Бүген Әдипләр: Людмила Аланлы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Людмила Аланлы


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
Людмила Аланлы

Аланлы исеме белән...

Элеккеге Шөгер, хәзерге Лениногорск районының Федотовка (халык телендә Аланлык) авылында бу китапның авторы Людмила һәм минем өчен бик кадерле булган бер кеше яши. Ул - Татарстандагы иң өлкән укытучыларның берсе, сиксән дүрт яшьлек Петрова Анна Порфирьевна. Анна апа - Людмиланың әбисе, ягъни әнисенең әнисе, ә минем беренче укытучым! Моннан алтмыш ел элек, 1948 елның сентябрендә, ул чакта әле яп-яшь кыз Анна апа мине беренче сыйныфта укыта башлаган иде.
Анна апа гаҗәеп тормыш сөючән кеше, ул әле бүген дә җир җимертеп эшли: умарта тота, оныгы Людмилага һәрьяклап булышлык итә, бары үзе өчен генә шигырьләр дә яза.
Людмила Аланлы күңеленә беренче иҗади орлыкларны - шигърияткә мәхәббәт орлыкларын - әнә шул мәрхәмәтле Анна әбисе салмады микән?! Ул гына да түгел, Анна апа - беренче укытучы буларак, мине дә дөньяга шигъри күзлектән карарга өйрәткән мөгаллимә ул.
2008 елның кыш уртасында Людмила туган авыл Мәдәният йортында минем иҗатка багышлап үткәрелгән әдәби кичә һич онытылмый. Кичәдә мин үземнең шигырьләрне укыдым, Людмила үзе язган җырларны җырлады (ул бит әле шагыйрә генә түгел, композитор да, җырчы да!). Кичә барышында бу залда утырган Анна апаны сәхнәгә чакырдык. Ул баштан, «Оялам» дип, сәхнәгә менәргә карышты, бик кыстагач, ачылып китеп, үз шигырьләрен укыды һәм минем белән Федотовкага килгән каләмдәш дусларыма үз умартасыннан алган кәрәзле бал өләшеп чыкты. Ә кунаклар бик кәттә иде - танылган язучылар Туфан Миңнуллин, Илфак Ибраһимов, Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров, күренекле журналистлар Мөнир Әһлиуллин белән Габделбәр Ризванов.
Чыгышын тәмамлагач, Анна апа, Людмила оныгын кочаклап, кунакларга мөрәҗәгать итте: «Минем оныгым Людмиланы ташламагыз, аңа ярдәм итегез... Ул туган ягын бик ярата, шагыйрә буларак исемен дә Аланлы дип алды...» - диде. Без барыбыз да Людмила Алан-лының шигырьләреннән дә, көйләреннән дә, җырлавыннан да, тыйнак керәшен кызларынча үз-үзен тәрбияле, тәртипле тотышыннан да канәгать идек.
Людмила Аланлы - шигъриятебездә, бигрәк тә яшьләр поэзиясендә шактый билгеле исем. Шунысы бик куанычлы - шагыйрәнең теле чиста, читтән кергән алынмалар белән чуарланмаган саф төрки-татар теле. Яшь шагыйрә өчен бу бик әһәмиятле.
Людмиланың шигырь формасы, шигырь калыбы да төрле шаукымнарга бирелеп катлаулан дырылмаган, шигырь юлларының агышы нәкъ үзебезчә, татарча.
Шигырьләрнең эчтәлеге, тематикасына килгәндә, яшь шагыйрә әлегә әсәрләрен, нигездә, яшьләргә хас булган мәхәббәткә, аның бәхетле һәм катлаулы минутларына, туган якны, туган өйне, туган табигатьне сагыну-юксынуга багышлый. Болар, бер яктан, шагыйрәнең киләчәк иҗатына алып баручы бер баскыч булып торсалар, икенче яктан, туган илне, туган халкыңны, туган телеңне яратуга, үз илеңнең чын патриоты булуга омтылышлы хисләр кузгаталар.

Гәрәй Рәхим,
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

"Бәхет телим сиңа" китабына язылган кереш сүз.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013