Бүген Әдипләр: Мөнир Шакиров
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөнир Шакиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Мөнир Шакиров
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Исмәгыйль Шәрәфиев
Мөнир Шакиров
“Мин 1984 елның 19 апрелендә бишенче бала булып дөньяга килдем. Өч абый һәм бер апам бар. Кызганыч, бер абыем биш ел элек вафат булды. Әти миңа өч яшь вакытта вафат булган. Әни безне ялгызы кеше иткән. Аякларым белән проблемнар булгач, алты яшьлек чагымда җиде ай буе республиканың клиник хастаханәсендә (РКБ) операцияләр кичердем. Тик ярдәме тимәде. Шулай да, мин ике аяксыз килеш тә сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Иҗат һәм спорт белән шөгыльләнәм. Үземне физик яктан кимчелекле кеше дип тә тоймыйм. Чөнки мин сәламәт кеше ирешмәгән уңышларга ирешәм, Аллага шөкер!” ди Мөнир. Аннан төп борчыган мәсьәләгә күчте – авылдагы тору урыны. Чынбарлыкта ул бик начар шартларда яши икән.
​​“Кызганыч, бүгенге көндә авылда 37 дүрткел метрлы иске йортта әни белән гомер кичерәм. Әни пенсиядә, 70 яшь тулды. Өй эчендә минем кебек кеше өчен кирәк булган шартларның берсе дә юк. Хәттә су да юк. Республика җитәкчелеге белән элемтәгә кергәч, фатир тәкъдим иттеләр - Арчадан. Тик бер шарт белән, ул да булса 200 мең сум түләргә куштылар. Аның кадәр акчаны минем кебек пенсиягә генә гомер кичерүче кешегә түләү мөмкин түгел. Кредит алыр идем, ләкин инвалид булгач дәүләт кредит бирергә теләми. Кредит алырлык туганнарым да юк, чөнки алар үзләре дә шул кредит өстендә утыралар. Әлеге сумманы җыеп тапшыра алсам бер кешечә рәхәтләнеп уңай шартлары булган йортта яшәр идем. Үз фатирым булса, ачы язмышым бераз гына булса да татлыланыр дип өметләнәм”, диде Мөнир Шакиров.
Ахыр чиктә ул шигырь-язмаларын китап итеп туплап, аны сатып акча җыярга да уйлаган. Бүген Мөнир Арча телерадио ширкәтендә эшли. Үзе белдергәнчә, авырлыклар турында уйламаска аңа иҗат булыша.

Иң зур теләге - Арчадагы фатир

“Соңгы елларда бер ел калмастан "Иделем акчарлагы" бәйгесендә катнашып киләм. Ел саен нинди дә булса берәр номинациядә бүләкләндем. Ике юнәлештә иҗат иткәнлектән, кайбер елны поэзия, э кайбер елларны проза жанрында сәләтемне күрсәтә алдым. Өйдә төрледән-төрле дипломнарның саны гына да 10-15кә җитә. Шулай ук республика күләмендәге инвалидлар арасында уздырылучы спорт ярышларында да актив катнашырга тырышам. Узган ел шундый ярышларның берсендә - төбәк турында җиңу яуладым. Диплом һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләндем”, ди Мөнир.
Соңгы елларда ул җыр текстлары да яза башлаган. Әлегә ул язган шигырьләрне үзешчән башкаручылар яңгырата. “Җәйге мизгел” шигыренә автор-башкаручы Булат Җиһаншин көй язган, ул җырны “Болгар” радиосында Ләйсән Халикова башкаруында ишетеп була, ди.
“Әгәр үз фатирым булып тынычлыкта үз дигәнемчә яши алсам, иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлаячакмын, Алла боерса!”, дип ышандырды Мөнир Шакиров.
ТУГАН ЯКТА
(Ленур ЗӘЙНУЛЛИН көе.)

Синдә туып үскәнгәме
Якын һәрбер сукмагың,
Моңлы җыр булып ишетелә
Шаулап куюы да урманның.

К у ш ы м т а:
Язмыш җиле берүк мине
Алып китмәсен еракка,
Иркә бала булып яшәү
Насыйп булсын туган якта.

Чишмәләрдән сулар түгел,
Әйтерсең лә моң ага.
Шушы серле туган якны
Яратмыйча соң кара?

Халкы тырыш, эш сөючән
Иман нуры балкый йөзләрдә.
Яшәү рәхәт, яшәү бәхет
Туып үскән газиз җирләрдә.

