Бүген Әдипләр: Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәгъмүрә Хөрмәтуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Балтач районының Пыжмара авылында туган. Әнисе бик яшьли тол калу сәбәпле, кызга тормышның барлык авырлыкларын да татырга туры килә. Инде кияүгә чыгып, матур гына тормыш көткәндә, бер-бер артлы газиз кешеләрен: әнисен, ирен, улын югалта. Авыр кайгыларын җиңәргә шигырьләре көч бирә. "Шигырьләремдәге эчкерсезлекне, самимилекне, мәхәббәтне ишетсәләр, аларны укып, яшәргә көч алсалар, мин бик бәхетле булыр идем", – дип яза ул үзе турында.
Шушы теләге кабул булыр дигән өмет белән, авторның бер шәлкем шигырьләрен газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Ватаным Татарстан

Балтачым 

Шигырь яздым әле бер утырып, 
Бу шигырем – Балтач хакында. 
Котыпларның бозын эретерлек 
Кайнарлык бар Балтач халкында. 
Тыныч-имин тормыш телим сезгә, 
Бәхет телим изге халкыма. 
Далаларга таулар күчерерлек 
Көч-куәт бар Балтач халкында. 
Басуларда иген шаулап үсә, 
Икмәк пешә мичтә кызарып. 
Балтач данын бик югары тота 
Эштә уңган егет-кызлары. 
Балтач урамнарын моңга төреп, 
Бәйрәмнәрне бизи пар атлар. 
Министрга кадәр күтәрелде 
Монда туып үскән Маратлар. 
Болыннарның гүзәл чәчәкләре, 
Көн дә туып тора сабыйлар. 
Бер гаилә булып яши монда 
Удмурт, чуаш, татар, марилар. 
Еллар узган саен яшәрә ул, 
Шәһәр кебек балкый өйләре. 
Сандугачлар көйгә салып җырлый 
Алсу таңда Балтач көйләрен. 
Шушы җирдә минем куанычым, 
Шушы җирдә – иң зур бәхетем. 
Туган җирем, алтын бишегем син, 
Туган җирем, алтын тәхетем... 

Әниемә 

Әниләргә җырлар күп язылган 
Безгә язар сүз дә калмаган. 
Әни кебек изге кем бар тагын 
Ярты сүздән безне аңлаган?! 
Мин әнинең иркә гөле идем, 
Аямады язмыш җилләре. 
Җиңелер дә идем... 
Әнием назы 
Җиңелергә ирек бирмәде. 
Әни мине, җил-давылдан саклап, 
Иркә гөлдәй сөеп үстерде. 
Кирәк чакта кырыс була белде, 
Каты куллы әти шикелле. 
Берьялгызың тормыш йөген тарттың, 
Сыңар канат булып яшәдең. 
Сабырлыкның тере һәйкәле син, 
Елар чакларда да дәшмәдең. 
Әниләргә җырлар күп язылган, 
Безгә язар сүз дә калмаган. 
Әни кебек изге кем бар тагын, 
Кем бар тагын безне аңлаган?! 

Гомер 

Нигә гомер ике килми икән, 
Ике тумый кеше анадан?!. 
Хаталарсыз гына яшәр өчен 
Туар идем җиргә яңадан. 
Искә алыр күпме шатлыклар бар, 
Төзәтәсе күпме ялгышлар. 
Үтүклисе күпме язмышлар бар, 
Юып киптерәсе намуслар... 
Дусларыма сөйләр серләрем бар, 
Кечеләргә – бирер киңәшем. 
Янәшәмдә газиз әнием бар, 
Йөрәк парәм, якын сердәшем. 
Бәхетлемен, чөнки сәламәтмен, 
Яшәр өчен җирдә көчем бар. 
Авыр чакта мине аңлый белгән, 
Терәк булган сөйгән кешем бар. 
Бу җиһанда хәләл өлешем бар, 
Өлешемә тигән көмешем. 
Тауга карап тау булмыйча гына, 
Тыйнак кына гомер сөрешем. 

Соң инде 

Мин сөяргә теләгәндә, 
Син ятларны күзләдең. 
Гафу сорап тезләнмә дә 
Яшьләндереп күзләрең. 
Йөрәк җылы теләгәндә, 
Син ятларны җылыттың. 
Минем назлап сөюемне 
Оныттың шул, оныттың. 
Күңел назга сусаганда, 
Син ятларны назладың. 
Сөю китте, ярсыз үтте 
Яшьлегемнең язлары. 
Соң инде, гафу ит, диеп, 
Күзләремә карама. 
Йөрәк күптән күмер булган, 
Боз дәрьясы – арада. 
Бәхет нинди төстә? 
Сагышларны сары диләр, 
Ә кайгылары – кара... 
Бәхет нинди төстә икән? 
Яле, син әйтеп кара. 
Бәхет төсен белер өчен 
Канатсыз калып кара. 
Парлылар узган урамнан 
Ялгызың узып кара. 
Бәхет нинди төстә икән?.. 
Ак, яшел, әллә кара... 
Йоклап калма, янәшәңнән 
Бәхетең узып бара. 

Серле төш 

Мин төш күрдем: яңа гасыр, имеш, 
Яңа гасыр, яңа кешеләр. 
Бөтен җирдә тәртип хөкем сөрә, 
Бөтенләй юк безнең ишеләр. 
Бөтен дөнья нурдан балкып тора, 
Һәр кешенең – үзенең кояшы: 
Кирәк чакта үрелеп аласы да 
Кирәк җиргә элеп куясы. 
Кибетләрдә ипи үсеп тора, 
Чияләре пешеп кызыктыра. 
Өем-өем каз һәм үрдәкләре 
Табалардан кызып төшеп тора. 
Көн дә иртән акча сорамыйлар, 
Ни теләсәм, шуны эшли алам. 
Яңа гасыр прәме җәннәт икән, 
Уянмыйм ла, төштә генә калам. 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013