Бүген Әдипләр: Рәйхан Мәннәпова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәйхан Мәннәпова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Сүрия Мингатина
Рәйхан Мәннәпова
Рәйхан Мәннәпова тумышы белән Шөгердән (хәзерге Лениногорски). Казанда музыка училищесын, аннан соң консерватория бетерә. 1979 елда Ташкентка күчеп килә. Музыка-педагогия училищесында 32 ел белем бирә. Ташкентта радио-телевидениедә татарча тапшырулар оештырып, аларны алып барган Айрат Габдулла Татарстанга күчеп киткәч, «Бәллүр чишмә»не алып баручылар берничә тапкыр алышына. Моннан тугыз ел элек «Яшьлек» ансамблендә җырлаганда Рәйхан ханымны радиога, әлеге тапшыруларны алып барырга чакыралар.
«Бәллүр чишмә» тапшырулары атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Ташкент вакыты белән кичке 11нче яртыда 30 минутлык булып эфирга чыга. Һәр тапшыруның баштагы җиде минуты рәсми яңалыкларга багышлана. Моның өчен Мәннәпова һәр яңалыкны татар теленә тәрҗемә итүен әйтә. «Без бит Үзбәкстан дәүләт радиосы, шуңа күрә татар дөньясындагы һәм Татарстан яңалыкларын бирә алмыйбыз, сөйләргә ярамый, сәясәт шундый», ди Мәннәпова. Татарстаннан вәкилләр һәм сәнгать төркемнәре Үзбәкстанга рәсми сәфәр белән килгән очракта гына, аның сүзләренчә, баш мөхәррир бу хактагы язмаларны бернинди каршылыксыз эфирга үткәрә.
“Бәллүр чишмә”нең берничә рубрикасы бар. «Җыр-моң дөньясында» җырчылар, композиторлар турында мәгълүмат бирелә, «Танылган шәхесләребез» сәхифәсе татар милләтенең мәшһүр кешеләре, Үзбәкстандагы күренекле татарлар турында сөйли. Ноябрь тапшыруларының берсе татарның күренекле композиторы Сара Садыйковага багышланган, Бохарада яшәүче мамыкчылык галиме Әдхәт Батталов, Гаяз Исхакыйның туганы Сөембикә Шәрипова һәм башка күренекле кешеләр тыңлаучыларның күңелен яулаган.

www.Tatar-Duslyk.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013