Бүген Әдипләр: Күлтәгин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Күлтәгин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й <= К => Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Хәмит Кави Кадыйргали Закир Кадыйри Илгиз КАДЫЙРОВ Илназ Кадыйров Рәмзиc Кадыйров Ринат Кадыйров Зифа Кадырова Резеда Кадыйрова Исхак Казаков Әбүбәкер Казани Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани Казвини Асан Кайгы Сәет Кальметов Гази Камал Галиәсгар Камал Нариман Камалов Шәриф Камал Әгъзам Камал Әнәс Камал Өмми Камал Гакыйл Камалетдинов Тәүфикъ Камалиев Алинә Камалиева Венера Камалиева Зөһрә КАМАЛИЕВА Барлас Камалов Хисам Камалов Ризидә Камалова Габделҗәббар Кандалый Билал Канеев Кәрим Кара Ибраһим Карәтмәни Әбелмәних Каргалый Әнәс Кари Габдулла Кариев Наил Касыймов Хатип Касыймов Эдуард Касыймов Газиз Кашапов Газизҗан Кашапов Илназ Кашапов Мансур Кашапов Рәис Кашапов Гөлүсә Кашапова Мәхмүд Кашгари Нәкыйп Каштанов Фәридә Каштанова Гази Кашшаф Гафур Каюмов Мөхәррәм Каюмов Рифат Каюмов Дибәҗә Каюмова Нәүбәһар Кәбир Марат Кәбиров Илгиз Кәлимуллин Рәис Кәлимуллин Рәфкать Кәрами Фатих Кәрим Хөсни Кәрим Ярлы Кәрим Ярулла Кәрим Фатих Кәрими Габделхак Кәримов Камил Кәримов Марат Кәримов Тәүфикъ Кәримов Алинә Кәримова Гөлгенә Кәримова Ләйлә Кәримова Нәзифә Кәримова Ралия Кәримова (Хәсбиева) Тәслимә Кәримова Фәния Кәримова Габдрахман Кәрәм Әбрар Кәримуллин Ләйсән Кәшфиева Ирек Кирам Әсхәр Кәшфуллин Шаһвәли Келәүле Ягкуб КИЗЛӘВИ Роза Кожевникова-Баубекова Гафур Коләхмәтов Мөхәммәд Кодыкый Мәүлә Колый Рафис Корбан Асия Корбангалиева Гөлнур Корбанова Кашшаф Кормашев Әхмәт Кормаши Низаметдин Корычи Котб Наилә Краева Мансур Крыймов Сәйфи Кудаш Ильяс Кудашев-Ашказарский Сөембикә Кудашева Салихҗан Күкляшев Ибраһим Кули Әкъдәс Нигъмәт Курат Габденнасыйр Курсави Фатих КУТЛУ Гадел Кутуй Рөстәм Кутуй <Күлтәгин Равил Күрәмшин Шәмсетдин Кышкари Мөршидә КЫЯМОВА Хөсам Кятиб
Урта Азия һәм Алтай арасындагы киң төбәккә таралган төрле кабиләләр әле зур берләшмәләргә оешып, иң көчле кабилә исемен алганнар, әле яңадан таркалып яшәгәннәр. Мәсәлән, уйгурларны, кыпчакларны, бәҗәнәкләрне һәм башка төрки халыкларны үзенең эченә алган угыз кабилә берләшмәсе нәкъ шундый хәл кичергән. Менә шуңа күрә бу чордагы язма әдәби истәлекләрне барлык төрки халыкларның уртак мирасы дип карау тарихи яктан дөрес булыр.
Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән борынгы төрки язмалар шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә: руник язулы тарихи-эпик һәм уйгур язуындагы этик-дидактик ядкярләр. Ислам кабул иткән төрки халыкларда уйгур язуы урынына гарәп әлифбасы тарала башлый.

Руник язма истәлекләр

Руник язма истәлекләргә мемориаль хроника һәм каберташ язмалары керә: Күлтәгин һәм Мәгыйлән хан истәлегенә куелган ташлардагы Кече һәм Зур язмалар, Таньюкукка куелган таштагы язма, Билге каган хөрмәтенә куелган язма, Онгиндагы каберташ, Талас, Суҗа (Монголия) төбәкләрендә, Барлык һәм Уюк-Туран елгалары буенда, Элегештә, Означенный авылы янында, Кызыл Чир һәм Кежилик-Хобу төбәкләрендә табылган каберташ язмалары; Алтын күлдә табылган ике истәлек һәм Бергедәге ядкяр. Руник язма истәлекләрнең бер өлеше Орхон, икенче өлеше Енисей елгасы буйларында табылган; шуңа күрә ул истәлекләр фәндә «Орхон-Енисей язмалары» буларак мәгълүм. Мемориаль хроникаларның күләме шактый зур, ә Енисей буендагы каберташ язмалары исә берничә җөмләдән генә торалар.

