Бүген Әдипләр: Ләйлә МИНҺАҖЕВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Ләйлә МИНҺАҖЕВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л<= М => Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Азат Магазов Нәҗип Мадияров Мөнир Мазунов Рәмилә Майорова Геннадий Макаров Мәхмүт Максуд Садри Максуди Шәһидә Максудова Әдип Маликов Әнвәр Маликов Мәдинә Маликова Мөхәммәтша Мамин Якуп Мамишев Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев) Шамил Маннапов Шәйхи Маннур Зыя Мансур Алмаз Мансуров Зиннур Мансуров Фәнил Мансуров Миркадәм Матшин Хәдичә Махиянова Мәдүнә Ринат Мәннан Рәйхан Мәннәпова Гассам Мәргыйләни Габидә Мәрдәнова Разыйм МӘРДӘНШИН Ләйсәрә Мәрдәншина Шиһабетдин Мәрҗани Нурихан Мәрханов Зәет Мәҗитов Фидаил Мәҗитов Венера Мәҗитова Инзилә МӘҖИТОВА Мәҗлиси Заһид Мәхмүди Әмир Мәхмүдов Гали Мәхмүдов Мирза Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Фәнзәлия Мәснәвиева Раилә Мәсхуди Габдел Мәхмүт Назыйм Мәхмүтов Гүзәл Мәхмүтова Мөхәммәт Мәһдиев Мөхәммәт Минһачев Мөхәммәд Минбагыйсов Рөстәм Мингалим Кашшафетдин Минзәләви Әгъния Миннебаева Габдрахман Минский Мидхәт Миншин Рәшит Минһаҗ Асия Минһаҗева Әнисә Минһаҗева Зөләйха Минһаҗева Ләйлә Минһаҗева Гүзәл Минһаҗетдинова Ниязетдин Миңлеәхмәт Кыям Миңлебаев Хатыйп Миңнегулов Гөлҗофар Миңнеханова Наилә Миңнеханова Ким Миңнуллин Роберт Миңнуллин Туфан Миңнуллин Фәрвәз Миңнуллин Әлфия Миңнуллина Йолдыз Миңнуллина <Маһирә Миңнуллина Илдар МИРГАЛИМОВ Мөхәммәт Мирза Гөлназ Мирзасалихова Вил Мирзаянов Фирдәвес Мирзаянов Фнүн МИРЗАЯНОВ Гүзәл Мирзаянова Назиф Мириханов Нурзия Мирхазова Рауль Мир-Хәйдәров Вәдүт Мифтахов Зөбәер Мифтахов Нотфи Мифтахов Сәвия Михайлова Рафис Могыйнов Азат МOЗАФАРОВ Мәхмүдә Мозаффария Маһруй Мозаффария Габделгазиз Монасыйпов Газинур Морат Рамилә МОРАТОВА Динә Морзакаевa Ирек Мортазин Мансур Мортазин Фоат Мортазин Ягсуп Мортазин Альбина Мортазина (Насыйрова) Фәния Мортазина Мортаза бине Мостафа Алмаз Мостафин Җәмил Мостафин Камил Мостафин Мөдәррис МОСТАФИН Мөсәгыйть Мостафин Нәфкать МОСТАФИН Равил Мостафин Рафаэль Мостафин Шаһинур Мостафин Эдуард Мостафин Фәнзилә Мостафина Әмирҗан Мотаплапов Зәет Моталлапов Камил Мотыйгый Фәнис Мотыйгуллин Әлфия Мотыйгуллина Салисә Мотыйгуллина Рәсимә Муллаянова Әлфия Мөбарәкова Илфат МӨГЫЙНОВ Шәрәф Мөдәррис Зилә Мөдәррисова Марат Мөлеков Муса Мөлеков Сөләйман Мөлеков Фатих МӨСӘГЫЙТЬ Х. Мөслими Кол Мөхәммәт Рузилә Мөхәммәтова Рүзәл Мөхәммәтшин Рәзинә Мөхияр Галим Мөхәмитшин Шакир Мөхәммәдев Гөлсем Мөхәммәдева Ленар Мөхәммәдиев Ринат Мөхәммәдиев Мөхәммәдьяр Шакир Мөхәммәдъяров Гомәр Мөхәммәт улы Газиз Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтшин Ләлә Мөхәмәтшина Наил Мөхәррәмов Ландыш Мөхатдисова Зариф Мөэминев Энҗе Мөэминова Хәйретдин Мөҗәй Халисә Мөдәррисова Габделмәннән Мөслимов Фәйрүзә Мөслимова Гөлшат Мөхәммәдия Рафаэль Мөхәмәтдинов Рәфис Мөхәммәтдинов Фаек Мөхәммәтҗанов Гаяз бине Мөхәммәтхафиз Гарифҗан Мөхәммәтшин Хәмит Мөхәммәтшин Айгөл Мөхәммәтшина Сафуан Мулла Гали Лилия Муллагалиева Марат Муллакаев Роза Мулланурова Рәфкать Муллин Илфат Мусин Флүн Мусин Чыңгыз Мусин Рафаэль Мустаев Әхәт Мушинский

