Бүген Әдипләр: Лениза Вәлиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лениза Вәлиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова
Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Татарстанның Мөслим районы Симәк авылында туып үскән. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Әни сүзе

Галим – философның сүзеннән
Кадерлерәк, әни, киңәшең.
Биш балаңа һәрчак ягымлы сүз,
Йөрәк җылың бүләк итәсең.

Самавырың кайный өстәлеңдә,
Бәлешләрең тәмле, баланлы.
Тәмле сүзең белән сыйлый-сыйлый
Кунак итәсең һәр балаңны

Әни сүзе һәрчак кирәк икән,
Ярты гомер үтеп китсә дә.
Башкаларга белем бирә-бирә.
Чәчләрем агарып бетсә дә.

Ана күңеле
Әле кызын кысып кочаклап,
Әле сөеп уңган киявен.
Хәерле юл теләп озата ана 
Бер кайтыр дип кайткан кунагын.

Алар өчен генә мунча яккан,
Себеркенең пешереп иң шәбен.
Токмач кискән, тәбикмәген изгән,
Берсен салган, берсен төшергән.

Алъяпкычка кулын сөртә-сөртә,
Кыстый-кыстый өсти ашларын,
Оныклары буйга узып киткән,
Һаман сыйпый үрелеп башларын.

Студент оныгына калдыра,
Пенсиясен бераз чеметеп.
Гомере буе яши әниләр
Үзен түгел, бала кайгыртып.

Капка төбен узып китте инде
Киявенең импорт машинасы.
Буш урамда калды ике ялгыз – 
Әни белән капка баганасы.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013