Бүген Әдипләр: Азат Магазов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Азат Магазов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский
Азат Магазов

“Осталыгымны сынадым гына әле”

Кем турында сүз барганын белмәүче кайберәүләр 85 яшьлек әдипнең бу сүзләреннән көлеп куяр бәлки. Абзыйның фикерләре бутала башламаганмы, янәсе, бу яшьтә нинди осталык турында сөйләргә мөмкин... Ә Азат Магазовны белгән, аның берсеннән-берсе көчле, яңалык алып килгән роман-повестьларын укыган кешеләр әдәбият сөючеләрне үзенчәлекле әсәрләре белән шатландырачагына шикләнми, киресенчә, сиксән яшьлек юбилеен трилогия белән каршы алган әдиптән яңа могҗиза көтә.
“Осталыгымны сынадым гына әле”, дип әйтерлеге дә бар шул Азат абый Магазовның. Әдәбиятка ул урау юллар белән, сикәлтәләр, каршылыклар үтеп килә. Осталык та, үзе уйлавынча, шуңа соңга кала. Әмма бу очракта, чынлап та, ялгыша әдип. Осталык соңга калмый, аны сугыш тоткарлый.
Миякә районының Яңа Ишле, Чулпан авылларында мөгаллимлек иткән әтисе Шәехҗан үзенең сигез баласы — Рауза, Сәгадәт, Мәдинә, Азат, Риза, Рәис, Ринат, Зәйнәптә уку-язуга гына түгел, китапка, әдәбиятка ихтирам, мәхәббәт тәрбияли.
— Кышкы озын кичләрдә без аның әкият сөйләгәнен, төрле китаплардан шигырьләр укыганын йотлыгып тыңлый идек. Борынгы гарәп шагыйрьләреннән алып Тукай, Пушкин, казахлар арасында мактаулы “Акмулла” исемен алган Мифтахетдин Камалетдинов турында да беренче тапкыр без әтидән ишеттек, — дип хәтерли Азат абый.
Шигырьләр тыңлап, аларны ятлап үскән үсмер үзе дә фикерләрен рифмалы сүз юлларына сала башлый. Укучылар арасында күпләр мавыга бу шөгыль белән. Әдәбият укытучылары да иҗади карашлы егет һәм кызларга теләктәш була. Әмма... егет һәм кызларның матур шөгылен сугыш өзә. Бик күп укытучылар фронтка китә. Азат укыган Җилдәр мәктәбе дә абруйлы мөгаллимнәрсез кала. Әмма кайбер фәннәрдән айлар буе дәресләр булмаса да, укулар тукталмый. Әдәбият белән мавыгуны илне саклау кирәклек, дошманга нәфрәт тойгысы алыштыра.
1943 елда урта мәктәпне тәмамлаган Азат та илне сакларга алына. Тәүдә Орск шәһәрендә авиация белгечләре әзерли торган хәрби мәктәптә укый. Аннары 947нче Севастополь штурм-авиация полкы составында данлыклы “Ил-2” самолетларын хәрби заданиеләргә әзерли. Әмма каләмен ташламый егет, киресенчә, Туган илдән дошманны кууда, яугирләрдә җиңүгә өмет үстерүдә каләмнең көчен ныграк тоя. Сагыну-сагышлары, дошманга нәфрәте салынган шигырьләрен “Алга, дошман өстенә”, “Суворовчы” кебек фронт гәзитләренә юллый, аларның берничәсе басылып та чыга. Ә берзаман яшь хәрбигә Башкортстан мәктәпләре укучы-укытучыларыннан хатлар килә башлый. Баксаң, Азатның 1944 елның 17 декабрендә (туган көненә бүләк ясагандай) “Кызыл Башкортостан” гәзитендә “Фронтовиклар иҗаты” дигән баш астында “Егет” дигән шигыре басылып чыккан икән. Бу вакыйга иптәшләре арасында аны бер башка үстереп җибәрә. Шатлык-куаныч кешене көчле, егәрле, өметле итә. Шундый яугирләр, әлбәттә, җиңүне якынайта. Аңарчы Башкортстаннан тагын бер хат ала әле Азат. Баязит Бикбайдан. Ул Язучылар берлеге исеменнән филология факультетына укырга тәкъдим ителүе, сугыш тәмамлану белән Уфага кайтырга кирәклеге турында язган.
