Бүген Зәет Мәҗитов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зәет Мәҗитов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Альта Мәхмүтова
Зәет Мәҗитов
(1927-2000)

Шагыйрь һәм әдәбият белгече Зәет Мәҗит улы Мәҗитов 1927 елның 25 августында Татарстан АССРның Актаныш районы Иске Айман авылында урта тормышлы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Кадыйров Мәҗит, беренче империалистик сугыш һәм гражданнар сугышы ветераны, 1943 елның башында Сталинград фронтында һәлак була. 1944 елда Пучы урта мәктәбен, аннан В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1951—1954 елларда аспирантурада укый. 1955 елда «Фатих Кәрим поэзиясе» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1954 елның көзеннән 1957 елга кадәр «Совет Татарстаны» (хәзерге «Социалистик» Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби сотрудник булып эшли, бер үк вакытта университетта лекцияләр укый. 1956—1961 елларда 3. Мәҗитов — Казан университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ассистенты, ә 1962 елдан бирле әдәбият кафедрасының доценты хезмәтләрең башкара. Ул—1958 елдан КПСС члены.
3. Мәҗитовнең беренче шигырьләре район газетасында, ә 1948 елдан башлап республика көндәлек матбугатында басыла. 1953 елда «Таңгы җыр» исемендә мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Хәзер ул —дистәгә якын шигырь һәм поэмалар китабы авторы.
3. Мәҗитовның поэтик иҗаты Ватанга, туган җиргә мәхәббәт хисләрен, үз буыны биографиясеннән чыгып, чор алдындагы җаваплылык, гражданлык тойгыларын чагылдырган лирик-фәлсәфи шигырьләре, этика-мораль темаларына багышланган мәсәлләре һәм юмор-сатира әсәрләре белән кызыклы. Күләмле әсәрләреннән. «фрау Ык» шигъри повесте (1966), «һәйкәл янында» (1949), «Кияү каршылаганда» (1967) кебек поэмалары күтәргән проблемалары һәм үзенчәлекле шигъри бизәкләре белән шагыйрьнең уңышы булып саналырга хаклы. Әдипнең иң яхшы поэтик әсәрләре 1977 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Рәхмәт яусын» исемле күләмле китабында урын алган.
3. Мәҗитов, поэзия жанрыннан тыш, әдәбият тарихын, аерым язучыларның иҗатын өйрәнү һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Аның күренекле татар совет шагыйре Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турындагы монографиясе (1963), Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясен тикшерүгә багышланган «Сугышчан поэзия» дигән зур хезмәте (1975) бай фактик материалы һәм кызыклы күзәтүләре, фикри нәтиҗәләре белән җәлеп итә. Шагыйрь-галимнең бүгенге әдәби хәрәкәтнең аерым проблемаларына, әдәбият теориясенә һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләренә караган гыйльми һәм тәнкыйть мәкаләләре дә бар. 3. Мәҗитов Фатих Кәримнең әдәби мирасын барлау һәм җыеп бастыру эшенә күп көч салды, әтрафлы сүз башы һәм искәрмәләр белән, ике тапкыр (1954 елда һәм 1979—1981 елларда) шагыйрьнең өч томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләде.
3. Мәҗитов—1965 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Таңгы җыр: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1953.-80 б. 3000.
Яшь каеннар: Шигырьләр. [Авторның биогр. белешмәсе белән].—Казан: Таткнигоиздат, 1956.—71 б. портр. 3000.
Чәчәк бирәм сиңа: Шигырьләр һәм поэма.—Казан: Таткитнәшр., 1959.— 130 6.6000.
Җырлы таңнар: Баллада һәм шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр.
Дусларга: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—71 б. 4000.
Ярсу Ык: Шигъри повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 128 б. 7000.
Кырык камыт: Юмор һәм сатира шигырьләре.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—87 б. 5000.
Күңел җыры: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1972.—272 б., портр. 4000.
Рәхмәт яусын: Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1977.— 208 б. 3000.
Теләк: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—86 б. 6000.
Фатих Кәрим: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1963.—172 б. 2500.
Заман сулышын тоеп: Бүгенге әдәбиятыбыз турында.—Казан: Таткитнәшр., 1967.__204 б. 4000.— Ф. Мусин һәм Б. Гыйззәт белән бергә язылган.
Бөек Ватан сугышы чорында татар совет поэзиясе: (1941—1945 еллар лирикасы). Татар совет әдәбияты тарихы курсыннан студентларга ярдәмлек-кулланма.—Казан: 1971.—36 б.—(В. И. Ульянов-Ленин исем. Казан ун-ты. Татар әд. каф.)—Библиогр. искәрмәләрдә.—200.
Сугышчан поэзия: Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—303 б. 3000.
Рец.: Шакир С. Утлы еллар поэзиясе.—Соң. Татарстан, 1976, 9 май.
Әдәбият теориясе. Әдәби әсәр: Урта мәктәпләрнең тел-әдәбият укытучылары, студентлар һәм югары класс укучылары өчен кулланма (Проф. И. Нуруллин ред.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—143 б. 2500. X. Госман белән бергә язылган.
Поэзия Фатиха Карима: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол» наук.— Казань, 1955.— 16 с. 100. (Казан. гос. ун-т).


