Бүген Әдипләр: Гадел Кутуй
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гадел Кутуй


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Гадел Кутуй

(1903-1945)

Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт абзый, игенчелек хезмәтен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасындагы Алексеевск авылына күчә һәм Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда рус мәктәбендә белем алуын дәвам иттерә. 1917 елда бертуган Кутуевлар (дүрт гаилә) Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлаша төшә: мәктәптә уку белән бергә, ул шәһәрдәге эшче клубларының берсендә күренекле рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә бик актив йөри һәм рус телендә үзенең беренче шигырьләрен яза, нык», лап торып, шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, В. Маяковский-ның иҗаты белән якыннан таныша.
1920 елда унҗиде яшьлек Кутуй, белем алуын дәвам иттерү һәм татар әдәбиятына якынрак булу өчен, Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына укырга керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институттан китәргә (мәҗбүр була һәм Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбендә әдәбият укытучысы булып эшли башлый. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә активлашып китә. 1923 елгы «Безнең юл» журналының дүртенче, бишенче саннарында «Яшь футурист шагыйрь» дигән баш белән Г. Кутуйның бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. 1924 елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Нигездә рус футуристларына һәм В. Маяковский шигырьләренең тышкы формасына ияреп язылган, аерым уңышлы чагыштырулар, образлы тәгъбирләре булса да, тулаем аңлаешсыз яңгыраган бу шигырьләр ул заманның әдәби хәрәкәтендә зур шау-шу кузгаталар һәм, поэзиянең үткәндәге уңай традицияләре» инкяр итү үрнәкләре буларак, каты тәнкыйтькә очрыйлар. Тора-бара иҗатында бу кимчелекләрне Г. Кутуй үзе дә таный һәм, формалистик мавыгулардан арына барып, егерменче елларның икенче яртысында иҗат иткән шигъри әсәрләрендә яңалыкны яклау идеясен язу стилендәге «шаккатризмнар» белән түгел, ә мәгънәгә кулай реалистик сурәтләү чаралары ярдәмендә бирергә омтыла башлый.
1925 елда Г. Кутуй Казан Көнчыгыш педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1929 елда институтны уңышлы тәмамлап чыккач, утызынчы еллар дәвамында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында гыйльми секретарь, мәктәпләрдә һәм Казан авиация техникумында әдәбият укытучысы булып эшли.
Г. Кутуйның бу еллардагы әдәби иҗат эшчәнлеге гаҗәп күп кырлы. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан»), «Красная Татария» (хәзерге «Советская Татария») газеталарында, «Безнең юл», «Яңалиф», «Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күп санлы фельетощ очерк, мәкаләләр бастыра, Татар академия еатрының һәр яңа спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. Үз чорының төрле әхлакый проблемаларына багышланган «Балдызкай» (1926), Директор Җәмилен» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929) һәм ялкынлы революционер Мулланур Вахитов образын тудыру максатын куйган «Казан» (1927) исемле пьесалары Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. Әдип үз әсәрләрендә яңа кеше формалашу, бигрәк тә интеллигенция вәкилләренең тормыштагы урыны һәм роле мәсьәләләрен күтәреп чыга, совет кешеләренең рухи байлыгын, хезмәт шатлыгын чагылдыра. «Солтанның бер көне» (1938) повесте, «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940), «Илһам» (1941), «Рәссам» (1941) кебек хикәяләре, «Талантлар Вабаны» (1937) поэмасы әнә шундыйлардан.
1935 елда Г. Кутуйның атаклы әсәре — «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга («Совет әдәбияты», 1935 ел, № 9—12 саннар). Гади бер татар кызының тормыштагы авырлыкларны җиңә-җиңә җәмгыятьтә үз урынын табуын, хезмәт һәм гаилә бәхетенә ирешүен гаҗәеп самими рәвештә, публицистик күтәренкелек белән сурәтләгән бу кечкенә генә повесть күп буын укучыларының яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә. Татар телендә генә дә ул унлап басмада чыга. Рус телендәге басмалары ике дистәдән, артып китә. Рус теле аша повесть СССР һәм дөнья халыклары телләренә (инглиз, француз, гарәп, корея, албан, монгол, вьетнам, чех, казакъ, үзбәк, кыргыз, чуваш, мари һ. б.) тәрҗемә ителә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Г. Кутуй үзенең язучылык сәләтен дошманны җиңү өчен көрәшкә багышлый: патриотик шигырьләр, публицистик мәкаләләр, хикәяләр яза. 1942 елның июнендә ул үзе дә фронтка китә, Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы политбүлегендә хезмәт итә, шунда КПСС сафларына член итеп алына. Идел буендагы мәгълүм тарихи җиңүгә турыдан-туры катнашкан өчен аны «Батырлык өчен» һәм «Сталинградны саклау өчен» медальләре белән бүләклиләр. Сталинградтан соң Г. Кутуй үзе хезмәт иткән гвардия бригадасы составында Волхов, Брянск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Авыр һәм мәшәкатьле солдат хезмәтен башкару белән бергә, ул иҗат эшен дә дәвам иттерә: фронт газеталарында хәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлар төзи, 1944 елда, Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач, балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле мәгълүм повестен («хыялый роман») яза.
