Бүген Әдипләр: Зәрия ХӘБИПОВА. АТКА МӘДХИЯ яки «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ АТ ТУРЫНДА НИ СӨЙЛИ?
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Язмалар

АТКА МӘДХИЯ яки «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ АТ ТУРЫНДА НИ СӨЙЛИ?
Дания Заһидуллина. «АЛТЫН ЧОР»НЫҢ АЛТЫН ШӘХЕСЛӘРЕ
Хатыйп Миңнегулов. ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХӘЗИНӘЛӘРЕ
Шакир Абилов. Урта гасыр татар әдәбияты
Рәмил Исламов. Татар шигырьләреннән туплам
Мирза Мәхмүтов. Сыныкка сылтау итеп...яки Террорчылыкның чыганаклары кайда?
Солтан Шәмси. Адәмне кем коткарыр. Тарихи-изотерик бәян
Солтан Шәмси. КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА... Тарихи-фәлсәфи бәян
Дания Заһидуллина. ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ
Миркасыйм Госманов. АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС
ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ
Фәһимә Хисамова. ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ЯДКЯРЕ ("Дәфтәр-и Чыңгыз-намә")
Дания Заһидуллина. ТӘНКЫЙТЬСЕЗ ҮСЕП БУЛМАС
Фәридә Хәсәнова.ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ
Кадрия Идрисова. Бәетләрдә строфа төзелеше, ритмика һәм авазлар аһәңлеге
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Зәрия ХӘБИПОВА

АТКА МӘДХИЯ яки «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ АТ ТУРЫНДА НИ СӨЙЛИ?

Даһи тарихи-фәлсәфи эпос булган «Идегәй» дастанының әдәби тормышка әйләнеп кайтуына егерме ел үтеп тә китте. Шушы вакыт эчендә тулы бер буын үсеп-өлгереп җитеп, тормышка аяк басты. Әлеге дастан яшь буын арасыннан кемнең дә булса берәүнең яраткан китабына әйләндеме икән? Ата-бабаларыбызның тарихи вакыйгаларга үрелеп бирелгән фәлсәфи күзаллаулары сере күңелләренә кереп урнаша алдымы икән? Бүген «Идегәй»не ныклап өйрәнүчеләр бармы, әллә инде галим-голәмә, барысын да ачыклап бетердек дип, дастанны өйрәнүне ябып та куйганмы? Сораулар, сораулар...

Белгәнебезчә, «Идегәй» дастаны ХIVгасыр азагы XV гасыр башларында Алтын Урда дәүләтендә барган, дәүләтне таркатуга китергән тәхет тирәсендәге көрәш вакыйгаларына таянып язылган. Ул тарихи вакыйгаларны тулысыңча кабатламый, әлбәттә. Ил һәм халык гаме, туган җир хисе, яхшылык һәм яманлык, кан үче һәм кичерә белү кирәклеге турында бәхәсләшә төп каһарманнар. Әсәрдә идарәче катлам тормышы, идарә ысуллары, хан хакимлегенә дәгъва итәрдәй көндәшне ачыклау, аннан арынырга омтылу, качу-эзәрлекләү, сугыш-орыш, хәйлә-мәкер белән тотак алу, җәза күренешләре зур осталык белән һәм калку итеп сурәтләнгән. Дастан, сүзләргә, сурәтләүләргә тирән мәгънә салып язылган әсәр буларак, тарихи хәтерне хәрәкәткә китерә. Анда халкыбызның дәүләтчелек тоткан чорларда ирешкән казанышлары зур урын алган. Дастан аша безгә җиткерелгән казанышларның берсе — татарларның ат иярләве, дөньяны атлы итүе һәм ата-бабаларыбызнын атка мөнәсәбәте.

Дастанда сурәтләнгән вакыйгалар Бөек Дала киңлекләрендә бара: Бөек Дала Евразиядә Тын океаннан Әдрән диңгезенә кадәр ун мең километр, Себер тайгасыннан Тянь-Шань, Кавказ таулары арасында ике-өч мең километр киңлекне тәшкил итә. Биниһая бу мәйданны колачлау, аны бербөтен итеп оештыру фәкать атлы кеше кечендә-кодрәтендә генә булган. Ат, шушы чиксез киңлекне иңләүче ирләрнең армас-талмас корабы да, җилкәне дә булып, меңнәрчә ел кешегә хезмәт иткән. «Атларда җилдердек» диелә Күлтәгин хөрмәтенә куелган Мәңге ташта. Бөек Дала халыклары үз яшәешләрен атка атланып-аркаланып-таянып корган. Халыкларның зур күчеше фәкать ат ярдәмендә генә мөмкин булган. Атлы кешеләр Далада ныклы тәртип урнаштыра алгач кына төбәкара сәүдә барлыкка килгән. Далада ат иярли белмәгән халыклар өчен дөнья ябык, ул үз төбәге белән генә чикләнгән.

