Бүген Әдипләр: Наип Лаисов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наип Лаисов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Наип Лаисов
Фәрит Латыйпов
Гасыйм Лотфи
Наип Лаисов
Наип Хәбибназар улы Лаисов 1935 елның 10 августында Татарстан АССРның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннары, күрше Олы Имән авылындагы җидееллык мәктәпне Тәмамлап, 1950—1954 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый. 1954 елның көзеннән 1957 елның июленә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957—1962 елларда Н. Лаисов — Алабуга педагогия институты студенты. Институтның рус-татар филологиягә бүлеген тәмамлаганнан соң, аны рус һәм чит ил едибияты кафедрасында эшләргә калдыралар. Шунда р 1967 елның көзенә кадәр башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы булып эшли.

1967—1970 елларда Н. Лаисов Казан дәүләт университетының татар ндибияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, аны уңышлы гимпмлагач, кандидатлык диссертациясе яклап, яңадан Алабуга педагогия институтындагы эшенә кайта: рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, доцент, филология факультетында декан урынбасары (1971—1974) иям декан (1974—1980) вазифаларын башкара. 1980 елның сентябрендә ул институтның укыту эшләре буенча проректоры итеп билгеләнә. Н. Лаисов— 1958 елдан КПСС члены.
Язучы буларак, Н. Лаисов әдәбият белеменә караган фәнни хезмәтләре һәм одәби тәнкыйть мәкаләләре белән билгеле. Аның Тукай иҗатының лирик эстетик хасиятләрен ачуга, анализлауга багышланган «Лирика Тукая (вопросы метода и жанра)» исемле монографиясе (1976) һәм М. Мәһдиев, Ф. Ганиевалар белән берлектә язган «Әдәбият теориясе» дәреслек китабы матбугатта уңай бәя алды. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Н. Лаисовны күбрәк поэзия проблемалары кызыксындыра. Аның М. Җәлил, X. Туфан, C. Хaким, Р. Харис, М. Шабаев һәм башка шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре теоретик яктан нигезле, дәлилле һәм заманча гомумиләштерүләре белән кызыклылар.
Н. Лаисов—1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әдәбият теориясе. Сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур дәбият: Урта мәктәпләрнең тел-әдәбият укытучылары, студентлар һәм югары класс укучылары өчен кулланма.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 88 б. 1800,—Ф. Ганиева һәм М. Мәһдиев белән бергә язылган.
Лирика Тукая: (Вопросы метода и жанра).— Казань: Таткнигоиздат, 1»7П.— 166 с. 3500.

"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


Мөгаллимнәр остазы

Төрле тарафлардан сынап искән тарих җилләренә каршы торган, халкыбызны аң-белемле итүгә саллы өлеш керткән абруйлы уку йортында лекция бара. Аудиториядә озын буйлы, зәңгәр күзле, бөдрә чәчләренә чал кунган өлкән яшьтәге профессор үзенең аһәңле һәм ягымлы тавышы белән татар әдәбиятының киләчәге турында сөйли. Иртәгә йә берсекөнгә имтиханнар тапшырып, кулларына диплом аласы яшьләрнең һәркайсын күздән кичерә ул. Мөгаен, аларны шул рәвешле мәңге онытмаслык итеп хәтеренә беркетергә телидер. Алар бит кошлар кебек: канат ныгыталар да төрлесе-төрле тарафка юл алалар, югалалар... Хәер, араларында ничә еллар узып та онытмаганнары, нинди урыннарда, нинди Вазыйфаларда эшләп тә олуг ихтирам белән искә алучылары да байтак. Киләчәктә үз язмышын иҗат яки фән эшенә багышлар, халык укытучысына әверелер дигән өмет бирүчеләре дә бар. Әмма күңелдә ниндидер тирән моңсулык. Әйткән һәр сүзен, һәр җөмләсен зур игътибар белән тыңлап утырган кадерле студентларыннан ул моңсулыкны яшереп буламы соң?!. Әнә берсе сорау бирергә дип кул да күтәргән. «Абый, ә Сез без киткәч тә укытачаксызмы?..» - ди, елмаеп. Шушы сорау профессорны тирән уйларыннан айнытып җибәрде: менә нидә икән моңсулыкның сәбәбе! «Ходай сәламәтлек бирсә, күз күрер әле...» - дип җаваплады ул. Ә күңеле янә уйлар дәрьясына чумды. Әле кайчан гына ул да шушы уку йортын тәмамлап, диплом алып чыккан иде. Яшьлек дигәнең узган да киткән... Институт бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәненә дә ярты гасырдан артык вакыт үткән ләбаса!.. Соңгы курс студентлары белән хушлашу һәрчак шундый дулкынландыргыч. Ләкин көзен тагын яңа студентлар килә. Үзләре белән яшьлек рухы алып килә. Аларны чын шәхесләр, миллөтпәрвәр белгечләр итеп тәрбияләү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.