1944 елның көзендә Г. Кутуй Беренче Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Монда әдипнең күп кенә очерклары, корреспондениияләре, «Без — сталинградчылар» исемле нәсере һәм «Хәнҗәр» дигән хикәясе басыла. Шушы ук чорда әдипнең ил азатлыгы өчен көрәшүче совет солдатының изге хисләрен сәнгатьчә югарылыкта яңгыраткан атаклы «Сагыну» нәсере иҗат ителә.
1945 елның язында Г. Кутуй, сәламәтлеге бик начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була. Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар һәм яз саен аңа чәчәкләр утырталар.
Гадел Кутуй 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Г. Кутуй әсәрләре. 1 кис.: Шигырьләр һәм пьесалар.— Казан: Яңалиф, 9 [Тышл.: 1930] .-107 б. 5000.
Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1947.—258 б., портр. 10165. Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1957.—312 б., портр. 10000.
Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, хикәяләр, нәсерләр, публицистика.—Ка-: Таткитнәшр., 1965.—275 б., портр. 20000.
Көннәр йөгергәндә: [Шигырьләр]. (Сулф. мастерскоенда).—Казан: Та-р. матбугат нәшр. комбинаты, 1924.—51 б. 3000.
Шул ук.—Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1925.—56 б. 3000.
Кайнар көннәр: Хикәя, шигырь һәм поэмалар җыентыгы.— Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1927.—48 б. 3000.
Фәрзәнә: Хикәя һәм шигырьләр.— Казан: Яңалиф, 1928.— 20 б. 5000.
Балдызкай. Комедия, 4 пәрдәдә.— Казан: Яңа китап, 1929.— 67 б. 2000.
Тапшырылмаган хатлар: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1936.— 91 б. 5115.
Шул ук: Повесть.— Казан: Татгосиздат, 1951.—68 б. 3065.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1953.—95 б. 10000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—95 б. 15000.
Шул ук.— 6 басма.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 64 б. 3500.
Шул ук.—7 басма.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—64 б. 32000. Рец.: С а й г а н о в А. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестеның художество үзенчәлекләре»—Кит.: Татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләре. 2-кит. Казан, 1965, 32—40 б. (Казан пед. ин-ты); Әдһәм о в а Г. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын анализлау.— Сов. мәктәбе, 1978, № 9, 33—36 б.
Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1940.—140 б. 10000.
Рөстәм маҗаралары: (Хыялый роман).—Казан: Татгосиздат, 1945.— 72 б. 5185.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1949.—69 б. 5000.
Шул ук.—3-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—79 б. 8000.
Шул ук.—4-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—76 б., ил. (Мәкт. к-ханәсе). 18000.
Публицистика/Төз: 3. Усманова.— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—231 б. 3000.
Илһам: Саил. әсәрләр/Төз, һәм кереш сүз авт. Р. М. Нуруллина.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—464 б, ил. 23000.
Неотосланные письма: Повесть.— [1-изд.] Рассказы/Пер. с татар. В. Важ-даева.—Казань: Татгосиздат, 1945.—96 с. 10185.
То же.— 2-изд.— Казань: Татгосиздат, 1948.—68 с. 15165.
То же.— 3-изд.— Казань: Татгосиздат, 1949.—64 с. 10000.
То же.— 4-изд.— Казань: Татгосиздат, 1950.—68 с. 10105.
То же.—5-изд.—Казань: Таткнигоиздат, 1951.—68 с. 75000.
То же.— 6-изд.— Казань: Таткнигоиздат, 1952.— 68 с. 75 105.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1955.—68 с., портр. 75000.
То же.—7-е массовое изд.—Казань: Таткнигоиздат, 1958.—68 с., 4 л. ил. 75000.
То же.—М: Правда, 1956.—56 с.—(Б-ка «Огонек»). 150000.
То же.—Калининград: Кн. изд-во, 1958.—104 с. 60000.
То же: Повесть и рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1961.—127 с., ил. 100000.
То же: Повесть; Рассказы. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1964.— 112 с., ил., 4 л. ил. 100000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1968.—112 с., 4 л. ил. 100000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1972.—143 с., ил. 15000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1978.—79 с., 150000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1982.—127 с. 10000. Мы — сталинградцы: Рассказы/Пер. А. Зельдович.— Казань: Татгосиздат, 1947 (Б-чка татар. сов. лит. 1917—1947).—39 с. 10000.
Приключения Рустема/Пер. с татар. Р. Кутуя.— Казань: Таткнигоиздат,, 1964.—84 с., ил., 4 с. ил. 150000.
Неотосланные письма: Повесть.— Уфа: Башкнигоиздат, 1956.— 75 с, 4000.—На башкир. яз.
То же.—Чебоксары: Чувашкнигоиздат, 1956.— 72 с.— На чуваш. яз.
То же/Пер. Р. Жумалиева.—Фрунзе: Кыргызмамбас, 1957.—109 с. 7000.— На кирг. яз.
То же/Пер. В. М. Иванова.—Йошкар-Ола: Маркнигоиздат, 1957.—67 с. 3000.—На марий. яз.
То же/Пер. с рус. С. Тамба.— Кызыл: Тувкнигоиздат, 1957.—81 с., ил-2000.—На тувин. яз.
То же/Пер. с рус.: С. Байжанова и Б. Акмуканса.— Алма-Ата: Казгос-литиздат, 1959.—63 с, 9000,—На казах. яз.
То же/Пер. Л. Тожиева.—Ташкент: Гослитиздат Уз. ССР, 1960.—103 с. 10 000.— На узб. яз.
То же/Пер. С. Садыкова.—Нукус: Каракалпакстан, 1964.—79 с., ил. 5 000.— На каракалп. яз.
Неотосланные письма: Повесть.—Пхеньян: Чосон Несонса, 1954.—160 с.— Ңа корейск. яз.
То же/Пер. И. Коле.—Тирана: 1957.—52 с.—На албан. яз.
То же/Пер. Цао Силин.— Пекин: Цзоцзя чубанынэ, 1957.— 82 с.— На китай. яз.
То же/Пер. Оу Бинь-фу, Лю Шаое.—Ханчжоу: Дунхай вэньи чубанынэ, 1958.— На китай яз.
То же/Пер. Цао Су-мин.—Пекин: Цзоцзя чубанынэ, 1958.—На китай яз.
То же/Пер. М. Дарамванчиг.— Улан-Батор: Госиздат, 1957.— 91 с.— На монгольск. яз.
То же/Пер. Чонг Тхань — Ханой: Тхань ниен, 1963.—75 с.—На вьетнам. яз.
То же/Пер. с рус. М. Векерова.— Прага, 1964. 54 с.— На чеш. яз.

