Бүген Әдипләр: Мансур Сәгъдиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мансур Сәгъдиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зидә Садыйкова
Әхмәд Сараи
Мәхмүд Сараи
Гомәр Саттар-Мулилле
Факил Сафин
Флера Сафиуллина
Суфиян Сафуанов
Габдрахман Сәгъди
Илдус Сәгъдиев
Мансур Сәгъдиев
Мансур Сәгъдиев

Җыентыгым дөнья күрүенең сәбәпчесе булган
гаиләмә, вакытларын, бәяләп бетергесез гыйлемнәрен
кызганмаган «Яңа вакыт» газетасы хезмәткәрләре
Фәннур Гайсаров белән Әминә апа Моратовага,
искиткеч ярдәмчел күршебез Лидия Николаевнага
рәхмәтләремне юллыйм.

Автор.

 

БУ ҖЫЕНТЫК ҺӘМ ҮЗЕМ ТУРЫНДА

Әдәби әсәр – көндәлек түгел. Ул язылган икән, кемгәдер җиткерелергә тиеш. «Үзем өчен шигырь язу» - көзге каршында үз-үзеңә сокланып утыру сымандыр ул.
Бүгенге вәзгыятьтә китап чыгару – үтә талантлылар, йә булмаса үтә әрсезләр гамәледер . Тегеләренә дә, боларына да кермәгәнлектән, мин үзем ерып чыгарлык юлны – электрон китап вариантын сайладым. Бу ысулның басма китапка караганда уңайлырак яклары да бар бит әле. Кирәк булганда, теләсә кайсы өзекне кәгазьгә күчерергә, йә булмаса дискета белән йөртергә, электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Инде үземә килгәндә… 1946 елның 11 декабрендә Оренбург өлкәсе Шарлык районының Мостафа исемле саф татар авылында гади генә бер гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Туган авылымда 1962 елда сигезьеллык татар мәктәбен, 1964 елда, шунда ук, урта мәктәп программасы буенча укуымны йомгаклап, «Шарлык кичке урта мәктәбен экстерн булып тәмамлау» турында аттестат алдым (мәктәбебезнең аттестат бирү хокуклы печате юк иде).
Пионерда, комсомолда майтарган эшләрем турында язып тормыйм, ә менә партиягә эләгү миңа тәтемәде. Мостафа сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләгәндә туган иде андый теләк. «Разнарядка»га туры килмәдем. Гөнаһ шомлыгына, партиягә керергә ният итүче ир-ат мәктәп директорларының миннән башкалары урта мәктәпләрдән булып чыкты. Бу фактны чорыбызның бер «бизәге» итеп язарга булдым.
… Мәктәптән соң, Оренбургның №30 мәктәбе каршында берьеллык математика укытучылары әзерләүче педклассны тәмамлап, Шарлык районы Покровка сигезъеллык мәктәбендә бер ел математика укыттым.
1966-1970 елларда Оренбург педагогия институтында белем эстәдем. Армия сафларында булдым. Хәрби хезмәттән соң ике ел Шарлык районының Илькульган дигән рус авылы урта мәктәбендә математика укыттым, завуч булдым.
1974-76 елларда Мостафа сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләдем, туган телемдә математика, физика укыттым.
1976 ел ахрыннан Оренбургта яшим. «Оренбурггаздобыча» берләшмәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып 5 елдан артык эшләдем. 1983 елдан «Хлебопродукт-1» Ябык Акционер Җәмгыятендә эшлим.
Әдәбият, мәдәнияткә гомерем буе битараф булмадым. Иҗат белән соңгы елларда гына мавыгып киттем. Төбәгебезнең милли мәдәнияткә, әдәбияткә керткән өлеше кими баруы хафаландыра. Менә әлегә шулар. Калганы - китабымда.

Мансур СӘГЪДИЕВ.
11 апрель 2003. Оренбург.

www.Kitap.net.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018