Бүген Әдипләр: Ләйләгөл Сафина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ләйләгөл Сафина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Ләйләгөл Сафина
Ул: Сафина Ләйләгөл
Туган ягы: Әлки
Уку/эш: КФУ
Ничә яшьтә яза башлаган? Беренче шигырь сыман нәрсә 6 яшьтә язылды бугай)
Яраткан китаплары: Альбер Камю "Посторонний”
* * *

Калыплашкан калыпларга, 
Калыплашкан принципларга,
Калыплашкан сүзләргә
Һәйкәл куйган бер заманда
Күзләреңне талдырып, дус,
Үзенчәлек эзләмә.

Ни кызганыч...

Кеше булып үссен, диеп
Теләгәндер әти-әни.
Туган йортны ташлап киттем,
Өметләрен акламагач.
Нәсел-нәсәп дәвамчысы...
Тап төшермә нәселеңә!
Кисеп аттым нәсел җебен,
Өметләрен акламагач.
Сөйгән ярым, насыйп ярым,
Ап-ак иде хыялларың.
Насыйп ярым калды ялгыз,
Өметләрен акламагач.
Ниятләре зурдан иде
Туган илнең, үскән җирнең.
Ташлап киттем туган илне,
Өметләрен акламагач.
Дөнья иркен, дөнья матур!
Чыктым кырга, таптым агач,
Баулар астым, элмәк салдым,
Бәхилләштем дөнья белән...
Өметләрем акланмагач.

* * *

Синнән киткән юлдан ашыгып сиңа кайтам.
Батам пычрак сазда, салкын көрттә батам.
Йөгерәм туктый-туктый, сулыгып сулыш алам.
Син – еллар артында онытылган ярам.

Аңлау өмет итмим, көтмим бәхет-шатлык.
Күңел тәрәзәсен – син дә, мин дә - күптән яптык.
“Кичерәм”, дип түгел, “кичерер”, дип түгел,
Синдә калган “мин”не табарга дип барам...

* * *

Тагын бер көн...
Синсез тагын бер көн
Төшеп китте еллар капчыгына.
Урамда көз,
Тышта соңгы яфрак
Туган ботагына асылына.
Кем күрде дә,
Кем күрмичә калды
Исемең кабатлап үксегәнне?
Сиздең микән
Ачык ишегеңнән
Миннән илче булып җил кергәнне?
Ишеттеңме икән пышылдавын
“Һаман сине көтә әле..”, – диеп?
Юктыр...
Балконың ишеген 
Кичә дә кич ябып кергән идең.

* * *

Шәһәр шаулый.
Казан кайный.
Машиналар
Янда тыз-быз
Йөгерешә.
Ашыгалар.
Машинадан
Калышырга
Теләмичә
Чаба кеше.
Светофорлар
Кызыл утлар
Чәчеп, җем-җем
Җемелдиләр.

Чатта ментлар 
Сакта тора.
Кемне саклый – 
Аңламассың.
ЮХИДИләр
Таякларын
Селки-селки,
Сыбызгысын
Чәйнәп уза,
Хәрәкәтне
Тагын боза.

Бер кыз килә.
“шак-шок”, 
“шак-шок”.
Шпилькасыннан
Чәчри утлар!
...ә күзләрдән?..
Анда ни бар?
Хмм... салоннар:
Маникюрга,
Педикюрга,
Солярийга
Һәм массажга;
Кибетләргә,
Егетләргә,
Дискәтүккә...
“Тукта!” – диеп,
“Уйлан!” – диеп
Кирәк микән
Үгетләргә?

Әнә зур-зур
Автобуслар
Узышалар:
Кайсы җитез?
“30”лымы?
“90”лымы?
Алар хет кайчак 
Туктап тора:
Тукталышта, 
Светофорга...
Тукталышта 
Автобустан
Берсе чыга,
Берсе керә.
Тукталышта
Һәрчак нәни
Теләнчеләр
Бөтерелә.
Тукталышта
Киосклар
Төне буе
Эшләп килә.
Тукталышларның 
Берсендә
Туктап торам 
Менә мин дә.
Тылсымчыдай
әфсен өреп,
бар шәһәрне
туктатасым,
бер өч көнгә
йоклатасым
бик тә килә!

Катып калган 
Шпилька-кызга,
БМВга,
Заводларның
Мөрҗәсеннән
Чыгып барган 
Төтеннәргә
Карап,
Сокланасым килә.

Менә шулай...
Сәер генә...
 

