Бүген Маһирә Миңнуллина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Маһирә Миңнуллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Маһирә Миңнуллина
Миңнуллина Маһирә Борһановна 1942 елның 25 апрелендә Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Кулаткы авылында дөньяга килә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, район мәктәбенә укырга күчә. Мәктәп еллары төгәлләнгәч, Яңа Кулаткы Авыл советы башкарма комитеты секретаре булып эшли, 18 яшендә депутат булып сайлана. 1965 нче елда яшь кыз һәркемне үзенә тартып торучы Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының (хәзерге КФУ) журналистика бүлегенә укырга керә. Югары белем турындагы дипломын тотып, ул юллама нигезендә Татарстан Язучылар берлегенә эшкә керә. Биредә башта секретарь, аннары иҗади кадрлар бүлеге мөдире булып эшли. Татар халкының мәшһүр әдипләре, язучылары иҗатыннан ул киң күләмдә хәбәрдар. Маһирә апа Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Ибраһим Гази, Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов һәм башка бик күп язучыларның иҗат казанында кайнаган кеше. Бүгенге көндә аның хезмәттәш дуслары – танылган әдипләрнең автографлары белән йөзләгән китаплары саклана. Маһирә апа аларның әйтеп калдырган сүзләренең кайберләрен яттан да хәтерли. “Без китәрбез, ә китаплар калыр. Берзаман: "Сезне әле һаман укыйлар бит!" дисәләр, безнең рух ничек сөенер!" – Габдрахман Әпсәләмовның бу язып калдырган юлларын гомер онытасым юк”, - дип сөйли Маһирә Борһановна.
1976 -1980 елларда язмыш Маһирә апаны Монголиягә китереп ташлый: тормыш иптәше Венер абый командировкага Монголиянең Эрдэнэт шәһәренә җибәрелә. Биредә дә Маһирә апаның тиктормаслык сыйфатына йөгән табыла: ул совет консуллыгында эшли. Шулай ук бу елларда, Азиядә иң зур саналган тау казылмалары белән баетылучы “Медмолибден” комбинаты төзелә. Маһирә Миңнуллина Эрдэнэт шәһәре һәм “Медмолибден” комбинаты төзелеше турындагы 3 томлык китапны язуда катнаша. Бүгенге көндә бу күләмле хезмәт Эрдэнэт шәһәре музеенда саклана икән. Юбилярыбыз биредә “Зори Эрдэнэта” радиогазетасында хәбәрче булып эшләргә дә өлгергән.
Монголиядән кайткач ул янә Татарстан Язучылар берлегендә башкарган вазифаларына керешә.
1989 нчы елдан 1991 нче елга кадәр ул СССР Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин ярдәмчесе булып эшли. Һәм 1991 нче елда хезмәт юлының азаккы ноктасы булган “Татар- информ” мәгълүмат агентлыгында үз вазифаларына керешә. Башта хатлар бүлеге мөдире булып эшли, аннары баш редактор урынбасары вәкаләтләрен башкара, чит төбәкләрдәге милләттәшләребез, бигрәк тә журналистлар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. Күрше төбәкләрдәге каләм осталарының эш сәфәре белән юлы Казан аша уза калганда, алар һәрвакыт Маһирә апа янына кереп, аның хәл-әхвәлен белешеп, идея, планнары белән уртаклаша торган иде. Маһирә апа белән бер бүлмәдә 4 елдан артык эшләгән хезмәткәр буларак мин моңа үзем шаһит. Үзенең ягымлылыгы, ачык йөзле, киң күңеллелеге белән ул һәркемгә файдалы киңәшләрен бирүче, төшенкелеккә бирелгән күңелләрне юатучы яхшы сердәш булырлык шәхес булуында минем шигем юк.
2010 нчы елга кадәр “Татар-информ” га тугры хезмәт иткән Маһирә апа бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, аны өйдә “тотуы” бик кыен, ул һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә. Телефоннан сөйләшкәндә дә, күрешкәндә дә аның һаман да шул үзенә хас сыйфатларының саклануы аерым-ачык сизелеп тора. Ә иң мөһиме, маңгайларына тирән сырлар ятуына, чәченә “ак бәс” кунуына чик куярга тырышып, һаман да яшь чырайлы булып калуы сокландыра.
Бүгенге көндә Маһирә Миңнуллина тормыш иптәше Венер ага белән гомер кичерә, киләчәктә дә аларга Ходай Тәгалә тигез картлык әйләсә иде. Кызы, кияве һәм оныгы Диана уңышларына һәрвакыт сөенеп, аларга булышып, үзе дә алардан ярдәм тоеп яши ул.
Маһирә Миңнуллина – хезмәт ветераны, 1997 елда матбугаттагы казанышлары өчен аңа “ТР атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелгән. Ул шулай ук “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.
Аның шигырьләре, “Язлар җитә”, “Күңелләрдә мәхәббәт хисе” һәм башка хикәяләре төрле елларда “Социалистик Татарстан”, “Татарстан яшьләре” газеталарында басылып чыккан.

Гөлнар Гарифуллина,“Татар-информ”

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018