Ни гаҗәп, бездә атның кешелекне үстерүдә тоткан роле турында мәктәп дәреслекләрендә бөтенләй сөйләнелми, ә махсус фәнни хезмәтләр юк дисәм дә ялгышмам кебек. Кешелек тормышына космоска чыгуга тиң үзгәрешләр керткән Ат тарихы өйрәнелмәгән тема булып кала бирә. Без - дөньяны атлы иткән кавем - үзебезнең күп казанышларыбызны өйрәнмичә, белмичә, хәтерләмичә яшибез. Нинди булганнар алар ат иярләп илләр төзегән ир-егетләр? Нинди атларга атланып дөнья яулаганнар? Ничек оешканнар? Дастан бу бушлыкны тутыра. Ул безне атлы тормыш турында хәтерле итә, атның дәүләтле тарихыбызда тоткан урынын кайтара кебек. Дастан юлларына атлы тарих бик ерактан үрелеп бирелгәнгә, без дә ат иярләү тарихын кыскача гына күз алдыннан үткәрик. Атны кулга ияләштерү якынча моннан алты мең еллар элек башланган дип исәплиләр. Кешеләр бу вакытта эт, сарык, кәҗә, сыер кебек хайваннарны кулга ияләштергән булган инде. Ат кебек сизгер җан иясен үзенә буйсындырганчы, күрәсең, борынгы кешегә җитәрлек көч һәм тәҗрибә тупларга кирәк булган. Кыргый хайваннарны кулга ияләштерү ничек булуы турында фаразлар аз түгел. Акрынлык белән кеше үзенә ияләштергән атларның бик акыллы, сизгер, кирәк вакытта хуҗасын яклый да белгәне ачыклана (ат бит ул бүредән дә курыкмый). Моны дастан юллары да раслый кебек:
Таяк тайга җиткерер, 
Тай дунәнгә җиткерер, 
Дүнән атка җиткерер, 
Ат морадка җиткерер.
Атны кулга ияләштергән кеше тормышында эзләнүләр, зур ачышлар чоры башланган: ат белән йөк ташу, юл йөрү һ.б. Моның өчен металл кулланып ат дирбияләре, тәгәрмәч, арба, ыштан кебек әйберләр уйлап табылган. Даһи ачышлар булган бу. Авызлык, йөгән, өзәңге, ияр — һәрберсе атны хуҗалыкта файдалану өчен уйлап табылган, атлы дөнья мең еллар дәвамында кулланачак җайланмалар (дирбияләр) бит. Ат иярләгәч, иген игү, мал асрау, ерткычлардан саклану, төзелеш эшләре, казылма байлыклар эзләү күпкә җиңеләйгән һәм җитештерү арткан. Ат борынгы кешенең авыр эшләрен үзенә алып кына калмаган, аңа тирә-якны танып белергә, табигатьтәге урынын аңларга да ярдәм иткән. Атның көче, сизгерлеге, сакчыл кыюлыгы кешегә дә күчкән. Әлеге мал кешегә көч һәм дәрт өстәгән, тормышында оешканлык һәм тизлек тудырган.

Ат - гаҗәеп камил җан иясе. Ул - көчле, җитез, чыдам, бик сизгер һәм сак. Текә ярга якын килмәс, куркыныч җиргә керер алдыннан туктап калыр, колакларын боргалап шомрайтап, башын сузып, зур дымлы күзләрен алга төбәп, бөтен гәүдәсе белән калтырап билгесезлектән хәбәр алырга омтылыр. Ат башын бормыйча гына тирә-якны тулаем һәм караңгыда да күрү сәләтенә ия. Ул йөзә белә. Атның тәм тоюы һәм ис сизүе бик көчле. Үзенең колынын ул иснәп таба, үз йөгәнен таный, пычрак суны, бозылган ризыкны капмас. Әгәр солы белән ясмыкны кушып алдына салсаң, ат аларны аера — солы бетә, ясмык кала. Атның тәне бик сизгер. Ат сүзләрне аңлый, кешенең халәтен тоя, мактаганга, ачуланганга битараф түгел, ул гаделлекне ярата. Ат кешегә тугры, шул ук вакытта бар кешегә дә тигез карамый. Авыл кешеләре атның аягы да күрә, диләр. Шундый очрак булганы бар — ике яшьлек бала ат көтүе кайта торган юлга чыга. Көтү үтеп китә - бер генә ат та балага басмый. Ат бер үткән юлны яхшы хәтерли. «Ат бер юлга күнеп алса, йоклаган килеш тә йөри», - дигән сынамыш яши.