Филология фәннәре кандидаты, профессор Наип Хәбибнаҗар улы Лаисов Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Туган авылында башлангыч, Олы Имән авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия училищесында укый. Өч ел армия хезмәтендә булып кайткач, 1957-1962 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә белем ала. Шуннан бирле аның тормыш һәм иҗат юлы гомерлеккә шушы югары уку йорты белән бәйләнә. Уку - энә белән кое казу, дигән борынгылар. Наил Хәбибнаҗар улының фән юлына кереп китү тарихы да бик гыйбрәтле.

«Әти белән әниемнең гаилә корып яши башлаулары болгавыр елларга туры килә, - дип хәтерен яңарта галим. - Бабам белән әбием коеп куйган байлар булмаса да, утызынчы еллардагы кампаниягә эләгәләр һәм алар-ны, йорт-җирләрен, келәтләрен колхозга тартып алып, балалары белән бергә сөргенгә озаталар. Ә кызлары Мөсәббихәгә гади крестиян гаиләсендә туып-үскән Хәбибнаҗар исемле егет күз атып йөргән була. Әлләни чибәрләрдән саналмаса да, кыюлыгы чын ир-егетләрнекечә икән.

- Мөсәббихә, чит җирләрдә тинтерәп йөрисең килмидер бит... Чык миңа кияүгә. Йорт салырбыз, балалар үстерербез, - дип, кызны үзенә кияүгә чыгарга ризалаштыра. Гаиләдә без биш бала - ике кыз һәм өч ул үстек. Мин 1935 елның җәендә, урак өстендә туганмын. Хуҗалыкта янгын чыгу сәбәпле, метрикам сакланмаган. Шифаханәдә туган көнемне якынча 10 август дип билгеләгәннәр. Гәрчә урак өсте июльнең икенче яртысында башланса да...

...Дөньялар бераз тынычлангач, бабам белән әбием авылга әйләнеп кайтты. Алар кечкенә мунча кебек йортта гомер итте. Улларының икесе Бөек Ватан сугышында катнашты. Ә төпчек уллары хәрби хезмәткә киткәнче безнең гаиләнең төп терәге булды. Әти сугышка алынгач, әнинең берүзенә генә безне үстерү бик авыр булыр иде. Икетуган абыебыз печән һәм утын әзерләргә, бәрәңге үстерергә ярдәм итмәсә, без ачлык-ялангачлыктан интегер идек. Бәхетебезгә, абыйны армиягә сугыш тәмамлангач кына алдылар.

Бабам язгы ташулар чорында вафат булды. Аръяктагы фермага эшкә чыкканда, аның аты елга уртасында егылган. Атны торгызмакчы булып азапланганда, үпкәсенә салкын тидергән... Әнием саф мөселман традицияләрендә тәрбияләнгән, бик диндар кеше иде. Яшереп булса да, намазын укыды. Безгә дә догалар өйрәтте. Ни хикмәттер, авылда иман йорты мин башлангычта укыган дәвердә дә бар иде әле. Мәчет безнең йортка урам аша гына урнашкан. Көннәрнең берендә махсус кешеләр килеп, аның манарасын кисеп төшерде. Авыл өстендә кара багана булып тузан өермәсе күтәрелде. Бу вакыйганы иң авыр кичерүче, иң күп яшь түгүче, мөгаен, әниебез булгандыр...

Әтием укымышлы кешеләргә мөкиббән киткән киң карашлы, тапкыр зиһенле авыл кешесе иде. «Эх, укый алмадым шул, укый алмадым... Сине, улым, соңгы әйберемне сатып булса да, гыйлемле итәрмен», дип офтана иде ул. Урта белеме булмау аркасында гына, ул хуҗалык җитәкчесе булмый калды.

Сугышка кадәр бригадир булып эшләгәнлектән, аны сугышта азык-төлек олаулары өчен җаваплы кеше итеп билгелиләр. Әти сугыштан 1947 елда гына кайтты. Ул бик тә аралашучан иде. Кая гына барса да, яңа кешеләр белән таныша, яңа дуслар таба. Аларны кыстый-кыстый кунакка чакырып кайта. Шундый бер хәл истә калган. 1948 ел. Әти, кайдадыр очратып, замандашын кунакка алып кайткан. Дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, сугыштан исән кайту хөрмәтенә «хәрби йөз грамм» белән тамак чылатырга уйласалар, өйдә «бернәрсә» дә калмаган. Ә бит «кичәге солдат»ны чәй белән генә сыйлап җибәрү бик үк килешеп бетмәс иде. Шуңа күрә ул, замандашының күңелен күрәм дип, кырынгач сөртергә дигән «Тройной»ны башлады.