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


Бакчасында гөлләр үсә иде...

Зәет Мәҗитовның «Кер бакчама» китабын укыганда күңелдә кузгалган хатирәләр

Үткән гасырның соңгы көзе. «Казан утлары» журналында эшли башлавымны ишеткән дә, юл уңае туры килептер инде, бүлмәмә Зәет абый Мәҗитов кереп чыгасы итте. «Фатыйхамны биреп китим», — диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Бераз шелтәләп тә алды: «Нигә шылтыратмыйсың, нигә килеп чыкмыйсың, Наилә апаң белән сөенер идек...» Аны озатырга чыккач, каршыга затлы шагыйребез Рәдиф Гаташ очрады. Җылы итеп күрешкәч, Рәдиф абый кулларын мәҗнүни югары күтәреп әйтте: «Зәет ага, һич арттырусыз, берничә буын татар шагыйрьләренә канат куйган кеше булды, ә без аңа үзебезнең рәхмәт сүзләрен дә кирәгенчә җиткерә алганыбыз юк әле! Әдәбият шундыйрак нәрсә икән ул...» Бу сүзләр Зәет абыйның күңеленә хуш килделәр, йөзенә җәелгән яктылык озак җуелмыйча, үзенә ияреп, унынчы каттан лифтка ук «утырып» төшеп китте. Шушы сүзләр шактый вакытлар күңелне бимазалап торды, әмма без укучыларыннан ара-тирә җылы сүзләр ишеткәләсә дә, ныклы рәхмәтебезне тоя алмыйча, дөньядан китеп барды ул. Соңга калды әйтеләсе сүзләр, үзе исән чагында иҗатын да ныклап укучыларга җиткерә алмады. Университетта мөгаллимлек эшеннән киткәч, ныклап иҗатка йөз тоткан иде, моңарчы басылып килгән җаны ачылып, әдәби мохиттә дә активлашты, матбугатта милли рух белән сугарылган шигырьләре, мәкаләләре бер-бер артлы күренә башлады. Заманында зур сәхнәләрдә шәп артистлар тарафыннан еш укыла торган юмористик һәм сатирик шигырьләр язган, шаян табигатьле, терчән кеше буларак танылу алса да, асылда аның табигате башкачарак иде. Күңелендә ниндидер әрнү һәм биниһая моң йөртә иде кебек Зәет ага. Аның сугыш чоры ятиме булуыннан гына да түгел иде бугай мондый фаталь моңсулык. Милләт баласы буларак ул ятим һәм үксез иде бит. Бу аның шигырьләрендә дә сизелә, кайбер чакта «җаным ярсый» дип тә өзгәләнә, «мин заманның баласымын, төртелгән-кагылганы...» дип тә уфтана, аннан җилкәсен турайтып, язмышны үчекли: «Юк, язмыш, моңа күнмәм мин, Мең хәйлә эшләсәң дә, Агымга каршы йөзәм мин, Агымны җиң-мәсәм дә». Ул үз язмышы белән татар халкы кичергәннәр арасында уртаклык тоеп яши иде. Аны күбрәк, үз тормышыннан битәр, халык, ил язмышы тетрәндерә, борчый, изә: «Халкым кысылгач, юк миңа бәхет».

