Бүген Әдипләр: Ләйсән Гобәйдуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ләйсән Гобәйдуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Ләйсән Гобәйдуллина
Ләйсән Гобәйдуллина Казан федераль университетында укый. 1989 елның 6 февралендә туган.

Сабакташлар

Быел сабакташлар сабантуйдан соң мәктәп тәмамлауга 30 ел тулу көнен билгеләргә сүз куешты. Авылда калучылар бик аз булса да Русия буенча сибелеп яшәүче сыйныфташлар тиз тапты бер-берсен. Кесә телефоны заманы бит хәзер. Себергә дә, Сочига да, Германиягә дә “ә” дигәнче хәбәр барып җитте.
Сәлимә Мәскәүдә яши. Әти-әниләре янына елына бер-ике тапкыр кайтып әйләнсә дә, күп сабакташларын байтак вакыт очратканы юк. Кайберсен мәктәп тәмамлаганнан соң бер дә күрмәде әле ул. Авылдан еракта яшәсә дә, сыйныфташларын җыйнауны үз өстенә алды Сәлимә. Телефон номерларын табып бирделәр. Барысы белән дә диярлек шалтыратып сөйләште. Узачак очрашуның планын төзеде.
Үз предприятиесе булгач, эше бик җаваплы шул Сәлимә Әнвәровнаның, финанс мәсьәләләрен дә күздән ычкындырырга ярамый, чит ил кунаклары да килгәләп тора. Бизнес заманы бит. Хәер, заманында физика-математика фәннәре буенча диссертация яклаган, аннан юридик һәм икътисад белеме алган, чит телләрне яхшы өйрәнгән, бар якка да булган Сәлимә югалып кала торганнардан түгел. Коллективында да үзе кебек җаваплы, тырыш кешеләр эшли аның. Йөзенә кызыллык китермәсләр.
Егерме сәгать эчендә авылына якындагы станциягә поезд белән кайтып җитте ул, самолетка билет та алып тормады. Бу юлы да уңайлы поезд, чиста, матур купе туры килде аңа. Бәхеткә, купеда аның янында бер генә студент бара. Анысы да сөйләшми, имтиханга әзерләнә ахры, туктаусыз укый да укый.
Ыргылып алга чапкан поезд тәрәзәсеннән вагонга бөркелеп җәйге һава керә, июнь яшеллеге күзләрне иркәли. Ихтыярсыздан яшьлекнең иң матур мизгеленә — 17 яшькә әйләнеп кайтасың. Мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлауга да 30 ел узган. Ә күңел һаман да япь-яшь. Килә, бик килә аның сабакташлары белән күрешәсе. Тик менә Германиядә яшәүче Зәлидә генә кайтырга вәгъдә бирмәде. Югыйсә, аны акчага аптырамый, диләр. Виза-фәлән белән дә кыенлык юк, теләсә-кайсы илгә чыгып йөри алам, ди үзе. Ә бит Зәлидәнең инде 30 ел авылына кайтканы юк. Әти-әнисенә хаты килеп тора, абыйларына шалтыраткалый да, диләр. Имеш, Зәлидә авылга кайтмаска ант иткән.
Шул хакта уйланып, вагон тәрәзәсеннән карап барганда, кинәт болытлар кабарып, күк күкрәп, җәйге җылы яңгыр ява башлады.
Сәлимә тагын хатирәләр чоңгылына кереп адашты. Зәлидә чемоданын күтәреп, елый-елый авыл капкасыннан чыгып киткәндә дә шундый яңгырлы көн иде бит. “Кая бара бу бала койма яңгырда?” — дип күпләр аптырап калды.
Ә бит Зәлидә Зәнифне өзелеп ярата иде. Армиядән дә көтеп алды ул аны. Чыгарылыш кичәсендә дә бергә биеп-җырлап йөрделәр. Авылдашлар авызыннан, Зәлидәнең әниләре бу дуслыкка каршы, икән, дигәннәре ишетелде. Еллар узгач, Зәниф башкага өйләнде, ә Зәлидә кайтып күренмәде. Әти-әниләре, абый-җиңгәләре өзелеп-өзелеп хат язсалар да, күңеле эремәде аның. Кайдадыр Казан ягында укып белем алды, аннан ире, гаиләсе белән чит илгә үк чыгып киткәннәр.
