Бүген Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Фольклорчы галим... Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Халыкара Төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов... Хезмәттәшләре аны эшсөяр бал кортына тиңлиләр. Әлбәттә, шулай. Чөнки, филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт ага Хисамов язганча, "менә инде 40 елга якын Х.Мәхмүтовның халык авыз иҗатына багышланган мәкаләләре газета һәм журнал битләрендә, төрле җыентыкларда даими рәвештә, гүя төгәл график буенча басылып киләләр. Аларның саны 600 дән дә артып киткән икән! 30 ел чамасы һәр айда ике тапкыр без аның чыгышларын "Тел күрке - сүз" радиотапшыруында тыңлап барабыз... Халык иҗаты буенча ул бастырып чыгарган 20 ләп китапның гомуми тиражы 130 меңгә якынлаша!.." Хәлбуки, дистәләгән елларга сузылган бу олуг хезмәткә күпме көч түгелгәнен Хуҗиәхмәт ага бары тик үзе генә беләдер. Акыллы күзләреннән ниндидер җылы, рәхәт нур бөркелүче, чал чәчле олпат галим ул. Тыйнаклыкның Үзе! "Гади дә, гали дә", - диләр андыйлар хакында.
Ул 1933 елның 15 февралендә Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында дөньяга килгән. Шунда ук җидееллык мәктәпкә укырга керә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1944 елда гаиләләре белән Мамадыш шәһәренә күченәләр. Шунда урта мәктәпне тәмамлагач, Хуҗиәхмәт Мамадыш районы Көек Ерыкса җидееллык мәктәбендә физика-математика укыта. 1953—58 елларда КДУның тарих-филология факультетында укый һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Уку дәверендә татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант булып эшли. 1960 елларда Буа районы "Яңа юл" газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь Вазыйфаларын да башкара әле ул. Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтындагы эшчәнлеген исә 1966 елда "фольклористика" белгечлеге буенча аспирант буларак башлап җибәрә, һәм бүгенгәчә шушы институтта баш гыйльми хезмәткәр дәрәҗәсендә җиң сызганып, кыйбласына тугрылыклы булып хезмәт куя.
Хуҗи Мәхмүтов исеме безгә балачактан ук таныш. Чөнки 12 томлык "Татар халык иҗаты" җыелмасын кулына алмаган бала сирәктер. Анда X.Мәхмүтов туплаган йөзләрчә әсәр — мәкаль, табышмак, мәзәк, сынамыш, кереш мәкаләләре һ.б. урын алган. Мондый күпьеллык олы хезмәте өчен галим Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Аны юкка гына атаклы К.Насыйри, Н.Исәнбәт, Г.Бәшировларның лаеклы дәвамчысы дип атамыйлар.
Татарстанда гына түгел, аннан читтә яшәүче татарларның да фольклорын туплау, өйрәнү, матбугатка чыгару өчен нинди генә төбәкләрдә булмый галим?! Башкортостан, Чувашстан, Удмуртия, Мари Иле җөмһүриятләре, Омск, Киров, Новосибирск, Төмән, Пермь, Чиләбе, Свердловск өлкәләре дисеңме... Кыскасы, милләтебезнең рухи байлыгын барлау-туплауга, аның төрле тарафка чәчелгән күңел хәзинәсен җыйнап, тәртипкә китерүгә керткән өлеше искиткеч зур Хуҗиәхмәт аганың. "Гомумән, X.Мәхмүтов — фольклорның "вак" төрләрен өйрәнүгә күп яңалыклар керткән, аларның эчке зурлыгын, мәгънәви тирәнлеген һәм шигъри гүзәллеген күпьяклап ачып биргән галим. Моңа аның, "Табышмаклар", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" томнарыннан тыш, "Җомак әйтәм", "Кечкенә дә төш кенә", "Ел тәүлеге — 12 ай", "Язылмаган кануннар", "Канатлы сүз — хикмәтле сүз", "Мәңгелек яд-кяр", "Ай колакланса, ни була?", "Әйтем — чәчәк, мәкаль — җиләк" исемле китаплары һәм "Афористические жанры татарского фольклора" дигән докторлык диссертациясе ачык дәлил булып тора", — ди Н.Хисамов, галимнең әсәрләрне сайлаудагы таләпчәнлеген, тирән мантыйкый фикерләвен, шигъри җанлылыгын ассызыклап.
Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улының фәнни эшчәнлеге афористик иҗат кысалары белән генә чикләнми. Әйтик, ул К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге хезмәтләрен җентекләп өйрәнеп, мәкаләләр бастыра, аның әсәрләренең татарча икетомлыгын һәм русча бертомлыгын әзерләшә. Шулай ук Х.Бәдигый, Г.Камал, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт, Ф.Урманче һ.б. фольклорчылар турында бихисап язмасы матбугатта дөнья күрә. Институтта әзерләнгән фольклор басмаларының мөхәррире буларак та шактый зур көч куярга туры килә аңа. Галимнең осталыгы, пөхтәлек-төгәллеге, үз-үзенә таләпчәнлеге күпләрне сокландыра, үрнәк-өлге булып тора.
