Бүген Әдипләр: Мөхәммәт ШӘЙХИ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөхәммәт ШӘЙХИ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова
Мөхәммәт ШӘЙХИ

Янып торган талант

(Шагыйрь Мөхәммәт Шәйхигә рекомендация)

Таланты чамалы гына булып та, әрсезлеге белән үзен танытып, шагыйрь исемен алып йөрүчеләр аз түгел. Ходайдан мул талант, янып торган йөрәк, чын мәгънәсендә шигъри җан бирелсә дә, бик үк күзгә кермәскә, язганнарын бастырып чыгару хакында әллә ни кайгыртмаска хирысрак шагыйрьләр дә очраштыргалый. Бик сирәк кенә. Мөхәммәт Шәйхи — шундый шагыйрь. Аны Язучылар Союзына тәкъдим итүебезгә инде өч-дүрт ел гомер үтте. Өченче рекомендация җитмәү сәбәпле ул шушы көнгә кадәр Союзга алынмаган. Рекомендация бирергә теләмәүчеләр булудан түгел, үзе сорамады, кайгыртмады. Шул рекомендациясен менә мин язам. Аның соравы буенча түгел, үзем теләп. Чөнки күпме көтәргә мөмкин? Союзга шундый шагыйрьләр кирәк.
Мөхәммәтнең шигырьләрен сокланмыйча укып булмый. Кайсы шигырен генә алып карасаң да — ачыш, яңа ачыш, тормыш, әдәбият, иҗат ачышы. Күңеле моң белән, шигырь белән тулган. Примитив моң-са-гыш түгел. Тирән, мәгънәле, әрнүле моң. Шуның өстенә яза белү таланты, гаҗәп тыгызлык, кыскалык, осталык...
Кичкә кадәр әле шактый ара... 
Түләнмәгән әҗәт — бара.
Үтәлмәгән нәзер — бара. 
Көн үзәге, вакыт бара, —
ди ул үзенең "Көн үзәге" дигән шигырендә. Үзенә гаять тә таләпчән Мөхәммәт. Бу таләпчәнлек әнә шул "көн үзәген" тоюдан, кешегә тумыштан ук йөкләнгән зур бурычларны аңлаудан киләдер. Шуңа күрә ул бер шигырендә болай ди:
Сандугач булсаң иде лә 
илендә, төбәгендә: — 
Идел — Кама тирәгендә — 
халкыңның йөрәгендә.
Мөхәммәтнең ике китабы басылып чыкты. Шигырь язарга тема эзләп азапланмый. Киресенчә, әйтер сүзе бетә торган түгел: авыл турында, кеше җаны-рухы, әле һаман да ачылып-аңлашылып бетмәгән илаһи яратулар, сөю-нәфрәтләр хакында бик язасы, үз сүзен әйтәсе бар аның. Ә инде басылып чыккан шигырьләре, китаплары, әйткән сүзе аның һичшиксез Язучылар союзы члены булырга лаеклы шагыйрь икәнен раслый. Мин аны бик теләп, һәм тагын бер чын, дөрес шагыйрь килә дип, Союзга тәкъдим итәм.

Кадыйр Сибгат.
28.05.1992 ел.

Мәйдан № 2, 2002.
САБАН ТУЕНДА

Җилләр җитмәс бер тай,
Өстендәге карт абзыйны
Калдырды да атып
Тояк эзен тыңлый белгән
Болын буйлап чапты...
Шау-гөр килде мәйдан:
Берәү сүкте картны,
Берәү - атны...
Ә тай офыкларга таба
Гел чапты да чапты...
Сабантуйның
Кызган вакытына,
Киң офыкны ярып,
Тайга атланган яшь
Бер малай кайтты...

"Аргамак" журналы, 1992, № 7-8.

Киткәннәрнең юлы ураулы…

«Киткәннәрнең юлы ураулы»… Шагыйрь Мөхәммәт Шәйхинең каләмдәше Фәннур Сафинга багышлап язган шигырен укыгач, күңелгә шундый юллар уелып калды. Әйе, замана кырыс, хәтер сыек. Бик яшьли киткән шагыйрьләрнең түгел, әдәбиятта ат уйнаткан, исән чагында телдән төшмәгән каләм ияләренең дә исемнәре, иҗатлары, әгәр аларны кайгыртучы булмаса, вакыт тузаны астында тиз җуела. Әдәбиятыбызның, димәк, халкыбыз язмышына битарафлыктан килә бу хәл.