Күңелгә якын кеше иде Зәет ага Мәҗитов...

Шагыйрь Зәет Мәҗитов турында кечкенәдән ишетеп үстем. Актаныш районы Иске Айман авылында туып-үскән егет, безнең авыл кияве иде ул. Авылыбызның иң абруйлы кешесе, заманында колхоз, авыл советы рәисе булып эшләгән нык холыклы, туры сүзле Сәет аганың чибәр һәм укымышлы кызы Наилә апага өйләнгән иде. Бер-берсенә терәк, таяныч булып гомер кичерделәр алар. Сирәк кенә кунакка кайта иделәр, әлбәттә, кич клубка төшәләр. Ул чакта клубка затлырак кунак килеп керсә, күп уйлаш юк, шунда ук «вичер» (бусы хәзерге дискотека дигән нәмәрсәгә караганда мең мәртәбә җанлырак һәм кеше күңеленә ятышлы яшьләрнең кичке уеннары була инде) өзелә дә «сорау» буенча концерт оештырыла. Берсе ныклап хәтердә калган. Җәйге кич җылы, көндәлек эш-мәшәкатьләр чигеп, җан рәхәтлектә оеп тора. Өстенә соргылт плащ кигән какча гәүдәле Зәет ага клубта пәйда булу белән, ду китереп диварлар буйлап тезелгән утыргычларны сәхнәгә каратып, тамашачылар өчен җайлап урнаштырдылар, үзенә күрә тамаша залы барлыкка килде, баянчы Шамил абый халык көйләренә тезмә уйнаган арада (ул бер уйнаса, зәмен чыгарып, иркенләп уйный) концертның программасы әзерләнеп тә бетте, бу «мамит» эшләнә — безнең Өмәкәй яшьләре арасында чын талантлар җитәрлек, инде авыл радиосыннан «узел» начальнигы Әнвәр Сафиуллин (чат ябышкан кушаматы — Коры Әнвәр) халыкка шагыйрь Зәет Мәҗитовның кайтып төшүен һәм тиздән аның белән очрашу башланачагын хәбәр итеп өлгергән, клуб халык белән тулып та куйды. Зәет абый исеме аталгач, халык дәррәү кул чаба башлады, шушы алкышлар астында оялчан елмаеп сәхнәгә менде, хәтердә калганча, «Уяндың дамыни» шигырен каушый төшеп, артык пафоска бирелмичә, әмма хис белән укыган иде:
Күк читеннән чыкты алтын фонтан, 
Алтын сипте Казан өстенә. 
Уяндың дамыни, Татарстан, 
Чишмәләрең җыры ишетелә.
Шигырь минем бала күңелемә нык тәэсир итте, Татарстан кадәр Татарстанга шулай кешегә дәшкән кебек гади генә итеп «уяндың дамыни» дип әйтеп кара әле! Күзне ачып, урын өстеннән кузгалырга кыймый ятканда, иртән йорт арасында нидер майтарып кергән әткәй, елмая төшеп, «уяндың дамыни, улым» дип әйткән кебек. Болар шулкадәр ияләнелгән һәм ихлас сүзләр иде. Болай итеп шигырь яза алган кеше гади кеше генә түгел инде, болай булгач, бик, бик олы кешедер бу. Шулай булмаса, кем аңа «уяндың дамыни, Татарстан?» дип әйттерсен ди! Әмма яңадан аның авыл сәхнәсендә шигырь укыганын ишетергә насыйп булмады. Билгеле, кайтыштырдылар алар авылга, Наилә апа белән парлап клубка да килделәр, «сорау» буенча коцертлар да оештырылды, тик Зәет абый гына нигәдер, кулларны кызышканчы чәбәкләсәк тә, халык алдына чыгып шигырь укымады, урыныннан торып, «зур рәхмәт...» дигән уңайга, чал керә башлаган бөдрә чәчле башын кат-кат иеп, кире җай гына урынына утырды. Концертны алып баручы чая кызга: «Чыгыш ясарга әзер түгелмен, кичәне дәвам итегез, сеңлем», — дип кенә әйткәнен ишетеп калдым. Бер яктан, шигырьләрен укырга атлыгып тормаган, эчендәген тышка селкергә ашыкмаган зат булса, икенче яктан, иҗатына тәнкыйди карашта торган, үз-үзенә таләпчән шагыйрь, тәнкыйтьче, әдәбият галиме иде ул. Шулай булырга аңа дәвер, ва-зыйфасы кушкандыр сыман. Ул бит Казан дәүләт университетында студентларга әдәбият гыйлеме биргән остаз, шактый еллар Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть секциясе җитәкчесе дә булды.