Мондый искиткеч зирәк җан иясен кулга ияләштергән кешенең үз тормышында ныклы, ышанычлы дус булдырганы бәхәссез. Ат иярләү шул ук вакытта җир масштабында иң беренче энергетик һәм транспорт революциясе булган. Ат иярләгәннән соң, салмак аккан кеше тормышы зур сикереш ясау мөмкинлеге алган. Галимнәр тикшереп шуны да ачыклаганнар: атны кулга ияләштергәнче кешенең уртача гомер озынлыгы егерме ел булса, ат иярләгәч, ул кимендә ун елга арткан. Озын гомер — акыл җыю, белем туплау, тарих барлыкка китерү мөмкинлеге дә бит. Атны беренче иярләгән кешеләр безнең бабаларыбыз - төрки-татарлар булган. Борынгы рун язуына күчергәндә «татар» сүзе «т» - корал, «ат» һәм «ар» булып таркала, ягъни «кораллы атлы ир» мәгънәсен бирә, «ир-ат» сүзе дә ир егетләрне ат белән бәйли, ир кешене аттан аерым күзалламый. Кеше тормышына шундый зур үзгәрешләр кертүгә китергән ат, билгеле инде, изгеләштерелгән, төрле мифлар тудыруга этәргән. Кояш балкыган мәңге зәңгәр күк алласы Тәңре бүләге дип караганнар атка. Тәңрегә багышлап тау итәгендә ак атны корбан иткәннәр. Борынгылар атны канатлы дип санаганнар һәм күкләргә күтәрелә ала дип тә уйлаганнар.

Кешенең кыргый табигать баласы икәнен дә онытмыйк. Атка атлангач, уй һәм акылы аның бу ягына да дәрт өстәгән — атлы кеше киек-жднварларны гына түгел, кирәк икән үзе кебек адәм балаларын да хәзер җиңел кулга төшерә алганын аңлаган. Ауда кулланган ук-җәяләрне камилләштерү, металлдан корал ясарга өйрәнү, аның сугышчан дәртен тагын да арттырган. Хәзер инде атлы кешеләргә үз ыру-кабиләләрен якларга, сакларга өйрәнү кирәк булган. Башка кабиләләрдән саклану һәм үз халкын үстерү максатында беренче дәүләтләр барлыкка килгән. «Өстә күк Тәңре, аста — көрән җир кылынганда (барлыкка килгәндә) ике арада кеше утлы барлыкка килде. Кеше угыллары өстеннән борынгы бабаларыбыз Бумын каган, Истәми каган идарә иткән. Тәхеттә утырып төрки халыкның илен һәм кануннарын саклаганнар, үстергәннәр. Дүрт ягында дошман күп булган, сугышып, дүрт ягындагы халыкны буйсындырганнар: башлының — башын илергәннәр, тезлене - тезләндергәннәр», - диелә Күлтәгин истәлегенә куелган Мәңге ташта (VIII гасыр). Нинди бөек, беркайчан әһәмияте кимемәячәк сүзләр бу ташларда! Ташъязмадагы «Тәңре», «канун» , «ил» сүзләре безнең яшәү рәвешебезнең нигезе бит. Борынгы кешенең Җир-ананың һәр төбәген яшәү урыны итүе, аның канына салынган йөремсәклек сыйфаты, күрәмсең. Атка атланганчы ук адәми затлар дөньяның төрле кыйтгаларына таралып, җирле шартларга яраклашып, төрлечә оешып, үз биләмәләрен киңәйтеп яшәгәннәр. Ат — оешканлыкны тизләтүче һәм колачлырак итүче, җитештерүне арттыручы һәм тирә-якны эзлекле үзләштерүгә этәрүче Күкләр бүләге, могҗизаи бер көч булган. Җирне беренче үзләштергән йөремсәк кешеләр дулкынын атлы кешеләр дулкыны алыштырган. Атлы кешеләрнең көчлерәк тә, булдыклырак та булуында шик юк.

Безнең эрага кадәр (б.э.к.) ике меңенче еллар азагында Һиндстанга төньяктан атлы кешеләр - арийлар үтеп керә. Алар тимер эшкәртү техникасын җәелдерә. Шул чорда анда төрле эш кораллары, сабан, ау, балыкчылык кирәк-яраклары ясарга өйрәнәләр. Үгез җигеп җир эшкәртүгә күчәләр. Күпләп ат үрчетәләр. Ат сугыш максатларында, хәрби сугыш арбаларында кулланыла. Шул ук чорларда Көнбатыш Европага атлы күчмә кабиләләр үтеп керә. Гайрәтле сугышчылар булган бу кабиләләр җирле халыкны кысрыклый. Хәзерге Европа халыкларының күбесендә шул атлы җайдаклар каны ага дип исәплиләр.

