Кави Латыйп (Кави Таһир улы Латыйпов) 1927 елның 1 маенда Чувашстан АССРның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт шул ук районның Татар Тимәше дигән авылда балалар укыта. 1944 елның көзендә Совет Армиясенә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша, «Сугышчан хезмәтләре өчен» дигән һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Хәрби-политик училище тәмамлап, 1955 елның октябренә кадәр офицер булып хезмәт итә. Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, 1955—1959 еллар арасында башта ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында инструктор, аннары Татарстан Мәгариф министрлыгында инспектор булып эшли. 1959—1962 елларда К. Латыйп Казан телестудиясендә, ә аннаң соң 1978 елга кадәр күп тиражлы газетада редактор вазифаларың башкара. 1978—1982 елларда ул СССР Педагогика фәннәре академиясенең Казан профтехпедагогика фәнни-тикшеренү институтында өлкән гыйльми сотрудник булып эшли. 1982 елның көзеннән — профессионал-язучы хезмәтендә. К. Латыйп —1950 елдан КПСС члены.
К. Латыйпның «Солдат эзләре» исемле беренче шигырьләр китабы 1960 елда басылып чыга. Поэзиядән тыш, әдәбиятның башка жанрларында да актив эшли: балалар һәм яшүсмерләр өчен хикәяләр, повестьлар, очерк, документаль проза әсәрләре яза. Чуваш халкының батыр улы Андриан Николаев турындагы «Йолдыз тапкан егет» повесте, «Мизгел» исемле хикәяләр җыентыгы, гражданнар сугышы чорының легендар герое В. Чапаевның балалык елларына багышланган «Бәләкәй Чапай» повесте укучылар тарафыннан җылы каршы алынды. Поэзия өлкәсендә дә автор китаптан китапка үсә бара. Соңгы елларда язылган шигырьләре образлы теле, тормышчан төгәл детальләре, заманча яңгырашлы фәлсәфи фикерләре белән игътибарны җәлеп итә.
К. Латыйпның шигырьләре һәм аерым проза әсәрләре рус һәм чуваш телләренә дә тәрҗемә ителгән.
К. Латыйп— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Солдат эзләре: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1960.-84 б. 8000. Йолдыз тапкан егет: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 139 б. 9000.
Рең.: Минский Г.— Соц. Татарстан, 1965, 23 март. Умырзая: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 62 б. 7000. Ак карлар: Шигырьләр, җырлар һәм новелла.—Казан: Таткитнәшр.» 1970.—42 б. 4000.
Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1971, № 9, 174 б. Мизгел: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 127 б. 5000.
Рец.: Вәлиев М.—Соц. Татарстан, 1972, 10 дек.
Бәхетле язмыш: Очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—64 б. 2000.
Бәләкәй Чапай: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1982.—87 б. 15 000.
Вакыт канатында: Шигырьләр. [И. Юзеев кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1983.—112 б. 3000.
Краски жизни: Стихи. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1973.— 150 с.г ил. 10 000.
Рец.: Беляев Г. Впервые на русском языке.— Сов. Татария, 1974, 20 янв.
Он нашел звезду: Повесть/Пер. с татар. В. Ухли.—Чебоксары: Чуваш. книгоиздат, 1972.—112 с. 10 000.—На чуваш. яз.
рец.: Юдин В. Яшь шагыйрьнең җыентыгы чуваш телендә.— Соц. Татарстан, 1965, 19 февр.
Аның турында
Нури З. Каләм бизәкләре: Кави Латыйповның тууына 50 ел.—Соц. -Татарстан, 1977, 15 май.
Юзеев И. Кави Латыйпов.—Казан утлары, 1983, № 1, 189 б.
Нури 3. Краски пера: К 50-летию со дня рождения К. Латыпова.— Комсомолец Татарии, 1977, 15 мая.
«Күңел ташкынын мин буа алмыйм...»
Яки
Биш гасыр штрафбатта...
