Бүген Әдипләр: Фәхретдин Лаеши
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәхретдин Лаеши

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәхретдин Лаеши
Фәхретдин бине Мифтахетдин-Газани вә Болгари вә Лаеши 1839 елда Казан губернасы Лаеш өязе Югары Елга авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, атасы аны Казанга, Шиһап Мәрҗани мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Укуын тәмамлагач, 1861 елда, авылдашы Гарифның димләве буенча, ул Күкчәтау ягына китә. Дүрт ай дигәндә Кызылъяр (Петропавловск) шәһәренә килеп җитә. Бу шәһәрдә эш тапмыйча, сәфәрен дәвам итә һәм Бурабай тирәсендәге Алымбай дигән бер бай авылына туктап, балалар укытырга кала. 1866 елда авылына кайта, солдатка алына. Сигез ел солдат хезмәтен үтәгәннән соң, гаиләсе белән Күкчәтауга күчеп килә, шунда балалар укыта, иҗат эшенә дә керешә.
Ул, нигездә, дастан әдәбияты традицияләрендә иҗат иткән шаыйрьләрдән. Шагыйрьнең унга якын әсәре булганы мәгълүм. Шулар арасында «Хәятел-хайванат», «Казан тарихы», «Дөнья тарихы», «Дөньядагы гыйбрәтле һәм кызыклы вакыйгалар» кебек проза белән язылган кулъязмалары, «Сәетбаттал», «Җиһаншаһ вә Шәмсебану», «Шаһмаран» кебек кыйссалары, «Баштан кичкәннәрем» дигән автобиографик поэмасы бар.
«Баштан кичкәннәрем» дигән зур күләмле әсәре биографик характерда, әмма тулы сакланмаган. Ф. Мифтахетдин улы бу әсәрен бәет алымында башлый:

Сигез йөз алтмыш беренче ел ирде,
Июнь егерме дүртенче көн ирде.
Дүшәмбе көн сәфәр кылдым мин җиремдин,
Бичара, аерылып киттем шунда илемдин —
Фирак булдым Сәхибҗамал җарымдин,
Уналты көн генә торып, аерылдым андин...

Поэма 1861 елгы реформадан соң татар крестьяннарының тормышын сурәтләве белән дә кызыклы. Поэма, бәетләрдәгечә, лирик герой тарафыннан сөйләнелә. Бу аның уй-хисләрен тирәнрәк тоярга мөмкинлек бирә. Менә герой өенә кайтып керә:

Өйгә керсәм, у вакыт казан төшкән,
Самавыр кайнап чыгып, чәй да пешкән.
Җайлы дәстәрхан да салуылы тора,
Түгәрәкләп туганнар бары утыра.
Гариб атам, бер якка уйга калып,
һичкем белән сөйләшми утыра.

Әсәр тормышчан детальләргә бик бай. Шагыйрь кырыс солдат тормышын, казарма тәртипләрен оста сурәтли. Лирик герой, укучыга турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, солдат язмышының бөтен авырлыгын сөйләп бирә:

Катар-катар тегелгән йитмеш чатыр,
һәркайсында унҗидешәр солдат ятыр.
Катарларның сыртында солдатларны Алып чыгып, мылтык менән уйнатып тор»..
Унөч кадак мылтык бирде кулымызга,
Кара каеш бугызды билемезгә...

Сакланып калган бүлекнең соңгы строфаларында автор Сәхибҗамалын искә төшерә, күңелендәгесен «мәглүм кылмаса» Да, эченнән «моң-зар кылып» сабыр итүен сурәтли:

Сабыр кылмый җылый бирсәм әгәр,
Дивана диярләр иде мин фәкыйрьгә.

Поэманың сакланып калган өлеше шунда өзелә. Алга таба? Фәхретдин бине Мифтахетдин, Пенза шәһәрендә озак еллар хезмәт итеп, Күкчәтауга кайтуы турында язган.
Күренә ки, Ф. Мифтахетдин натурализмга тартым реалистик әсәр иҗат иткән. Традициягә ияреп, ул бу поэмасын да «кыйсса» дип атый.


©Татар әдәбияты тарихы, 2нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018