Кече язма

Күлтәгин истәлегенә куелган таштагы Кече язма каһарманың үзе турындагы сүзе белән башлана (Күлтәгин үзе каган булмаган, әмма аның ыруг аксөякләренә һәм халыкка мөрәҗәгате каган исеменнән китерелгән). Бу кереш сүз «Төрк тәңре» дип аталган төрки кабиләләр берләшмәсенең җиңүле юлын сурәтләүне үз эченә ала. Үз-үзеңне мактауның шул чорда яшәп килгән сөйләм традицияләренә (бәлкем язма традицияләренә дә) таянып булса кирәк, Күлтәгин үзен күккә охшаш һәм күктә яралып, патшалыкка утырган зирәк төрки каган дип атый («Тәңри тәк тәңридә болмыш түрк билге каган бу өдкә олуртым» — 71 б.). Аннан соң ул үзе яулап алган илләрне һәм үз хөкеменә буйсындырган халыкларны санап китә. А. Н. Берн-штам, хаклы рәвештә, яу чабулар һәм төркиләрнең күптөрле халыкларны буйсындыруы беркадәр арттырылып сурәтләнгән дип исәпли. Чөнки чыганакта саналып киткән илләр (Кытай, Тибет, Көнчыгыш Мәварәэннәһер) һәрчакта да уңышлы тәмамланмаган әлеге яу чабуларның бары иң ахыргы чикләре генә булган.
Кече язманың, шулай ук башка Орхон-Енисей истәлекләренең дә географиясе тарихи-конкрет булудан бигрәк эпик характерда:
Илгәри күн тогсук(к)а
биргәрү күн ортусуңару
курыгару күн батсугуңа
йургару түн ортусуңару.

(Алга, көн чыгышынача,
уңга, көн уртасынача,
артка, көн батышынача,
сулга, төн уртасынача.)

Конкрет халыклардан истәлектә «токуз огузлар» (тугыз угызлар) һәм «отуз» (утыз) саны күрсәтелгән; соңгысы исә «огуз» сүзе алдындагы «токуз»га охшап, нинди дә булса халыкның, бигрәк тә «отуз татарлар»ның (Зур язмада шундый исем бар) исемен аңлаткан, күрәсең. Шулай ук «Он ок» һәм «тат»лар-ның улларын күрсәтеп үтү дә бар. «Тат»лар дип борынгы төркиләр төрки булмаган чит халыкларны атаганнар.
Ядкярнең текстында Күлтәгин заманындагы төрки каганатның чикләре дә күрсәтелгән. Ул чикләр Көнчыгышта Өтүкән иңкүлеге һәм Шантуң тигезлегеннән, төньяк-көнбатышта Тибеттән алып, көнбатыштагы Тимер Капуга (Тәмир Капуг) кадәр сузыла.
Каһарманның яулап алынган илләр һәм халыкларны санап чыгудан торган мондый монологы борынгы төрки халык иҗаты өчен мәҗбүри эпик өлге булуы бик ихтимал/Шундый ук монологны соңгырак чорда барлыкка килгән күп кенә эпик ядкярләрдә, мәсәлән, «Угызнамә»нең уйгур кулъязмасында очратырга мөмкин.
Язманың авторы кытайларның (табгачларның) вәгъдәләренә алданган һәм аларга коллыкка төшкән төркиләрнең авыр хәлләрен бик образлы итеп сурәтли; ул халыкка мөрәҗәгать итеп болай ди:

Йир сайу бардыг
көп анта алкынтык арылтыг.
Анта калмышы йир сайы
көп туру әлү йорыйур әртиг.

(Җир саен бардың,
анда күп алкындың,
ардың. Җир саен анда калганнарыгыз
үләр-үлмәс йөрде.)

...Борынгы төрки язма ядкярләрдәге фатализм һәм күк тәңреең кодрәтенә ышану бертөрле диндәге төрки халыкларның гына түгел, хәтта башка динне тотучы төрки халыкларның да фольклор һәм язма әдәбиятлары аша кызыл җеп булып үтә.
Кече язма барлык төрек халкына һәм аның бәкләренә өндәмә белән тәмамлана: «йаңылып үләсикиңин («...ялгышып, сез һәлак булачаксыз»)- Бу кисәтү аеруча бәкләргә кагыла: «Бөдкә көригмә бәгләр, гү йаңылтачы сиз» («тәхеткә буйсынган бәксез бит ялгышырга һәвәсләр»).


Бу истәлекләрнең ачылу тарихын кара: Бернштам А. Н. Социально-экономический строй орхоно-енисейских тюрок VI—VIII веков. М.—Л., 1946.
Мәкаләне русчадан — Ә. Шәрипов, шигъри үрнәкләрне хәзерге телгә Н. Хисамов тәрҗемә итте.
Татар әдәбияты тарихы, 1нче том.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013