Бүген Маһруй Мозаффария
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Маһруй Мозаффария

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Маһруй Мозаффария
(1873-1945)

"ВАКЫТ ИНДЕ: БЕЗ ДӘ ТОРЫЙК, ИРЕК АЛЫЙК"

XIX гасырның икенче яртысында татар иҗтимагый тормышында мәгърифәтчелек идеяләре кабаттан тернәкләнә башлый. Шушы дәвердә хатын-кызлар шәхсән үзләренә белем өстәү яки нәни балаларга сабак укыту" белән генә канәгатьләнмичә, моң-зар, үгет-нәсыйхәт белән тулы шигырь-хикәяләр язып, башкаларны да белем, ирек өчен көрәшкә өнди башлаганнар. Шундый мәгърифәтче ханым-туташлар арасында Галимәтелбанат Биктимерова, Хәнифә Гыйсмәтуллина, Хәбирә Насыйрия, Фәҗелбанат Сөләймания, Маһруй Мозаффарияләрне күрсәтергә була.

Маһруй ханым Мозаффария 1873 елда Казан губернасы Тәтеш өязе Олы Тормы авылында Габделвәли мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе—Зөя өязе Кече Кайбыч авылы мулласы Төхфәтулла хәзрәт кызы, ягъни Уральскидагы "Мотыйгия" мәдрәсәсе мөдәррисе, Габдулла Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәтнең апасы. Ләкин Маһруйга әнисе кулында озак иркәләнергә насыйп булмаган—әнисе үлгәндә аңа нибары ике яшь кенә була. Кечкенәдән үк зирәк, белемгә омтылучан ятимә кызчык башта апасыннан хәреф танырга өйрәнгән. Әтисе кызының укуга һәвәслеген күреп, аңа үзе дөрес бирә башлаган. Шул рәвешле Маһруй әтисеннән яхшы тәрбия алган, төрки, гарәп һәм фарсы телләрендә укып язарга өйрәнгән, үз өйләрендә авыл кызларын җыеп үзе үк укыта башлаган. Ләкин 18 яше тулганда, гүзәл Маһруй тормышында кискен үзгәреш булган. 1891 елның 20 сентябрендә аны Казандагы Печән базары мулласы—илле ике яшьлек Хуҗаәхмәт Мозаффарига (1838—1907) икенче хатынлыкка кияүгә биргәннәр.

Ләкин үз вакытына күрә шактый яхшы белем-тәрбия алган ачык фикерле яшь абыстай төшенкелеккә бирелмәскә тырышкан, "язмыштан узмыш юк" дип, авыру көндәшен, карт кайнанасын тәрбияләгән, әлбәттә, йортны алып бару да аның өстендә булган. Хуҗаәхмәт мулланың "әүвәлге хатыны зәгыйфә булып, әнкәсе дә бик картаю сәбәпле, сабак шәкертләрен укыту һәм барча мәхәллә эшләрен карау Маһруй ханымның үзенә калган",— дип күрсәтелгән М. Мозаффариянең 1914 елда "Сөембикә" журналында басылган тәрҗемәи хәлендә. Юанычны ул эштә, китапларда табарга тырышкан.

Яшь абыстай үз вазифаларын башкаруга күнегеп килгәндә, аларның гаиләсенә кайгы-борчулар килгән. Яше җитмәгән бер кызга никах укыганы өчен 1893 елда Хуҗаәхмәт хәзрәтнең указы алынган, аңа күпмедер вакыт төрмәдә дә утырып чыгарга туры килгән. Шул ук елда Маһруйның кайнанасы вафат булган. Озакламый, каты авырудан соң, аның көндәше Нәгыймә дә дөнья куйган. Шулай итеп, Хуҗаәхмәт хәзрәтнең өлкән балаларын—Мәхмүтне һәм Җәмиләне тәрбияләү дә яшь абыстай өстенә калган. XIX гасыр азагы—XX гасыр башында Мозаффариләр гаиләсендә тагын өч бала дөньяга килгән: Мәхмүдә (1893—1969), Габбаса (1898—1921) һәм Мансур, ягъни булачак олуг композитор Мансур Мозаффаров (1902—1966).

XX гасыр башында Маһруй ханым татар кызлары өчен дәүләт хисабына ачылган беренче рус-татар мәктәбендә укыта башлый. Эш болайрак була. Казан уку-укыту попечителе А. Остроумов, Казан губернасы халык мәктәпләре инспекторы Никольскийның уңай фикере белән килешеп, Россия халык мәгарифе министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Мәктәпнең попечителе (башлыгы) итеп Хәдичә Әхмәрова, рус телендә укытыла торган дөньяви фәннәр укытучысы— аның кызы Маһипәрвәр, татар телен һәм дин сабагын укытучы итеп Маһруй ханым Мозаффария билгеләнгән. Мәктәптә дәресләр 1901 елның 5 сентябрендә Захарьевская (хәзерге Каюм Насыйри) урамында урнашкан Шәмсетдинов йортында 25 укучы белән башланган.

