Бүген Әдипләр: Лилия Фәрхетдинова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лилия Фәрхетдинова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Лерон ФАЗЛЫЕВ
Радик Фәизов
Әхмәт Фәйзи
Заһид Фәйзи
Мирхәйдәр Фәйзи
Амур Фәләх
Шамил Фәрхетдинов
Лилия Фәрхетдинова
Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ
Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ

Лилия Нәсыйх кызы Фәрхетдинова 1971 елның 4 августында Әлмәт каласында туган. Туган шәһәрендә 2 нче урта мәктәпне, аннары Бөгелмә педагогия училищесын, Алабуга дәүләт педагогия институтының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә Әлмәтнең 2 нче мәктәбендә милли уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары. Л.Фәрхетдин иҗатка мәктәптә укыган чагыннан ук тартыла. Башта Әлмәт районы газеталарында, аннары республика һәм Россия матбугатында («Идел», «Сөембикә», «Сабантуй», «Учительская газета» һ.б.) хикәяләре, мәзәкләре, мәкаләләре күп басыла. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Парлы буласым килә

(Юмореска)

- Гөлгенәм, бер генәм! - дип такмакларга кереште Гөлгенәнең әнисе. Турсаеп утырган кечкенә кызчыкның телен чишәргә шул сүзләр җитә калды.
- Гөлгенәм, бер генәм! - дип, әнисен үртәгәндәй кабатлады кызчык. Аннан соң, иреннәренә үпкәле кыяфәт чыгарып, тәтелди башлады: - Бер генә шул. Ник башкалар парлы булганда, мин генә парсыз, мин генә ялгыз?
Әти-әнисе, берни аңышмыйча, сәерсенеп кызларына карап куйдылар. Әле пар турында уйларга иртәрәк ич әле, һай, иртәрәк. Сигез генә яшь ич әле аңа. Әллә кызлар хәзер шулай иртә өлгерә микән дип хафага салышты әти-әни. Ә Гөлгенә, үзалдына сөйләнгәндәй, сүзен дәвам итте.
- Менә безнең класста Алсу да парлы, сугыш чукмары Фәрит тә парлы, хәтта күрше йорттагы Айзилә дә парлы. Мин генә парсыз, ялгыз...
Әтисе дә, әнисе дә һаман аптырашта иде. Күрше кызы Айзилә ничек парлы икән соң, ул бит әле мәктәпкә дә йөрми?! Шунда әнисе җай белән генә кызыннан сорап куйды:
- Кызым, Гөлгенәм, ничек соң алар парлы?
Әни кеше «парлы» сүзен бик куркып кына, сак кына әйтте. Гөлгенә, ничек инде шуны да аңламаска дигәндәй, әнисе янына килеп утырды да бармакларын бөгә-бөгә аңлата башлады:
- Алсуның кечкенә сеңлесе - Айсылуы бар. Парлымы ул? Парлы! Сугыш чукмары Фәрит тә ялгыз түгел, энесе - Роберты бар. Күрше Айзилә үзе миннән кечкенә булса да, аның да энесе - Айраты бар, димәк, ул да парлы, - дип дәлилләде сүзен кызыкай. - Алар нинди бәхетлеләр, алар - парлылар! - дип ачынып та, хыялланып та әйтеп куйды кызчык.
Шунда гына әти-әнисе кызларының тел төбен аңлады, бер-берсенә мәгънәле генә итеп карашып куйдылар.
- Имәндә икән чикләвек! - дип тел шартлатты әтиләре.
- Ходай кушса, син дә парлы булырсың, кызым! - дип әйтергә генә калды әниләренә.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018