Б.э.к. III гасырда Кытай белән чиктәш һун дәүләте оеша. Күп санлы атлы гаскәргә ия Модэ (икенче исеме Баһадур) шаньюй төрле җирле кабиләләрне буйсындыра. Һуннар үзләренә каршы сугышка чыккан Кытай гаскәрен камап алуга ирешә. Император үзе җитәкләгән гаскәр кышкы суыкта камалышта кала һәм һуннарга буйсынырга мәҗбүр була. Килешү буенча Кытай императоры Һун дәүләтен үз дәүләтенә тиң дәүләт дип таный, һуннарга бүләкләр җибәреп торырга вәгъдә итә һәм кытай принцессасын шаньюйга кияүгә бирә. Кытайлар шул вакыйгалардан соң үзләре дә күпләп ат үрчетүгә керешә. Кытай елъязмаларында Баһадур шаньюйның кытайлар белән Байден калкулыгындагы әлеге сугыш алдыннан үз атлы гаскәрен түбәндәгечә тезгәне теркәлеп калган: көнбатыш канаттагы атлар барысы да акбүз, көнчыгыштагылары соры (кашка), төньяктагылары кара, ә көньяктагылары җирән булган.

Модэ шаньюй дәүләт белән идарә итү өчен күп яңалыклар керткән. Ул керткән үзгәрешләр Бөек Дала халкы өчен яшәү рәвешенә әйләнеп, мең елдан соң да әһәмиятен югалтмый. Модэ төрки дәүләтнең ныклы структурасын барлыкка китерә. Үзгәрешләр нигезендә ыру башлыклары ирекле сайланмый, ә вазифаларын варисларына тапшыру хокукы ала, ягъни ыру аксөякләре барлыкка килә. Шул ук вакытта ыру башлыклары шаньюй җитәкләгән югары идарәгә буйсынырга тиеш була. Дәүләтнең ныклыгы өчен өченче көч кертелә - гади сугышчылар арасыннан талантлы, көчле кешеләр ил идарәсенең югары катлавына кадәр күтәрелә алган. Модэ шаньюй керткән үзгәрешләр дәүләтне берләштерүгә, ныгытуга һәм көчәюгә китергән. Кун дәүләте өч йөз ел буена Кытай басымына бирешмичә яшәвен дәвам иткән. Шулай итеп, татар дәүләтен Кытай үзенә тин дәүләт дип таныганга 2100 елдан артык вакыт үткән икән.

Аннан сон оешкан Атилла дәүләте, Бөек Төрки каганлыклары һәм Алтын Урда төрки дәүләтләр булып, борынгыдан килгән дәүләт тоту, идарә итү ысулларын дәвам иткән һәм үстергән. Монгол исеме белән тарихка кергән бөек Чыңгыз хан үз биләмәләрен Көнбатышка киңәйткәндә Бөек Төрки каганаты җирләрен кабат берләштерә. Бу җирләрдәге халыкта дәүләт тәртибен тану, сакларга омтылу көчле булган дип уйларга кирәк. Төрки телнең монгол теле белән беррәттән рәсми дәүләт теле булып китүе дә шуны раслый. Чыңгыз ханны икенче меңъеллыкның иң бөек кешесе дип игълан итү - дәүләт һәм атлы гаскәр белән идарә итүдә ул керткән яңалыкларның кешелек үсеше өчен әһәмиятен танудан килә. Биниһая зур территория белән идарәдә элемтә урнаштыру һәм куркынычсыз юллар барлыкка китерү, бихисап гаскәрне туплау, коралландыру, өйрәтү, яңа сугыш тактикасы кертү, утлы корал һәм җимерү машиналары уйлап табу һәм төрле ыру-кабилә кешеләренең көчен Бөек Тәңрегә инандырып бер максатка - Бөек дәүләт төзүгә юнәлтү ~ Чыңгыз ханның казанышлары санала. Дәүләт Чыңгыз хан керткән Яса нигезендә идарә ителгән. Яса буенча аңлы рәвештә алдау, урлашу, ришвәтчелек, казна талаучыга үлем җәзасы каралган булган. Борынгы төрки дәүләтләрдә тыелган һөнәр булмаган, кешенең мал-мөлкәте чикләнмәгән һәм талап алынмаган. Яса җитештерүче катламның мал-мөлкәткә хокукын тагын да ныгыткан. Дала кешесенең иң зур байлыгы ат булганлыктан, Ясада мондый юллар бар: «Әгәр кем дә кем ат урлауда тотылса, ул кеше ат хуҗасына өстәп шундый ук ун ат кайтарып бирергә тиеш; ...бурычын кайтарып бирә алмаса, аны сарык урынына суярга».