Остазларыннан яхшы тәрбия алган, рус телен өйрәнгән, белемгә омтылучы кызлар белемнәрен рус мәктәпләрендә арттыру мөмкинлегеннән яхшы файдаланганнар. 1914 елда "Сөембикә" журналы бу мәктәпне бетергән утыздан артык кызның рус гимназияләрендә укуларын дәвам итүләре хакында хәбәр урнаштырган. Маһруй ханым язып калдырган тәрҗемәи хәлендә үзенең укучылары арасында күп кенә укытучылар, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина, Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова кебек олуг артистлар булуын горурлык белән искә алган.

XX гасыр башында Маһруй абыстай чын мәгърифәтче булып формалашып җиткән. Аның хатын-кызлар тәрбиясенә багышланган "Нәсыйхатнамә" исемле беренче китабы 1901 елда дөнья күргән. Татар вакытлы матбугаты барлыкка килгәч, ул "Казан мөхбире", "Баянелхак", "Әл-ислах", "Сөембикә", "Мәктәп" кебек газета-журналларда да шигырь һәм хикәя, мәкаләләрен бастырган. Аның хатын кызларның шәхси иреген богаулап килгән гореф-гадәтләргә каршы көрәшкә, белемгә өндәүче әсәрләрен җәмәгатьчелек, бигрәк тә яшь зыялы кызлар һәм егетләр җылы каршы алган. Маһруй ханымның 1906-1917 елларда татар матбугатында дөнья күргән әсәрләрендә хатын-кызлар арасында аң-белем тарату, гаиләдә һәм мәктәпләрдә гигиена кагыйдәләрен куллану һәм бала тәрбиясе мәсьәләләре күтәрелгән. Кайбер хикәяләрендә ул шул чор татар хатын-кызлары кичергән фаҗигаи тормышны да сурәтләгән. Мәсәлән, "Сөембикә" журналында басылган "Кызганыч Миңлеҗамал" исемле хикәясендә ул, авылдан шәһәргә килеп асраучылыкта җәфа чиккән, бай хатыны тарафыннан урамга ташланган ятимә кыз образын сурәтләгән. Кыска гына хикәядә автор ул чорга хас булган реаль тормышны җан ачынырлык итеп гәүдәләндергән.

Ләкин Маһруй ханымның иң танылган дип, мөгаен, аның "Әл-ислах" газетасында басылып чыккан "Мәшһүр хатыннар" исемле шигырен атарга кирәктер. Шуңа күрә дә бу шигырьнең басылып чыгуы хакында бер-ике кәлимә сүз әйтеп китү артык булмастыр.

1907 елның 3 октябрендә Казанда "гыйлем юлларыны һәрбер сыйныфка бертигез ачык итә торган" гыйльми-әдәби атналык "Әл-ислах" яшьләр газетасы дөнья күрә. Рәсми редакторы һәм нашире Вафа Бәхтияров саналган, чынлыкта исә Фатих Әмирхан җитәкләгән һәм Габдулла Тукай актив эшләгән бу газета беренче көннәреннән үк үз тирәсенә белемгә, иреккә омтылучы шәкертләрне, яшь зыялыларны туплаган.

Көннәрдән бер көнне "Әл-ислах" идарәсенә ундүрт-унбиш яшьлек берничә кыз килеп кергән. Болар—Маһруй Мозаффарияның "Әл-иҗгиһад" мәктәбендә укучы кызлар. Бу тыйнак, гүзәл кызлар арасында иң чаялары—Мәхмүдә Мозаффария һәм Зәйтүнә Мәүлүдева. Бәлки кыюлык бирү өчен алар белән шул мәктәптә үк укучы апалары Җәмилә һәм Бәдриҗиһан да булгандыр. Моның шулай булуы бик мөмкин, чөнки Чистай кызлары Бәдриҗиһан һәм Зәйтүнә Мәүлүдевалар үзләренә кода тиешле Фатих Әмирхан янына "Әл-ислах" редакциясенә килгәли торган булганнар. Фатихның кызларны ачык йөз, илтифат белән каршы алуында шөбһә юк. Газета һәм аны чыгаручы яшьләр белән танышкач, "Әл-иҗгиһад" мәктәбе кызлары да газета аша үз моң-зарларын фикердәшләренә җиткерергә уйлаганнар. Бу килүләрендәме, икенчесеңдәме, кызлар "Әл-ислах"та бастырыр өчен берничә язма да алып килгәннәр. Һәм газетаның җиденче санында ук инде алар исеменнән мөхәрриргә җибәрелгән хат та урын алган. Ул гына да түгел. Бу хат алдыннан укучы кызлардан күп кенә хатлар килү сәбәпле, редакциянең "Хатын-кыз галәме" дигән исем астында даими бүлек ачуы хакында аңлатмасы да урнаштырылган.

