Бүген Мөдәррис Вәлиев
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөдәррис Вәлиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зәйнәгытдин Вәлиев
Мансур Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев
Наил Вәлиев
Рәмзи Вәлиев
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
Җамал Вәлиди
Фәридә Вәлиуллина
Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) Салих Маннапов (Мөдәррис Харис улы Вәлиев) 1953 елның 30 маенда Татарстан АССРның Әлки районы Яңа Камка авылында колхозчы гаиләсендә туган. Шул районның Татар Мулла авылы мәктәбендә башлангыч, Алпар авылы мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1971—1976 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, өч ел «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенең мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлегендә хезмәт итә. 1979 елның августыннан ул — «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре: башта әдәби тәнкыйть һәм сәнгать бүлеге редакторы, аннары өлкән редакторы булып эшли. 1983 елның көзендә Салих Маннапов журналның җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Ул 1982 елдан КПСС члены.
Салих Маннапов — тәнкыйтьче. Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче язмалары республика матбугатында җитмешенче еллар ахырында күренә башлый. Хәзер ул — ике дистәдән артык әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы. С. Хәким, Г. Бәширов, Ә. Еники, М. Мәһдиев, А. Гыйләҗев, Г. Рәхим, И. Юзеев, Р. Миңнуллин, В. Нуруллин, А. Тимергалин, X. Камалов кебек шагыйрь һәм прозаикларның иҗатына яисә аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләрендә һәм иҗат портретларында ул һәр язучының индивидуаль үзенчәлекләрен тирәнрәк итеп ачарга һәм, шуңа бәйләп, гомумән, әдәбиятның эстетик, тәрбияви максатлары, киләчәктәге үсеш тенденцияләре хакында җитди сүз алып барырга омтыла. Аның мәкаләләре бер үк вакытта композицион төзелеше, язу стиленең шигърилеге, образлылыгы белән дә кызыклылар.
1984 елда Татарстан китап нәшриятында С. Маннаповның «Сезгә ышанам» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыкты.
Салих Маннапов—1983 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Аның турында

Факил САФИН. Гамьле гамәлләр кылыйк Совет Татарстаны язучылары

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018