Бүген Әдипләр: Майруза Насыйрова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Майруза Насыйрова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Әнәс Назыймов
Рәзилә Насыйбуллина
Майруза Насыйрова
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Алсу Нәҗми
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Гөлфия Низамeтдинова
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева
Майруза Насыйрова
Тулы исеме: Насыйрова (кыз фамилиясе-Ямалтдинова) Майруза Янгир кызы
Туган җире: Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Биккенә авылы
Туган көне: 1955 нче елның 19 нчы декабре
Белеме: Башкорт Дәүләт педагогия институты
Яраткан шөгыле: Кешеләр белән аралашу, китаплар актару һәм уку, шигырьләр язу, сценарийлар язу, кичәләр алып бару, җир җиләге җыю.
Яратмаганы: Алдашу.
Берничә шигыре район газетасында һәм "Өмет" газетасында басылган.
Куаныч

Ни куаныч – күңелемә
Сөенечле дулкын үрелә,
Шатлык сыймый йөрәгемә
Күзләремнән ташып түгелә;

Ни куаныч – шатлыгымны 
Басалмый бер үкенеч тә,
Хәсрәтләр дә каплый алмый, 
Сүрелдерми көенеч тә;

Ни куаныч – шатлыгымнан 
Аякларым тими җиргә, 
Кинәт күкләргә ашам мин
Әверелеп моңлы көйгә; - 

Шигырь күлем кинәт ярсып,
 Ярларыннан чыкты ташып...
Шуңа икән куанычтан
Йөрим җирдән күккә ашып.

Бәхетем дип...

Моңсулыклар баса күңелемне
Бәхетем дип уйлап өзелсәм...
Бәхетеңне эзләп кара, диләр,
Табылыр, диләр, әгәр эзләсәң.

Бәхтем табар өчен чит якларга 
Ничек кенә чыгып китим, дим;
Монда кала туган алтын ягым
Ничек аны ятим итим, дим. 

Читтә, бәлки, сөйгән эш тә табылыр, 
Бәхетем дә табылыр – мин көткән.
Яңа җирдә яңа дуслар тапсам,
Булмамын мин, бәлки, интеккән... 

Тик барыбер үз итәлмам кебек
Күз күрмәгән башка якларны.
Бәхетем минем шушындадыр ахры,
Бәхетендәдер туган якларның.

Җырым

Мин җыр язам,
Сине сөюемне
Салам менә шигырь юлына.
Күңелемнән генә теләк телим:
Юлыксын ул синең кулыңа.

Шигырьләрем сиңа юлыксыннар
Мең – меңнәрчә шигьри юл аша, 
Моңы күңелеңә юллар тапсын
Галәмдәге сансыз моң аша.

Берәр вакыт, әгәр, син аларны
Күреп алсаң, танып тыңласаң, 
Көйгә салсаң, аннан җырың итеп
Гармуныңа кушылып җырласаң...
Мин булырмын җирдә кешеләрнең
Иң-иң бәхетлесе шул чакта – 
(Минем әйтелмәгән мәхәббәтем
Барып җитте сиңа җыр аша!)
Мин җыр яздым, сөюемне яздым.
Син тап аны, җырла, югалтма!

Аңладым

Миңа башлап болын чәчәкләрен 
Син идең бит җыеп бируче...
Еллар үткәч җаннарымны айкый 
Шушы чәчәкләрнең хуш исе.

Бигрәк гади иде ул чәчәкләр,
Игътибарга хәтта алмадым...
Хуш исләре генә мәңгелеккә
Күңелемдә калган... . Аңладым.

Күз яше катыш

Бар иде бит яп-яшь чаклар, 
Синең егет, минем кыз чак.
Син йөрисең берәү белән, 
Мин башкага ачкан кочак.

Шул вакытта исерепме
Тиле яшьлекнең исенә,
Минем күңелгә син кердең
Җәйнең берничә киченә.

Йөрәгемә ышанмыйча
Шунда сине кире кактым,
Ышанмадым, сөюеңне
Кире кактым, һәм... югалттым.

Әллә инде бүген килеп
Үкенәмме шушы хакта?
Юк, үкенмим һичкайчан да,
Шатланамын менә хәтта.