Хуҗиәхмәт абый баш-аягы белән фән дөньясына чумган. Ул салмак кына, тыйнак кына, яңадан-яңа үрләр яулый-яулый үзе сызган юлдан мәгърур атлый. Җитмәгән җире юк. Казан, Алмата, Бишкәк, Анкара, Новгород, Тбилиси һ.б. шәһәрләрдә узган фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый, һәрдаим институтның Гыйльми һәм Диссертация советлары эшендә катнаша, яшь галимнәр белән җитәкчелек итә. Соңгы 5—6 ел дәвамында КДУ, КДПУ кебек мәшһүр югары уку йортларында Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе булып эшли. Бу уңайдан университетларның Яр Чаллыдагы филиалларына да еш барырга туры килә аңа. Хөрмәт итәргә, яратырга өлгергәннәр үзен. Әнә КДПУ филиалының татар филологиясе факультеты деканы Әлфия ханым Шакирҗанова соклануын һич тә яшереп кала алмый:
— Зыялылык, затлылык үрнәге бит ул Хуҗиәхмәт әфәнде. Чын мәгънәсендә эчке культурага ия, тирән белемле, олы җанлы, ярдәмчел, кайгыртучан, хезмәттәшләрен дә, студентларын да ихтирам итүче кеше. Шулхәтле олы, затлы шәхеснең гадилеге гаҗәпләндерә. Гадилектә бөтен бөеклек, дип юкка гына әйтмиләр. Аның һәр эш-гамәлендә эчкерсезлек, изгелек ярылып ята.
Баксаң, безнең күренекле язучы-публицист Фаяз абый Дунай белән Хуҗиәхмәт ага сабакташлар булып, бер бүлмәдә яшәгәннәр икән бит. Яшьлек дустын "Белеп язуга ни җитә" исемле китабында бик җылы итеп искә ала Фаяз абый.
"...Гомерләре буена шигырь яки хикәя язып та, алармы бастырып чыгарырга ният тә кылмыйча, тормышның башка өлкәсендә фидакарь хезмәт иткән асыл, фидаи шәхесләр аз түгел бу бай дөньяда! Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Ярлы-ябык студент елларыбызда минем салмак-сабыр гына табигатьле бер дустым дүрт—биш ел матур-матур шигырьләр язып бастырды...
...Күп нәрсәне ачык, төгәл-конкрет белергә, бик томанлы, абстракт-тео-ретик фараз теоремаларны да тормышчан аңларга тырышучы бу зирәк акыллы сабакташымны мәрхүм шагыйрь Гали ага Хуҗиев бик ярата иде...
...Күпләр аның ихлас хисле, зирәк фикерле лирик шагыйрь буласына өмет багладылар.
Язмышына, бәхетенә кимлек китерердәй бәла-каза да булмады аның. Ул, үз табигатенә хас җитдилек белән укып, чын тирән белем белән университетны тәмамлады, берничә ел район газетасының эшлекле мәктәбен узды, тыйнак-ныклы гаилә корды. Әмма шул студент елларыннан соң, матбугатта бер генә шигырен дә күргәнем юк...
Аның каравы, ул фатирсызлыктан, гаиләсе белән кеше өстендә тору тарлыгыннан да курыкмыйча, янә Казанга килеп аспирантура тәмамлады, гыйльми дәрәҗә алды, әдәбият, тел, халык иҗаты, журналистика белгечләре арасында хөрмәтле шәхес, танылган галим булып үсте..."

Менә шулай бәяли Хуҗиәхмәт ага Мәхмүтовны дуслары-хезмәттәшләре. Үзе турында сөйләргә яратмый ул. "Үз-үзеңне мактама, дусларың сине мактасын", — диләрме әле? Шөкер, Хуҗиәхмәт аганың дуслары да күп, мактау-хуплауга лаеклы эшләренең дә очы-кырые юк. Әмма ире-шелгәннәргә канәгать булып, эшсезлектән интегеп утырмый ул. һаман да эзләнүдә, гыйлем дәрьясында йөзә.
"Соңгы вакытта мирасыбызның бик борынгы чыганакларын өйрәнү белән мәш-гульмен. Мәгълүм ки, Кол Гали, Мәүла Колый чорында ук Коръән тәсфирләре, аять, хәдисләр татар халык иҗатына мәкальләшеп кереп киткән. Бу уңайдан Коръән нигезендә безнең татар халык афоризмнарының борынгы чыганакларын ачыклау максаты куйдым. Урта гасыр шагыйрьләренең әсәрләрен өр-яңадан җентекләп өйрәнеп, "Коръәннән алынган тәгъбирләр" (якынча исеме) дигән китап чыгарырга ниятлим..." — ди галим, киләчәккә уй-планнарын барлап. Афәрин! Сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез сезгә, Хуҗиәхмәт ага. Гыйлем-иҗат чишмәгез саекмасын... Акыллы, ягымлы күзләрегездә якты нур балкый. Илаһи көчкә ия гыйлем нуры ул!
Лариса ЯРУЛЛИНА.
"Мәйдан", 2003, гыйнвар.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013