Сугыш тәмамлануны Азат түземсезләнеп көтә. Ләкин аны һаман хезмәттән азат итмиләр, хәрби авиация училищесына озаталар. Анда ул авиация штурманы һөнәрен үзләштерә. Аннары Германиягә җибәрәләр. Хыялдан да, илдән дә, җирдән дә, хәтта туган теленнән дә ерагайганнан-ерагая бара Азат-очучы. Күңелендәге иҗат чаткыларының гына берчә татлы, берчә газаплы бимазалап торуы аның өметен сүндереп бетерә алмый, әледән-әле каләмгә үрелдерә. Әмма урысча язарга мәҗбүр була. Азат Шәехҗан улы тәүдә хәрби гәзитләр өчен мәкаләләр, очерклардан башлый. Аннары хикәяләргә күчә. Илленче еллар ахырында каләмгә ныклап тотына. Һәм “Дороги летные” дигән беренче повесте туа. Ул 1970 елда “Советский патриот” гәзитенең җиде санында басыла. Бер елдан соң хәрбиләр тормышын яктыртучы очучының “Оставляем сердце на земле” дигән икенче әсәре дөнья күрә. Туган илләреннән аерылган хәрбиләр аның повестьларын яратып кабул итә, үзләре турында булгач, аеруча кызыксынып укыйлар. Урыс язучысы Михаил Голышев та повестьне ошата, аның Азат Магазовның туган ягында — Башкортстанда да дөнья күрүен тели. Мостай Кәримгә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Ул аның фронтташ дусты икән. Унҗиде яшендә Башкортстаннан чыгып киткән кеше Мостай Кәримне каян белсен инде! Шунда Михаил Голышев, Мостай Кәримнән яшь язучыга ярдәм итүен сорап, хат тоттыра. Иптәшләренең, күренекле язучының дәртләндерүеннән илһамланган Азат Магазов беренче повестен шушы хат белән бергә Башкортстанга юллый. Нык дулкынланып, бер шикләнеп, бер өметләнеп туган якларыннан җавап көтә. Тик җавап булмый да булмый. Аның каравы, Германиягә “Агыйдел” журналы мөхәррире килеп төшә. Анда аның теге повесте басылган. Аны Хәсән Назар “Шоңкар юлы” дип тәрҗемә иткән. Шушы юл Азат Магазовны, ниһаять, туган Башкортстанына кайтара.
Шулай итеп, туган якка кайтканда ул әдәби мохит өчен ят булмый инде. Абыйсы Ризаның күренекле табиб булуы да, әнисенең фатыйхасы да бик ярап куя. Әмма күңелендәге иҗади планнарны тормышка ашыра башлауга ук каршылыкка очрый. Нинди телдә язарга? Башкорт телендә язарга киңәш итәләр. Ә ул башкортча әдәби телдә язу түгел, сөйләшә дә белми. Татар әдәби теле дә онытылып бара. Шунда аны Башкортстан китап нәшрияты коткара. Патриотлар тәрбияләү проблемасын күтәргән әсәрләр укыту-тәрбия эшендә бик кирәк була. Шулай, нәшриятның махсус заказы белән мәктәп укучылары өчен “У тружеников тыла” исемле туган төягендәге беренче повесте языла. Мондый әсәрләр Советлар Союзы күләмендә дә таләп ителә. Нәтиҗәдә 1979 елда Мәскәүнең “Современник” нәшриятында “И в небе много дорог” дигән китабы дөнья күрә. Ике елдан соң “Очу” повесте басыла. Әллә күпме тыелып килгән буа ерыла шуннан. Азат Магазов әдәбият дөньясына ышанычлы адымнар белән керә. “Һаваларда йолдыз” , “Кыраудан соң миләш тәмләнә” повестьлары дөнья күрә. Беренчесе сугыштагы хәвефле хәлләр, очучыларның батырлыгы белән бергә авиация техникларының, механикларының алыштыргысыз хезмәте, җаваплы роле сурәтләнсә, икенчесе якташлары тормышыннан алынган сюжетка корылган. Анда табигатькә мәхәббәт тәрбияләнә, кечкенә авылларны саклау зарурлыгы күтәрелә.
