Бүген Әдипләр: Лидия Шакирова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лидия Шакирова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлара Шәрипова
<img src=
Лидия Хәбетдин кызы Шакирова 1963 елның 12 августында Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылында (элек - Чистай районы Югары Никиткино) туган. Чаллы һөнәри-техник училищесын тәмамлап, « КамАЗ»-да эшләгән. Соңрак гаиләсе белән Татар Үтәше авылына күчеп кайткан. Үтәш СКсында эшли. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Газетага мәкаләләр дә, бәетләр, шигырьләр дә яза. 2011 елда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» конкурсында катнашкан.

Фаил бәете

Өч кабер янәшә тора: 
Бабай, ата һәм малай. 
Кырык яшьтән узмас Фаил, 
Аллаһ әмере шулай. 
Әни тапкан кыз балалар, 
«Абый» дия алмадым. 
Туганнарның газизлеген 
Соңга калып аңладым. 
Бала чакта үскән идек 
Игез балалар кебек. 
Ул шаярып сугышулар 
Истән чыкмастыр кебек. 
Өч кызга бер ир бала мин -
Әнинең таянычы. 
Гомеремне кыска язган — 
Менә иң аянычы. 
Йөрәгем, син нык тордың. 
Терелеп, яңа фатирга 
Чыгарга ният кордың. 
Көн дә иртән тыштан кергәч,
«Салкынмы?» дип сорадың. 
Гаиләң белән яңа өйдә 
Яшәрмен дип уйладың. 
Сеңелләреңнең йөзләрен 
Күрмәс булды күзләрең. 
«Бәхилләгез мине», - дигән 
Булды соңгы сүзләрең. 
Нихәл итим, миннән түгел, 
Сукырайдым. Ни чара? 
Нишләр инде, китеп барсам,
Әни мескен, бичара. 
Әти яшенә җитмәдем, 
Кырык өч тә тулмады. 
Дөньям түгәрәк булса да, 
Исәнлегем булмады. 
Күп нурланыш алган идем 
Армия хезмәтендә. 
Бик тартыштым әҗәл белән, 
Саулыкны көтмимен дә. 
Ни өзелде үзәгебез 
Тилмергәнеңне карап. 
Бер Ходаем, булыш диеп, 
Әрнепләр тордык елап. 
Изгедән иде күңелең, 
Алтын иде кулларың. 
Бер үкенеч калды - яшәп, 
Бу дөньядан туймадың. 
Мамык карлар сыйпап үтте 
Абыйның каберләрен. 
Чир гомерләрне кыскарта, 
Белик без кадерләрен. 
Калды озатып классташлар, 
Калды авыл урамы. 
Калды яшьлек, хатирәләр 
Әрнү — моңга уралып. 
Балаларым, сез яшәгез 
Инде минем өчен дә. 
Эштән кайткан чагым кебек 
Керермен төшегезгә.

Авылым такмаклары

Мин язамын, сез укыгыз 
Замана такмакларын. 
Шул такмакларда чагылыр 
Авылым хикмәтләре. 
Районыбыз - нефть төбәге, 
Басу-кырда үзәге, 
Тик пенсионер бабайлар 
Гаиләнең терәге. 
Анда - кибет, монда - ларек, 
Барысы да «частныйлар». 
Ишек тәбең ирләр саклый -
Кунарга да кайтмыйлар. 
Авылның бик күп ирләре 
Кырыкта да өйләнми. 
Кибет планы арта, диләр, 
Халык саны ишәйми. 
Уңга карап җырлагач, 
Сулга карап елагач, 
Ахыр чиктә киткән читкә, 
Кияү эзләп, Гөлҗамал. 
Күрше «малай», өйлән давай,
Калма Сабантуйлардан.
Кызлар Бохарада түгел, 
Эзләмә әллә кайдан. 
Күршекәем, Хәдичә, 
Куна кайтмадың кичә?! 
Хатыны белсә - бирер әле, 
Кача алмассың мичкә. 
Безнең очның Бурнаш та 
Һаман фураж урлаша. 
Ындырга каравыл булып 
По блату урнашкан. 
«Икеле капчык » Бикмулла 
Укырга вузга бара. 
Син дә мулла, мин дә мулла, 
Атка печән кем сала? 
Төрле халык яши бездә: 
Татар, урыс, керәшен. 
Сабантуйлар гөрләп уза, 
Биеп-җырлап, көрәшеп. 
Элеп алдык, селкеп салдык 
Капчыкларның төпләрен. 
Тиле - көлде, аңлы - белде 
Такмаза хикмәтләрен.

Минвәли бәете

«Ходайның якын кешесе» - Минвәли дигән исем. 
Дөньялыкны калдырулар һәммәбезгә дә читен.
Минвәлинең исәпләре яңа өй кору булган, 
Төрле сәбәп эзләсәк тә, гомере кыска булган. 
Яшь баласын күрә алмавы бигрәкләр дә үкенеч, 
Анысына түзәр идең, үзе яшь бит, кызганыч. 
Ташлап китте мул дөньясын, гаилә, туганнарын, 
«Уңган иде, яшьли китте», - диләр авылдашларың. 
Үлем үкенечле була, соң кабат карагыз да, 
Туры сүзле, тырыш кеше юк инде арабызда. 
Елый барча туганнарың, гаиләң, якыннарың, 
Киткән көнне дә сөйләшкән өй кору планнарын. 
Алып китә, һич сайламый картларын да, яшьләрен. 
Бәхиллә, әни, тик елама агызып күз яшьләрең. 
Соңлап кына өйләнде дә, яратты балаларын. 
Төшләренә керде микән ятим каласылары. 
Әлфиянең уйларында гел серләшкән сүзләре, 
Минвәлине хәтерләтер туган сабый күзләре. 
Аяк очында Рәкыйпнең Минвәли каберләре, 
Исән чакта белсәк иде һәммәбез кадерләрен.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013