Кеше язмышлары төрле-төрле шул. Кайчандыр Сәлимә дә, Зәлидә дә җитезлек, уңганлык белән сыйныфтагы башка кызлардан аерылып тора иде. Басуда колхоз бәрәңгесен җыйганда Сәлимә иң яхшы күрсәткечләр өчен җан-фәрман тырышыр иде. Бер елны кулдашы Зәлидә чирләп китте дә бәрәңге алырга йөри алмады. Сәлимәгә икесе өчен дә тырышырга туры килде. Көненә 70әр чиләк бәрәңге җыеп тапшырды ул. Кайберәүләр “капчык җитмәде”, “тырнак астына бәрәңге керде”, “өйдә дә бәрәңге чүплисе бар әле”, дигән сылтау белән төш авышканчы чиләкләренә утырып, көне буена капчык өстендә 12 чиләк бәрәңге җыеп тапшыру белән канәгатьләнәләр иде. Ә бит укытучы һәр чиләкне язып бара. Барысыннан да күп җыйсаң — нинди күңелле! Сәлимәдә кечкенәдән фидакарьлек көчле иде шул. Укуда да, эштә дә ул беренчелекне бирмәскә тырышты. Сыйныфташлары кырын караса да, эшлексез төркемгә кушылмады. Йөк машинасы белән капчык китерсәләр, иң беренче йөгереп барып, күбрәк капчык алып калырга тырышты. Трактор чыгарып киткән бәрәңге бетсә, алдагы рәтләрдәге сабакларны йолкып чиләген, тутырып куя торган булды. “Карале, ничек комарлана? Дәү әтисе кулак булган бит аның!” — дип, кайберәүләр хәтта күралмас булды тырыш кызны. Сәлимә ел да шулай тырыша, ел саен башкалардан икеләтә күбрәк бәрәңге җыеп тапшыра. Укытучы бөтен мәгълүматны колхоз бухгалтериясенә түкми-чәчми тапшырса да, Сәлимәнең бәрәңге акчасы икеләтә күп чыкмый чыгуын, ләкин башкалар 20-23 сум алганда Сәлимәгә 30 сум алу бик күңелле була. Ике елныкын бергә кушып, 7 сыйныфны тәмамлагач, ялт итеп торган “Урал” велосипеды сатып алды ул. Быел җитеп килгән кызның бәрәңге акчасына чәшке якалы пальто аласы килә. Бераз акчасы бар инде аның, калганын әниләре бирер. Шуңа нык тырышып эшли ул. “Әни, бүген 72 чиләк бәрәңге тапшырдым, 15 капчык булды!” — дип кош тоткандай кайтып керә ул. “И балакаем, җеп кебек нечкә генә беләкләреңне өзәсең бит инде, ул кадәр арып кайтма, өйдә дә бәрәңге аласы бар бит, көчеңне саклар идең”, — дип аны әнисе кызганып куя.
Сәлимәдә эш дәрте, гел беренче булу теләген сүндерерлек кенә түгел шул инде. Бүген дә ул инде кузгалып киткән йөк машинасы артыннан җан-фәрман йөгереп, өстәмә рәвештә 5-6 капчык алып калды. Малайлар мыскыллап тузанлы капчыкны тырыш кызның башына бәрделәр. Тузанга батуына һич исе китми кызыйның, сөенә-сөенә капчыкларны күбрәк алып калырга тырыша.
Үзенең алдыннан җыеп бетергәч, басудан качып кайтып киткән Аскарның биш капчык бәрәңгесен җыйды ул. Нечкә генә беләкләре белән бишәр чиләкле капчыкларны кыр буйлап сөйрәп йөрде. Аның тырышлыгына сокланып та, аптырап та карап торган укытучы Эльвира Шәриф кызы чиләкләренә утырып көн уздыручы кызларга нык кына шелтә белдерде:
— Алдагы атнадан яңгыр башлана, диләр, Нәрсә, быел колхозның бәрәңгесен карга калдырабызмени? Трактор чыгарган бәрәңгене чүпләп бетермичә, беркемгә дә кайту юк! Адәм мәсхәрәсе, әнә Сәлимә 68нче чиләген китерә, ә сез 13, 15...
— Апа, Сәлимә алдаша ул 68 дип, 60 чиләк кенә чүпләде әле, санап тордык, — дип чәчрәп чыкты Рушана.
