Бүген Әдипләр: Ләйсән Гәрәева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ләйсән Гәрәева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Зөлфия Гыйниятова

Ләйсән Илшат кызы Гәрәева 1984 елның 1 февралендә Азнакай районы Тымытык авылында туган. Чаллы «Идел-Урал» көллиятендә белем ала. Аны һәм кооператив техникумының сатучылар әзерләү бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый. 3 нче сыйныфта укыганда, «Маяк» газетасында беренче әкияте дөнья күрә. Аннары шигырьләре «Көмеш кыңгырау», «Маяк», «Спектр», «Сабантуй», «Юлдаш» газеталарында басыла.
2001 елны «Чулпан» премиясе лауреаты, VI «Алтын каләм» республика бәйгесендә «Әдәби иҗат» номинациясендә җиңүче, 2004 елны район-шәһәр «Йолдызлык» бәйгесендә «Иң яхшы җыр тексты» авторы ларак билгеләнеп үтә. Шулай ук 2004 елны республиканың «Яңа татар пьесасы-2004» бәйгесендә, «Көтелмәгән кайгы» әсәре белән катнашып, финалга үтә. Әлеге пьеса «Яңа гасыр» каналында куелуга лаеклы дип табыла һәм пьесалар җыентыгында дөнья күрә. Биш ел рәттән «Иделем акчарлагы» яшь каләм тибрәтүчеләр бәйгесендә финалга үтә (2002-2007 лар). 2007 елда «Рухият» фонды үткәргән «Балаларга бүләк» шигырьләр бәйгесендә катнаша, шигырьләре шул исемдәге җыентыкка кертелә.
2007 елда Азнакай типографиясендә «Ак диңгез дулкыннары» исемле тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыкка кергән күп кенә шигырьләрен Илфат Дәүләтшин, Булат Җиһаншин, Лилия Ахунҗанова һ. б. компози торрлар көйгә дә салган.

Бишектә йоклый сабый

Бишектә йоклый сабый -
Минем нәни кошчыгым. 
Бу дөньяга яңа гына 
Аваз салган кызчыгым. 

Мендәренә салып башын, 
Изрәп йокыга талган. 
И сабыем, табигатьтән 
Күпме чибәрлек алган! 

Татлы итеп йоклый, әнә 
Йомылганнар күзләре. 
Ә шулай да вакыт-вакыт 
Дерелдиләр үзләре.

Йомшак нәни куян кебек,
Куркаклык та хас аңа. 
Шүрли бераз, һәрбер нәрсә
Аның өчен өр-яңа. 

Менә керфекләр селкенә,
Ачыла нәни күзләр. 
Кулларыма алам аны, 
Әйтергә матур сүзләр.

Сабыем! Язмышымнан 
Бирелгән олы бүләк.
Мин бәхетле, шатлыгымнан 
Ярсып ла тибә йөрәк. 

Күкрәгемә кысам аны, 
Яратып йомшак итеп. 
Ул булмаса, бу тормышым 
Булыр иде бит китек. 

Салмак кына тибрәлә гел 
Әнкәсе кочагында. 
Гади генә кочак түгел, 
Наз, сөю учагында. 

Мамык кебек йомшак куллар, 
Үзләре шундый нәни. 
И Ходаем, рәхмәт Сиңа, 
Мин бәхетле, мин - әни! 

Чәчләреннән сыйпыйм аның, 
Үбәм бит очларыннан. 
Төшерәсем килми аны 
Үземнең учларымнан. 

Елмая, көлә нәнием, 
Ул да бит соң бәхетле. 
Теләр идем һәр гаиләгә 
Күрергә бу бәхетне.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013