Чыңгыз ханның шәхесе һәм идарә ысуллары бик күп галимнәрнең тикшерү үзәгендә булган һәм бүгенге көндә дә эзләнүләрнең кимегәне юк. Тикшерүчеләр дөньяны яулаган тиңдәшсез җиһангир Бөек Тәңре ачкан ун хакыйкатькә таянып идарә иткән дип исәплиләр. Күкләрнең боерыгы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: «Яхшылыкны онытма. Гади бул. Үз-үзеңне кулда тот, ачуыңны йотарга өйрән. Акыллы, талантлы кешеләрне эзлә, аларны үзеңә хезмәт иттер. Дошманыңны кызганма. Рәхимсез булма. Җайлаша бел һәм янача идарә итүдән курыкма. Күкләр синең терәгең икәнне исеңнән чыгарма. Үзеңнең варисларыңны һәм көрәштәшләреңне дә шуңа инандыр. Диннәр иреген хөрмәт ит». Башка халыклар төрки-татарлар казанышы булган бик күп яңалыкларны үзләренеке иткән. Ат иярләү, металл эшкәртү, камил язу барлыкка китерү, хәбәрләшү өчен юлларны тамгалы күрсәткечләр (агачлар) белән билгеләүне дә кертеп ямчылар (почта) хезмәте оештыру, атлы гаскәр тоту — Бөек дала халкы иҗаты. Төркиләр мәңге зәңгәр күк иясе Тәңрегә табынган һәм үз бөеклекләрен Тәңре кушуы буенча яшәгәндә генә саклый алган. Төркиләр тырышлыгы белән Европа һәм Азияне тоташтырган сәүдә юллары барлыкка килгән. Кытай, Һиндстан, Әфганистан, Урта Азия, Иран, Борынгы Римгә сәүдә кәрваннары төрледән-төрле мал (ефәк, кәгазь, металл һ.б.) ташыган. Бу юл Бөек ефәк юлы дип йөртелсә дә, анда алыш-бирешкә йөртелгән иң кыйммәтле мал ат булган. Моның шулай икәнен тарих үзе раслый. Борынгы Афинада һәм Рим империясендә аты булган кешеләр аерым катлам тәшкил иткән (шулай дип аталганнар да — атлылар), дәүләт иерархия баскычында аристократия һәм сенаторлардан кала икенче урында торган, ат һәм сәүдәгәрлек белән туплаган байлыкларына таянып зур көчкә ия булган. Бу дәүләтләрдә сугыш өчен атлы гаскәрне дала халыкларыннан махсус яллый торган да булганнар. Атка табыну бу борынгы дәүләтләрдә архитектура бизәлешләрендә үзенчәлекле чагылыш тапкан. Игътибарлы сәяхәтче бүген дә ат сыннары белән бизәлгән Афина Акрополе фризларын күреп соклана ала, ә Римда ат сыннары шәһәр үзәгендәге зур мәйданнарда горур басып тора.

Илләр төзегән ирләрнең хыялы, омтылышы, тормышта төп терәге Ат булганлыктан, «Идегәй»дә аттан башка бер генә күренеш тә юк. Туктамыш хан дастан хикәяләвенә акбүз атка атланып килеп керә. Акбүз ат — хакимлек билгесе, ханнар өчен махсус үрчеткәннәр андый затлы атларны. Ауда йөргәндә Шаһ Тимердән кинаяле хат ала хан. Ул аңардан горурлыгы булган ау лачынын үзенә бирүен таләп итә. Кем мондый түбәнсетүгә түзсен? Лачын сораучыга: «Тешең җитсә, таш кимер!» — дип җавап хаты юллый Туктамыш. Ә күңелендә кош караучы Котлыкыя Шаһ Тимергә сатылган дигән шик давылы кузгала. Дәлилләнмәгән шиге аркасында туры сүзле Идегәйнең атасы Котлыкыяның башын чаптыра. Идегәйне үлемнән, бишеккә үз баласын куеп, атасының дусты Җантимер коткарып кала.

Күпмедер еллар үткәч, далада үзен - олы ханны! — сәламләмәгән балалар төркеменә тап була Туктамыш хан. Бик аптырый ул — ни өчен олы ханга илтифат итүче юк. Моны Кобогыл исемендә йөргән Идегәй оештырган була. Ул далада көрәшеп туксан баланы җиңгән һәм шаяртып: «Туктамыш хан тәхетенә мин мендем!» — дип яр салган икән. Шуңа ханның:
Ханыгыз булган минме өлкән, 
Әллә юкса сезме өлкән?! —
дигән сүзләренә Идегәй бик кыю:
Туксан башлы урданың 
Янымда туксан баласы, 
Шушы туксан баланың 
Яшен санап салсам мин, 
Анда чыгар без өлкән, —
дип җавап бирә.