Чынга ашмый торган

Күзләремә тагын яшьләр тула,
Тагын карыйм артка борылып,
Ап-ак кулъяулыгын җилдә селтәп,
Балачагым кала боегып.

Курчакларым, аюларым кала
Мендәр читләренә утырып,
Ике дәфтәр тулы хыял кала
Вакыт чоңгылында йотылып.

Алда – бушлык, йөгерәм артка таба,
Яшьләр – мөлдер, битне юалар.
“КАЙТАРЫГЫЗ!” 
Тынлык.
Таң җилләре
Балачактан мине куалар.

Эндәшмәдең

Сәлам хаты яздым – 
Син дәшмәдең.
Чакырдым, ялвардым – 
Син дәшмәдең.
Серем сиңа ачтым – 
Син дәшмәдең.
Җаным күккә чәчтем – 
Син дәшмәдең.
Ташлап киттем сине – 
Син дәшмәдең.
Һәркөн көттем сине – 
Син дәшмәдең.
Акылымнан яздым – 
Син дәшмәдең.
Тормышымнан биздем – 
Син дәшмәдең...

...Элмәккә мендерде 
Синең эндәшмәвең...

Бәлки, таңда кибәр
Синең күз яшьләрең..
Эндәшерсең миңа..

Мин дәшмәмен.

* * *

Яратасым килә минем, – дисең,
Яратасым килә… тик кемне?
Хисләремә җавап бирердәйне,
Аңлардайны минем күңелне,
Үзем кебек чибәр, сөйкемлене,
Күзләреннән очкын сирпелерне,
Үзем кебек җитди, акыллыны,
Андый Җирдә тагын табылырмы?
Сөйсен иде ул да минем сыман – 
Хисләре булсын югалмый торган,
Гомергә булсын иде янәшә,
Чынга ашмас хыял булса да гәрчә,
әйтче, – дисең, – бармы икән шундый кеше?

Нәрсә әйтим янган күзләреңә карап?
Яратасың килә икән.. ярат.
Янәшәңдә идеалың синең,
Чынга ашкан ул хыялың синең,
Үзең кебек чибәр ул, акыллы,
әти-әнисенең йөз аклыгы.
Сөюеңне ул читкә тибәрмәс,
Яныннан сине бер дә җибәрмәс,
Сиңа гына таңда кошларны сайратыр,
Син яраткан саен, ул ныграк яратыр.
Син дигәндә утка-суга керер,
Кәефең булмаса, гел моңаеп йөрер,
Җаныңның халәтен ул һич сүзсез аңлар,
Бәхетле булсаң син, күзләре гел янар.

Үлгәнчегә кадәр булыр ул янәшә,
“Хыял гына”, – диеп, миңа көлеп дәшмә.
Ышанмасаң, әнә, көзгегә таба бак,
Яратасың килә икән – ярат.

Йокызыслык...

Акрын гына таң яктысы
Агып керә тәрәзәдән – 
Кояш карый.
Сәгать алты. 
Кошлар сайрый.
Ятам инде, ярый, ярый!

Йокысызлык.
Кемдер торып эшкә китә.
Чәен куя, битен юа.
Автобусны куа.
Минем сәмави илемдә кояш байый...
Ятам инде, ятам.. ярый...

Йокысызлык!
Тагын төнлә
Ялгызыңа
Иптәш таба алмыйсың да,
Иңнәремне кысып кочып,
Җибәрмисең... 
Җибәрмисең татлы төшләрем янына...
Синең белән күңелсез бит...
Тәнем түгел, җаным арый.
Таң ата бит..
Ятыйм инде..
Ярый?
...
Йокысызлык бимазалый.

Кызчык кулындагы куыкның буш уйланулары

Мин – бушкуык!
Җил уңга иссә, 
Уңга барам,
Сулга иссә - 
Сулга барам.
Җепнең теге очын 
Нәни кызчык тоткан.
өенә йөгереп керсә - 
аннан калмый керәм,
җилгә каршы йөгерсә,
койрыктай иярәм.
Очып китәр өчен 
Җитәр иде көчем!
Тик нәни кызчыкның 
Очкынлы күзләрен
Яшь белән тутыру
Хәрам миңа, хәрам!