Зәет абый белән ныклап танышлыгым университетка укырга кергәч булды. Төп имтиханнарны биреп бетергәч, өметле дип табылган егет-кызларны кабул итү комиссиясе рәисе янына чакырттылар. Ул кеше Зәет Мәҗитов иде. Зәет абый башта җентекләп һәркайсыбызның документлары белән танышып чыкты, миңа чират җиткәч кенә көймә комга терәлде — минем бер документ та юк, хәтта авыл советыннан белешмә дә. Яшьләрне авылда калдырабыз, дигән сылтау белән, ул чактагы партия оешмасы секретаре, колхоз рәисенә кереп, мине авылдан чыгармаска дигән коткы салган икән. Социалистик колхоз строеның кечтеки бер шөребе, колы булган хәлдә, миңа бернинди дә язу-белешмә бирелмәде. Култык астына шигырьләремне кыстырып, кесәгә хәрби билетны салып, ни булса шул, диебрәк, Казанга чыгып киткән кеше бит. Билгеле, документларсыз бер институтка да «кертмәделәр». Бәхеткә, үҗәтләнеп йөри торгач, университетта имтиханнарга керергә рөхсәт язуы алуга ирешкән идем. Зәет абый минем аңлатманы үтә җитди рәвештә тыңлап торды, иншамны ошатуын, һичшиксез, сайлап алган белгечлек буенча укырга кирәклеген әйтте. Аннан тыенкы гына көлемсерәп:

— Алга табан планнар ничек соң, шагыйрь булырга җыенасыңмы? — дип сорады.

Мондый сорауны көтмәгән идем, шуңа туры җавап та бирдем:

— Белем җитмәвен аңладым. Кайда эшләсәм дә, белексезлек җиңнән тота. Мәктәптә эшләргә җыенам, аннан күз күрер.

— Монысы ярый, алдан ук, шагыйрь булам, дип килүчеләр күбәя соңгы вакытта. Тормышны белмиләр, мәктәп — университет — редакция... Менә аларның тормыш биографиясе. Укы, якташ та икәнсең, игътибардан читтә булмассың, бездән фатыйха, ә документларга килгәндә, син булдыра алган кадәресен китер инде аларның, укырга кергәч, бик бәйләнеп аптыратмаслар, — диде.