Кешеләргә һәрчак игелекле, киң күңелле булгангадыр, әтинең гомере озын булды». Наип әтисенең өметләрен аклый. Мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлап, Минзәлә педучилищесына имтиханнарсыз кабул ителә. Ата кеше бик нык куана. Кайткан саен бәрәңгесен, икмәген төяп, Минзәлөгә ат белән илтеп куя. һәрдаим: «Улым, халыкара хәлләр ничек, уку йортыгыз иминме?» - дип белешеп тора. Наип курста профсоюз комитетын җитәкли, драмтүгәрәккә йөри. Училищены яхшы билгеләргә генә тәмамлый.

1954 елда Наип Алабуга педагогия институтының рус-татар бүлегенә имтихан тапшыра. «Ни генә дисәң дә, авыл малае авыл малае инде, - дип искә ала ул чакларны Наип абый. - 30 августта хәрби комиссариатка чакыртып алдылар. Шул чакта: «Мин инде укырга кабул ителдем», дип каршы торсам, мөгаен, калдырырлар иде. Ә мин, бер сүз әйтмичә ризалашып, өйгә кайтып киттем. Чәчемне алдырып мунча кердем дә икенче көнне котомкамны асып хәрби хезмәткә киттем. Безнең дәвердә бит патриотизм да көчле иде. Өч ел Батумида хезмәт итеп кайткач, институтка элек тапшырган имтиханнарым нәтиҗәсе буенча кабул иттеләр.

Алабугага укырга барам дигәч, әти көрсенеп: «Тагын Китәсеңме, кайчан эшли башлыйсың инде?» - дип сорады. Аның мине авыл хуҗалыгы җитәкчесе итеп күрәсе килә иде...»

Институтта уку дәверендә дә Наип үзен тырыш һәм җаваплы студент буларак таныта. Ленин исемендәге стипендия алып укый. Икенче курстан башлап комсомол оешмасын җитәкли. Ә 1958 елда Казакъстанга чирәм җирләр үзләштерергә җибәрелүче студентларга җитәкче итеп билгеләнә. 140 студент өч ай дәвамында зур хезмәт куя. Егетләр һәм кызлар басудан кайткан ашлыкны икешәр, ә кайчакта өчешәр смена рәттән элеваторга озаталар, йөзләгән тонна печән әзерлиләр, төзелешләрдә катнашалар. Наип Ләисов шундый эшчән коллектив туплаган һәм аның белән җитәкчелек иткәне өчен ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы һәм «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» исемле күкрәк билгесенә лаек була. Шул ук елны аны партиягә кабул итәләр.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Моның шулай икәнен Наип абыйның үз сүзләре дәлилли: «Безгә әти-әнинең иң яхшы сыйфатлары күчкәндер. Алар безне хезмәт сөяргә өйрәтте. Без, иртәнге алтыда торып, мал-туар карыйбыз, бакчада эшлибез. Мәктәптә кыңгырау шалтырагач, беренче дәрескә йөгерәбез. Студент чагымда исә пристаньда капчык ташыдык. Ә ял көннәрендә авылга кайтып колхоз эшләрендә катнаша идек. Апам белән сеңлем Ижау заводларында хезмәт куйды. Бер энекәшем КАИны, ә икенчесе авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады.

...Институтта укыганда мин, нигездә, җәмәгать эшләре белән мәшгуль булдым. Куе бөдрә чәчле, озын буйлы егет идем. Күз атып йөрүче кызлар шактый булган икән. Ә мин, ташбаш, бар дөньямны онытып, комсомол эшләре буенча чабып йөргәнмен...»

Ректор К.Ф.Тьюнова алдынгы студентка институтта калырга, аспирантурага керергә тәкъдим итә. Наип ризалаша. Аны рус теле һәм чит ил әдәбияты кафедрасына ассистент итеп алалар. Рус телен бик яхшы белсә дә, аралашу тәҗрибәсе булмаган егеткә кафедра мөдире, танылган кырым-татар шагыйре Кәрим Рәшид улы Рәшидов (Җаманаклы): «Авыр булса да, өйрәнерсең, энем. Без дә өйрәндек», - дип, үз нәсихәтен бирә. 1967 елда Наип КДУ аспирантурасына кабул ителә.