Азат Магазов әсәрләренең геройларын укучылар тиз арада яратып өлгерә. Чөнки алар тормыштан алынган. Язучының үз кичерешләре, хис-тойгылары алар язмышында чагыла. Шуңа да ышандыргыч, ихлас ул геройлар. Сюжет драматизмы геройларның эчке кичерешләре белән үрелеп барганга да китап укучының игътибарын читкә юнәлтми, киресенчә, аерылалмый укыйсың. Азат Магазовның бер-бер артлы дөнья күреп килгән повестьлары белән таныш тәнкыйтьчеләр аның зур күләмле әсәрләр язуын әллә кайчан күзаллаган була. Бу күзаллаулар тәүдә “Тәүбә” романында раслана. Ул 947нче Севастополь штурм авиация полкы батырлыгына, бердәмлегенә багышланган. Анда фронтташларының хәрби биографиясе тулысынча чагыла. Жәл, китапны полкташларының барысы да алып уку бәхетенә ирешә алмый.
— Дәүләтебез таркалган, ориентирлар үзгәргән чорга туры килде шул, — дип көрсенә хәзер язучы.
Ә инде якташы Гариф Гомәр Азат Магазовның трилогия язарлык сәләте һәм маясы бар дип алдан әйткән фараз чынлап та могҗиза. Ә бәлки, хәрби төгәллеккә өйрәнгән, әйткән сүзгә тугрылык саклаган Азат Магазов якташ әдипнең фаразын бурыч буларак кабул иткәндер. Һәм ул бурыч, үзе әйтмешли, романнар озак язылса да “бишле” билгесенә үтәлә. Озак язуның да сәбәбе бар, Азат абый якташлары турындагы әсәрләрен татар телендә язарга ниятли. Ниһаять, әдәбият сөючеләрне шатландырып, якташларын горурландырып, аларның ерак үткәненнән алып бүгенге көненә кадәрге тормышлары бөтен нечкәлекләре белән сурәтләнгән, тарихи вакыйгалар аша буыннар бәйләнешен ачыкларга омтылган роман языла. “Әйләнә тегермән ташы” дип атала ул. Тегермән ташы әйләнә башлагач, Азат Магазов Әнгам Атнабаев белән еш аралаша, аңа үзенең яңа әсәреннән өзекләр укый. Шагыйрь белән аның туган ягы — Тәтешле районында да, әсәр геройлары яшәгән Миякә районында да берничә тапкыр булалар. Аннары “Ага сулар...” һәм “И бу дөнья…” романнары языла. Шулай итеп, “Үрге Димдә ай коена” дигән трилогия туа. Анда Дим буендагы берничә авылда яшәгән гаиләләр — Баязитовлар, Сакаевлар, Габдрәфыйковлар, Дәүләтовлар, Камалиевлар язмышы аша сугыш һәм тынычлык темасы, явызлык һәм изгелек көрәше оста сурәтләнә. Җиңүнең 65 еллыгына трилогия башкорт телендә нәшер ителә. Геройлар язмышы шулкадәр җанлы, якын, аларны барып күрәсе, сөйләшәсе, араларында яшисе килә хәтта. Шуңа да күпләр Азат абыйдан аларның бүгенгесе, хәтта киләчәге турында сораштыра. Чөнки язучы һәммәбезне дә кызыксындырган, борчыган проблемаларны күтәргән. Димәк, Азат Шәехҗан улы үзенә тагын бер бурыч алырга тиеш: трилогия геройлары белән очрашу, бүгенге язмышлары белән танышу.
Бу хакта әдип үзе менә нәрсә ди:
— Төп геройларның арытабангы язмышы үземә дә тынгы бирми, аларны укучыларга җиткерү хакында мин дә уйлап йөрим. Аны трилогиягә соңгы сүз итеп эшләргә җыенам, аерым китап булып чыгарып булса, яхшы булыр иде. Бурычлы үлмәс, ди. Бурычымны үтәгәнче яшәргә туры килә инде.
Әлбәттә, шулай. Бурычыгыз Сезне бу җирдән җибәрмәячәк, Азат абый. Кулыгыздан каләмне ташларга иртәрәк әле...

Фәния Габидуллина.
"Кызыл таң"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013