Бүген Әдипләр: Люция Гыйззәтуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Люция Гыйззәтуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Люция Гыйззәтуллина Люция Әнвәр кызы Гыйззәтуллина (Нәҗмиева) утыз елга якын гомерен китап чыгару эшенә—редакторлык хезмәтенә багышлаган шәхесләрнең берсе. Ул 1953 елның 3 ноябрендә Әгерҗе районы Кадыбаш авылында туган. 1971 елда Кадыбаш авылы мәктәбендә ун сыйныфны тәмамлаганнан соң, шул ук елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1976 нчы елда университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Люция ханым редакцияләгән балалар китапларын кулга аласы гына килеп тора. Алар эчтәлеге белән дә, тышкы кыяфәте белән дә баланы җәлеп итә, аның күңелен, зиһенен баета. Язучылар берлеге белән берлектә Милли китапханә тарафыннан ел саен уздырыла торган «Ел китабы» конкурсында аның мөхәррирлегендә чыккан китаплар югары бәяләнә, балалар китабы номинациясендә алдынгы урынны алып килә.
Люция Гыйззәтуллина, нигездә, балалар әдәбиятын тәрҗемә итә. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган «Рәхмәт сиңа, солдат!» (1984) җыентыгында Борис Полевой, Валентин Овечкин, Николай Паустовский, Константин Симоновның һ. б. хикәяләре; төрле милләт язучыларының әсәрләреннән төзелгән «Дуслык аланы» (1987) китабында Олесь Гончар хикәясе; казакъ язучыларының повестьларын туплаган «Дала гөлләре» (1991) басмасында бер повесть; «Сыбызгы сере» (1996) җыентыгында казакъ халык әкиятләре аның тәрҗемәсендә дөнья күрә. Люциянең беренче тәрҗемә китабы—танылган балалар язучысы Софья Радзиевскаяның табигать турындагы хикәяләрен туплаган «Урман әкияте» җыентыгы 1988 елда нәшер ителә. Шулай ук анын тәрҗемәсендә Николай Сладковның кече яшьтәге мәктәп балалары өчен җәнлекләр, кош-кортлар, хайваннар дөньясына багышланган «Баллы яңгыр» (1992) китабы, балалар өчен рус халык әкиятләреннән тупланган «Куян күчтәнәче» (1998) китабы, Лев Толстойның «Хаҗи Морат» (2000) повесте басылып чыга.
Язучылар берлеге әгъзасы (1999), «Мәгариф» нәшриятының өлкән редакторы Люция Гыйззәтуллина алга таба да укучыны матур китаплары белән сөендерсен, үзе дә шул иҗаттан тәм табып, сөенеп яшәсен дигән теләктә калып, аны күркәм бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Казан утлары № 11, 2003

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013