Идегәйнең кыюлыгы, тапкырлыгы ханны өч көн, өч төн йокысыз итә. Бераздан ханга аның белән кабат очрашырга туры килә. Урман би турында «Балалар менгән агач ат — аны урлап тотылды», — диелә дастанда. Һәм балалар өч урлашып дүртенчесендә тотылган Урман бинең караклык өчен башын чабалар. Бу җәза өчен җавап тоткан Идегәй:
Илеңдә йөргән каракчы 
Өч ат урлап котылса, 
Дүртенчедә тотылса, 
Синең түрәң буенча 
Дүртенчедә чабылса,. -
дип, Урман бинең дә нәкъ шушы хан түрәсе (хөкеме мәгънәсендә) буенча җәзага тартылганын исбатлый. Туктамыш хан аның гамәлен дөрес дип таба. Борынгы төрки дәүләтләр заманыннан килгән гадәт буенча, хан мондый кыю, тапкыр, башкаларга баш була белгән егетне үзенә хезмәткә ала, гаскәр башлыгы итеп куя. Ялгышмый Туктамыш хан. Идегәй кул астында илдә тәртип урнаша. Ил «яу белән даудан котылды», «ил казнасы бай булды» - яңа гаскәр башлыгының тырышлыгы дастанда шулай бәяләнә. Тирә-якта да шундый батыр егет турында инде ишетеп беләләр. Аңа өмет һәм ышаныч белән карыйлар, илне тота-җыя алучы, ил сүзен тотучы, коллыктан коткаручы итеп күрәләр. Идегәй турында:
Аты юкка - ат булды, 
Чүпләгәнгә - су булды,
 Адашканга - юл булды,
Ялгызга - ясак, 
Җәяүгә - таяк ул булды, —
дигән сүзләр дала халкы арасында таралган була.

Батырлыкны тану белән рәттән көнчелек тә бар бит әле тормышта. Идегәйнең булганлыгы, үзен бәйсез тотуы Туктамыш хан ханәше Йәникә күңелен корт булып кимерә башлый — элекке көтүче үзен хан каршында шулай иркен тотсын инде. Күр әле син аны - олы хан ул кергәндә үзе ирексездән калкып куя! Мондый көчле кешене сарайда калдырып булмый, ул тәхет өчен куркыныч. Идегәйне агуларга мәкер коралар, барып чыкмый — Идегәй сарайдагы дусларының вакытында кисәтүе ярдәмендә мәкерне ача. Һәм агулауны оештыруда Йәникә кулы уйнаганын сиздереп: «Иләмле икән иләгең,/Куксымый микән чиләгең?...» - дип, сарайдан аны мыскыллап чыгып китә. (Иләмле — ямьле. Сөйләнгән сүзе матур күренсә дә, төбендә бозыклык ятканына ишарә) Яңа фикер өлгерә - Идегәйнең кем икәнен ачыклау максатында сарай тормышында борынгыдан кулланылып килгән сынау мәҗлесе җыярга булалар. Зур мәҗлеснең төп кунагы - атаклы Субра ерау. Ханның юмарт бүләкләренә тәмам эреп киткән ерау Кобогыл исемеңдә йөргән егетнең хан башын кистергән Котлыкыя улы икәнен ачып бирә. Димәк, каршында үч алырга мөмкин кан дошманы улы басып тора! Идегәйгә сарайдан чыгып качудан башка юл калмый. Аны урамда, гадәттәгечә, тугрылыклы аты көтеп тора:
Токымы толпар яралган 
Тимгел Чуар ат икән; 
Өзәңгегә бер тиде, 
Җирдә яткан сабагын 
Иелеп алып бер киде, 
Тим Чуарның янбашы 
Җиргә ятып бер тиде. 
Әйләнеп карап күргәндә, 
Идегәй инде юк иде.
Җайдакны җирдән күтәреп алырга - «янбашы җиргә ятып бер тиде» -сугыш атларын махсус өйрәткәннәр. Өйрәтелгән ат яраланган хуҗасының янына ятып, ияргә утырырга булышкан һәм аны яу кырыннан алып чыккан. Бу юллар Идегәй атының да махсус өйрәтелгән сугыш аты булуын күрсәтә.