Шатланамын, ярый шулчак
Кавышмаганбыз, дип, менә...
Бергә булсак бүген әллә
Керер идеңме исемә?

Уйлар идемме мин сине, 
Янар идемме мин утта?
(Белмәс идем яшерен сөю
Көйдергәнен Ялкын-уттай.)
Дөрес эшләгәнмен сине
Кире кагып ул минутта.

Үткәнне барлаганда

Утырам әле менә бар
Үткән гомерне барлап.
Күпме үткән, ничек үткән,
Күпме калган – чамалап.

Хәтерем алып йөгерә
Балачак көннәремә - 
Күңелемдә мәңге аяз
Калачак көннәремә.

Балачагым күге зәңгәр
Бер болытсыз – чалт аяз.
Кайгы – хәсрәт мине тапмый,
Әткәй терәк, әнкәй наз.

Яшьлегемә чабып керәм,
Чәчрәп китә очкыннар.
Мәхәббәтсез яшьлек булмас
Очкыннар, әй, очтылар.
Аннары гомрем җебенә 
Уралып чорналдылар.
Әле булса ул очкыннар 
Тормышым нурландыра.

Тукай дисәм...

“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.”
 Габдулла Тукай.

Тукай, дисәм, миллионлаган халкым
Пәһлевандай баса алдымда.
Миллионда гына түгел зурлык
Дәүләт тоткан дөнья алдында.

Тукай, дисәм, көчле рухлы, дәртле,
Эшчән халкым килә күземә.
Эштә аттай, яуда юлбарыстай
Иман нуры чыккан йөзенә.

Тукай, дисәм, җор күңелле халкым, 
Әдип халкым килә алдыма.
Тарихы - дан, бүгенгесе – көрәш
Хикәятләр итеп ал гына.

Тукай, дисәм, җыры моң – сагышлы
Шагыйрь халкым күрәм алдымда.
Йөрәгендә аның ил хәстәре, 
Сагышлары моңлы сазында.

Шагыйрьгә

Бер адым алга басам да
Әйләнәмен артыма, 
Кая басканнар икән дип 
Күз саламын халкыма.
                              Мәҗит Гафури.

Халкың, шагыйрь аптырады,
Урын тапмый басарлык.
Артта хурлык, алда бурлык,
Бурлыкта нинди зурлык?
Бурлыкта тагын хурлык.

Инде үтте

Мне нравится, что вы больны не мной,
Мне нравится, что я больна не вами.
                           Марина Цветаева.

Инде үтте ярсу гыйшкым сиңа
Дәвалауга син дә көч салдың.
Әй ходаем, рәхмәт, йөрәгемне 
Гыйшык бизгәгеннән коткардың.

Йөрәк утым кызулыгы сүнде,
Кайнар хисләр инде сүрелде.
Илаһидай синең йөзләрең дә
Гади бер йөз булып күренде.

Синең йөргән эзләреңне эзләп 
Талмый инде минем күзләрем,
 Ишетми дә бик шәп яшәп ятам 
Балдай татлы синең сүзләрең.

Тик нигә соң кинәт тормышымның
Китек булып калды бер яны?
Әллә мине гыйшкым ташлап китте,
Әллә мин ташладым дөньяны?

Замана түрәсенә

Аллаһының кашка тәкәседәй
Утыргандай мәңге тәхеттә
Утырасың бүген югарыда
Көн итәсең күмелеп бәхеткә.

Яраннарың көчле ир затлары
Әмерләрең сүзсез үтәлә.
Ишек төптә чибәр сәркатибең
Борчуларны сайлап үткәрә.

Шуңадыр да бүген син күкләрдән 
Биегрәк торган егетсең,
Кешеләрнең язмышлары белән
Син уйнаган гына кебексең.

Тик масайма алтын тәхетеңдә
Кысыр бәхетеңә табынып.
Бик шашынсаң кашка тәкәне дә
Сөзеп егар үгез табылыр.

Концертларга йөри халык...

Концертларга йөри халык
Халык күңеле җыр көтә.
(Миләш – балан ачысыннан,
Чия төчесеннән туйган)

Тормыш ачысын җуярдай, 
Кайгы-сагышны буардай,
Өметкә канат куярдай
Дәртле моңлы җыр көтә.