Дөнья гаме сыйган күңел

Ләйлә Минһаҗева
Әдәбият белгече, тәнкыйтьче, мөгаллимә Минһаҗева (Әхмәдиева) Ләйлә Ихсан кызы

Туган җир, туган нигез кадере. Татар милләтенә аеруча хас гаилә учагы җылысының Ана образы белән тәңгәл шигъри телдә яңгырашы... Гасырлар дәвамында кабатланган тема. Әмма һәр шагыйрь, инде безгә мәгълүм, таныш теманы да үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган итеп яңгырата белә. Әлеге тема Роберт Миңнуллин иҗатын да дистә еллар дәвамында озата килде. Һәм ул туган җир, өй метафорасын тудырып, үзенең тормыш-яшәеш турындагы фикерләрен, шатлык-проблемаларын төрле яссылыкта укучыларга җиткерергә омтылды.

Туган җир, туган нигез кадере. Татар милләтенә аеруча хас гаилә учагы җылысының Ана образы белән тәңгәл шигъри телдә яңгырашы... Гасырлар дәвамында кабатланган тема. Әмма һәр шагыйрь, инде безгә мәгълүм, таныш теманы да үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган итеп яңгырата белә. Әлеге тема Роберт Миңнуллин иҗатын да дистә еллар дәвамында озата килде. Һәм ул туган җир, өй метафорасын тудырып, үзенең тормыш-яшәеш турындагы фикерләрен, шатлык-проблемаларын төрле яссылыкта укучыларга җиткерергә омтылды.

Үз вакытында С.Хәким, И.Юзеев, Н.Юзиев, Ф.Хөсни, Н.Нәҗми, Ш.Галиев кебек затлы шәхесләрдән фатиха алган талант турында язу шактый катлаулы эш, әлбәттә. Шулай да без, Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын күздән кичереп, ХХ гасыр азагы, ХХI гасыр башы татар мохитендә һәм әдәбият өлкәсендә аның тоткан урынын, эшчәнлеген бәяләп карарга булдык.

Әлбәттә, Роберт Миңнуллин - чын шагыйрь, зур шагыйрь. Татар моңын төрле ил-төбәкләрдә таныткан йөзләгән җыр сүзләренең авторы. Ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә уңышлы иҗат итүе инде дәлилләнгән күренеш. Туган җир, Ана, Ил гаме, яшьлек хыяллары, матурлыкка омтылу, татар-башкортның зур шәхесләренә мәдхия-хөрмәт – саный китсәң, бу юнәлешләрнең һәрберсен аерым-аерым тикшерү дә ачышларга китерер иде кебек. Моңа өстәп, аеруча соңгы дистә ел дәвамында милләт, тел белән бәйле проблемаларны Тукай, Дәрдемәнд, Акмулладан килгән традиция буенча, туры бәреп әйтүгә корган шагыйрь гаменнән фикер, һәркем фәһем алырлык бит.

Татарлыкны күз карасы кебек

Саклыйк әле, саклыйк, татарларым!