Без укыган чор университетта буыннар алмашынган еллар иде. Озак вакытлар татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкләгән Хатыйп ага Госман профессор-консультант булып калды, аның урынын яшь галим Альберт Яхин алды, берничә елдан соң, аны Азат ага Әхмәдуллин алыштырды. Без кафедра тирәсендәге ыгы-зыгыларны да күрмичә кала алмадык, тик Зәет абый андый шау-шулардан, интригалардан читтә йөрде кебек. Мәңгелек балыкчы, аз гына вакыты булса, кармакларын алып, су буена ашыга. «Хәтта кайвакытта лекцияләргә дә турыдан-туры балыкка барган җирдән генә килеп керә иде, — дип искә ала хезмәттәшем шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова. — Дөресен әйткәндә, аңа карата кафедра җитәкчеләре, мөгаллимнәребез миһербанлы, күп нәрсәләрне «күрми» уздырып җибәрә ала иделәр. Зәет абый замандаш язучыларны зур итеп күрсәтә белде, талантны талант дип әйтергә тарсынмады. Кайбер укытучыларга шушы нәрсә «авыр» бирелә иде. Университетта төрле очрашулар булып тора, һәм шул чакларда беркайчан да чәчрәп чыгып шигырь укымады ул. Килә, тыныч кына тыңлап тора, рәхәтләнеп кул чаба, әдәби алмаш, шигърият өчен чынлап куанып утыра иде. Лекцияләрдә ачылып бетә алмый иде кебек, ә менә тулай торакка кизүгә килсә, бүлмәбездә үзенең шәкертләрен җыеп, гаҗәеп әдәбият дәресләре үткәрә, ул бит әдәбиятны искиткеч яхшы белә, анализ остасы иде. Күп нәрсәләрне шундый «дәресләр» вакытында аннан ишетеп, шаклар ката идек. Чын Зәет абый менә шулай иде». Үземә дә Зәет абыйдан «индивидуаль» дәресләр алырга туры килде. Поэзиядә образлы фикер йөртүгә, ритмикага нык игътибар бирә, еш кына татар шигъриятеннән, рус классикларыннан мисаллар китерә, үзенең фикерен дәлилләми туктамый иде. Фатирларында бай китапханәсе бар, һәм әңгәмә вакытында улы Зөфәрдән әле бер, әле икенче китапны таптырта, ашыгып, кирәкле әсәр эзләп, китап битләрен актара, үзе тыенкы елмаеп сөйли дә сөйли. Студентлар, диплом яклар вакыт җиткәч, нәкъ менә Зәет абыйдан «эш» алырга омтылдылар. Безнең төркемнән генә дә аннан җиде кеше диплом яклады! һәм барысы да «биш»кә! Зәет ага хакында язма әзерләвемне белгәч, танылган шагыйрь Рәшит Бәшәр авызын киң җәеп елмайды да: «Минем диплом җитәкчесе булды ул, шәп кеше иде Зәет абый, университетның тулай торагына килеп, эзләп таба, эш барышы белән кызыксына, киңәшләрен бирә. Без студент халкы мондый «опекунлыкны» үзебезчә аңлап, эшне ахырына кадәр сузганыбызны, Зәет абыйны борчуга салганыбызны аңлап та җиткермәгәнбез инде...» — диде.

