Бүген Әдипләр: Ленар Хамматов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ленар Хамматов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
Ленар Хамматов
ФИО: Хамматов Ленар Гәбделфәртович
Туган көн: 1993 елның 26 октябре
Туган як: Арча, Хәсәншәех
Уку/эш: лицей №2
Ниләр язасың: шигырь, проза
Кайларда басылганы бар: район газетында
Синең өчен иҗат - ул: хобби
Иҗатка этәргеч кем/нәрсә булды: “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесе
Нәрсәне үзгәртергә телисең: дөньяны, мөмкин булса
***

Татар халкы көлә белеп яши 
Тетрәндереп яши җиһанны 
Ләкин арабызда бар шундыйлар: 
Аермыйлар актан караны. 
Концерт бара, шунда бер юморист, 
Мәзәк сөйләп кеше көлдерә, 
Тамашачы суырып барбарис 
Попкорн ашап, нидәндер көлә. 
Мәзәк сөйли: аракыны бүген 
Куып булса да эчә ди, халык. 
Милиция, эчәргә, күршенекен 
Талап алды – кайда соң хаклык? 
Хәтта мишәр: “татар”диеп әйтте 
Халык санын алган вакытта. 
Ә безнеке татарлыгын түгел 
Хәтта телен инде оныта. 
Ата-ана хәзер беркем түгел 
Безнең яшьләр бүген эш куша.
Ата-ана түгел, киресенчә, 
Тәрбияли бала, орыша. 
Тик чын татар мондый түбән түгел 
Биек кыяда ул, зур үрдә, 
Ләкин кыяның да үз серләре, 
Кирәк икән менә белергә. 
Уян әле татар, әйдә уян, 
Мин әйтмимен тирән йокыдан. 
Тик төш күрдем, татар хәтта 
Рәсәй картасында юк сыман.

*  *  *

Китап алдым кулга, сабый кебек,
Тырышамын укып китәргә.
Тик нигәдер таныш хәрефләр дә
Буталалар минем күзләрдә.
Я булмаса укыйм, тик нәрсәне?
Нәрсә язган –  аңлау бик кыен.
Минем күңел инде карайган шул:
Төтен, шәраб һәм төнге уен...
Сукыр мин – яхшылыкны күрмим.
Чукрак та мин, телсез күке дә
Ак буяулар житмәс бетерергә
Кара тапны минем күңелдә.
Йортсыз калу әле берни түгел,
Ни булыр соң, китсә дуслар?
Хәтта кошларның да, сайрыйм дисә,
Кочагына алучы таллары бар.

БЕЗНЕҢ СӘХНӘ 

Залда тамашачы тулы тора, 
Башлана бездэ Татар җыры. 
Сәхнә өчен көн дә бара көрәш, 
Әйтерсең лә чын сугыш кыры.
Җырлый алар: мин яраттым сине 
Узды инде хәзер мәхәббәт, 
Тик килмә син бүтән яннарыма, 
Синнән башка миңа бик рәхәт. 
Я булмаса: әткәй котлыйм сине 
Яки: әнкәй туган көнең бит, 
Ләкин шунысы бар: кайта алмыйм, 
Кичер мине бер үк, гафу ит 
Я булмаса юлда ауган каен 
Кайталмаган авыл читендә. 
Оят баскач бер кайта ла ул 
Яңа суйган үгез итенә. 
Монысына түзеп була әле, 
Хәзер кеше җырны тыңламый. 
Чыккан рәвеш, кигән кием белән 
Җырчы үзе җырны тыңлатмый. 
Төнге клублар хәзер ник ябыла? 
Нигә соң хәзер юк андый җирләр? 
Шәрә ботлар карарга дип бүген 
Зал тутырып концерт карый ирләр. 
Ким дигәндә җитмеш мең, ди 
Биш минутлык клипка. 
Бер клип һәм син текә йолдыз 
Җитмеш мең очмый юкка.

*  *  *

Шигьри юллар, кая илтә алар? 
Кагыйдәсе аның соң кайда?
Кемгә карап үзгәрә бу донья?
Чыктык чиктән, бу соңгы бусага.

Яшь кеше мин, картаясы килми,
Үтә яшьлек – көннәрем дә кими.
Бәлки аңламам тормышның серләрен...
Тик яшәү мәгънәсен үлгәнче эзләрмен...
Табармын эзләрен...

*  *  *

Якташ диеп әйтер идем – якташ тугел,
Дустым диеп әйтсәм әгәр-синең күнел
Кабул итмәс мине, рәнҗеттем бит,
Рәнҗетте бит ялгыш кына әйткән сүзем.

Сүзләр бик күп, үлчәп әйтер вакыт җитте,
Укны аттың, ә соң ул ук очты китте
Куыр идем әйткән суземнең артыннан,
Мөмкикн булса,хәер, тизлеге бик көчле.

Бәлки газап утында янасыңдыр бүген,
Ничектер моңсу да, күңелле дә бу көн.
Барсы да кушылган, әйтерсең лә томан,
Томан түгел шул бу, бу бары бер ялган

*  *  *

Мин бит сине гомерлеккә диеп,
Сайлап алган яр дип уйладым,
Син китсәң дә мин бит әле сине 
Яратудан һич тә туймадым

Сизми калдым сине югалтуны,
Мәхәббәткә артык ышандым.
Эх, белмәдем, иркәм. Ник белмәдем
Хыянәткә синдә юл барын?

Киләчәкне өметләнеп көттем,
Хыял дәрьясына мин чумып.
Канатланып көттем жаным сине,
Тик учактан чыктым мин туңып.

ТАТАРСТАН

Хәтерлимен гәрчә әле яшь булсам да
Ничек итеп чәчәк атканың.
Изүләрдән чыгып бүген менә 
Горур атлап йөри татарың.

Исеңдәме, ничек итеп сине
Изеп-таптап, тибеп йөрттеләр?
Тарих китабының битләреннән 
Укып хәтта үкси йөрәкләр.

Кем күтәрде сине, һич онытма,
Кемнәр синең өчен баш иде,
Шул ук шагыйрь, мескен җанпәрвәрләр,
Аларга һич ару тимәде.

Күпме генә эзләсәмдә, синнән якын
Таба алмам бер җирне дә, син бит алтын.
Син бит минем өчен җырлы бишек,
Күккә алып менүче син нурлы атым

*  *  *

Ничек яшим - шундый сорау 
Бирдем әле үземә.
Тормыш авыр, һәм мин әйтәм:
"Түз йәрәгем, түз генә".

Кай тарафка син карыйсың?
Кай тарафта уйларың?
Инде тарих булып бара 
Атлаган адымнарың.

Җанны тырный, күңел кайный
Мин үземнән үзем сорадым,
– Әй син, – дидем, – кайдан килдең
Һәм кайларга илтә юлларың.

Динле тормыш - тыныч тормыш
Ә динсезе – ул сугыш.
Ничек язган бара язмыш,
Язмыштан юктыр узмыш.

ТӘҮБӘ

Иелгән башны кылыч кисми, диләр.
Башны иям Синең алдыңда.
Атлаганда алга таба куркып торам
Тәүбә ишекләре каршында

Йөгереп килеп шушы ишекләрне
Куллар канаганчы шакыйсы...
Гөнаһларның монда кертмәгәне
Әйтегезче миңа - кайсысы?

Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013