Бүген Әмир Мәхмүдов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әмир Мәхмүдов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Әмир Мәхмүдов
Альта Мәхмүтова
Әмир Мәхмүдов Әмир Гобәй улы Мәхмүдов 1947 елның 28 июнендә Башкортстан АССРның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туган. Әлшәй районы үзәге Раевка поселогы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965—1969 елларда Бөре (Бирск) дәүләт педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969—1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1970—1973 елларда Мәскәүдә Н. К. Крупская исемендәге педагогия институтының эстетика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, М. Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәт язып, диссертация яклый.
1974—1981 елларда Ә. Мәхмүдов СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1981 елның көзеннән ул—Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты.
Ә. Мәхмүдов алтмышынчы елларда яза башлый. Беренче шигырьләре район газетасында 1963 елда чыга. Шуннан бирле шигъри әсәрләре беләң Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында, соңга таба русча тәрҗемәдә үзәктәге газета-журналларда даими катнашып килә. 1983 елны Татарстан китап нәшриятында «Матурлык тантанасы» исемле җыентыгы дөнья күрә.
1972 елдан башлап Ә. Мәхмүдов әдәби тәнкыйть, әдәбият белеме өлкә» сендә дә актив эшли. Аның М. Җәлил, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Камал, К. Насыйри кебек классик язучылар иҗатына багышланган аерым мәкаләләре, ана теленнән тыш, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә дә басылып чыга. Авторның 1980 елда русча дөнья күргән «Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля» («Муса Җәлил иҗатында эстетик идеал») исемле китабы исә шагыйрьнең эстетик карашларын махсус алып өйрәнгән-анализланган беренче хезмәт буларак кызыклы.
Ә. Мәхмүдов—1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013