Үз милләтен сатып кем баеган?! –

Татарлыкны сатмыйк, татарларым!

...Киләчәккә маңкорт булып түгел,

Татар булып барыйк, татарларым!..

Роберт Миңнуллин - юмор-сатира остасы. Тормышта да тип-тигез урында тирә-яктагыларны көлдереп яки «төрткәләп» алырга, күңелләрен күтәрергә сәләтле шагыйрьнең бу осталыгы шигырьләрендә аеруча нык ачыла кебек. Ә аерым шәхесләргә караган сатирасы “йомшак җәеп, катыга утырту” гыйбарәсенә бик тә килеп тора:

Марсель юмор язган, диләр -

Аңардан булыр, булыр.

Безгә дә кирәк бит инде

Көлдерми торган юмор...

Яки тормышта, йә булмаса, иҗатта үз урыннарын таба алмаган кара көнчеләргә дә аның әйтер сүзе ачык. Мисал өчен «Көнләшүчеләргә» шигырен генә китерү дә җитә:

Бик сыек бит шигырь язган

Язу карагыз...

Сез башта минем шикелле

Язып карагыз!

Балалар әдәбиятенә килгәндә исә ул, һичшиксез, «балаларның куанычы» булган чын талант. Р.Миңнуллин кебек, балалар күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә алучы, бәгырьләренә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия талантлар күп түгел:

Сызгана да җиңнәрен,

Ала да сыек чыбык,

Кыйный әти... паласны,

Урамга алып чыгып.

...Әтием палас кага,

Миңа да күз салгалый.

Бер – паласка, бер миңа

Карап-карап алгалый.

Ахры, минем тузанны да

Каккаларга чамалый.

Күренә ки, балалар өчен шигърияттә автор бер үк вакытта ике төрле халәттә яши кебек: акыллы өлкән кеше – тәҗрибәле кеше генә шул рәвешле идеяне тирән фәлсәфи гомумиләштерү сәләтенә ия. Шаян да, гади һәм беркатлы бала да – Р.Миңнуллин геройлары кичерешләрен чын балаларча әйтергә сәләтле. Димәк, шагыйрьнең балалар өчен иҗаты традицион да, специфик үзенчәлекле дә. Нәтиҗәдә, ул әдәби һәм мәдәни мирасның бер өлешен, бөтен кешелек кыйммәтләрен үзендә саклый. Әлеге кыйммәтләр исә балаларны тәрбияле итү, кечкенә шәхесне тормыш юлын дөрес сайларга өйрәтү өчен тудырылган.

Роберт Миңнуллин – ирекле тәрҗемәче. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге әлегә ныклап бәяләнмәде, әмма югары бәяләнергә хаклы, дип саныйбыз. Мәгълүм ки, чит телләрдән туган телгә тәрҗемә шактый авыр эш. Чөнки этик һәм эстетик таләпкә тел чаралары ярдәмендә ирешелә, әмма эчтәлек, мәгънә шул ук калырга тиеш. Нәтиҗәдә, тәрҗемәченең туган телнең бөтен нечкәлекләрен белүе белән бергә, сүз остасы булуы да мәҗбүри.

Г.Тукайның тәрҗемә юнәлешендәге тәҗрибәсе үз вакытында һәм хәзер дә югары бәяләнә. Шушы ук сүзне Р.Миңнуллинның балалар өчен тәрҗемәләренә карата да әйтергә мөмкин. Урыс, каракалпак, төркмән, мари, чуаш, грузин, әрмән, казах, удмурт, литва шагыйрьләренең әсәрләре татар укучысына якын:

Дустым югалды бит әле!

Шундый әйбәт дус иде.

Иртән торып чыгуыма

Оясы буп-буш иде.

... Ятканда телен чыгара,

Ялтырап тора күзе.

Койрыгы пумала кебек,

Акбай исемле үзе.

