларының үз ил-халыкларына каршы юнәлтелгән вакчыл, мәгънәсез сәясәтенә тукталып, шагыйрь Сөембикә ханбикә исеменнән бүгенге көндә дә заманча яңгыраган сүзләр әйттерә:

Аңа кадак, имеш, моңа Казан— Мәхшәргәчә тынмас ул сәүдә.
Тамчы яшем шундый авыр булып ятса икән гарше үлчәүдә...

Мәхшәр сүзе Сөембикәне мәңгелек тоткынлыкка алып китү көннәрен гомуми яссылыкта ярыйсы ук төгәл билгели. Дини ышануларда исә аның конкрет билгеләмәсе дә бар. Аңлатмалы сүзлек аны түбәндәгечә билгели: «Мәхшәр көне— Ислам диненчә, яңадан терелгән кешеләрнең теге дөньяда җыелу көне». Китерелгән өзектәге гарше үлчәү гыйбарәсе дә турыдан-туры Ислам Тәгълиматы һәм Ахырзаман турындагы күзаллаулардан килә. Күрсәтелгән сүзлек аңа түбәндәгечә аңлатма бирә: «Гареш—дини ышану буенча Алла тәхете урнашкан иң югары кат; күк».

Шагыйрь, поэмасының «Бетем»ендә иң югары әдәби-эстетик дәрәҗәдә торган шигъри алымнарга мөрәҗәгать итеп, бәгыреңне тетрәндерерлек, үзәкләреңне өзәрдәй сүзләр таба. Бер гыйбарә белән әйткәндә, «Бетем»—гомум Җиһан, бөтен Дөнья еглавыннан торадыр сыман. Урыслар аны Вселенский плач дип әйтәләр. Биредә шагыйрь безнең өчен күптән табигый яңгыраган гыйбарәләр белән бергә, капма-каршы мәгънәләрдә булганнарына да мөрәҗәгать итә. Шуларның кайбер мисалларын китереп үтик: «Кавышырга өмет итеп кыямәттә карурманда Сак белән Сок яшь сыга»; «Кардәшләрнең яше сыймый каберенә—гаҗизлектән үкси Аксак тимер дә»; «Сабый төсле сыктый һаман Явыз Иван, ауган ханлык тәхетенә утырып...»; «Ике бикәч көн-төн еглый ике ярда, яраларга тамып тора күз яше...»

Тулаем алганда, Зиннур Мансуровның «Ике еглау» поэмасы—хәзерге татар шигъриятенең генә түгел, ә гомуми татар поэзиясенең дә иң югары әдәби-эстетик таләпләренә тулысынча җавап бирердәй әсәр!

Фатих Урманче


Казан утлары №1, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013