«Институт тәмамлагач авылга кайтачагыма да өмете бар иде әтинең, - дип, тагын хатирәләргә бирелә галим. «Шулай итеп, белем дә алдың инде. Эшкә кая барырга җыенасың?» - дип сорады ул миннән. Шунда укытырга каласымны белгәч, горурлангандай итеп: «Ә-ә-ә, хәзер үзең укытачаксыңмы-ни?!.» - дип елмайды. Фән кешесенә элек тә авыр иде, хәзер дә җиңел түгел... Күп вакытың китап укып, язып-сызып үтә. Өстәвенә, яшәү шартлары да ташка үлчәрлек. Бервакыт әти миңа: «...Торган җиреңне күреп китим әле, ничек гомер итеп ятасың икән?..» - дип хат язды. Без, дүрт педагог, институтның беренче катындагы кечкенә аудиториядә (без аны «каморка» дип атый идек) гомер итәбез. Әти килгәч карап-карап торды да: «ВУЗ укытучысы башың белән шушында яшисеңме? Оят бит инде бу...» - диде. Ә мин исә: «Әти, биредә мин генә түгел, галимнәр дә яши», - дип акланган булдым. Хәзер исә, ничек кенә булмасын, ул чакларны сагынып искә алам». Наип Хәбибнаҗар улы 1970 елның декабрендә «Тукай лирикасы (метод һәм жанр мәсьәләләре)» дигән темага диссертация яклаганнан соң, Алабугага кайта. 1970 елның сентябреннән 1971 елның мартына кадәр рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, 1971 елның мартыннан 1980 елның сентябренә кадәр шушы ук кафедрада доцент булып эшли.

Бөек шагыйребез иҗатының лирик-эстетик хасиятләрен ачуга, анализлауга багышланган «Лирика Ту-кая (вопросы метода и жанра)» исемле монографиясе (1976) һәм М.Мәһдиев, Ф.Ганиева белән берлектә язган «Әдәбият теориясе» дәреслек китабы (1979) матбугатта уңай бәя ала. Аның шулай ук «Әдәбият теориясенә кереш» (биш автор белән берлектә, 1987), рус һәм татар телләрендә «Г.Тукай. Очерк жизни и творчества» (1986), «Русско-татарские литературные связи» (1994), «Шигырь төзелеше» (2005), «Поэзия Тукая в переводах» (2002), «Татар язучылары - Алабугада» (2008) исемле китаплары да зур кыйммәткә ия. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Н.Ләисовны күбрәк поэзия проблемалары кызыксындыра. Аның М.Җәлил, Х.Туфан, С.Хөким, Р.Харис, М.Шабаев һәм башка шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре теоретик яктан нигезле, дәлилле һәм заманча гомумиләштерүләре белән кызыклы. Шушы саллы хезмәтләре өчен аны 1984 елда СССР Язучылар берлегенә кабул итәләр.

Яшь галимнең планнары тагын да зурдан була. Ул XX гасыр башы татар поэзиясен өйрәнергә ниятләп шактый материал да туплый. Әмма озак еллар дәвамында педагогик һәм фәнни эшне административ эш белән бергә башкару гына фәнни эзләнүләрне тулы куәтенә алып баруга комачаулый. Егәрле атка йөкнең авырын тарттыралар бит; һәр эшкә ихлас караучы Наип Хәбибнаҗар улына да җаваплы Вазыйфаларны табып кына торалар. 1971-1989 елларда ул филология факультетында декан ярдәмчесе, декан булып эшли. Ә 1980 елның сентябреннән 1989 елның июль аена кадәр уку-укыту эшләре буенча проректор Вазыйфасын башкара.

1989 елда югары уку йорты коллективы тәкъдим ителгән биш галим арасыннан аны ректорлыкка сайлап куя. Шул рәвешле, Н.Ләисов 1989 елның июленнән 2000 елның июненә кадәр Алабуга педагогия институты ректоры булып эшли. Алтын таулар вәгъдә итмәсә дә, үз хезмәтенә ул искиткеч намус белән карый. Наип Хәбибнаҗар улы җитәкчелек иткән дәвердә институтның материалъ-техник базасы ныгытыла, яңа белгечлекләр булдырыла, уку йортында аспирантура һәм басмаханә, Лениногорск каласында институтның яңа факультеты ачыла. Ә Чаллыга «башка чыккан» башлангыч класс, рәсем-сызым укытучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче тәрбиячеләр әзерли торган факультетлар мөстәкыйль уку йорты оешуга нигез була.