Шагыйрьдән чамалап була –
Халыкның нинди көче.
Шагыйрьләр күктән иңә дә,
Яшиләр халык өчен…

Монысы да Мөхәммәт Шәйхи шигыреннән. Тик инде икенче шагыйрь – нечкә лирик шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин вафатыннан соң язылган.

Татар әдәбиятының бай мирасы бар. Миңа соңгы елларда Кадыйр Сибгатуллин, Хәниф Хөснуллин, Зариф Мөэминовның әдәби мирасы белән шөгыльләнергә туры килде. Зариф Мөэминов исеме әдәбият хәдимнәренә бөтенләй таныш түгел. Ачыш, дисәң дә, ачыш! Ярты гасырдан артык ничә повестьте, хикәяләре дөньяга чыгуны өмет итеп чормада яткан бит! Узган ел «Безнең мирас» журналында (2014, 2-3 нче саннар) әлеге фольклорчы-әдипнең «Мәрьям» повесте басылып чыкты. Әдәби мирасны өйрәнү – шактый четерекле эш. Әдәбиятыбыз – милли рухыбызны сугарып торган иң шифалы сулы чишмә бит ул. Монда бер генә исем дә онытылырга тиеш түгел. Әдәби чор рухын, мәдәни сурәтен тулы килеш күзаллау өчен әдипләрнең әсәрләрен өйрәнү генә җитми. Моның өчен әдәби хәрәкәткә катнашы булган барлык шәхесләрнең мирасын тикшерү таләп ителә. Бер чор әдипләре иҗатындагы аваздашлыкны, эстетик, рухи эзләнүләрнең үзенчәлекләрен күзәтү кызыклы һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә китерә.

Мөхәммәт Шәйхи шигърияттә үзенең тавышын узган гасырның җитмешенче еллар уртасында ишеттерде. Нык итеп, күпләрне сискәндерерлек итеп… Вакытлы матбугатта шигырьләре күренеп торса да, беренче шигырь җыентыгы «Көн үзәге» – бары 1984 елда гына дөнья күрә. Тагын ике елдан балалар өчен «Уткүз» исемле җыентыгы басылып чыга. Беренче шигырьләре белән үк милләткә хезмәт итәргә килгән шагыйрь икәнен раслый ул. Борынгыдан килгән моңнар, халкыбызның үткәне, тарихта тоткан урыны белән ныклап торып кызыксынуы һәр шигырендә диярлек чагылыш таба. Әмма аларның күпчелеге дөнья күрмичә, шагыйрьнең архивында гына сакланган. Урау юллар үтеп, әлеге архив Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев кулына килеп кергән, ул исә бу мирасны барлап, аерым җыентык итеп төзү эшен миңа тапшырды. Ике еллап вакыт Мөхәммәт Шәйхинең әдәби мирасын, биографиясен өйрәнү, җыентыкны төзү эшенә китте. Кирәклеген, мөһимлеген тоеп, чын күңелдән эшләдем мин моны.