Үзен куа килеп, кайтырга үгетләгән Җанбайны ат тоткан кеше өчен иң ямьсез чагыштыру: «Син - бетләгән соран ат!» - дигән сүзләр белән мыскыллый Идегәй. Ханның усал боерыгын күңелендә тоткан Жанбай аның сүзләрен ишетмәмешкә салыша, дала кешесе һич каршы тора алмаслык ымсындыргыч тәкъдим - ат бирергә ышандырып, качакны кире бормакчы була. Менә ничек сурәтли ул вәгъдә ителгән атны:
Колагын бездәй кадаган, 
Кәгелен кыздай тараган, 
«Чу!» дигәндә очкан кошны 
Узып китмәгә яраган, 
Йөргәндә эзен санаган, 
Куш йөрәкле яралган, 
Кысыр елан үзәкле, 
Калтыраудан танаулы, 
Сахтияндай иренле, 
Сарымсактай азаулы, 
Кыйган камыш колаклы, 
Тустагандай тояклы, 
Ал өркәче май баскан, 
Арт өркәчле дөядәй, 
Арысландай күкрәкле, 
Юлбарыстай сөйрәкле, 
Чапкан чакта җил җитмәс, 
Табаны ялпак Тарлан бүз 
Ат бирәдер ханияң, 
Менсәнә, Идегәй, менсәнә!
Шигырьнең һәр юлында атны ярату, аңа соклану, атны зурлау яңгырый. Далада атның хайваннар патшасы булганын тоябыз әлеге юллардан. Мондый мәһабәт атка хуҗа булган ир егетнең дә аты кебек үк соклануга һәм дәрәҗәгә лаек булуында беркемнең дә шиге юктыр. Куа килгән Җанбайга Идегәй үзе хөрмәт итмәгән куркак кешегә «Ап-ак бүз ат мендермәм!» — ди.
Кола-алалы күп елкыңны 
Куып әйдәп аямасам; 
Боты савырлы көрән ат 
Ботка тартып менмәсәм, 
Ике саклык турыны. 
Олауга җайдак алмасам, —
дип, максатының Туктамыштан атлар алу икәнен дә белдерә һәм көченең кыдырау атны егарга җиткәнен, үзенең Чыңгызга тиң булганын әйтеп, юлын дәвам итә.

Кеше тормышы табигатьтән аерылгысыз. Аның холык-кыяфәтендә баскан туфрагы, эчкән суы, ашаган ризыгы белән бергә ул йөргән тау-урманнар, искән җилләр, эссе-суыклар, аралашкан тереклек-хайваннар һәммәсе дә үз эзен калдыра. Шул шартларда меңнәрчә ел яшәгән адәм баласында ул эз беркайчан да югалмый. Без бит аттан яралганбыз. «Ир-егетнең эчендә иярләгән ат ятыр», — дип, мәкаль дә ир егетнең холкын һәм омтылышын ат белән бәйли. Ат кебек ышанычлы, ат кебек түзем, ат кебек җитез, кайбер чакта ат кебек ярсу - чынлап та бу сыйфатлар безнең ир-егетләребезгә аттан күчкәндер. Ат тоткан кеше ул бик эшчән, күзәтучән, кайгыртучан булганда гына уңышка ирешә ала. Безнең холыктагы каударлык, кырыслык, таләпчәнлек кебек сыйфатлар да кырыс тормыш һәм табигать шартларына яраклашып барлыкка килгәндер.
Тауга оялар шоңкармын, 
Тау аркылы юртармын! 
Торлаксыз үскән коланмын, 
Мизгелсез юшап уртлармын, 
Яралыштан асаумын, 
Бугалак салсаң туктамам! —
дип, алты яшендә атка атланган, далада атлар көткән, дау бастырган Идегәй үзенең холкын кош кебек оча торган, бәйсез үскән ат белән чагыштыра. Берничә урында Норадын да үзе турында :
Буралкы аттан ярсумын,
Бугалак салсаң, туктамам, (буралкы - иясез ат) —
дип, әтисенең сүзләрен кабатлый, холкын Идегәй холкына тәңгәл итеп куя.

Яхшы ат әсәрдәге һәр геройның иң татлы хыялы. Хәтта йөз туксан биш яшәгән, «чүбин аяк ат менгән» (үләр вакыты җиткән) Субра ерау да ханнан: «Ни бирерсез безләргә?» — дип сорый һәм аның:
Алпан да тилпән йөгертеп, 
Адымын җиргә куыртып, 
Аргымак ат бирием, —
дигәнен, күп бүләкләр белән бергә ат бирәсен ишеткәч кенә мәҗлестә кемлекне сынауга (ачуга) керешә.

