Бүген Әдипләр: Мәфрүзә Фатихова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәфрүзә Фатихова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Камил Фазлый
Вазыйх Фатыйхов
Мәфрүзә Фатихова
Фәридә Фәез-Нур
Рәшит Фәйзрахман
Равил Фәйзуллин
Мәрзия Фәйзуллина
Альфред Фәсхетдинов
Инзир Фәсхетдинов
Лилия Фәттахова
Ләйсән Фәтхетдинова
Гөлфинә Фәтхуллина
Резеда Фәрхетдинова
Фарис ФӘСХИ
Демьян Фәтхи
Рабит Фәтхи
Шамун Фидаи
Мәфрүзә Фатихов
Мәфрүзә Фатихова 1962 елның 29 июлендә Иске Сәфәр авылында туган.
* * *
Күңелемнең никтер моңсу чагы 
Сагыш биләп ала күңелне... 
Сагышлар да үтәр, тик шулай да 
Болыт капламасын күгемне... 

Көзләр җиткәнлеген сизгзнгәме 
Йөрәгемә бик нык ямансу... 
Югалтулар туры килә көзгә... 
Сагышымны алчы агымсу... 

* * *
Яратыгыз мәхәббәтне саклап
Бер-берегезне чит-ятлардан яклап...
Кирәк-терәк булып киләчәктә
Бер-берегезне һәрвакытта санлап.

* * *
Яратасың икән ярат мине
Яраламый гына күңелне...
Мәхәббәттән янган йөрәгемә
Тозлар сипми ярат үземне...

* * *
Рәхәтлекнең тәмен тоеп,
Тормышның ямен күреп
Яшик әле тормышта....
Күпме гомер яшисен
Алдан берәү дә белми
Ходай язган тумыштан....

ЯРАТЫП ЯШИК 
(Җыр өчен) 

Килеп кердең йөрәгемә 
Күңелгә хисләр биреп, 
Кояштай балкый күңелем 
Йөземә нурлар сибеп. 
КУШ.: Ашкына күңел,ашкына 
Күрәсем килеп сине, 
Яратсак иде гомергә 
Мин сине,ә син мине. 

Мәхәббәтнең ни икәнен 
Аңладым синең белән, 
Әйтерсең лә, юлыбызга 
Җәйгәннәр ап-ак келәм. 
КУШ. шул ук. 

Ярату булсын гомерлек 
Сүрелмәсен хисләр дә, 
Яратып-сөешеп яшик 
Ай-йолдызлы кичләрдә. 
КУШ.шул ук. 

22.08.2017 ел.

https://vk.com/id190750418?w=wall190750418_8820

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013