Бүген Әдипләр: Нәҗип Мәдияров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәҗип Мәдияров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Нәҗип Мәдияров

(1928-2002)

Шагыйрь Нәҗип Гәрәй улы Мадьяров 1928 елның 3 мартында Татарстан АССРның Арча районы Кызыл Утар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә тугаң 1943 елда Кызылъяр авылындагы җидееллык мәктәпңе. тәмамлаганнан соң, Н. Мадьяров үзенең хезмәт юлын башлый: әүвәл гади колхозчы, аннан дүрт ел буе М. Җәлил исемендәге колхоз бухгалтериясендә хисапчы булып эшли. 1950—1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, демобилизацияләнеп кайткач, ул — яңадан туган колхозында бухгалтерлык эшендә. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 елда бухгалтерларның ел ярымлык курсларын, ә тагын бер елдан Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. 1957 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, дүр. тенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1960 елдан 1963 елның августына кадәр ул вакыттагы Кызыл Юл районында чыккан «Кызыл юл», газетасында, аннан «Коммунизмга» исемле Арча район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли. 1962 елда университетны» тәмамлый һәм, бераз вакыт Кызылъяр җидееллык мәктәбендә укытучылык, иткәннән соң, Татарстанның Лениногорск шәһәренә күчеп китеп, яңа ачылган телевидение студиясендә авыл хуҗалыгы тапшырулары буенча хәбәрче-корреспондент була. 1965—1980 елларда ул Балтач район газетасы «Хезмәт» редакциясендә редактор урынбасары һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазифаларын башкарды.
Ул— 1955 елдан бирле КПСС члены иде. Н. Мадьяровның исеме поэзиядә илленче елларның ахырларында күренә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Чык бөртекләре») 1960 елда басылып, чыга. Хәзер ул — дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аларда бүгенге авыл кешеләренең уй-фикерләре, тыйнак, ләкин эчке мәгънәгә бай самими-хисләре, үзара эчкерсез мөнәсәбәтләре матур чагылыш таба. Юмор-сатира; жанрында һәм балалар поэзиясендә дә уңышлы эшләп килә. Шагыйрьнең иҗат йөзен билгели торган төп әсәрләре «Рәшәле офыкларым» (1979) исемле күләмле җыентыгына тупланган.
Н. Мадьяров — 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Аның турында

"Яшәвем гади булса да..."

Нәҗип Мәдияров Һәр җирдә көтеп алынган кунак иде. Шәһәребездә Нәҗип абый булмаган балалар бакчасы, мәктәп, китапханәләр калмагандыр. Ә шәхсән минем өчен ул икеләтә якын кеше иде. Менә инде ул юкка бер елга якын вакыт үтеп тә киткән. Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп яшәсәм дә, мәрхүм бик еш искә төшә, уйландыра, юксындыра. Язучы үзе исән чагында үз куллары белән тапшырган коңгырт төстәге папка — архивы — мине икеләтә уйланырга мәҗбүр итә. Папканы ачып аның белән танышкан саен, яңа сораулар туа. "Эх, үзең исән булсаң икән, Нәҗип абый", — диеп көрсенеп куям. Аннан Нәҗип абыйның мондый шигырь юлларын күңелемнән укыйм:
И кешеләр, тартасыз сез 
Хәзер бик зур йөкне. 
Зинһар, югалта күрмәгез 
Берүк сизгерлекне, 
һәм хөрмәтне бетермәгез 
Безнең гүрләргә сез!..
	("Кабердән килгән тавышлар".)
Бу шигырь юлларын мин үземә атап язылгандай укыйм. Аңа исән чагында биргән вәгъдәм искә төшә:

"...Сеңлем, миңа багышланган биобиблиографик белешмә-китапны 75 яшь тулу хөрмәтенә әзерләп җиткерсәң, бик рәхмәтле булам мин", — дигән сүзләре колак төбемдә әле дә булса яңгырый. Тукта, бу нинди сүз, әле бит бер елга якын вакыт бар. Шул сөйләшүдән соң, Нәҗип абый ике атна да тормады, гүр иясе булды.

Нәҗип Мәдияров искиткеч, соклангыч кеше иде. Ару-талуны, "юк-булмый", "булдыра алмыйм" сүзләрен гомумән белмәде. Яше зур булуга да карамастан, зур өметләр баглап яшәде. Үлеп китәрмен дигән уй гомумән аның уена да кереп карамады. Ул бит "Бер минутлык тынлык" шигырендә болай диеп яза:
...Әрвах дуслар хөрмәтенә 
Бер минутлык тынлык!!! 
һай, шул шомлы минутта без 
Үлгән кебек тордык, 
һәм аларны бер минутка 
Терелткәндәй булдык. 
Их, бездән ерак булсамы —
 Бер минутлык тынлык.
Юк шул, юк, ул аны читләтеп үтмәде. Шигъри җанлы кеше шигырь артыннан шигырь язды, китап артыннан китап чыгарды. Беренче шигырьләр җыентыгы 1960 елда дөнья күргән булса, соңгы китабы "Ел айлардан җыела" исеме белән 2001 дә дөнья күрде. Барысы бергә — 25 китап.