Дастан дала кешесенең тормыштагы һәр адымын ат белән чагыштырып, атны хәтердә тотып бәян итә. Әсәрдән без дөньяга яңа аваз салган «ат башыдай ул« туганын, аттагы егетнең «очкан кош белән ярышып* барганын, батырның кыяфәте «ярашык аттай ярсынган, аргымак аттай типсенгән» булганын, «җабага тайга мендерү»нең егетне мыскыллау өчен эшләнгәнен, иң зур гаепнең «кара аргамак катыру» икәнен беләбез. Идегәй иленә яу белән килгәндә «бия сауган сөтле йортын», «күк тугайга бия бәйләшеп, колын тайдай уйнашып» йөргән вакытларын сагынып искә ала һәм иленең «елкы белән тулган йортын» кире үзенә кайтаруны максат итеп куя.

Үзенең дуамаллыгы, рәхимсезлеге, акылсыз идарәсе аркасында илен-халкын күп бәлаләргә төшергән Туктамыш хан гомеренең соңгы минутлары якынлашканда, иле турындагы үкенечле уйлары белән бергә, үз гаебе аркасында һәлак булган атларын да искә төшерә. Ил-көн тормышы кебек кадерле, газиз булган икән бит аның атлары да. Ни үкенеч:
Минем газиз байтагым 
Тубыктан канга батты ла!
Тугыздан үрмә кыл аел
Аргамакка батты ла! 
Өзәңгесе өзмә алтын, 
Нукталары сум алтын,
Азаулары бер карыш 
Аргымаклар бауда катты ла!
Гомерен ат өстендә үткәргән дала кешесенең төшенә дә ат керү бик табигый. Тормыштагы кебек, төштә дә атны йөгәненнән тотканны, атлы булганны яхшыга юраганнар. Качып киткән Идегәйнең төшенә «алтынлы ияр акбүз ат» тотканы керә. Моны морадка ирешүгә юрыйлар. Ә Туктамыш хан төшендә «Ашлы суга ат салдым, акбүз атым батырдым», - дип күрә. Төш юраучы моның Идегәй белән сугыш булачагын, татарның күп каны агасына ишарә дип таба һәм сүзләре өчен зинданга ябыла.

Ат иярли алмау, начар атка атлану, җәяүгә калу турындагы уйлар дастанда дала кешесенең үлем сәгате килгәнен, шуны сизгәнен белдерә (ат сизгерлеге!). Үлем турындагы бу уй, зур оркестрда яңгыраган куркыныч аһәң кебек, дастанда берничә урында яңгырап-яңгырап китә. Яше өлкән Субра ерау «сыбай менеп килмәстер» диелә. Идегәйнең улы Норадынны ябага (начар, кыргыйлашкан) атка атландырып чүлгә үлемгә чыгарып җибәрәләр. Туктамыш ханның күңелен, Идегәйнең үзенә яу белән килгәнен белмәстән дә, җәяүгә калу турындагы уйлар бимазалый башлый.

Дастан, мәһабәт атлар иярләгән ир-егетләрнең ашкынулы көрәш утын яңгыраткан зур симфония кебек, иң сагышлы авазда - төп геройларның үлеме белән тәмамлана. «Алар атта, ул җәяү» - бу Идегәйнең соңгы минутлары, үлемнең котылгысызлыгын белдергән, аны аттан аерып үлем кочагына алып киткән мизгел. Шулай да бу сагыш авазы тәмам бетү дигән сүз түгел. «Алдагы көн агырга без барабыз, ул килмәс!..» Идегәйнең сүнеп барган аңы безгә бу сүзләрне васыять (бәлки күрәзәлек) итеп җиткерә. Ат иярләгән ир-егетләребезнең курку белмәс, түзем, тырыш, эшчән, ил төзүче-тотучы булачакларына, аларның бу сыйфатлары беркайчан да югалмаячагына ышанып, алдагы көнгә «без барабыз», - ди бит батыр. Амин!

Р.S.
Планета күләмендә атны зурлаган бер тамаша Сиднейда 2000 елда җәйге олимпия уеннарын ачу тантанасында булды - мәйданга чабып килеп кергән атлар төркеме атнын кешелек тормышында уйнаган ролен тану җыры булып яңгырады анда. Дулкынландыргыч иде бу мизгел - тизлекне чапкан аттан да камил гәүдәләндерүче гүзәл күренеш юк бит.

«1988 елдан бирле дүрт елга бер тапкыр (октябрь аеның икенче якшәмбесендә) дөнья күләмендә «Ат көне» билгеләп үтелә», - дип яза «Миллият сүзлеге»ңдә Адлер ага Тимергалин. Атның кешелекне үстерүдә тарихи ролен танып, аны хөрмәтләү көне дә бар икән бит. Әкренләп без дә тарих битләренең ат турындагы данлы-шанлы чорларын ачарбыз һәм танырбыз шәт. Ат рухы шуңа дәшә.

Зәрия ХӘБИПОВА,
Әлмәт
Казан утлары № 11, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013