Озак еллар дәвамында Наип Хәбибнаҗар улы белән бергә хезмәт куйган галим, шагыйрь Рәхимҗан Гайсин болай дип искә ала: «1979 елда Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин мине аспирантурага чакырды. Ләкин ул елны урын булмау сәбәпле, Ибраһим ага миңа Алабуга инсти-тутынаэшкә барырга киңәш итте. «Анда Наип исемле шә" кертем укыта. Ул бик тә укымышлы һәм кешелекле. Киңәшләр сорап аңа мөрәҗәгать итә аласың», - диде. Чыннан да, бу шәхес белән мин тиз арада дуслашып өлгердем, кирәк чакта аның ярдәменә таяндым.

Ул идарә иткән 1989-2000 еллар авыр чорга туры килсә дә, Наип Хәбибнаҗаровичның тырышлыгы аркасында ВУЗда һәрчак кешелекле атмосфера хөкем сөрде. Коллективтагылар үзара аңлашып эшләде. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Ул зыялы һәм шул ук вакытта гади, киң күңелле шәхес. Моның сәбәбе аның үз чорында дан тоткан Минзәлә педучилищесындаукуы, соңрак КДУда И.3.Нуруллин, Н.А.Гуляев кебек корифейлардан гыйлем алуындадыр... Ә инде гади авылдан чыгып, танылган талим булуы һәм югары уку йорты ректоры дәрәҗәсенә ирешүе - зур батырлык».

1996 елда Н.Ләисовка профессор дәрәҗәсе бирелә. 1994 елның маеннан 2000 елның сентябренә кадәр ул ректорлык Вазыйфасын татар филологиясе кафедрасы мөдирлеге белән бергә алып бара. Татар әдәбияты кафедрасын ул 2005 елның маена кадәр җитәкли. Шулай ук Алабуга халык депутатлары советының өч чакырылыш (1990-2004) депутаты итеп сайлана. 1992 елдан алып Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлекчәсен җитәкли.

Наил Хәбибнаҗар улы Лөисов Алабуга дәүләт педагогия институтында (2003 елдан - педагогия университетында) эшләү дәверендә «РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы» (1977), «СССРның югары белем бирү өлкәсендәге уңышлары өчен» (1984), «Россия Федерациясенең югары профессиональ белем бирүче мактаулы хезмәткәре» (1999), «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» (2009) исемле күкрәк билгеләре, әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ТАССР Югары Советы Президиумы (1986) һәм Татарстан Республикасы (1995), Россия Мәгариф министрлыгы (2000) Мактау грамоталарына, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» (1993) дигән мактаулы исемгә лаек була.

Наил Хәбибнаҗар улын хезмәттәшләре дә, студентлары да якын кешеседәй хөрмәт итә. Ул һәрчак оптимист рухлы. Бакчада эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә ярата. Шуңа күрә дә, сигезенче дистәсен кууга карамастан, картлыкка бирешергә җыенмый. Әле күптән түгел институт күләмендә укытучылар арасында узган чаңгы ярышларында беренче урын яулавы моны тагын бер кат раслый.

Бүгенге көндә Наип Хәбибнаҗар улы студентларга «Әдәбият теориясе», «XX гасыр башы әдәбияты» һәм «Әдәби төбәкне өйрәнү» фәннәрен укыта. Галимнең бүгенге яшьләргә карата үз мөнәсәбәте, үз фикере мондый: «Безнең чор белән чагыштырганда, яшьләр хәзер артык кыю. Аларның ничек итеп киенүләре, үз-үз-ләрен тотышлары кайчак гаҗәпкә калдыра. Мәсәлән, мин, аудиториядән чыкканда, еш кына коридорда тәрәзә төбендә яки баскычта үбешеп торган егет белән кызны очратам. Алар, мине күреп: «Исәнмесез, абый!» - дип, берни булмагандай кычкырып исәнләшә. Болар җәмгыятьтәге тискәре факторлар йогынтысы, дип уйлыйм. Аннары, алар безнең кебек михнәтле заманда яшәп карамаган бит. Әмма теләкләре булса, кулларыннан гөл коялар! Бары тик алар белән уртак тел таба, эшнең хасиятенә төшендерә белергә генә кирәк».

«Тормышта иң төп, иң ныклы терәгем - гаиләм», - ди Наип абый. Тормыш иптәше Ира Әхәт кызы Мөслим районыннан икән. Татарстанның атказанган табибәсе, бүгенге көндә лаеклы ялда. Аларның бергә гомер итүләренә быел 45 ел. Кызлары Алсу һәм кияүләре Ренат та табиблар. Ә оныклары Рөстәм белән Айдар - тату гаиләнең иң зур куанычы.

Фидаил МӘҖИТОВ.
"Мәйдан" № 8, 2010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018