Мөхәммәт Шәйхи (Мөхәммәтвәли Шәйхетдин улы) 1949 елның 25 сентябрендә Татарстанның Мамадыш районы Еники-Чишмә (Түбән Кыерлы) авылында колхозчы гаиләсендә туган. Хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә. 1971 елда (кайбер мәгълүматларда 1974 елда) Түбән Кама шәһәренә килеп урнаша һәм төзелештә электр белән эретеп ябыштыручы (шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин кебек үк) булып эшли башлый. Тиз арада шәһәрнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә үз кеше булып таныла, талантлы шагыйрь, рәссам буларак ихтирам яулый. Шагыйрь йөрәге һәрчак хөрлек сорый, шуңа күрә дә, төзелештә эшләүгә караганда, Мөхәммәт күбрәк рәссамлык белән, кулы балта эшенә яткачтын, «шабашка» белән шөгыльләнә. Беренче мәртәбә мине аның белән шагыйрь күңелле, мәгърифәтче-педагог, Чаллы шәһәрендәге 2 нче гимназия директоры Рифкать Нурулла улы Муллин таныштырган иде. Дөньялар кайный башлаган туксанынчы елларның башы иде ул. Рифкать әфәнде гимназия диварларын милли тарихыбызны алга куеп бизәтү эшенә керешкән иде. Мөхәммәт шушы эшкә катнашып киткән икән. Чаллыны яратып сөйләгән иде. Түбән Камада әдәби мохитнең бик үк гади булмаганына зарланып та алды. «Бу берләшмә – нигезенә көнчеллек салынып төзелгән хикмәт оясы булды», – дип, хәсрәтле елмаеп та куйган иде. «Шигырьләрне бер читкә куеп, роман яза башладым әле. Тарихи әсәр язып күрсәтәм әле мин боларга», – дип, Рифкать әфәндегә карап күз кысып куйды. Ул чагында Рифкать Муллин миңа Мөхәммәт Шәйхи турында: «Баштанаяк милли гамь белән янучы шагыйрь, – дигән иде. – Хәзерге вакытта «милләт» дип кычкыручылар күп, ә Мөхәммәт Шәйхи җитмешенче еллар башында ук халкыбыз язмышы, милләт тарихына багышланган гүзәл шигырьләр язды. Шуңа күрә аны, китаплары чыгуга да карамастан, Язучылар берлегенә алмый йөрттеләр», – дип, шагыйрь язмышына ачыклык та кертте. Роман мәсьәләсенә килгәндә, чыннан да Мөхәммәт Шәйхи «Асылтауда асыл кошлар яши» дип исемләнгән тарихи әсәр яза башлаган. Архивында сакланган кулъязмада әсәрнең утызлап бите бар. Әсәр 1236 елгы вакыйгалардан, ягъни Болгар дәүләтенә монгол гаскәрләре һөҗүм чорыннан, 13 яшьлек үсмер малай сөйләве рәвешендә башланып китә. Кереш өлешеннән бер өзектән язарга ниятләгән әсәрнең рухын чамаларга була:

«Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш. Җиде бабасын белмәгән зат – әле ул кеше түгел. Дөньядан үзенең кем икәнен белмичә китүчеләр дә бар. Әлбәттә, моңа ул гына гаепле түгелдер, димәк, аңа әтисе исән чагында әйтеп калдырмаган. Акыл кергәч, җиде бабасын эзләгәннәр һәм тапканнар да шактый. Кеше үз-үзен хөрмәт итсә, үз бәһасен тойса үткәне турында уйлый, кызыксына башлый. Бу – гомер-гомердән шулай. Эзләнүнең чиге юк. Ә мәнсезлекнең чикләре тагын да киңрәк…

Мин үземне эзлим….
Урманнарга керәм – мин андадыр.
Тауларга менәм – мин андадыр.
Далаларга чыгам – мин андадыр.
Диңгез буена киләм –
мин андадыр…

Кычкырам. Миңа каршы «мин» җавап бирә: «Мин монда!»

Болгар, Суар, Бүләр, Җүкәтау шикелле бөек шәһәрләр гөрләп яшәгән төбәкләргә киләм. Аннан да миңа дәшәләр: «Мин монда!.. Мин монда!!. Мин монда!!! Монда!.. Монда!!! Монда!!!»

Үткән белән бүген арасында, бүген белән киләчәк арасында бәргәләнә-бәргәләнә Хәтер очып йөри… Хәтер – мин! Мин – хәтер!..»

Кызганыч, әсәр фәлсәфи-хисси дулкында шактый өметле башланса да, дәвам ителмичә, шулай нияттә генә калган булса кирәк…

Билгеле, Мөхәммәт Шәйхинең шигырьләре белән таныш идем. Уртачадан озынрак гәүдәле, чандыр кыяфәтле булып истә калган. Бирчәеп беткән уч төпләре кытыршы, куллары авыр, хәрәкәте салмак, ара-тирә сүз кыстырып куя да, башын арткарак ташлап, тын кала. Рәссамнарда була торган поза шулдыр инде, дип уйладым ул чакта. «Аргамак» журналында проза, шигърият һәм әдәби тәнкыйть бүлеген алып баручы буларак, Мөхәммәт Шәйхинең шигырьләрен журналга әзерләп биргән идем инде. Бер шигыре, соңрак, 1992 елда, журналның 7-8 санында басылып та чыкты. Очрашкан чакларда сөйләшкәләп йөрсәк тә, нигәдер, «Аргамак» белән арасы бик якынаеп китә алмады аның.