ӘНИЕМӘ
(Риваль ХИСМАТУЛЛИН көе)

Авырлыклар төшсә иңнәремә,
Баштан сыйпап куйса кулларың,
Томандай таралып югала
Күңелдәге авыр уйларым.
Йөрәгеңдә булган бар назыңны
Кызганмадың син безнең өчен.
Кеше итим, диеп син тырыштың,
Җыеп булган бар көчең.
Авырлыклар, шөкер, күп күрмәдем,
Син булганда, газиз әнием,
Күптән инде үсеп җитсәм дә,
Мин бит синең һәрчак нәниең.
Әйткән сүзең, биргән киңәшләрең -
Тормышымда олы бер терәк.
Бәхетем тулы булсын өчен җирдә
Әнием, синең булуың кирәк! 

БЕЗНЕҢ ДӨНЬЯ 

Безнең дөнья сезнең өчен 
Ачылмаган серле чәчәк, 
Олы йөрәклеләр генә 
Серләренә төшенәчәк. 
Безнең күңелләр һәркемгә 
Мулдан сибә якты нурын. 
Йөрәк чиксез галәм кебек, 
Һәрвакыт киң анда урын. 
Мөлдерәп күңел тулганда 
Күрсәтмибез күзнең яшен. 
Кайчак сөртеп тә куябыз 
Чит-ят күзләрдән яшерен. 
Ачу тотмыйбыз язмышка, 
Алда булсын бары уңай. 
Тормыш юлын үтәргә 
Бирсен сабырлык Ходай. 

МИН КИТӘРМЕН 

Мин китәрмен инде, ахры, 
Моннан бик ерак җирләргә. 
Тузан булып ияреп, 
Ярсып искән җилләргә. 
Мин туңармын инде, ахры, 
Бу кышның салкынында. 
Җылы назы белән җылытырга 
Аңлар кешем юк яннарымда. 
Мин югалырмын инде, ахры, 
Мәрхәмәтсез вакыт тузанында. 
Миңа тиеш бәхет калган бугай 
Елларымның инде узганында. 

БӘХЕТ ӨЧЕН КҮП КИРӘКМИ

Ничәнче көн рәттән яңгыр ява. Әйтерсең лә. Ул ана күңелендәге сагышны юып төшерергә тели.
Гәзизә әби яңгыр тамчылары тәгәрәшеп төшкән тәрәзәдән күрше авылдан килеп хат ташучы булып эшләгән кыз баланы күреп. Әби ашыга- ашыга урамга чыкты.
- Исәнме Гәзизә әби, хәлләрең ничек?
- Миңа хат-хәбәр юкмы, кызым? Кыз хат юклыгың белсә дә, әбинең күңелең төшермәс өчен, сумкасын тагын бер кат карап чыкты да, авыр сулап: "Юк шул”, - диде дә, тиз генә китеп барды.
Бердәнбер баласы Әхмәттән хәбәр-хәтер булмаганга да 1 ел да 6 ай вакыт узган. Гәзизә әби аннан кош теле генә кадәр булса да, хәбәр көтте. "Баламның вакыты юктыр инде”, - дип үз-үзен юатты. Өметен өзми көтте дә, көтте. Догаларында Ходайдан улының исән-имин кайтып керүен сорады.
...Әллә нинди төшләр күреп уянды Гәзизә әби төннәрен. Аларны яхшыга да, начарга да юрарга белмәде. Уйлары гел улы янында булды. Суга төшкән кебек кенә юк булды шул газиз балакае. Хәтер йомгагын сүтә-сүтә Гәзизә әби чәй эчәргә утырды.
"Әнием”, - дигән тавышны ишетеп, эчәргә дип күтәрелгән кулы ярты юлда катып калды Гәзизә әбинең. Өнеме бу, төшеме? Тилмереп көткән улының тавышы ишетелә түгелме соң? Ходаем, нәкъ үзе. Утырган урындыгы чайкалып киткәндәй булды. Әхмәт тә әнисенең аяклары кырыена тезләнеп, күзләренә төбәп карады. Ана баласын кочагына алыды, күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде. Дер-дер килгән иреннәре Ходайга рәхмәт укыды. Ничә көн туктаусыз яуган яңгыр да туктап ана белән баланың очрашу шатлыгын бүлешергә теләгәндәй өй эчен нурга кояш чыкты.
- Улым, бәгърем, кая югалдың син, ябыгып та киткәнсең димме...
Әхмәт карашын читкә борды. Берара сүзсез торганнан соң: "Дустым, дип санап йөргән адәм мине юкка чыгарырга теләде. Явыз нияте генә барып чыкмады”, - дип башлады сүзен.
Әхмәт эшләгән кибеттә бер-бер артлы кыйммәтле товарлар югала башлый. Билгеле, бу Әхмәт эше булмый. Әнисе аны кечкенәдән кеше әйберсенә тияргә ярамый, дип өйрәтте. Шуңа күрә дә аның йөзенә кызыллык китергәне булмады. "Дәлилләр булмау сәбәпле, бөтен шик миңа төшә. "Дустым”ның ялган күрсәтмә бирүе нәтиҗәсендә мине тимер рәшәткә артына утырттылар”, - дип Әхмәт сүзсез калды.
Тимер рәшәткә сүзен ишетүгә ананың йөрәге кысылып куйды. Яшь тулы күзләрен улына төбәде. "Без капчыкта ятмый, диләр. Дөрес икән. Борчылма, әни. Ул адәм актыгы үзенә тиешле җәзасын алды.
Кибеттән урланган товарларны сатканда аны кулга алар. Караклыкта, шулай ук ялган күрсәтмәләр биргәне өчен аны ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Язмышның улы белән шулай усал шаяруына Гәзизә әбинең күңеле һич тә килешергә теләмәде. Тик нихәл итәсең, күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый диюләре хактыр, күрәсең. Иң мөһиме, улы исән-сау, ул бүген аның янында. Гәзизә әби улын кабат югалтудан курыккандай, аның кулларын учларыннан алырга теләмәде.
Хәер, язмыштан узмыш юк, диләр. Гәзизә әби үткәннәрне уйламаска тырышты. Чөнки бүген аннан да бәхетле кеше юк иде. Газиз, бердәнбер улы Әхмәт бүген аның янында.

ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ...

Рамил белән Ләйлә Сабантуй бәйрәмендә танышалар. Әле быел гына мәктәпне тәмамлаган кыз батыр калган егеткә бер күрүдә гашыйк була. Мәктәптә укыган елларда Ләйлә артыннан йөрүче егетләр аз булмый.
Тик кызның күңеле аларның берсен дә үз итми. Киләчәктә эчкерсез саф мәхәббәтне очратачагына кыз бөтен күңеле белән ышанып яши. Чын йөрәктән ышанып көткәннәргә бәхет бер килә ул. Ләйлә белән дә нәкъ шулай булды. Дус кызы Алия белән мәйдан карап йөри торгач, инде кайтырбыз, дигәндә, көрәш башланып китте. Ләйлә көрәш белән кызыксынмаса да, ул Алиянең егете катнашасы булгач, алар калырга булдылар. Батыр булып бер дә таныш булмаган егет калды. Көрәш тәмамланганнан соң, Алиянең егете кызларны батыр белән таныштырды. Ул күрше авылдан, Рамил исемле икән. Казанда югары уку йортында белем ала. Алиянең егете белән бер курста укыйлар. Шул мизгелдә Ләйләнең йөрәге әллә нишләп куйды. Әйтерсең лә, иңнәренә мәхәббәт канатлар такты. Күңелдәге бу хисләрне сүзләр белән аңлатып бирү һич мөмкин түгел иде.
Егеткә дә кыз бик ошады. Ул Ләйләдән күзен ала алмый карап торды. Кыз исә оялуыннан кызарды, Рамилгә тутырып карый да алмады. Әлеге танышуның мәхәббәткә әвереләсен аларның йөрәкләре инде шул чакта ук тойды кебек. Көндезге ыгы-зыгы тынгач, яшьләр болынга төшеп киттеләр. Учак ягып, шашлык ясап, күңелле итеп кич уздырырга, ял итәргә җыелдылар.
Рамил, бар кыюлыгын җыеп, Ләйләгә болын буйлап йөреп килергә тәкъдим ясады. Кыз, кыенсынып кына, ризалашты.
Кичке салкынча җил битләрне иркәли. Әллә шуннан, әллә егеттән оялганнан, кызның йөзе алсуланып киткән. Рамил бик шаян булып чыкты, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Төрле кызык хәлләр сөйләп, кызның күңелен күрде. Инде шул мизгелдә үк Ләйлә Рамилгә гашыйк булуын аңлады. Егет тагын да батырланып китте: кызның кулын үз кулларына алды. Кыз, әллә кичке салкыннан, әллә дулкынланудан калтырана башлады. Ә йөрәге "Чыгып китәм!” дип тибә. Бу кичке тынлыкта аның тибеше бөтен дөньяга ишетелер кебек иде.
- Син туңасың, ахры, - дип егет кызның иңнәренә үзенең костюмын салды. Ләйлә дә, Рамил кебек, бу кичнең үтмәвен теләде. Эх, вакыт дигәннәрен аз гына туктатып торып булса икән! Тик юк шул, гашыйк йөрәкләрнең тынычлыгын бозып, Рамилнең телефоны шалтырады. Дуслары чакыргач, аларга килеп кушылдылар. Башкалар уйнап, көлешеп утырса, Рамил белән Ләйлә бер-берсеннән күзләреннән ала алмый утырдылар.
Җәйнең төне кыска. Инде таң атарга җыена. Таралышыр вакыт җитте. Төн буе Ләйлә яныннан бер адымга да читкә китмәгән Рамилнең кыздан аерыласы килмәде. Ул аны өенә хәтле озатты, кич белән кабат очрашырга сүз куешып, авылына кайтып китте.
