Бүген Әдипләр: Мәкмүнә Нәҗипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәкмүнә Нәҗипова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Әнәс Назыймов
Рәзилә Насыйбуллина
Майруза Насыйрова
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Алсу Нәҗми
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Гөлфия Низамeтдинова
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева

Мәкмүнә Шакирҗан кызы Нәҗипова 1929 елның 20 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында туа. Сугыштан соң, 1945 елда, Казан педагогика училищесына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. 1948 елдан 1952 елга кадәр Шубан, Көшкәтбаш мәктәпләрендә эшли. 1952 елдан Баулыда укытучы-тәрбияче булып эшләп, Алабуга пединститутын тәмамлый. Кечкенәдән шигырьләр яза башлый. 2003 елда «Тормыш сукмагыннан», 2007 елда «Яшәү яме» исемле китаплары басылып чыкты.

Әй, дөнья!

Утларыңа салып яндырдың да, 
Суларыңа тыгып суыттың. 
Ә шулай да һич тә үпкәләмим, 
Дөнья! Сине өзелеп яраттым. 

Авырлыклар килде, сабыр иттек, 
Башны иеп җебеп төшмәдек. 
Зурлар белән ярыша-ярыша, 
Иген кырларында эшләдек. 

Үтте яшьлек, әмма бушка түгел, 
Алтын-көмешләргә торырлык. 
Авырлыкны җиңдек шыңшымыйча, 
Йөрәгемдә шуңа горурлык.

Баулым

Кулларыма юлламалар алгач, Сиңа килдем Казан иленнән. Синдә калуыма үкенмимен, Аерылсам да туган җиремнән. Синдә туып, синдә үсмәсәм дә, Кабул иттең, кире какмадың. Гомеремдә күп илләрне күрдем, Синнән гүзәл җирне тапмадым. Синдә туып, синдә үсмәсәм дә, Үз иттең син, читкә типмәдең. Үз балаңдай якын иттең, Баулым, Яраттым мин, ташлап китмәдем. Синдә туып канат үстерделәр Ул-кызларым,оныкларым. Гүзәллегең белән әсир иттең, Сиңа атап язам җырларым. Синдә тумасам да, синдә яшим, Синдә таптым тормыш юлдашым. Кешеләрне язмыш йөртә, диләр, Синдә икән минем язмышым.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018