Мәгълүм ки, бер генә халыкның да ни гади тормышы, ни рухи тормыш үзенчәлекләре бөтенләе белән башка милләт вәкилләре тарафыннан кабул ителә алмый. Әлеге хакыйкатьне аңлаган Р.Миңнуллинның Агагельды Алланазаровның «Дустымны эзлим» (төркмәнчәдән) дип исемләнгән шигырь тәрҗемәсендә эт исемен татарча куюы гаҗәп түгел. Иң кызыгы, тәрҗемә әсәрләре аша балачак, төрле милләт балаларының уйлары һәм теләкләре, сабыйларның дөньяны танып-белүе ни дәрәҗәдә охшаш һәм тәңгәл икәнлеге отышлы ачыла.

У-у-у... узыша-узыша,

Әй тузыша-тузыша,

И кызыша-кызыша

Ике әтәч сугыша.

... Сугышып алар туйган –

Ике як та кул куйган

Солыхка, тынычлыкка!

Сугышканнар ла юкка!

Литва шагыйре Юозас Некрошюсның «Сугыш чукмарлары» шигыре тәрҗемәсендә дә иҗади фантазия әдәби бөтенлекне тәшкил итә. Биредә сөйләмнең әдәби стиле образлылык белән генә характерланмый, бәлки, текстның эчке мәгънә төсмерен җиткерү бурычын да үти. Ягъни, Р.Миңнуллин тәрҗемә эшчәнлегендә телнең бөтен эчке мөмкинлекләреннән дә файдаланып эш итәргә омтыла, дип нәтиҗә ясарга тулы нигез бар.

Роберт Миңнуллин көчле тәрбия чарасы булырдай, яки, бер риясыз күз яшьләре белән рәхәтләнеп көлә-көлә ял итеп укырдай истәлекләр авторы да. 2007 елда Татарстан китап нәшриятендә дөнья күргән 7 томлыкның 6 нчы томына туплап бирелгән истәлекләрнең берсенә генә тукталып үтик. Ул «Абзар яндырган малай» дип исемләнгән. Уйландыра торган истәлек. 5-6 яшьләр тирәсендә абзарларын яндырган малаен башкаларга кушылып ачуланмыйча, кибеткә «прәннек алып аша», дип җибәргән Ана халәте, шагыйрьнең «Әле дә уйлыйм: ни өчен Әнкәй шулай эшләде икән? Чыбыклыйсы, ачуланасы урында мине прәннеккә җибәргән» дигән сүзләре мине дә, мөгаллимә буларак, уйга салды. «Әнкәй ул вакытта миңа бер авыр сүз дә әйтмәгән». Үзе әйтмәгән, әмма ул вакытта кибет янында җыелышып, янгын турында сөйләшеп торган хатыннар авызыннан гомер буена онытылмаслык үтемле, акыллы итеп әйттергән. Р.Миңнуллин иҗатының буеннан-буена сузылган Анага тирән хөрмәт, сүрелмәс мәхәббәт хисләренең нигезе менә каян килә икән! Чыннан да, югары педагогик белеме булмаган авыл апасының акылына, тапкырлыгына таң калырсың. Үрнәк алырдай бу күренешне тәрбияви истәлек дими, ни диясең.

Роберт Миңнуллин – журналист, тәнкыйтьче. Ул үзенә кадәр яшәгән һәм үз чорында иҗат итүче авторларның әсәрләренә күзәтү ясап (Н.Исәнбәт, М.Җәлил, З.Туфайлова, Л.Ихсанова, Х.Туфан, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, И.Юзеев, Р.Гаташ, Ә.Атнабаев, М.Кәрим, Н.Нәҗми, Х.Халиков, Р.Корбан һ.б.), аеруча балалар әдәбиятенең үсеш перспективаларын билгеләүче автор. Рецензияләр, кереш сүз, мәкалә, нотыклар авторы. «Казан – шагыйрьләр шәһәре», «Сулмасын тургай чәчәге», «Хисләрнең дә исеме бар», «Бала да – КЕШЕ», «Киләчәк буын хакына» һ.б., һ.б. Публицистик язмалардан «Үзебез язган китап», «Балаларны яратырга кирәк», «Кеше бул, татар бул», «Татарга җил каршы» һ.б. Гомумән, үз хезмәтләрендә Р.Миңнуллин нәфис әдәбиятне, халык авыз иҗаты һәм сәхнә әсәрләрен, уңышлы җыр, музыканы милләтне тәрбияләүдә көчле чара дип исәпли, үзен борчыган мәсьәләләрне уртага салып, ачык хәлдә чишәргә тәкъдим итә. Әлеге язмалар да аның эшчәнлегенең бер юнәлеше булып, тарихыбызда эзсез калмас кебек. Шулар җөмләсеннән, Дәүләт Советы депутаты сыйфатында ул балалар матбугатын, балалар әдәбиятен һәм балалар китабын саклап калу өчен чыгышлар ясый, халыкара, регионара һәм республика күләмендә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша.