Ләйлә бик бәхетле иде. Егеткә яратуын әйтергәме, юкмы, дип, татлы уйларга бирелеп йоклап та китте.
Иртән көтү куышырга да тора алмады.
Әнисе дә кызның соң кайтуын белгәнгә күрә, аны йокысыннан бүләргә теләмәде. Бигрәк тәмле итеп йоклый бит.
Рамил җәй буе Ләйлә янына килеп йөрде. Егет килә алмаган чакларда Ләйлә сагынудан нишләргә дә белмәде. Әлеге парга авылда һәркем сокланып карады. Дөрес, алар бәхетеннән көнләшүчеләр дә бар иде.
Ләйлә белән Рамил бәхетле көннәрне озаккарак сузырга теләсәләр дә, аерылырга кирәк иде шул. Җәй үтте, Рамилнең шәһәргә укырга китәсе бар. Инде, Ходай кушса, киләсе Сабантуенда үзебезнең туйны гөрләтеп уздырырбыз, дип, вәгъдәләр бирешеп, егет белән кыз саубуллаштылар.
Вакыт үтә торды. Озакламый Ләйлә үзенең авырлы икәнен аңлады. Хәзер нишләргә? Әнисенә ничек аңлатырга? Рамил бу хәбәрне ничек кабул итәр? Мондый хәлдән чыгу юлын эзләп, Алия белән киңәшләшергә булды. Иң бернче чиратта барысын да Рамилгә сөйләргә кирәк, дип киңәш итте уйлары белән җиде юл чатында калган дустына.
Ләйлә түземсезләнеп, яңа ел бәйрәмен көтте. Нәкъ шул көнне очрашачаклар һәм шунда аңлашачаклар да. Очрашу көне якынайган саен, Ләйлә ныграк дулкынланды. Көткән чакта минуты да сәгатьләр булып тоелды. Менә ул көн килеп җитте.
Әнә бит алар бер-берсен ничек сагынганнар. Хәттә аерып алырлык та түгел. Егет кызның күзләренә тутырып карады да, кабат кочагына алды. Ләйләнең түзәр әмәле калмады.
- Рамил, минем сиңа сүзем бар, - диде ул дулкынланып, тирән итеп сулыш алды да: - Рамил, мин синнән бала көтәм, - диде һәм елап та җибәрде.
- Әй, матурым, еларга түгел, куанырга кирәк, - диде Рамил һәм Ләйләне күтәреп үк алды. – Рәхмәт сиңа, син мине дөньядагы иң бәхетле кеше иттең! Ләйләнең күңелендә булган бар шикләре таралды. Болай булгач, туйны тизләтмичә булмый иде. Алла боерса, бер айдан туйны уздырырбыз, дип егет янә шәһәргә китте. Кыз исә истәлекле көнгә әзерләнә башлады. Тик ни кызганыч, Ләйләгә һәрбер кызның гомерендә бер генә була торган олы вакыйга, туй күлмәген кию насыйп булмады. Бар дөньясын онытып, бәхеттән исереп йөргән бер көндә Рамилдән СМС хәбәр килә: "Моның өчен мин сине беркайчанда кичермәм... ХУШ” Ләйләнең күз аллары караңгыланып китте. Әйтерсең лә, аяк астыннан җир убылды. Ул тиз генә Рамилнең номерын җыйды. Тик телефонның икенче башында коры тавыш белән телефонны тоташтырып булмавы хакында әйттеләр.