— Алдаша, бер капчыкка 5 кенә чиләк сыя, шулай булгач 13 капчыкка 68 чиләк бәрәңге сыймый, — дип җөпләде аның сүзен Дилбәр.
— Әйдәгез, ышанмасыгыз, бушатып карыйк, — дип ике-өч кыз Сәлимәнең капчыкларын бушатырга тотынды.
Бу хәлгә шаккатып калган Эльвира Шәриф кызы берни дә әйтә алмады. Үзләренә тиешле бәрәңгене җыярга иренеп утырган кызлар “ә” дигәнче Сәлимәнең капчыкларын түгеп, иң зур бидрәне табып китереп, шуның белән үлчәп, алдынгы кызның “гаебен” исбат итеп куйдылар.
...Поезд тәрәзәсенә багып, уйлар дөньясында югалган Сәлимә проводницаның “Сезгә чәй кирәкме?” — дигән сүзләреннән айнып киткәндәй булды.
— Кара әле, нәрсәләрне искә төшереп утырам сабакташларым янына кайтканда, — дип үзен әрләп куйды Сәлимә. Юкса, Рушанага да, Дилбәргә дә, башка сыйныфташларына да үпкәсе юк аның. Язмышына рәхмәтле Сәлимә. Балачактан килгән үҗәтлеге, тырышлыгы гел ярдәм итте аңа. Укып кеше булды, яхшы гаилә корды. Хәзер үз бизнесы бар.
...Сабантуй күңелле үтте. Кич сабакташлар су буена учак янына җыйналды. Кемнәрдер танымаслык булып үзгәргән, кемдер яшьлек чалымнарын саклап калган.
— Син тагын да матурланып киткәнсең, Сәлимә, — диде аңа сокланып яшьтәшләре. Барысы да аның тормышы, уңышлары белән кызыксынды. Табынның төп спонсоры да ул булганлыктан, барысы да баш иеп рәхмәт әйтү җаен тапты.
— Сәлимә, җаным, әйдәле бераз йөреп килик, әйтер сүзем бар сиңа, — диде Рушана, аны култыклап алып. Кибеттә эшләгәндә өстенә чыкканы өчен өч ел төрмәдә утырып кайткан хатын элеккегегә һич охшамаган, бик таушалган, йончыган иде.
— Белсәңдер инде, минем язмышым авыр булды. Тикшерү вакытында ревизорлар бәйләнә башлагач, теге вакытта синең бәрәңге капчыкларыңны түгеп тикшерү гел күңелемне тырнап торды. Без бит синең намуслы кыз икәнеңне белә торып, юри зур чиләк белән үлчәдек. Көнләшүдән генә гаеп аткан идек. Мине дә гаепсез килеш иптәшләрем төп башына утыртты. Лаеш шулпасын өч ел чөмерергә туры килде. Гафу ит мине, кичер, — диде Рушана Сәлимәнең күзләренә мөлдерәп карап.
— Кит инде, — дип сүзне икенчегә борырга ашыкты Сәлимә. — Балачактагы хәлләр онытылган инде ул...
Рушананың кызы Регина әнисе төрмәдә чакта медколледжга укырга кергән. Инде бер ел гына укыйсы калган, зур пенсия алучы дәү әтиләре үлеп китеп, түләргә акча булмагач, укуын ташларга мәҗбүр икән.
— Күпме кирәк була? Счетын миңа биреп җибәрегез, бала укуын ташларга тиеш түгел, — диде Сәлимә, Рушананың кулын кысып.
Рушана яшьле күзләрен сөртеп, нидер әйтмәкче иде, сыйныфташлары аларны дәшеп алды.
Таң беленеп килә. Яңадан бер гомер яшәгәндәй булып сөйләшеп, серләшеп кинәнгән сыйнфташлар тагын бер чәй эчеп алыйк, дип учакка утын өстәгән вакытта, фара яктыртып, бер машина килеп туктады. Аннан зифа гәүдәсенә ак костюм, ак эшләпә кигән бер ханым төште дә, төркемгә якынлаша башлады.
Барысы да аһ итте. Ул туган туфрагына 30 ел аяк басмаган Зәлидә иде.
— Гафу итегез, соңладым, — диде дә, елап җибәрде ул.

"Кызыл таң"
7.06.2011.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013