Бүген Әдипләр: Лерон ФАЗЛЫЕВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лерон ФАЗЛЫЕВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Лерон ФАЗЛЫЕВ
Лерон Зәки улы ФАЗЛЫЕВ Казан шәһрендә яшәп иҗат итә. Укытучы. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә актив җәмәгать эшчәнлеге өчен хезмәт ветераны Фазлыев Лерон Зәки улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. ("Ватаным Татарстан")

СЕРЛЕ КӨЧ

(Нәсер)

Ык елгасы өстендә кызгылт тубалны хәтерләткән кичке кояш берничә мизгелгә хәрәкәтсез асылынып калгандай булды. Җәйге табигать, гүя хозурлыгына үзе дә соклангандай, төрле яктан яңгыраган кошлар моңын тыңлап, хискә бирелеп калган. Ар яктагы тау итәгеннән каңгылдаша-каңгылдаша елга-суга-төшкән йорт казларының чумып уйнаулары, үрә басып, канатларын җәеп бер-берсен алкышлаулары; кояшның офык нурында су тамчыларының төрле бәллүр төсләргә керүе; озын муенлы казларның баш өстендә калфаклар барлыкка килүе, балыкчының бер ишкәкле көймәсендә су өстеннән тавыш-тынсыз «шуып» баруы балачак хатирәсе киңлегенең тансык кочагына кайткан шәһәр кешесенең йөрәгенә яшәү дәрте өсти.
Көтүченең чыбыркы шартлатып маллар куалавы, сыерларның болын өстенә яңгыраган мөгрәүләре, сарык, кәҗәләрнең югары нотада үзләренчә көйләве, барысы бергә кушылып, табигый оркестрга әйләнеп, авыл тормышының серле көчен исбатлап, үзенә җәлеп итеп тора.
Елга яры чирәменә яланаякларны бөкләп, мөселманча җайлап утыргач, хисләр бу әкият дөньясыннан чынбарлыкка әйләнеп кайткач, адәм баласының гомере вә табигать сулышының бергә үрелеп яшәве турындагы уйларымны кемгәдер бүләк итәсем килеп китте.
Әйе, сабый балаларны шушындый саф, хозур киңлектә тәрбияләсәк, сәламәт, әхлак-гамәлгә бай, инанулы, саф фикерле кызлар-малайлар үстерсәк, алар милләтебезнең нигезен тагын да ныгыта, иманлы телебезне вә тарихлы моңыбызны күркәм яңгыратып, сәләтле татар халкының данын күптән яулаган биеклегенә кабат күтәрерләр иде, диеп ышанасы килә. Әмма бу изге уйларны кемнәр тулы-сынча гамәлгә ашыра алыр икән?
Табигатьне ныграк яраткан саен, кешенең күңеле гел изгелек кылу уе белән генә яши башлый икән. Әмма бу күңел нечкәлекләре ана сөте белән һәр кешегә дә бирелмәгән. Табигатькә, мин сине яратам, дигән сүзләрне мең тапкыр кабатласаң да, аның бер якка да файдасы юк. Аның бишегендә тәрбияләнү, моңына кушылып яшәү, хөрмәтләү булганда гына, кунак ашы каршы каршы, дигәндәй, табигатьнең рәхимле карашына тап булырга мөмкин.
Кызганыч, чынлыкта һәрнәрсә дә без уйлаганча гына барып чыкмый шул. Данлыклы кешеләр күп, санла-нылганы аз, дигән фикеремне уй-чишмәм сезгә юллый, вә сезне табигатьнең эчкерсез дуслары сафына чакыра.

"Мәйдан" № 6, 2010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013