(Кави Латыйп шигъриятенә бер каараш)
Халыкта «Сөйләсәң — сүз, төртсәң — күз», дигән әйтем бар. Нәкъ менә шундый халәтнең корбаны мин бүген. Эш шунда ки, мин үземнең «кәнсәләрский» папкамда (тагын урыс сүзе, шайтан алгыры!) менә бер елдан артык инде «Ватаным Татарстан» гәзитенең 1997 елның 9 маенда чыккан «Әллүки» санының бер битен йөртәм. Кайларда гына булмады ул минем белән бу бер ел эчендә! Ижевскида һәм Мәскәүдә, Ырымбурда һәм Уфада, Алабугада һәм Эстәрлетамакта... Газетаның бу битеннән бер мөллаем зат карап тора. Гүя ул үз басуының бер ызанына баскан да, игеннәренең серле дулкынлануын күзәтә... Кави Латыйп. Шагыйрь Кави Латыйп. Шагыйрьгә җитмеш яшь тулу уңаеннан Гәрәй Рәхим сүз башы белән басылган бу шигырьләр мине укылган минутта ук биләп алган һәм миндә «Бу шагыйрь турында мин мотлак язарга тиешмен!» дигән фикер тудырган иде. Әмма сәяси тормышның көн кызуында кабаланыбрак эзләвемнәнме, мин китапханәмдә Кави Латыйпның бер генә китабын таба алмадым. «Ярар, — дидем мин үз-үземә. — Шагыйрьгә мөнәсәбәтеңне җиткерү, аны тулаем аңлау һәм кабул итү өчен аның берничә, хәтта бер шигыре, бер юлыннан да ләззәт алу җитә. Син бу гәзит битен эш кәгазьләренең арасына сал да, үзең белән йөрт. Форсаты кайда туа, шунда язарсың». Әмма форсаты тумады. Менә мин, кичә төнлә генә Милли Мәҗлесебезнең Уфада үткән сессиясеннән кайтып төшеп, бүген иртән сессия кабул иткән карарларны актарып утырганда, тагын килеп чыкты бу гәзит бите. Мин үземнән-үзем оялдым. Их, әгәр милләт хакына дип керелгән сәясәттән читләшә алсам, бар вакытымны бары тик иҗатка бирсәм, бәлки мин һәр каләмдәшем турында язып өлгергән булыр идем! Алар бит барысы да мактауга түгел, ә җылы сүзгә, хурлауга түгел — ә тәнкыйтькә мохтаҗ!.. Их, бу әдәби тәнкыйтебезнең булмаулары, тәнкыйтьче сыйфатында диссертация язып, академикка, академиктан романистка әйләнүдән килеп чыккан бер күзле әдиплек сасафатлары!...
Яңадан укып чыктым мин Кави Латыйп шигырьләрен. Юк, мин суынмаганмын, чөнки шигырьләр суынмаган. Алар элеккечә мөлдерәмә күзләр белән дөньяга бага. Аларның күзләренә ак та салмаган, май да бөрмәгән. Шигырьләрнең тын алышы тигез, әгәр бераз гына аритмия бар икән, бу — шигърият, мәңгелек дулкынлану аритмиясе. Яшермим, мин Уфадан шактый кызуланып кайткан идем. Чөнки анда башланган Президент сайлаулары дөнья тарихында сирәк кәмит булачак. Габриэль Маркесның Латин Америкасындагы сайлаулар Башкортстан өчен идеал бишеге генә ул. Мине тынычландырды бу шигырьләр. Салкын акыл өстәде. Темалары кайнар булса да, саф, салкын чишмә суы белән сугардылар алар мине. Я, әйтегез, бу безнең байлык, безнең милли байлыгыбыз түгелмени?! Башкалар, ягъни әдипләр, мин инде тәнкыйтьчеләрне әйтеп тә тормыйм, бу шигырьләрне укып та, фикер әйтмичә, ничек түзәләр икән? Казанның бу кадәр түземле булуы кайчан бетәр икән дә, кайчан үтәр икән?! Кави абзыйның шигыренең исеменнән күренүенчә, «Әҗәл кошлары» килеп җиткәчме?
Кошлар оча фронт кыры өстеннән,
һөҗүм башлана тагын өч көннән.
Мин тулы далада.
Кемдер үлә, кемдер исән кала.
Әҗәл исәп-хисап ала.
Минем язмышны да бизмәненә сала....