Роберт Миңнуллин – мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм хрестоматияләр, методик әсбаплар авторы. Уку-укыту системасындагы үзгәрешләр, милли мәктәптә тәрбия, аң-белем мәсьәләләре белән тирәнтен кызыксынучы шагыйрь баланы төрле яклап тәрбияләү, китап белән кызыксындыру, эстетик тәрбия һ.б. турында фикер йөртә, методик фикерләре коллектив хезмәтләрдә урын ала. Уңышлы әсәрләрен сайлап, балаларга сыйныфтан тыш уку өчен үзенең җыентыкларын да төзеп бастыра («Хәрефләр бәйрәме», «Күчтәнәч», «Алма бабай», «Сөенсеннәр әле сабыйлар», «Кунакка килегез», «Әни, мин көчек күрдем» һ.б.). Мәгариф өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен ул республикабызның Каюм Насыйри исемендәге бүләгенә дә лаек булды.

Р.Миңнуллин студентлар, республика һәм республикадан тыш мәктәп укучылары белән язучылар арасындагы мөһим багланышны тәэмин итеп торучы үзенчәлекле күпер вазифасын да үти. Нәтиҗәдә, иҗади эшчәнлек, белем һәм тәрбия мәсьәләсе аерылгысыз рәвештә үрелеп бара. Инде менә 15 ел дәвамында аның Казандагы 81нче мәктәпнең ике укучысына ел саен стипендия биреп баруы да, әлбәттә, укучыларны китап белән кызыксындыру чарасы буларак, мактауга лаек.

Р.Миңнуллин яшь, башлап язучыларны тәрбияләү эшендә дә актив катнаша. Шагыйрь озак еллар Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» тапшыруын алып барды. «ТЯГ» каналында бара торган «Китап» тапшыруы – халкыбыз иң яратып карый торган тапшыруларның берсе. Шагыйрь анда китапка мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмияте, татар китабының язмышы турында, язучыларның әдәби мохиттә тоткан урыны хакында кызыклы, җанлы әңгәмәләр, бәхәсләр оештыра.

Роберт Миңнуллин – Г.Тукай әйткәнчә, «... коеп куйган поэт кына түгел, ...общественный деятель дә». «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире, җаваплы сәркәтиб, Татарстан телевидениесендә, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») гәзитендә баш редактор, Татарстан балалар фонды җитәкчесе, Татарстан халык депутаты, Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, Дәүләт Советының мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Бөтенрусия “Татар гаиләсе” фондының идарә рәисе...

Үз вакытында Н.Исәнбәтнең татар халкы өчен башкарган эшчәнлеге «… болар үзләре генә дә тулы бер гыйльми институтның күпьеллык тырыш хезмәтенә торырлык», дип бәяләнгән иде. Роберт Миңнуллинның да 65 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан аның эшчәнлеген күздән кичергәндә, кылт итеп әлеге сүзләр хәтергә килеп төште. Баксаң, Роберт Миңнуллинның да халкыбыз өчен эшләгән эшләре, кылган гамәлләре гаять зур, күпкырлы икән бит.

Без, аның иҗатын яратучылар, бу хөрмәтле шәхесебезгә, милләтебезнең талантлы улына бары тик изге теләкләрдә генә калабыз. Саулык-сәламәтлек, тагын да зур казанышлар телибез.

Ләйлә МИНҺАҖЕВА


Татарстан язучылар берлегенең рәсми сәхифәсе


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013