Ләйлә җанын кая куярга белмәде. Алия янына йөгерде, ул да бу хәбәргә аптырап калды. Әле кичә генә бар да әйбәт иде бит?! Алия егетенә шалтыратып, Рамил турында сорашырга булды. Рамил Казанга килү белән аңа кемдер Ләйләнең башка берәү белән йөрүе һәм аннан бала көтүе, ә баланы Рамилгә тагарга теләве турында ялган хбәр ирештергән. Рамил моның көнләшүчеләр тарафыннан корылган тозак икәнлеген аңламый шул. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Гомер үтә торды. Ләйләнең Рамилгә булган кайнар мәхәббәте дә акрынлап сүрелде. Күңелдә бары тирән яра һәм билгесез бер сагыш кына калды. Бүген аның бар шатлыгы, яшәвенең төп мәгънәсе – йөрәк җимеше Илшат. Авылда юньле – рәтле эш булмагач, Ләйлә шәһәргә күченеп китте. Анда ул танышлар аша бер мәктәпнең ашханәсенә пешекче булып урнашты. Яраткан эшең һәм балаң булу үзе зур бәхет, дип шөкер итте. Ләкин тормыш йөген ялгызыңа тарту бик кыен. Озакламый Ләйлә шул ук мәктәптә физкультура укыткан Зөфәрнең тәкъдимен кабул итә, аның белән тормыш корып җибәрә. Илшат беренче көннән үк Зөфәргә "әти” дип дәште, ир дә баланы үз итте. Илшат укырга кедре. Әнисе белән бергә барып-кайтып йөрделәр. Әммә язмыш сынаулары бу гына булмаган икән.
Кышкы көннәрнең берсендә мәктәптә бәйрәм оештырдылар. Ләйлә ул көнне соң гына кайтырга тиеш иде. Илшат шуңа өйгә үзе генә кайтырга булды. Ана кеше моның белән ризалалашмаса да, башка чара юк иде. Юллар пыяла белән бер. Бозлы юлдан хәрәкәт итү дә кыен. Җиде яшьлек шук малай моны аңлап бетерми шул. Илшат машиналар туктаганны да көтмичә, юлны чыга. Юлның икенче чыгып җитәм дигәндә, малайны машина бәрә. Малайның гомеренә куркыныч яный. Әле кайчан гына уйнап-көлеп йөргән бала хәзер үлем белән көрәшеп ята.
Ләйлә килеп җиткәндә Илшатка операция ясый башлаганнар иде. Бәрдерүче дә шунда иде. "Мин гаепле түгел”, - дигән тавышка Ләйләнең йөрәге "жу” итеп китте. Нинди таныш һәм күңелгә якын тавыш. Әйтерсең лә, яшьлек елларыннан кайтаваз. Кайгысыннан күзе томаланган, ул бу иргә игътибар белән карамады. Ләкин тавыш... Бу бит Рамил....
Рамил дә башын күтәреп карады. Ни күрсен, аның каршысында яшьлек мәхәббәте басып тора.
Ничә еллар узуына карамастан да, әле бер-берсен онытып бетермәгән йөрәкләр кабат янәшә. Тик хәзер яшьлектәге мәхәббәт инде юк. Һәркайсының үз томышлары. Бер-берсенә карап торганда, табиб чыкты һәм балага ашыгыч рәвештә кан салырга кирәк, диде. Рамилнең генә каны туры килү бөтенесен дә хәл итте. Балага кан салганган соң, табиблар аның гомеренә куркыныч янамый, яшәячәк диделәр. Димәк, Илшат аның малае. Ул үзенең ничек тирән ялгышуын аңлады. Ләйләне нинди газапларга салуын күз алдына китерде.
Язмыш, соңарып булса да, Рамилнең күзләрен ачты. Илшатның нәкъ менә Рамил машинасы каршына чыгуын язмыш дими, ни диясең? Үткәннәрне кире кайтарып булмый. Үкенү хисе Рамилнең бөтен җанын, тәнен кыйнады. Ул Ләйлә алдына килеп төзләнде дә:
- Беләм, мине гафу итә алырлык түгел. Әгәр кичерә алсаң, кичер мине, Ләйлә, кичер, - диде.

Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018