Бүген Әдипләр: Лилия ЛОКМАНОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лилия ЛОКМАНОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алеся Латыйпова
Лилия ЛОКМАНОВА
Илгизә Лотфуллина

– «Безнең гәҗит» белән мин күптәннән таныш. Беренче тапкыр мәктәптә укыганда ук авыл китапханәсендә күргән идем. Тик язмаларымны университетка укырга кергәч кенә җибәрә башладым. «Безнең гәҗит»нең башка басмалардан бер үзгә ягы бар – монда язмаларны тураклап, кискәләп бетермиләр. Шуңа да «БГ»га язу күңелле дә, рәхәт тә. Университеттагы бер өлкән укытучы язманы яңа туган бала белән чагыштыра. «Ул сезнең балагыз бит! Аны «тудыру» өчен сез күпме көч түгәсез, тырышасыз!», дия иде безгә. Ә кемнең үз «баласын» кискәләтәсе, тураклыйсы килсен ди инде? Редакция белән мин моннан нәкъ ел ярым элек тыгыз хезмәттәшлек итә башладым. «Ун аерманы тап!» (№20, 25 май, 2011 ел) дигән язмам басылгач, Илфат абый мине үзләренә чакырды. Шул вакыт эчендә, башка редакцияләрдә ала алмаган тәҗрибәне тупладым. Чөнки нәкъ «Безнең гәҗит»тә генә үзең теләгән теләсә-кайсы темага яза аласың. Кеше белән аралашу, кызыклы очрашулар өчен дә мөмкинлек бирә «Безнең гәҗит». Тәҗрибә җитмәү аркасында җиренә җиткерелеп эшләнмәгән язмалар да, хаталанган чаклар да була. Андый вакытта Илфат абый үзенең фикерен әйтми калмый. Шелтә дә белдерә. Тик аның беркайчан да тавыш күтәргәне, «син булдыксыз, кулыңнан эш килми!», дип сүккәне юк. Шуңа да без аны хөрмәт итеп, яратып Илфат абый дип йөртәбез! (Беркайчан да Илфат Хәкимулла улы дип дәшкәнне хәтерләмим.) «Безнең гәҗит» әле бик яшь. Шуңа да карамастан аның инде шактый зур тиражы һәм үзенең тугры укучылары бар. Еллар узгач, ул тагын да үсәр, абуначеләре дә артыр! Бер-ике гасырдан, бәлки, минем оныкларымның оныклары «Безнең гәҗит»не кулларына алып укыгач минем язмаларны, исем-фамилиямне күрерләр дә: «Менә нинди гәҗиткә язган безнең дәү әни!», диеп горурланырлар. Горурланырлык та шул! Чөнки «Безнең гәҗит» республикада бердәнбер һәм мин бу басмага бик зур рәхмәтле!

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013