Нәҗип абый хыялый кеше иде. Ул дөньяда нәкъ шигырендәгечә ак хыяллар белән яшәде:
 Башымда — зәңгәр уйларым, 
Чәчләрем агарса да. 
Йөрәктә яшьлек хыялым, 
Гомерем чаларса да. 
Күңелдә — яңа өметләр, 
Ул үзе искерсә дә. 
Җаным тулы җылы хисләр, 
Салкын язмыш көлсә дә. 
Яшәвем гади булса да, 
Катлаулы тормыш юлым. 
Каршымда — томаннар, шөкер; 
Аяз ич уңым, сулым.
	("Ак хыяллар".)
Нәҗип Мәдияровны күңелендәге өмет чаткылары соңгы көненә кадәр озата барды. Ул искиткеч бай күңелле кеше иде. Аның күңеле сабый күңеле белән бер, аны кызыксындырмаган, ул сокланмаган нәрсә булмагандыр, мөгаен. Җирдәге һәр бөҗәк тә, зәңгәр күктәге болыт та аның игътибарын һәрдаим тоеп яшәгәннәрдер, һәрнәрсә аның дусты иде. Үз гомерендә беркемне дә рәнҗетмәгән, бер бөҗәк тә үтермәгәндер. Ул чын-чынлап шагыйрь иде.

Роза ХӘМИДУЛЛИНА,
китапханәче.

* * *

Мин Нәҗип абыйның "Казаным" дигән шигыренә көй яздым. Үз-үземә ышанычлырак булу өчен, көем шигырьләрдәге сүзләр эчтәлегенә туры, тәңгәл киләме дигән уемны ныгыту максатыннан, 6 нчы музыка мәктәбе укытучысы Р.И.Тимофеева белән киңәшергә булдым. Ул магнитофон тасмасына яздырылган җырымны тыңлау белән, бик җитди һәм патриотик җыр туган дип, уңай бәяләде, нотасын язды. Шуннан соң гына мин җырны бергәләп тыңларга Нәҗип абыйны өйгә чакырдым. Тыңлап, Нәҗип ага бик канәгать калды һәм бу җырны матбугат битләрендә бастырып чыгарырга дигән фикергә килде. Ә беркадәр вакыттан соң "Казаным" җыры "Көмеш кыңгырау" газетасында басылды. Аннан соң "Татарстан минем төп йортым" дигән шигыренә көй яздым. Яши-яши, бергәләп иҗат итә торгач, Нәҗип аганың 9 шигыренә көй язганмын һәм алар барысы да минем "Күңелем моңнары" һәм "Йөрәгемнән чыккан моңнар" исемле җырлар җыентыкларымда басылып чыктылар, һәр шигырьне җентекләп тикшереп утырулар, һәр шигырьнең ничек тууы турында Нәҗип аганың аңлатмалар бирүе — үзе бер могҗиза. Аның татар телен, тарихын, һәр сүзһең үзендә нинди мәгънәви серләр саклавын шулкадәр тирән белүе, ул гына да түгел, гади итеп аңлатып бирә алуы минем өчен искиткеч гаҗәп хәл иде. Язучы, шагыйрь, әдип дигән аңлатмаларга Нәҗип абый белән булган әңгәмәләр вакытында мин тагын да тирәнрәк төшендем. Нәҗип ага белән аралашуымның иң кыйммәте, бәһалап бетермәслек истәлеге менә нәрсә. Шулай бер әңгәмәбез вакытында: "Син, Рубис, җырларыңны тәртипкә саласыңмы, аларны барлыйсыңмы, нинди дә булса бер исәптә тотасыңмы? — дип миңа сорау бирде. — Мин, — диде ул, — шушы бергә очрашу елларында күзәтеп йөрим, син җырларыңны тегеннән дә, моннан да бик авырлык белән эзләп аласың. Бу әйбәт эш түгел, иҗат иткән җырларың төркемләндерелгән, оешкан, теләсә кайсы вакытта җайлы гына итеп табып алып кулланырлык булсын. Ул гына да түгел, байтак кына җырлар язгансың, халыкчан матур көйләр, аларны бер җырлар китабы итеп чыгарсаң, бигрәк тә әйбәт булыр. Син шуны аңла, Рубис, — дип кистереп әйтте Нәҗип абый, — синең иҗат җимешләрең иҗат ителү белән синеке генә түгел, халыкныкына әйләнә. Шуңа күрә алар дөнья күрергә тиеш", — диде. Ягъни инде әзер булган, нотага салынган җырларымны китап итеп чыгарырга киңәш итте.

Нәҗип ага Мәдияров — саф күңелле, олы йөрәкле, милли хисле, патриот, соңгы сулышына кадәр шигърияткә, татар дөньясына, язмышына, теленә тугрылыклы булып калган шәхес. Минем үзем өчен, күп елларым Татарстанымнан, үз телемнән аерылып читтә яшәргә туры килгән кеше буларак, инде олы яшемдә булса да, Нәҗип ага белән танышуым, кулга-кул тотышып иҗат итүем — онытылмаслык бәхет.

Рубис ЗАРИПОВ. "Мәйдан" № 3, 2003.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013