Күрәсең, көн саен мәктәпкә барганда артларыннан ишетелеп калган хурлаулар кызларның үзәгенә үткән булгандыр. Маһруй Мозаффариядән тәрбия-белем алучы кызлар үз зарларын укучыларга җиткереп кенә калмаганнар. "Безләр ничек тәрәкъкый табыйк! Без кайчан үзебезнең хакларыбызны табарбыз?"—дигән мәсьәләне дә куйганнар. Бу хакта кул куйган унбиш кыз (алар арасында Мәхмүдә һәм Җәмилә Мозаффарияләр, Зәйтүнә Мәүлүдева, Рабига Казакова, Фәхриҗиһан Субаева һ. б.), димәк, шулай үзләренең белемгә хаклы булуларын газетаның беренче саннарында ук ачык әйткәннәр.

Мәшһүр хатынлар

Риза казый язган "Мәшһүр хатынлар" бар,
Анда гали зат зур хатынлар бар.
Әдиблек, табиблек, философлык,
Тәдрис (укыту), шигырь берлән мәшгуль хатынлар бар.

Ул заманда нигә алай, инде болай 
Кыйлды нигә (сөаль илә) безне ходай? 
Ходай мәгьйүб (гаепле) түгел, монда иректә эш, 
Ирек булса, без дә булыр идек шулай.

Ул заманда хатын-кызлар кысылмаган, 
Кәрбер эшкә мулла килеп кысылмаган; 
"Хатынларның сачы озын, гакылы кыска" 
Дигән сүзләр аять булып тотылмаган.

Вакыт инде: без дә торыйк, ирек алыйк, 
Ирекләнер чаклар җитте, ирекләник; 
Нигә төшсә төшсен, куркып юлдан кайтмыйк, 
Ни китсә дә китсен, шуны биреп алыйк.

Кәр тугрыда ким түгелбез ирләрдән без, 
Гыйлем алсак, иң галимнәренә тиң без. 
Бер милләтнең там яртысы без булгачдыйн, 
Карап карыйк: ирәнләрдән ничек ким без?!

Ирләр Галим булса, бездә Галимә бар,
Ирләр Заһид (диндар) булса, бездә Заһидә бар,
Ирләр шагыйрь булса, бездә шагыйрә бар,
Мөршид (юл күрсәтүче) булса, Мөршидә бар, Камилә бар.

Алар Сәмин (кыйммәтле) булса, бездә Сәминә бар, 
Алар Әмин (ышанычлы) булса, бездә Әминә бар. 
Мөселманда булмаса да булмас, әмма 
Башкалада "бог"ка каршы "богиня" бар!
Маһруй ханым әсәренең башында ук аны Ризаэтдин-казый Фәхретдиннең 1903-1904 елларда Оренбургта басылып чыккан "Мәшһүр хатынлар" исемендәге китабы йогынтысында язылуын билгеләгән. Бу әсәрендә галим ислам дөньясында шөһрәт казанган хатын-кызларның биографияләрен сурәтләгән. Казан хатын-кызларыннан беренчеләрдән булып урамда ачык йөз белән йөрергә җөрьәт иткән курку белмәс мәгърур ханым шигъри юллар белән башкаларны да хәрәкәткә, уянырга чакырган. Ничек кенә чакырган әле! Аның бәгыреннән кайнап чыккан сүзләре XX гасыр башы хатын-кызларында гына түгел, хәтта бүген бездә, бер гасыр соңрак яшәүчеләрдә дә горурлык хисләре тудыра, күңелнең ниндидер бик нечкә кылларын кузгата кебек. Димәк, шигырь бүген дә үз актуальлеген югалтмаган. Маһруй ханым Мозаффария 1945 елның 5 декабрендә 72 яшендә вафат була. Кабере Яңа бистә зыяратендә, Салих Сәйдәшев кабере янәшәсендә.

(Язмада Казан дәүләт университеты доценты Альта Мәхмүтова хезмәте файдаланылды.)
Казан утлары № 1, 2004

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013