Акылсызлык

Оча, оча, тышта карлар оча,
Килеп куна юеш кыекка.
Мин дә очам, туган җирне кочам,
Бер тиенлек акылым юкка.
Акыллы кешеләр, 
Әнә алар,
Бер генә дә алай эшләми,
Кино-театр-клубка йөри,
Я булмаса
Парк әйләнә 
Акча беткәне.
Миңа нәрсә?
Паркта кызык түгел,
Кинога йөрерлек акча юк
(студентка акча каян килсен?).
Авыз ерып,
Килдеңмени, диеп
Җылы өйгә кертер капка юк...
Ә һавада, анда шундый рәхәт,
Җил кытыклый, кереп җыртыктан,
Сызык сызып йомшак ак болытка,
Качып китәм тизрәк суыктан.
Кар кызлары белән куышабыз,
Җил, әлбәттә, безне гел уза.
Буран абзый, җитте сезгә, диеп,
Төкерек чәчеп сүгә, пыр туза.
Абзый, мәйтәм, тузынмагыз зинһар,
Я йорт тәрәзәсен ватырсыз,
Сүккәненә бер дә исем китми.
Авыр сулый абзый – “акылсыз”...
Менә шулай юләрләнәмен мин,
Урамда кар яугач,
Кыш җиткәч.
Акыллыланадыр, дип уйлама
Язлар җитеп, тышта кар беткәч.

 Ачу катыш

Син уза тор яннан, уза тор.. 
Минем-синең тормыш – театр.
Мин режиссер бүген, син – герой.
Тамашаның кызган чагында,
Ашыга-ашыга менеп яныңа,
Палачның башыңны кисәргә 
Җыенганын, тынып, күзәтәм.
Дәшмисең. Дәшмәссең, тамчы яшь
Төшмәс тә бу усал күзләрдән.
Дөрес уйнамыйсың бит, каһәр..
Палачым башыңны чапканчы,
Сүгенеп, сценарийны төзәтәм.
Хәлең сорыйм яныңа килеп – 
Ничек соң, муеның аргандыр?
Берни булмагандай, көләсең – 
Тагын режиссерны алдадың.

2

Сәхнә. Тынлык. Карый бар халык 
Сулыш алмый, гаҗәпкә калып – 
Актерлар уены онытылган – 
Режиссерга әллә ни булган!
әллә сценариен оныткан,
әллә кемдер башына суккан – 
ул сәхнәгә уйнарга чыккан!
Сәхнә. Тынлык. Тыңлый бар халык
Сулыш алмый, гаҗәпкә калып.
Журналист, каләмең очлап куй,
Сәхнәдә – режиссер һәм герой.
Ә режиссер геройны сүгә,
Ә герой режиссердан көлә,
Шулчакны режиссер – геройга,
Ә герой – палачка әверелә.
Сценарий башка бит, югыйсә - 
Театрның изге карнында
Гаҗәпләнгән халык алдында 
Палач геройның башын кисә...
Син уза тор яннан, уза тор.
Синең-минем тормыш – театр.
Син режиссер бүген, мин – герой.
Тамашаның кызган чагында
Ашыга-ашыга килеп яныма 
Туктатырсыңмы бу мәхшәрне?
Бәхетлеме ахыры әсәрнең?
Син уза тор яннан. Уза тор...

* * *

Табигать акылдан язганмы? 
Җанына өстәлгәнме яра?
Апрельнең соңгы бер көнендә 
Чирәмгә ишелеп кар ява..
Әллә соң Европа вулканы
Көлләрен бу якка очыра?
Исергән җанымны суытып,
Ап-ак кар коела учыма.
Нур көтеп ачылган тәрәзә – 
Бүлмәмдә ыжгырып җил уйный.
Кайнар су да акмый ичмасам – 
Бармаклар тиз генә җылынмый.
Тын калып, буранны күзәтәм - 
Тилеләр бииләр һавада.
Табигать язгандыр акылдан...
Чирәмгә ишелеп кар ява.

* * *

Ак кәгазьгә ак кар ясыйм...
Аклык тели күңелем, җаным.
Ак төскә карап онытылам – 
Ак көрткә кереп чумамын.
Искә төшә әбиемнең
Җилфер-җилфер ак яулыгы,
Күрәм төсле акбүз атның
Ак болын буйлап чабуын.
Ак кәгазьгә ак кар ясыйм...
Күңелем тели ак буранны,
Ак кырларны, ак урманны – 
Бу йөрәгем бер тынармы?
Әллә дөнья карасыннан
Рухым сынарга торамы?
Агартасы иде җирне.
Агартасы иде җанны.
Күңелем тели ак буранны...
Сәхифәнең авторы Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018