Тормыш ачысын җуярга, 
Кайгы – сагышны буарга,
Өметкә канат куярга
Моңлы, дәртле җыр җитә.

Йон турында

И дөнья, буялган йонга.
Буялса иде мамыкка
Рәхәт булыр иде халыкка.

Түрәләрнең кулында йон
Ясап тора күләгә.
Мамык та бит дурак түгел,
Йонга күбрәк эләгә.

Депутат

Клубта җыелыш бара 
Түргә менгән түрәләр
Депутатка кандидатны 
Безгә сөйләп бирәләр.

Күрше районнан икән
Мөдир булып эшләгән.
Шәп эшләгән ул тырышып,
Исеме телдән төшмәгән.

Бүген шушы иптәшне без 
Күрсәтәбез Думага.
Ул баргачтын безнең эшләр
Китәр гелән уңайга.

Сез дә тиен санамассыз,
Доллар, евро күрерсез,
Черек өйләрдән чыгарсыз,
Таксиларда йөрерсез.

Үзе сөйли: тырышырмын,
Сезгә хезмәт итәрмен –
Барыгызны да акчалы,
Биек йортлы итәрмен.

Үтте депутат Думага,-
Көн дә төн дә эштә ул.
Дус-иш эзли, пешә, тирли
Ялны күрми төштә ул.

Халыкка хезмәт итү шул
Җиңел түгел түгелен.
Ярый бушлай фатир биреп 
Күтәрделәр күңелен.

Иркен фатирга урнашты
Үзәк урам чатында.
Машинасыз йөри алмас
Эше түгел якында.

Халык исенә төшкәндә 
Дус-ишенә карыйул.
Дус-туган да шул ук халык
Эшләп аңа ярый ул.

Халык та төшенде эшнең 
Үзе өчен түгелен.
Думада кем утырса да
Законнарга күмелеп,
Байлыкка хезмәт итә ул 
Күреп дус-иш күңелен.

Укытучыма

Чәчләреңә ак бәс кунган мәллә
Ак төс күбрәк кебек карадан.
Дәфтәр юлларыннан ак тузаннар
Куна барган ахры аларга.
Ак чәчләрең мәңге хөрмәтләрмен
Ак күңелеңнең алар билгесе.
Ак чәчләрең безнең барыр юллар,
Ак күңелең – тормыш көзгесе.

Картаям дип һич тә уфтанма син
Чәчем агара дип кайгырма.
Язмышыма мәңге рәхмәтлемен
Насыйп итте миңа күпме еллар
Шушы ак юллардан барырга.

Илһам

Кичен миңа Илһам килде
Бүген синдә кунам диде.
Күңел кылларына тиде
Әйдә, бер сагышлан диде. 

Йорәк кылы зыңлап типте,
Күңелемнән моңнар сипте.
Каләм арып артта калды,
Шигырь ары чабып китте.

Иң кирәкле кешеләр

(Бер пенсионер авызыннан)

Эшкә яраганда кем дә кирәк
Барысы да важный кешеләр.
Пенсиягә чыктың, эшең бетте,
Кемгә кирәк безнең ишеләр?

Диеп уйлый идем, хата икән,
Кирәк икән безнең ише дә.
Алай гына түгел, без өлкәннәр
Хәтта иң кирәкле кешеләр.

Кирәккәндә акча биреп торгач
Яраталар безне күршеләр,
Сатучылар сөя, выручкасын
Тәэмин иткәч безнең ишеләр.

Власть кемне куша шуны сайлый
Карышып тормый безнең ишеләр.
Шуңа күрә сайлау булган чорда
Без шул иң кирәкле кешеләр.

Малай карап тора авызыма,
Мең яшә, ди килен кеше дә,-
Шулай дими һәр ай пенсияне 
Кайтып ала онык ишеләр.

Көзен әбиләрнең чуагында
Бәйрәм итә өлкән кешеләр,
Шуңа мин дә бәйрәм белән котлап
Теләк телим безнең ишегә.

Җыйган малыбызны тигез бүлеп 
Васыять языйк, өлкән кешеләр.
Озак яшик, чирләмичә үлик,
Интекмәсен бала кешеләр.
Шул теләгем безнең ишегә.
                       Халыкта йөргән такмаза.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018