Бүген Әдипләр: Ләлә Мөхәмәтшина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ләлә Мөхәмәтшина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Ләлә Мөхәмәтшина Ләлә Мисбах кызы Мөхәмәтшина. 1992 елның 23 апрелендә Мөслим авылында туган. Mузыка белән шөгылләнә. Баянда, тальян гармунда, курайда, фортепианода, флейтада матур уйный. Шигырьләре район газетасында даими басылып тора. “Тат нефть”ААҖнең “Рухият” фонды оештырган һәвәскәр иҗатчыларның “Яшь дулкын” исемле җыентыгында да Ләләнең шигырьләре дөнья күрде. Ләлә яшь язучыларның Мөслим районында оешкан Зөлфәт Маликов исемендәге клуб члены.
Яз килә

Җанда бер җиңеллек,күңел тулы шатлык.
Яз килә бит, шуңа хисле мин.
Ык буенда нурлар сибеп балкый
Мөслимкәем, минем Мөслимем.
Җырларда җырланган тугаең бар,
Көзге кебек матур күлләрең.
Урман-болыннарың җыйган,ахры,
Табигатьнең матур гөлләрен.
Ераклардан сайрар кошлар кайта,
Кояш җылы,якты нур сибә.
Туган җирем – газиз Мөслимемә
Шаулап-гөрләп матур яз килә.

Сандугач

Иртән йокыдан торгач та
Күзем төште урамга.
Тәрәзәбезгә кунган да
Сандугач сайрый анда.
Шатлыктан да түгел кебек,
Күзләре тулы сагыш.
Нигә моңлана икән ул
Минем янымда ялгыз.

Карбыз

Иртән йокыдан торуга,
Күзем төште өстәлгә.
Башка ризыклар янына
Карбыз килеп өстәлгән.
Йөрим өстәлне әйләнеп,
Килә кабып карыйсым.
Тәмле, ахры, күренеп тора:
Эче алсу, ярыйсы...
Дөньядагы бар алсулык
Әллә аңа ягылган.
Әби әйтә: “Юын башта,
Марш өстәл яныннан!..”
Үзем туйдым, күзем туйды,
Хәтта камашты тешем.
Үсәр микән бакчабызда,
Утыртсам аның төшен?

Күрше эте

Күршебездә Шарик яши,
Үзе шундый сөйкемле,
Кырын бастырып карасаң
Көлеп тора шикелле.
Төнгә керсәң сузып-сузып,
Озын көйгә моңлана.
Әллә җырлый, әллә елый
Ә күңелгә шом сала.
Эше һәрчак тыгыз була,
Йөри йөгереп кенә.
Мин сезне дә саклыйм, – диеп
Хакын сорарга керә.
Юри әйтәм, сөйли белми,
Юк шул аның телләре.
Күңелдәген аңлаталар
Янып торган күзләре.
“Тагын ни бар? Нәрсә таптың?
Казынасың чүплектә!
Бер өер эт йөри, куркам,
Озат мине мәктәпкә.		

Әнием

Иң кадерле кешем минем,
Әлбәттә, ул – Әнием!
Пөхтәлеккә,чисталыкка
Өйрәткән кешем минем.							 
Әгәр ул өйдә булмаса,
Дөнья да ямьле түгел.
Әнисез көннәр күңелсез,
Ашлар да тәмле түгел.
Төннәрен эшкә киткәндә,
Килә аны үбәсем.
Күп тә вакыт үтми юкса,
Кабат килә күрәсем.
Әниләр гел изге була,
Ә начары кемнеке?
Тик шулай да иң сабыры,
Иң матуры – минеке!
Тормыш йөген ялгыз тарта,
Аямыйча бар көчен.
Кечкенә булсам да аңлыйм:
Яши ул минем өчен.

Әбием

Газизләрдән газиз булган
Иң якын кешем минем.
Дөнья йөзендә берәү син,
Әй яраткан әбием!
Төннәреңне йокламыйча,
Мине карагансыңдыр.
Инде хәзер бераз ял ит,
Бик нык арыгансыңдыр.
Хуҗасыз песиләр
Китерәләр дә ташлыйлар,
Подъезд тулы песиләр.
Озакламый кыш та җитәр,
Бичаралар өшерләр...
Әбекәем миһербанлы:
“Аларны кызганам”,-ди.
“Шул мескенкәйләрне күргәч,
Йөрәгем сызлана”, – ди.

Гөлләрем

Әнием гөлләр утыртты,
Шаулап үссеннәр, диеп.
Менә алар чәчәк атты,
Өебезгә ямь биреп.
Мин аларга сулар сибәм,
Сулмасыннар гөлләрем.
Сезне сөеп, назлап карыйм,
Гөлләрем-бәгырьләрем.					 
Һәрберсенең үз исеме,
Мин яратам ислене.
Соң бит минем үземнең дә
Исемем – гөл исеме.

Күрше әби

Менә шулай Ходай рәхмәтле ул,
Ныклык бирә кайбер кешегә.
Туксан ике яшьлек Гөлчирә әби
Яшәп ята безнең күршедә.
Хәрәкәтчән, һич тә тик торалмый,
Сәламәт ул, ахры,шуңа да.
Тыйнак кына чиләкләре белән
Барып кайта хәтта суга да.
Ләкин менә быел йончып китте.
Катыланды, ди ул колагын.
Без уң яктан торып сәлам бирсәк,
Ул сул яктан бирә җавабын.

Кыш бабай бизәкләре

Күз салдым, бүген уянгач
Үзебезнең тәрәзгә.
Әлбәттә бу аның эше, –
Кыш бабай булган бездә.
Ясаган ул бик күп итеп
Тәрәзәгә бизәкләр.
Араларында бар хәтта
Урмандагы чәчәкләр.
Ул рәсемдә күренеп китә
Кыш бабайның үзе дә.
Аның белән бергә баскан
Кар кызының йөзе дә.
Соклануның чиге булмый,
Күпме карап торсаң да.
Болай матур ясый алмый
Күренекле рәссам да.
Төн чыкканчы хасил булган,
Кыш бабай шундый зирәк.
Өйдә җылы,тышта суык,
Тәрәзәдә – боз-бизәк.

Ялгыз яфрак

Каршыдагы бакчабызга
Күз саламын торгач та.
Ялгыз яфрак эленеп тора,
Бер үзе бер агачта.
Өзелергә исәбе юк,
Сабагы да чергән, югыйсә.
Аның көчен шулай сынагандай,
Ярсып-ярсып усал җил исә.
Ничек итсә итте, бирешмәде,
Каршы торда давыл көченә.
Тиңләп куйдым аны шунда кинәт,
Ихтыярлы, көчле кешегә.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018