Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мәхтүмә Галләмова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мәхтүмә Галләмова

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Рәхимә Габделганиева Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Рөстәм Гайнетдинов Мөслимә Гайнетдинова Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Габделхак Галимов Нәкыйп Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Мәхтүмә Галләмова Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Резеда Ганиева Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фәүзия Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Зәкия Гарифуллина Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Кадрия Гатина Римма ГАТИНА Флера Гатина Атлас ГАФИЯТОВ Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлзилә ГАФУРОВА Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Гафифә Гаффарова Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Лилия Гәрәева Миләүшә Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина Лилия Голымова "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Флүзә Григорьева Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Расиха Гыйльфанова Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина

Мәхтүмә Әхмәт кызы Галләмова (Хәсәнова) 1929 елның 9 августында Татарстанның Әлмәт районы Югары Мактама авылында туган. 1947 елда Бөгелмәдә гомуми урта белем бирүче 3 нче татар мәктәбен тәмамлый. 1951 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетын тәмамлагач, башта Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында, аннары Казан шәһәрендәге 14 нче эшче-яшьләр мәктәбендә, ә 1959 елдан алып Бөгелмә урта мәктәпләрендә укыта. Педагогик хезмәт ветераны бүгенге көндә лаеклы ялда.
Мәхтүмә Галләмова шигырьләр һәм бәетләр яза. Тәүге язмалары 1980 елда Бөгелмәдәге «Ленин байрагы» газетасында дөнья күрә башлый, соңрак шигырьләре һәм милли темадагы мәкаләләре мөстәкыйль чыга башлаган «Бөгелмә авазы» һәм республиканың «Татар иле», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында басыла. Шигырьләре 2008 елда Бөгелмә шәһәрендә басылып чыккан «Моңсарымда - моңнарым» җыентыгында да урын алган. Бөгелмә типографиясендә 2009 елда - «Шушында минем тамырлар», 2011 елда «Гамь бар - әле яшибез» дигән китаплары басылып чыкты.

Тагын килде ямьле язлар

Менә тагын ямьле язлар килде, 
Карларын, бозларын эретер. 
Күңелләргә шатлык өсти-өсти, 
Сулган йөрәкләрне терелтер.

Ничек кенә мактасаң да кышны, 
Кыш - кыш булып кала, беләбез. 
Ә яз инде яз - күңелләрдә дә яз! 
Яздан тоташ җәйгә керәбез.

«Елның һәр фасылы да күркәм», - дип
Язсалар да бөек шагыйрьләр, 
Үсемлек һәм тереклек дөньясы 
Бигрәкләр дә язны көтәләр.

Елы яхшы килсә, көзләрендә 
Икмәк белән буралар тула. 
Ә көздән соң тагын килә кышы, 
Салкыннардан янә җир туңа.

Шуңа микән, мин яратам язны -
Табигатьнең уянган чагын. 
Дөрләттерер вакыт җитә сыман 
Барчабызда тормыш учагын.

Хыял канатларымда

Хыялым канатларында 
Киттем югары очып, 
Тормыш ваклыкларын ташлап, 
Ак болытларны кочып.

Иксез-чиксез галәмдәге 
Йолдызлар арасында 
Очрадылар болытларның 
Агы да, карасы да.

Йолдызлар күп, яктырталар 
Барасы юлларымны. 
Гаҗәеп бу «сәяхәтем» 
Чуалтты уйларымны.

Кая барам, ниләр алам 
Миңа чит-ят җирләрдән? 
Мин нишләрмен, аерылсам 
Туган-үскән илләрдән?

Хыял белән чынбарлыкта 
Бик күп охшаш төсмерләр. 
Менә шуны аңламыйча, 
Еш ялгыша үсмерләр.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013