Бакчасына да барган бар. Васильево тирәсендә, күп зыялыларыбызның бакчалары шунда иде. Аларның кечкенә җир биләмәсе су буена ук «аяк салындырган», су коенып, кармак салып, уйланып утырган чакларына шаһит мин аның. Ул тырышып, тырмашып, бакчасын су йотудан сакларга омтыла иде, тик еш кына аның бу тырышлыгы күршеләре тарафыннан юкка чыгарыла, андый вакытта шагыйрьнең җаны тулыша, күңеле сыкрый.
Эреде кар, яуды яңгыр, 
Актарылып су басты. 
Күрше мөртәт юлын япты — 
Бакчабызны су басты. 
Иркәләп, карап үстергән 
Җиләгем, чиям, алмам 
Үлемгә хөкем ителгән — 
Су уртасында калган... 
Чукынып кит, комсыз, тыгыл, 
Ни кылсаң да мин — тыныч, 
Миңа килгән афәт ни ул — 
Ил афәте куркыныч!..
Менә бит ничек. Зәет абый, җаны әрнүгә түзә алмаган чакларда зәһәрләнә дә белгән икән. Әмма шәхси кичерешләрен ил гаме белән үлчәп карый. Шушы сүзләрне раслап тагын бер ике чигенеш ясап аласы килә. Галим буларак, Зәет Мәҗитов Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнүгә гомерен багышлады, дисәк тә була. Шагыйрь хакында күп мәгълүматлы булса да, элгәрге елларда бар белгәнен киң гавамгә чыгара алмады, үзгәртеп кору елларында гына бу хезмәт тулысынча диярлек дөнья күрде. Сугыш чоры шагыйрьләрен, аларның иҗатын барлауга Зәет аганың керткән өлеше бәяләп бетергесез. Тәнкыйтьче буларак исә, бигрәк тә алтмы-шынчы-җитмешенче елларда актив эшләде, ул чактагы бер генә әдәби бәхәстән дә читтә калмый, һәрнәрсәгә үз мөнәсәбәтен белгертә килде. Алтмышынчы еллар башында татар поэзиясе диңгезен Равил Фәйзуллин дулкынландырып җибәрде. Кемнәрдер аның шигъри новаторлыгына каршы төшеп, үз дәверләрендә калыплашкан алымнарны гына кануни санап, борынгыда булып та онытыла язган поэтик үрнәкләрне яңача, татар шигъриятенә заманчалап кабат кайтаруны аңлый алмый, «татарда мондый шигърият юк!» дип кырт киссә (Хәсән Туфан, Нурихан Фәттах), кайберәүләр ачыктан-ачык «фәйзуллин агымы»н (Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим) яклап чыктылар (Әнвәр Давыдов, Рөстәм Кутуй, Мостай Кәрим, Марс Шабай). Зәет Мәҗитов кайнарланмыйча гына мәсьәләгә ачыклык кертергә омтыла. Алтмышынчы еллар уртасында «Литера-турная газета»да дөнья күргән Рөстәм Кутуй мәкаләсенә карата мондый фикерләрен язып үтә: «Бу мәкалә рус укучыларында ялгыш фикер калдыра. Р.Кутуй поэзиябез яшьләрен өлкән буынга каршы куя һәм өлкән буын иске традицияләргә ябышып калган, дип белдерә... Поэзиянең поэзия булуы тышкы форманың яңача булуында гына түгел ләбаса! С.Хәкимдә яки Х.Туфанда ирекле шигырь юк, ләкин алар яңа чорны яңача сурәтлиләр... Юк, без Р.Фәйзуллинның яшь каләме казанган уңышны киметергә җыенмыйбыз. Ләкин ни өчен аны өлкәннәргә каршы куярга?.. Сүз биредә традиция һәм новаторлык турында бара. Поэзиядә новаторлык мәсьәләсе — зур эш. Аны биредә хәл итәргә җыенмыйбыз. Ләкин шуны әйтәсе килә: новаторлык һич тә яңа форма бизәге табуда гына түгел. Новаторлык, барыннан да элек, яңа, моңарчы әйтелмәгән тирән фикер табуда, фикерне иң отышлы, иң сурәтле формада укучыга җиткерүдә, тормышның иң яңа мәсьәләсен иң беренче булып тотып алуда». Зәет Мәҗитов күтәреп чыккан концептуаль нигездән карасак, Равил Фәйзуллин поэзиясе дәвер сынавын егетләрчә үтте, тәнкыйтьче моны еллар үткәч үзе үк әйтә килде. Әдәби мохиттәге барышларга беркайчан да битараф булмады Зәет ага. Турысын әйтергә дә тайчанып тормый иде. Татарстан язучыларының унөченче корылтае әзерләнгән көннәрдә Язучылар йортында кара-каршы очраштык. Бик дулкынланып рәис бүлмәсеннән чыгып килә иде. Бераз читкәрәк китеп тәмәке кабызды, тынычлана төшкәч, сораулы карашыма җавап биргәндәй сөйләнеп алды: «Менә дөнья ничек! Кемнең кулында... дигән чаклар үтте бит инде. Рәис, уставны бозып, өченче срокка сайланырга йөри икән, шуны ишетеп, акылына китерергә тырышып кереп чыктым үзенә. «Кеше көлдереп йөрмә, Зәет абый, бу инде хәл ителгән мәсьәлә», — ди. Нүжәли һаман безне сарыкка саныйлар, нүжәли безнең үз сүзебезне әйтергә хакыбыз юк? Нүжәли ул һаман шулай дәвам итәр инде?..» Аның рәнҗешенә чик-чама юк иде. Корылтайда рәис сайлаган чакта, кат-кат микрофонга килде, сүзен ишетсәләр-ишетмәсәләр әйтеп калырга омтылды. Ул чакта устав бозылмый калды...
Факил Сафин.

"Мәйдан" № 11, 2004.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013