Бүген Әдипләр: Мөнир Вафин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөнир Вафин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова
Мөнир Вафин
Мөнир Мәхмүт улы Вафин 1961 елның 16 гыйнварында Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1982-1984 елларда хәрби хезмәттә була. 1985-1990 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында — татар-рус бүлегендә укый. Студент елларында университеттагы татар иҗади көчләрен берләштергән «Акчарлаклар» түгәрәге белән җитәкчелек итә. Иҗат түгәрәгенең иң актив эшләгән еллары ул җитәкчелек иткән чорга туры килә. «Акчарлаклар» Казан дәүләт университетының «Әллүки», Дагстан һәм башка өлкә, республика автоном округларындагы югары уку йортларының әдәби-иҗат берләшмәләре, түгәрәкләре белән багланыш урнаштыра.
М.Вафинның барлык хезмәт юлы Башкортстан матбугаты белән бәйле. Ул республика яшьләренең «Өмет» һәм «Тулпар» журналларын оештыруда башлап катнашучы. «Азатлык» радиосының Башкортстан буенча иң тәүге хәбәрчеләренең берсе. 1994 елдан бирле ул «Азатлык»ның үз хәбәрчесе. Бер үк вакытта «Тулпар» журналының шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире булып эшли. Башкортстанда узган шигърият фестивальләре җиңүчесе.
М.Вафин әдәби иҗат белән бала чагыннан ук шөгыльләнә. Беренче шигырьләрен дүртенче сыйныфта укыганда якташы Фатих Кәримнең «Сугыш уены» шигыре тәэсирендә яза, ләкин матбугатта студент елларында гына күренә башлый.
М.Вафин шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан вакытлы матбугатында даими чыгып килсәләр дә, иҗади таләпчәнлеге сәбәпле, ул китапларын бастырырга ашыкмый. Аның «Сүзләр чәчтем» исемле беренче җыентыгы Башкортстан китап нәшриятында 2001 елда гына басыла. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында «Дөнья — куласа» исемле китабы дөнья күрә. Бу китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев язган. Ул Мөнир Вафинның «Сак һәм Сок» шигыренә тукталып, аны Башкортстандагы Сак, үзен Татарстандагы Сок дип атый. 2007 елда шагыйрь Уфада «Йөрәгем парәләре» исемле өченче җыентыгын чыгара.
Ул — Башкортстанда тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре игътибары үзәгендә булган шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты турында бик күп монографияләр, рецензияләр басыла. Мөнир Вафин әдәбиятка шагыйрь буларак килсә дә, шигъри пародияләр, юмореска һәм монологлар, балалар өчен шигырьләр дә иҗат итә. Соңгысы эчкерсез, самими, дуамал булуы белән аерыла. Ул тәрбияви геройлар эзләнүдән бигрәк, җор, шук, баш бирмәс малай һәм кызларны сурәтли.
М.Вафин — 2005 елдан Россия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сүзләр чәчтем: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2001. — 1106. — 2000 д.
Дөнья — куласа: шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004 — 95 б. — 2000 д.
Йөрәгем парәләре: шигырьләр, пародияләр. — Уфа: Китап, 2007. — 272 б. — 1500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Атнабай Ә. Җирнең кендегенә басып, аптырап карап торам //Кызыл таң. — 1995. —15авг. Дәүләтшин К. Шагыйрь фәлсәфәсе // Тулпар. — 1996. — № 1. — 34-36 б.
Кәбиров М. Ексалар да үзем торалам... // Тулпар. —2002. — № 6. — 36-38 б.
Рәхмәтулла С. Әле бары җәй уртасы гына... // Кызыл таң. — 2002. — 28 нояб.
Дәүләтшин К. Хикмәтле шигърият // К.Дәүләтшин. Туган як шигърияте. — Өфө: Башкорт, дәүл. ун-ты, 2002. — 86-107 б.
Сәгыйдуллина Л. Минор Мөнир // Тулпар. — 2004. — № 4. — 28-30 б.
Мәхмүдов Ә. Ул шагыйрьләр иленнән // Шәһри Казан. — 2005. — 13 май.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013