Разил Вәлиев Чаллы Язучылар оешмасын җитәкләгәндә Мөхәммәт Шәйхи берара пропаганда бүлегендә эшләп алган. Әмма Мөхәммәт Шәйхи бу форсаттан да файдаланмаган, берлеккә керү һаман артка күчерелеп киленгән. Чыннан да Түбән Камада әдәби мохит иҗат кешеләре өчен бик үк җиңелдән булмагандыр. Мизхәт Хәбибуллинның күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга язган хатында: «Түбән Каманың әдәби торышында атмосфера начар», – дип язган иде. Шуны истә тотыптыр инде, Кадыйр Сибгатуллин талантлы иҗатны вакытында күреп, дөрес бәяләү җитмәгәндә, әдәбиятка зур зыян ясалуы хакында ачынулы сүзләр язып калдыра. Чаллыга килү белән, Мөхәммәт Шәйхинең шигырьләре белән таныша, шигъриятен зурлап сүз әйтә һәм шагыйрьгә берлеккә керү өчен рекомендация яза.

Мөхәммәт Шәйхи – традицион стильдә иҗат итүче лирик-фәлсәфи шагыйрь. Шигъри тыны иркен, шигырьгә салынган образларга хилафлык китерми, тема белән җитди эш итә, шигырьнең «төшен» чыгарып бетерергә омтыла. Хәсән Туфан, аның иҗаты белән ныклап танышса, һичшиксез, М.Шәйхине дә «гүзәл гамьле» шагыйрьләр рәтендә атар иде. Болар исә – Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин…

Мөхәммәт Шәйхи 1996 елның 15 февралендә, бүгенгәчә төгәл билгеләнмәгән сәбәп белән, вафат була. Аның гәүдәсен бер йортның подъездыннан табып алалар. Аннан алда гына рәссам дусты В.Мәхмүтов белән сөйләшеп, гармун уйнап, моңга тулышып утырган булалар. Бу хәбәрне ишеткәч, Василий Мәхмүтов, ярсуына чыдый алмыйча, гармунны тугызынчы каттан аска томыра… Ә аннан да алдарак, вафатына бер атна кала, Мөхәммәт Шәйхи беркайда дөнья күрмәгән шигырьләрен Түбән Камада чыгып килүче «Туган як» газетасына кертеп биргән була. Әлеге шигырьләр газетада берничә ел дәвамында басылып чыга торалар, аннан инде алар, 2001 елда, Разил Вәлиев тырышлыгы һәм Таһир Нәбиуллин ярдәме белән «Милли китап» нәшриятында басылган «Ак буран» исемле җыентыкта урын алалар. «Ак буран» җыентыгы басылып чыккач, Рифкать Муллинның «Шигырьләре үксез булмасын» («Туган як» газетасы, 2002 ел, 5 февраль), Айдар Хәлимнең «Шигъриятебезнең Мокамаемы… әллә яңа Акмулласымы» («Шәһри Казан, 2005 ел, 8, 15, 16 июль саннары) мәкаләләре дөнья күрде. Инде менә, ниһаять, «Якты чишмә» исеме белән яңа китабы да дөнья күрде. Билгеле, бу китапка Мөхәммәт Шәйхинең барлык шигырьләре дә кергәндер, дип әйтеп булмый. Иҗатны барлауны дәвам итәргә кирәк.

Кайтуы кыен киткәч шул,
Кайтуы кыен киткәч…
Бәлки, инде мәңгелеккә
Кайтыр вакытлар җиткән…

Мөхәммәт Шәйхинең иҗаты татар шигъриятендә лаеклы урын алыр, дип ышанам. Аның, урау юллар узып, кайтыр чагы җитте. Мәңгелеккә!


http://beznenmiras.ru/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013