Аның турында

Нуруллина Р. Һәрвакыт сафта: (Гадел Кутуйның публицистик эшчәнлеге).—Казан: Таткитнәшр., 1966.—84 б., портр. 3000. Усманова 3. Гадел Кутуйның «Җавап» пьесасы.—Кит.: Татар теле һәм әдәбияты. 2-кит. Казан, 1963, 284—293 б. (Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты). Минский Г. Шагыйрь һәм заман.—Кит.: Минский Г. Онытылмас очрашулар: Чорыбыз һәм үзебез турында. Казан, 1973, 58—76 б. Хәйри X. Ялкынлы сүз остасы.— Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре: Тәнкыйть мәкаләләре, әдәби очерклар. Казан, 1975, 118—128 б. Фатих Кәрим һәм Гадел Кутуй хатлары.— Сов. әдәбияты, 1960, № 2, 76—80 б. Кутуй Р. Әткәмнең соңгы адресы.—Сов. әдәбияты, 1961, № 11, 152 — 155 б. Госман X. Кече күңелле зур кеше.—Сов. әдәбияты, 1963, № 11, 104— 106 б. Сайганов А. Югары идеялелек һәм художество осталыгы.— Сов. мәктәбе, 1964, № 4, 29—32 б. Гази И. Истә калганнарым.— Казан утлары, 1965, № 6, 125—128 б. Галиев Г. Безнең Кутуй.—Казан утлары, 1969, № 5, 171—178 б. Кутуева М. Кутуйны сагынам. Истәлек.— Казан утлары, 1969, № 2, 94 б. Новигатский М. Кутуй Катуков танкистлары арасында. Истәлекләрдән өзек.—Казан утлары, 1969, № 2, 91—94 б. Закладный С. Солдат Кутуй.—Казан утлары, 1973, № 11, 149— 156 б. Семенова В. Гадел Кутуй турында кайбер яңа мәгълүматлар.— Казан утлары, 1975, № б, 144—145 б. Еники Ә. Хәтердәге төеннәр, (һ. Такташ һәм Г. Кутуй турында истәлек).—Казан утлары, 1978, № И, 124—140 б. Ишморат Р. Яшьлегебезне сагынып.— Казан утлары, 1983, № 10,120— *33 б. Хәйруллина 3. Музыкага гашыйк шагыйрь: Г. Кутуйның тууына $0 ел тулу уңае белән.— Соц. Татарстан, 1983, 27 ноябрь. Усманова 3. Адель Кутуй: Жизнь и творчество.— Казань: Таткниго-издат, 1966.—96 с., портр. 3000. Енакаев Р. И штыком, и пером...—Лит. Россия, 1983, 11 ноября, с.24. ^ Файзуллин Р. Родник поэта: К 80-летию со дня рождения Аделя \Утуя.— Сов. Татария, 1983, 27 ноября.

©"Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013